поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.12.2010 Җәмгыять

Бәләкәйләр

БӘЛӘКӘЙ ЗИЛӘ

Кайда икән ул бәхет?

 

Их, Каратау түбәсенә менеп йолдызлар җыясы иде. Алар бит аннан кул сузымы гына – үрелсәң тотып буладыр. Караңгы төндә куркыныч шул. Ай яктыртса бер хәл. Бүреләр бар, ялгыз йөрергә ярамый. Күптән түгел генә колхоз малларына да зыян салганнар ди. Үскәч менеп җыярмын әле ул йолдызларны күп итеп. Әти-әниемне сөендерермен. Йолдызларны җепкә тезеп әниемнең түшенә муенса итеп тагармын, җемелдәп торырлар. Әтием дә әнине бик ярата, аңа һәрвакыт болын чәчәкләре бүләк итә. Оялып тормыйлар, безнең алда үбешәләр. Безгә дә куаныч. Бераз уңайсызланабыз, билгеле, бишебез дә хихылдашкан булабыз. Исән генә яшәсеннәр инде. Әтиебез авырый шул. Йолдызлар, әйтегезче, әтиемә нинди дәва сихәт? Эндәшмиләр. Караңгы төн уртасында абага чәчәге күрсәң бәхетле буласың диләр. Минем бәхетем – әтием саулыгы! Әй, абага, күрсәт чәчәгеңне! Бигрәк куе шул бездә урманнар. Куркыныч. Кара урманнарның иң карасы да безнең яктадыр. Нихәтле эзләсәм дә табалмадым мин абага чәчәкләрен. Урманнарның кердем уртасына, адашканнарым булды. Әтигә саулык эзләп, үзем югала яздым. Авырган килеш әтием мине үзе эзләп тапты.

 

Табалмадык әтиебезгә дәва, табалмадык... Иртә китте ул якты дөньядан, бәгырькәй. Кырык сигез яшьтә... Миңа, аның кызы Зиләгә, унике тулып калды.

 

Авылымда

 

Авылым Нәсибаш Каратау итәгенә урнашкан. Матур бездә табигать! Башкортстан бит! Аның яме – Урал таулары гына түгел, елгалары да, урманнары да. Тау очларына эленеп торган болытлары да, җир куеныннан шарлап чыккан чишмәләре дә. Шул гүзәллекнең бер кырыена бас та тыңла: тынлыгында – бал кортлары скрипка уйный, гөрелтесендә – тракторлар волторна калтыраталар. Гомумән, зур бер оркестр симфония башкара, күл һәм тугай камышларында курай моң җилен уйната. Күз алдына китерегез: шул тирәлектә кечкенә кыз дөньясын онытып җырлый да җырлый. Ул мин, хыялый кызчык – Зиләгез. Каратауга менәм. Тавышым каршы тауларга бәрелеп, яңадан кайта. Кызык. Ничек алай икән ул? Кайтаваз диләр. Инешкә төшәм, суы шулкадәр җылы. Әти-әниемнән качып су коенам. Ачуланырлар. Батармын дип куркалар. Һи, сай бит ул, муеннан гына. Ә менә Юрүзәндә коену куркыныч, тирән ул, катырак та ага. Әле йөзә дә белмим. Әти карап торганда мин кыюрак. Суга чүгәләп чумам да, бик озак чыкмый торам. Күземне ачып су дөньясын күзәтәм. Белсәгез икән, шундый матур балыклар яныма килеп ялт-йолт уйныйлар!.. Рәхәт тә инде шуларны карап утыруы. Өстә борчылып кычкыра башлыйлар. Мине батты дип уйлыйлар. Шуны сизеп мин судан чөелеп чыгам. Кызык ич үзең турында кайгыруларын тоюы.

 

Җырлы балачагымда

 

