поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.12.2010 Авыл

Җир кадерен беләбезме?

Татарстанда нәшер ителүче яшьләрнең “Идел” әдәби журналында озак еллар эшләгән күренекле журналист, Шенталы районының Карабикол авылында туып үскән якташыбыз Гөлсирә ГАЙНАНОВА белән без элек тә элемтәдә тора идек. Аның күләмле, төрле җитди проблемалар күтәргән язмаларын “Бердәмлек”тә бастырып чыгарганыбыз да булгалады. Журналистның әтисе, сугыш ветераны Әбүзәр ага Гайнановның истәлекләренә таянып язылган “Тышаулаган заман” дип аталган документаль повестен да “Бердәмлек” не даими укып баручылар әле дә хәтерлиләрдер, мөгаен.

Менә Гөлсирә ханым пенсиягә чыгып, Казаннан туган авылына, олы яшьтәге әнисе янына кайтып, Карабиколда яши башлады. “Бердәмлек”нең 20 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көннәрдә безнең турыда “Бәгырендә аның милләт гаме” дип аталган бик тә җылы сүзләр табып язылган күләмле язмасын да газетабызда бастырган идек.

 

Хәзер якташыбыз “Бердәмлек”кә авыл темасына, җиргә багышланган ике язмасын җибәргән. Үзенең кереш - аңлатма сүзендә Гөлсирә ханым түбәндәгеләрне яза:

 

 “Халыкның төп байлыгы, әлбәттә, җир. Тик ул хәзер акрын гына комсыз бәндәләр кулына күчеп бара. Шуңа күрә дә урынлы сорау туа: “авыл кешесенә коллык янамыймы? Шушы мәсьәлә нык борчый мине. Халыкка бу турыда бернәрсә дә аңлатмыйлар бит. Аннан, минемчә, үз телеңдә язылган, “Бердәмлек” газетасы кебек абруйлы, ышанычлы чыганактан укыган язма укучыга бөтенләй башкача, уңай тәэсир итә. Шуңа да үземнең җир мәсьәләсенә кагылышлы шушы ике хатымны - ошбу “Җан авазым”ны сезгә тапшырам, хөрмәтле “Бердәмлек” газетасында эшләүче каләмдәшләрем. Бәлки, бу мәсьәләдә мин бик сай йөзәмдер, әгәр бу шулай икән, башка укучыларыбыз да бу теманы кузгатып, үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашсыннар иде".

 

Шулай итеп, хөрмәтле укучыларыбыз бүген сезгә авторның "Җир кадерен беләбезме?" дип аталган беренче хатын-язмасын тәкъдим итәбез.

 

Җиргә бассам әгәр,

Курпы, камыл

Аяк табанымнан мине

                  таныр, -

Якынлыгым килә әнә каян! -

Һәр көн саен җиргә якынаям...

 

                 Мөдәррис ӘГЪЛӘМ.

 

Соңгы ике дистә ел дәвамында бөтен илдә, шул исәптән авылда да, мыштым гына хәлиткеч үзгәрешләр бара. Әле бүген аларны тулаем аңлап та, асылына төшенеп тә булмыйдыр. Ләкин битараф булып, йоклап калырга да кирәкми. Сүз, җәмәгать, җир турында. Дөресрәге, сүз хәзер авыл хуҗалыгы берәмлекләре һәм шәхси милек карамагында исәпләнгән җир биләмәләре (пайлар) хакында.

 

Билгеле ки, элек барлык җирләр дәүләт милке булып санала иде, дәүләт исә җирне күмәк хуҗалыкларга (ягъни шул җирләрдә көн күргән авыл кешеләренә - күмәк хуҗалык әгъзаларына) чикләнмәгән вакытка файдалануга тапшырган иде. Ләкин 1990 еллар башында хәлләр үзгәреп, күмәк хуҗалыкларны таркату чоры башланды. Ә колхоз җирләре, көтүлекләр аерым пайларга (кишәрлекләргә) бүленде. Ләкин өлешкә тигән җир пае бөтен илдә бертөсле килеп чыкмады. Чөнки теге яки бу колхоз карамагындагы җир биләмәләре һәм көтүлекләр шул хуҗалыкка караган авыл кешеләре (пенсионерларны да исәпләп) санына карап бүленде. Ә меня читтә яшәүче балалары янына күчеп киткән өлкән яшьтәге әби-бабайларга (гәрчә алар шул колхозда гомер буе хезмәт итсәләр дә) җирдән өлеш чыкмады. Гаделме-юкмы бу - без ул хакта хөкем йөртмибез.

 

Инде төп мәсьәләгә килик. Соңгы вакытта авылда типсә тимер өзәрдәй күп кенә яшь кешеләрдән бер сәер сорау ишеттем: «Нишләтик инде ул пай җирен?» Ул да булмады, аларга ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылды һәм күпчелек халык үзенең пай кәгазьләрен бер сыер бәясенә сатып та җибәрде. Шулай итеп, җир мәсьәләсен алар җиңел генә хәл итте. Күрәсең, ул җир пае авыртмаган башка тимер тарак сыман булып, аннан тизрәк котылырга кирәк булгандыр. “Нишләтик?!”

