поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.12.2010 Милләт

Каталония үрнәге дә бар бит

Хәзерге вакытта халкыбызның милли үсеше бер урында таптала кебек кенә түгел, инде хәтта ирешелгән казанышлардан да тайпылу күзәтелә. Илдә иҗтимагый-сәяси вазгыять татар теле, мәдәнияте өчен мөмкинлекләрне чикли, хокукый яктан кысанлыклар туып кына тора. Бу шартларда ирексездән башка халыкларга, аларның тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итеп карау табигый. Бактың исә, безнең кебек, бәлкем, бездән дә начаррак шартларга дучар булган халыклар бар икән. Мин шул нисбәттән Каталония мисалында бу мәсьәләгә тукталасым килә.

Испания белән Россиянең ул яктан охшашлыклары күп, чөнки Испаниядә дә тел җәһәтеннән аерым милләтләр яши — иң билгелеләре — басклар һәм каталоннар.

 

Шунысы игътибарга лаек — генерал Франко диктатурасы чорын безнең большевизм чоры белән чагыштырып була, чөнки ул вакытта испан булмаган милләтләр каты басым кичерделәр. Франкист режимына кадәр булган Республика хакимияте вакытында оешкан автономияләр Франко әмере белән бетерелә һәм милли телләр мотлакан тыела. Әйе, абсолют рәвештә тыелалар: ул милли телләрне иҗтимагый тормышта, матбугатта, радиода, китап бастыруда, мәктәптә, югары мәктәптә куллану гына түгел, ул телләрдә гомумән сөйләшергә тыелган иде. Чагыштырып карагыз: без әле совет чорында нихәтле зарлансак та, ләкин автономиябез бар иде, татар теле матбугатта, мәктәптә канәгатьләнерлек дәрәҗәдә булмаса да, кулланылыш таба иде, чикләнгән даирәдә булса да, хәтта үсеш кичерә бирде. Испаниядә исә кырык ел дәвамында испан булмаган телләр нелегаль хәлгә куелды. Күрәсең, шуның өчен баскларның бер өлеше көч куллану ысулларына мөрәҗәгать итә башлаган да инде. Баск халкы тауларда яши торган халык булуын да истән чыгармаска кирәктер.

 

Менә шундый гыйбрәтле тарих: Испаниядә, мәсәлән, баск милләтендәге кешене - ул Бильбаода баск телендә сөйләшкән өчен арест көтә иде, һич югында — штраф. Әдәбиятта андый очраклар күп тасвирлана: мәсәлән, 1967 елда бер баск кешесен Мадридта баск телендә сөйләшүе өчен суд үткәреп җәзалаганнар. Франко вакытында, димәк, каталон һәм башка азчылык телләре хакыйкатьтә кухня теленә әверелә.

 

Искә төшереп үтик — Франко диктатурасы 40 ел дәвам итә. 1978 елгы конституция Испаниядә яңадан автономияләрне булдыру хокукын гамәлгә кертә. Каталоннар сайлау үткәрү нәтиҗәсендә 75% тавыш белән автономияне кайтаруга ирешәләр һәм үткән өч дистә ел эчендә инде онытыла язган, тыелган телне алар янәдән гамәлгә кертеп җибәрделәр генә түгел, аның приоритетын тәэмин иттеләр.

 

Шунысын да истә тотарга кирәк: Татарстан белән Каталониянең футболдан башка да күп охшашлыклар бар — алар икесе дә донор регионнары. Каталония — нык үскән регион. Тарихи яктан да охшашлыклар бар, бу ике халык элгәре дәүләтле булган. Каталониядә үзенчәлекле хакимият органы бар, аларның югары органы «Женералитат» дип исемләнә һәм ул 1359 елда ук хасил була. 1714 елда ул орган һәм каталоннарның хокуклары Испания эчендә бетереләләр. Автономия 1932 елда кыска вакытка торгызыла, генерал Франко хакимияткә килү белән автономия, әйткәнебезчә, гомумән бетерелә. Ике халыкта да ХХ гасыр башында бәйсезлек өчен омтылышлар була: бездә 1918 елда Идел-Урал штаты бәйсезлеге игълан ителә. Каталониядә исә 1931 елда Барселон республикасы игълан ителгән иде.

 

Киләчәк турында уйланганда, көтелгән, хыялланган максатка ирешү ысулны, юлны сайлаганда безгә, минемчә, Каталониянең үрнәге якынрак, алардагы милләтчелек гражданлык төсендә. Каталоннар үз хокукларына үтә дә тыныч юл белән ирешә алганнар, аларда элиталары милли фикерле. Сайлаулар нәтиҗәсендә милли аңлы сәясәтчеләр хакимияткә үтә. Әйе, басклар юлы да бар, әмма ул безнең менталитеттан ерак, ул ысул белән милли идеяне бәйләгән булсак, бездә, татарларда, милли хәрәкәт гелән маргинал булырга хөкемләнәчәк, халыкның бөтенесе диярлек андый идеядән качачак. Рациональ булыйк, аңыбызга муафыйграк юлны сайлыйк. Экзотик, безгә ят булган мәгънәсез алымнардан саклансак икән. Ә каталоннар исә баскларга караганда да күбрәк уңышка иреште бүгенге көндә.

 

2006 елның 21 мартында Каталония яңа “Статут” кабул итә һәм аны Испания тарафыннан раслатуга ирешә, автономия хокуклары шактый киңәя, каталон теле испан теленә караганда приоритетка ия дип карарлана.

 

Татарларда милли хәрәкәт бүгенге көндә мактанырлык хәлдә түгел. Пессимизм, яңа идеяләр юклыгы һәм елаклык, зарлану, газиз халкыбызны гаепләү, битәрләү. Күпчелек «милли хәрәкәт лидер»ларын тыңлапмы-укыпмы карасаң, шундый тәэсир кала: җиһаннан да зуррак икән аларның кайгылары, чөнки аларга «милли лидерлыкны» күрсәтү өчен юньле милләт эләкмәгән! Ләкин үз халыкны кәһәрләгәнче, аның тәрәккыятенә тырышыйк, аның рухын күтәрик, гел зар-елау белән кыюсыз күңелен кайтармыйк. Хәзер элитабызның алышыну дәверенә керәбез, димәк, тәэсирле мохиттә милли җанлы кешеләр булуга ирешик. Каталония мисалы ачык күрсәтә - цивилизацияле юл да бар, милли максатларга милләт консолидациясе аркылы да ирешеп була. Истерикага бирелүчән, үзара ызгыш белән генә шөгыльләнүче, гелән дошман эзләүче, позитив гамәлдән ерак кемсәләр бу чорда гомумән милләтебезгә файдалымы?


Вәлиулла ЯКУПОВ, тарих фәннәре кандидаты
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»