Әтием белән әнием – укымышлы кешеләр. Әти Даян исемле. Бигрәк матур яңгырый, әйеме? Әниемнеке – Нәсимә. Шул хәтле искиткеч исем, килешәсездер? Минем өчен аларның исемнәреннән дә назлырак исем юктыр сыман дөньяда. Әтием ике белемле: укытучы да, юрист та. Әни дә гомере буе укытучы булып эшләде, мине дә укытты. Өстәвенә әле әти баянда уйный иде, әни – мандолина чиртә. Нинди генә телләрдә җырламый иде әти, хәтта бер тапкыр Осетиягә баргач, аларча да җырларга өйрәнеп кайткан иде. Безнең бөтен гаиләбез музыкага мөкиббән булды: өйдә гаилә хоры да, гаилә филармониясе дә бар иде дисәң ярый. Ләкин мин бик оялчан үстем. Тауларга менеп кычкырып җырлап йөрсәм йөрдем, ә менә өйдә сорасалар..., ишек артына качып, кешегә күренмичә генә җырлыйм. Янәмәсе, радиодан тыңлагыз, ягъни ишек артында радио бар. Соңрак кыюланыбрак киттем. Теләсә кайда, теләсә кайчан җырлый башладым. Өйдә дә, ишегалдында да, урамда да, урманда да... Кунаклар килгәнне гел көтеп торам инде. Чөнки алар килгәч законно җырлыйм. Әти үзе дә куша, кунаклар да сорый. Минем гел шулай җырлап йөрүемнең сәбәбе дә бар. Безнең өйдә һәрвакыт классик музыка яңгырап торды. Пластинкаларда дисеңме, радиодамы, соңрак магнитофоннан уйнаттык. Русланова, Поль-Робсон җырлары белән җенләнеп бетә идек. Колакка гел музыка кереп торгач, җырламый хәлең юк. Мин катгый рәвештә үземә җырчы булам дип сүз бирдем. Әйткәнемчә, көн-төн җырлыйм. Өйдәгеләр интегеп беттеләр. «Җитәр, үкермә, улама!» – диләр. Ә мин һаман – иртәдән кичкә кадәр сайрыйм. Өйдә – мич чикерткәсе, урамда – чыпчык, бакчада – сандугач! Аптырагач, мине бәрәңге бакчасына терәлеп үскән каенлыкка куып чыгардылар. Анда каен башына менеп җырлыйм. Инде миңа бәрәңге төбенә өяргә дә кушмыйлар. Олаксын әнә урманына, сайрасын шунда тончыкканчы!

 

Беркөн шулай апаларга бәрәңге алырга бардык. Тамагым җырлап аңкауга ябышкач су эчәсем килеп бер савыттан әчерәк, компот эчкән идем. Әллә нәрсә булып чыкты ул... Кәефем күтәрелде. Өйгә кайтышлый урамда бертуктамый җырлаганмын. Апа:

 

 – Җырлама, адәм хурына калдырасың бит, әнә, көләләр, – дип тә әйтеп карый икән, ә мин аның саен катырак җырлыйм икән.

 

Инде бу җырлауларымнан, соңрак, әтиемнең дә саруы кайный башлады бугай. Чамасын югалтканмын ахры, әти:

 

 – Минем башыма җырлый бу, – дип әйтә торган иде.

 

Шулай бервакыт әтиемнең бик матур көзгесе каршында җырлыйм. Кырыйлары бизәкле. Киноларда гына күргәнем бар иде андый затлы әйберне. Әй, артистланам, әй, көязләнәм, кулларымны күкрәкләремә җәеп җибәреп... Кулларымны айкап җибәргән идем, көзгем өстәлдән очты да төште идәнгә. Тәмам чәлпәрәмә килде! Ах, ни әйтерләр инде?.. Ачуланып тормадылар тагы. Әти: «Бәхеткә булсын!» – диде.

 

Саташып җырлап йөри торгач, бер мәлне урманда адаштым. Дөньямны онытып әллә кая кереп киткәнмен. Көчкә эзләп таптылар. Караңгылар төшеп беткән иде инде.

 

Минем бабам шундый булган...

 

Әйткәнемчә, безнең өйдә гел музыка яңгырап торды. Итальянча җырлап, төрле халык җырларын өйрәнеп үстек. Радиодан берөзлексез «Маяк» радиосы сөйләп торды. Әбием Фәхрибану да классик музыканы бик ярата иде. Бабам Мәхмүт шулай ук үз чорының алдынгы кешесе булган. Зур укытучы иде, диләр аны. Ул Габдулла Тукай киңәше белән Башкортстанга килгән. Тукай аңа: «Мәхмүт, бар син ул якларга, халыкка аң-белем тарат!» – дигән. Бабамның белеме чыннан да тирән булган – Казан укытучылар семинариясен рус теле, әдәбияты белгечлеге буенча тәмамлаган. Хезмәтләре өчен аны Калинин үз кулы белән «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены белән бүләкләгән. Тирә-якта авторитеты зур, абруйлы кеше икәнлеге аның авылдашыбыз, булачак бөек язучыбыз Нәкый Исәнбәтне үлем җәзасыннан коткаруында да чагыла. Нәкыйга аклар армиясенә хезмәттәшлек күрсәтүдә гаеп тагыла. Моны белеп бабам Кызыл Армия командирына бара һәм аны фаҗигадан коткара. Үзенең язмышын куркыныч астына куеп, менә шундый батырлык эшли бабам.

