поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.12.2010 Могҗиза

Ел буена гөмбә ашамаска “куштылар”

Иптәш кызым Айсылу белән Казан кафеларының берсендә очраштык. Университетны тәмамлаганнан бирле күрешкән юк, ичмасам бер рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз, дип уйладым. Официантка заказ бирер вакыт җиткәч, ике дә уйлап тормыйча гөмбәле ашка тукталдым.

Айсылуның гөмбә белән бәйле һәрбер ризыкны үлеп яратуын укыган вакытлардан бирле белә идем. Менә бүген дә ул минем кебек үк гөмбә сые сайлар дип уйладым, ләкин ул нигәдер гап-гади солянкага заказ бирде. Минем өчен бу шок белән тиң иде: “Нишләвең бу? Гөмбә сүзен ишеткәч тә, күзләрең яна башлый иде бит. Махсус шундый аш булган кафега чакырдым сине”, - дип әйтеп ташладым. “Инде бер елга якын гөмбә ашаганым юк, 26 декабрьдән соң гына авызыма кабачакмын”, - диде дустым һәм үзе белән булган шактый сәер бер хәлне сөйләде.

 

...2009 елның декабрь башларында була бу хәл. Кышның беренче көннәре. Айсылу эштән соң өйгә кайтып кергәч тә, шактый гына туңганлыгын сизеп ала. Тиз генә чәй кайната, суыткычта булган нәрсәләрдән авыз итә һәм ашарга әзерләүгә алына. “Барысы да гадәти иде ул көнне, суыткычтан ит алдым, аны турап кыздырдым, янына бәрәңге пешердем. Гөмбә турында уйлап та карамадым ул кичтә, дөрес кыздырган итнең исе генә бераз гөмбә исенә ошап киткәндәй булды”, - дип сөйләде Айсылу.

 

Сүз уңаенда, Айсылуның инде бик күптәннән гөмбә белән җенләнүе аның дәү әнисеннән килә. Авылда яшәүче дәү әнисе ел саен күп итеп гөмбә җыя аның. Ул аны тозлый, киптерә, туңдыра – барлык мөмкин булган ысуллар белән әзерли, кыскасы. Шуңа күрә Айсылуларга кунакка килгәндә, һичшиксез, гөмбәдән авыз итәчәгемне белә идем мин. Шунысы кызык – Айсылу үзе гөмбәне җыя да, агулысын ашарга яраклысыннан аера да белми.   

 

Сүзем 2009 елның декабрь башы турында иде бит. Менә шул гадәти кичне Айсылу йокларга иртәрәк ята. Әллә суык булганга, әллә арыганга изелеп, изрәп йоклаганымны хәтерлим, ди ул. Һәм ул төш күрә. Айсылу төшен сөйләде:

 

...Ниндидер бер зур гына бүлмә. Бүлмә эче яктылык белән тулган. Яктылык шундый көчле ки, хәтта күзләрне камаштыра. Мин яктылыктан качырга җыенам кебек, тегендә барам – монда сугылам – кача алмыйм. Нәтиҗәдә, бирелеп, шул яктылыкны кабул итәм кебек. Ләкин моның кайда һәм кайчан булганын сизмим, белмим. Шул вакыт әллә кайдан бер тавыш ишетелә: “Сиңа киләсе елның 26 декабренә кадәр гөмбә ашарга ярамый, ярамый. Ярамый!”, - ди ул тавыш.

 

Шунда Айсылу куркып уянып китә. “Бүлмә шактый салкын булса да шабыр тиргә батып уяндым, уяндым да бик каты курыктым, аннары озак кына вакыт дәвамында йокыга да китә алмыйча яттым әле”, - диде иптәш кызым. Менә шул көннән бирле инде бер ел дәвамында Айсылу гөмбә ашамый, түземсезлек белән 26 декабрьне көтә.

 

“Миңа гөмбәсез тору, татарга бәрәңгесез тору белән бер инде ул. Ләкин, нишлисең, күндем инде. Югарыдан килгән кисәтүне аяк астына салып таптый алмыйм. Иң авыры җәй көне булды. Бер дустыбызның туена бардык, өч төрле кайнар ризык та гөмбә белән ясалган иде, үземне көчкә тыйдым”, - ди Айсылу.

 

Кеше тормышында менә шундый кисәтүләр бик еш булгалый, күрәсең, безне һәрвакыт кемдер кисәтеп торырга ашыга.


Йолдыз НУРИЕВА
Интертат.ру
№ | 03.12.2010
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»