 

Җәмәгать, үткән еллар эчендә бу сорауга җавап эзләгән кешеләр файдалы мәгълүмат таба алдылар. Кемдер фермер хуҗалыгы булдырып, терлекчелек белән игенчелекне бергә алып бара. Кемдер авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртүгә дә кереште. Кайберләре җир пайларын арендага тапшырды, аз-маз булса да керем ала. Дөрестән дә, бүген, җирнең чын базар бәясе билгеләнмәгән бер чорда, берничә елга паеңны арендага биреп тору - иң кулай ысулдыр. Әлбәттә, җирнең “яңа хуҗалары” әледән-әле искәртеп торалар: җирегезне эшкәртә алмасагыз, хөкүмәт кире тартып ала. Әйе, өч ел рәттән җир чәчелми кысыр калса, бу проблема туарга мөмкин. Ләкин арендаторларга кытлык юк бит, чират торалар җир алыр өчен. Әгәр җиреңне кыска вакытлы арендага биреп торасың килә икән, моның өчен районның авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә була. Аренда шартларын үзара сөйләшеп, ике як та бер фикергә килеп, килешү кәгазе (договор) төзергә һәм нотариус катнашында ике якның имзалары белән беркетергә була. Нинди кеше белән эш иткәнеңне белеп тору кирәк: исем-фамилиясе, паспорт номерлары, адресы, эш урыны кайда һ.б.

 

Ләкин пайларын арендага биргән кешеләр белән сөйләшәсең дә, таң каласың: нигә авыл кешеләре шулкадәр ышанучан һәм ваемсыз икән? «Кулыңда килешү кәгазе бармы соң?» - дип сорасаң:

 

- “Правлениедә бардыр инде”, - дигән җавап ишетәсең. Агай-эне, бу - сезнең җир пае, сезнең шәхси милек, беркемнең дә сезнең исемнән килешү төзергә хакы юк. Чын хуҗа булырга вакыттыр, шәт! Егерме ел эчендә азмы-күпме булса да кызыксынырга кирәк иде: нәрсә ул шәхси милек, җир пае ни бәя тора, фермер булу авырмы, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештергән кешеләргә хөкүмәт нинди субсидияләр бирә һ.б. Базар мөнәсәбәтләренә кереп китәргә җыенамы бу халык, әллә тагын бер фәрман көтәме? Хөкүмәт чыгарган карарларны бераз укыштырып барсаң, шактый файдалы әйберләр табарга мөмкин. Дөрес, бу карарлар нәтиҗәсендә халыкка җиңеллек килсен дип тырышкан һәм армый-талмый аларны аңлату эшен алып барган Рәсәй чиновниклары тумагандыр әле, ләкин үз бәхетеңне үзең кайгыртмасаң, читтән беркем дә өйгә китереп бирмәс шул.

 

Җирдә яшәп тә,  җирдән курку сизелә. Хәер, курку да түгел, куркыныч битарафлык, сүлпәнлек, күңел төшенкелеге. Матбугатта бу хакта әледән-әле язмалар басылып тора, бигрәк тә Татарстанда яшәүче җурналист Искәндәр Сираҗи, бүгенге авыл кешесенең «адвокаты» буларак, уңай һәм тискәре күренешләрне даими тасвирлап бара. Эшкә йөрүчеләр эштән тәм тапмый, чөнки аларга түләнә торган хезмәт хакына чыпчык та яши алмастыр. Җирнең «яңа хуҗалары» эш кешесенә түбәнсетеп, кимсетеп, хәтта ки мыскыллап карый, янәсе, күпме түлим, шуңа разый бул, теләмисең икән, синең урынга башкаларны алам. Үзләренә хезмәт иткән өлкән агайларга, апа-сеңелләргә ямьсез сүзләр кычкырып сүгенә, яный, куркыта. Әлбәттә, бу үзе дә аларның җирдән тәмам бизгән бәндәләр булуы хакында сөйли - бары тик төшем-табыш кына кызыксындыра. Чөнки бүгенге «яңа хуҗалар»ның күпчелеге кайдадыр еракта, зур калаларда яши, авылның тормыш-көнкүреше аларны соңгы чиктә генә борчый.

 

Медальнең икенче ягы да бар. Зур «алпавыт»лар җир белән идарә итүчеләрне авыл халкы арасыннан сайлап куя: уңыш өчен җан атып көне-төне чабучы элеккеге председатель түгел инде алар, ә бары тик ялланган хезмәткәр генә. Күзәтүләрдән күренгәнчә, мондый “идарәчеләр” авыл хуҗалыгы белгечләре булмаска да мөмкин. Димәк, бүген җир чын агроном күзәтүе астында игелмәскә, агротехник чаралар тулы күләмдә башкарылмаска да мөмкин. Шундый ук хәл терлекчелектә дә күзәтелә. Гомумән, “яңа хуҗалар” иң беренче гамәл итеп колхозның терлек фермаларын бетерүгә кереште, мөгезле эре терлек колбасага җибәрелде. Ә авыл халкы эшсез калды. Сүз уңаеннан, җирле хакимият әле җирнең кем кулында икәненә әһәмият бирми: чәчелми-сөрелми генә калмасын, имеш. Эшсез калган кешеләр язмышы әлегә икенче планда. Ләкин шуны онытмаска кирәк: ач кешенең ачуы яман. Әгәр гаиләсен туендырырга башка чара калмаса, кеше җинаять юлына басарга да мөмкин. Бу вәзгыять исә һәммәбезгә да кагыла, мондый очракта зур йозаклар да, сакчылар да ярдәм итә алмас...