 

Әниемнең бер сабагы

 

Башлангыч мәктәптә, әни классында укыган чак. Дәресне начар әзерләп килгәнгәме, әни миңа «икеле» куйды. Шулхәтле кәефем китте. Хурлык. Үз әнием бит, үз әнием, үз баласына!... Өйгә кайткач урын өстендә яткан әтием:

 

 – Нәрсә булды, кызым? – дип сорады.

 

 – Әни икеле куйды.

 

Әти икеле алуымның сәбәбен сорап тормады, әни кайткач беренче сүзе шул булды:

 

 – Нәсимә Мәхмүтовна, нишләп син Зиләгә түбән билге куясың? Рус кызларына югары билге куюыңны беләм. Бүтән Зиләбезне кимсетмә, яме! – диде.

 

Мин читкәрәк киткәч, әниемнең әтигә үз балабызга мәктәптә корырак булырга кирәк, яклау-мазар булырга тиеш түгел дип сөйләгәнен ишетеп тордым.

 

Әтием бик ярата иде шул үземне.

 

Чишмә башым – Сәнгатьтә

 

Әтием үз хәлен аңлапмы, әллә чыннан да музыка белеме бирү нияте беләнме, күп балалы гаилә булуыбызны исәпкә алып, мине район үзәгендәге интернатка бирделәр. Монда хор дәресләре, фортепиано, вокал күнегүләре үткәрелә иде. Башта мине баянда уйнарга өйрәтеп маташтылар. Баян авыр, зур. Мехын бер якка тартып төшерәм дә, шул арада көйне уйнап куерга өлгерәм. Аннан пышылдатып мехын җыям. Гел шулай интегеп өйрәнәм. Карап-карап тордылар да, булмый бу дип балетка өйрәтмәк булдылар. Әти, аягыңны тегеләй ит, болай ит, ди. Мин, балетка бармыйм, дим. Карыша торгач, күнделәр. Котылдым балеттан.

 

Әти барысына да өйрәтә инде. Ноталарны да белә бит. Русча җырлар да өйрәндек.

 

«Ты, синичка, где была?

Где ты гнездочко свила?

 

………………………..

 

Интернатта режим. Эксперименталь тәрбия бирәләр. Иҗат төрле яклап тәкъдим ителә. Анда мал-туарларыбыз да бар, бакчабыз да. Үзебез карыйбыз, тәрбиялибез, үстерәбез.

 

Авылга кайткач, апама урыс җырларын ике тавышка җырларга өйрәтәм. Бер концертта шулай җырлап халыкны шаккатырырга булдык. Тамашачы көлә генә: «Бәй, болар җырлый белми бит, икесе ике якка аерылып киттеләр ич, – диләр.

 

Соңрак ике тавышка җырлауның матурлыгын авылдашларыбыз да аңлый башладылар.

 

Әтием васыяте

 

Мин җиденче класста укый идем. Әтием урын өстендә. Хәле авыр. Мине чакырып алды да:

 

 – Кызым, шифоньер өстендә бер тартма бар, шуның астында сиңа кирәкле адрес ята. Бер елдан соң шул адрес белән Уфага барырсың, яме! – диде.

 

Бер елдан соң әтиемнең шул сүзләре искә төште. Адресны алып Уфага бардым, музыка училищесына укырга кердем. Әнигә дә әйтеп тормаган идем. Авылга хат килеп төшкән. Почтальон: «Сөенче, Нәсимә, сөенче! Кызың укырга кергән! – дигән хәбәрне әнигә җиткергән. Әни: «Нишләп әйтмәдең, кызым, укырга керүеңне? – ди. Үзенең сөенече йөзендә, күзләрендә.

 

 – Әни, – мин әйтәм, – әгәр керә алмаган булсам, сиңа нинди борчулар китерер идем. Менә хәзер икебез дә шатланабыз.

 

Шулай итеп, унбиш яшьтә училищега кердем.

 

Шаянлыгым

 

Бер кызык хәл сөйлим әле. Аны сөйләү бераз оят та инде. Ярар, сүз башлагач, туктап калмыйм. Резеда апам белән кәҗә сөте эчәсебез килеп китте (ул миннән ике яшькә олы). Без бит урлап эчәргә маташабыз. Бер зур кәҗәбезне тоттык та, саумак булабыз. Тик тормый, нәгаләт, сөзә. Тр-р, хайван! Ул тыпырчына бирә, апа тегене астан кармалый. «Кая соң моның имчәге?» – ди.

 

Тәкә булып чыкты бу. Хур булдык. Ярый әле берәү дә күрмәде. Сөйләмәгән булсам, сез дә белми идегез.

 

 

       


Зилә СӨНГАТУЛЛИНА
Казан утлары
№ 12 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»