 

Без яши торган илнең үз хокук кануннары - Конституциясе бар. Беркемнең дә, шул исәптән “яңа хуҗалар”ның да, “үз” законнарын булдырырга һәм кулланырга хакы юк. Граҗданнар җәмгыяте төзибез дип сөйлибез икән, шуны онытмыйк: һәр кешенең туып-үскән җирендә яшәргә һәм беренче чиратта эш белән тәэмин ителергә хокукы бар, дип язылган Рәсәйнең Төп Законында. Хокук бозучыларга бу турыда прокурор аңлатма бирә ала. Эш хакы, чираттагы ял турында да әйбәт законнар бар, бары тик куркып калмаска һәм үзеңнең мәнфәгатеңне кайгыртырга өйрәнергә кирәк.

 

Шагыйрь сүзе - пәйгамбәр сүзе, диләр. Вакытсыз якты дөньядан киткән татарның олы шагыйре Мөдәррис Әгъләм болай дип язган иде:

 

Җирле халык файдаланса

Җир байлыгын гына... -

Үзе,

Сүзе,

Йөзе аның

Икмәк булып уңа.

 

Иң борчыганы менә нәрсә: җирдән җиңел генә баш тарткан кеше үзенең варисларына нинди мал-мөлкәт калдыра соң? Туачак буынга “яңа хуҗалар” тарафыннан нинди мөнәсәбәт булыр? Туган җирләрендә алар күкрәк тутырып сулый, киң атлап теләсә кайсы сукмактан уза алырмы? Җир - ул бит авыл гаиләсенең буыннан-буынга калдырылачак бәһасез мирасы. Башка илләрдә җир кишәрлеге булган кеше хәлле, бай булып санала. Аның белән дәүләт тә хисаплаша, банклар да кредит бирергә курыкмый. Гомумән, җир биләмәсе булган кешегә ихтирам зур. Бу хакта  мин “Идел” журналында сәяхәтнамәсен бастырып чыгарган, Европаны күп тапкырлар велосипедта аркылыга-буйга иңләгән бер автор авызыннан да ишеткән идем. Германия буйлап сәяхәт иткәндә төн кунарга урын эзләп иза чигә идек, ди ул. Чөнки юлдан аз гына кырыйга китүгә “Приватная зона”, ягъни шәхси җир, дигән язуга килеп төртеләсең икән. Бер карыш җиргә дә рөхсәтсез аяк басарга ярамый: йә полиция, йә хуҗа үзе сезне куып җибәрә, хәтта хөкемгә дә тарта ала. Мондый тәртип иртәме-соңмы безнең җиргә дә килеп урнашачак. Ерак барасы түгел, Мәскәү тирәләрендә инде җирне, суны, урман-кырларны, хәтта тыюлык биләмәләрен дә вәхшиләрчә комсызланып кулга төшерү, үзләштерү башланды.

 

Явыз Иван заманында ук кенәз Андрей Курбский татарлар яши торган җирне “оҗмах җире” дип атаган. Бүген дә күпләрнең күзе төшә безнең бай табигатебезгә. Әллә соң шул байлыкларга хуҗа булырдай ир-егетләр калмадымы үзебезнең якта?

 

Бу язмам - иксез-чиксез темага кереш сүз һәм кайбер мөһим мәсьәләләрне кузгату гына. Минем фикеремчә, җиргә мөнәсәбәт, игенчелек-терлекчелек проблемаларын, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагындагы бүгенге зур үзгәрешләрне белгечләр күзлегеннән яктырту сорала. Авыл халкы бигрәк тә юрист киңәшләренә мохтаҗ: җир кәгазьләре белән нинди операцияләр эшләргә була, җир бәясен ничек исәпләргә һ.б. Бәлки, Рәсәйдә 2011 елда билгеләп үтеләчәк мөһим дата да моңа этәргеч булыр. Моннан 150 ел элек патша хәзрәтләре фәрманы белән Рәсәйдә крепостное право юк ителде һәм крестьяннарга җир иманасы бүленеп бирелде. Бүгенге крестьяннарның һәм элекке заман кешеләренең җиргә булган хокуклары арасында аерма бармы? Әллә кеше хокукы һаман да “кош хокукы" гынамы? Бергә уйлыйк, җавап эзлик әле, җәмәгать!

 

Карабикол авылы,

Шенталы районы.


Гөлсирә ГАЙНАНОВА
Бердәмлек
№ 50 | 11.12.2010
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»