поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.12.2010 Мәдәният

Нурания Җамали: «Белмисезмени, мин хан кызы бит!»

«Яңа Гасыр» телеканалы режиссеры, Татарстанның атказанган артисты Нурания Җамали белән әңгәмә.

– Нурания ханым, ниһаять, тамашачы алгысап көткән премьера, «Уеннан уймак» комедиясенең премьерасы хакында әйтүем, әйбәт кенә үтеп китте. Инде бераз тын алып, әңгәмә корып алсак та, ярый торгандыр. Татар тамашачысы белән бергә мин дә аны озын бәйрәм көннәрендә «йотып» куйдым. Әйе, тамашачының тамагы алагаем хәзер – аңа берсеннән-берсе татлырак телевизион «ризыкны» пешереп кенә өлгер. Ә бит безнең бу юнәлештә эшләүче режиссерларыбыз, син дә мин, Мөхәммәтәмин, дигәндәй бик аз. Бу матур юлның башы да матур булганга охшап тора.

 

– Мин телевидениегә 1990 елда килеп кердем. Очраклы гына кергән кебек идем. Балалар редакциясе редакторы В. Булычев дигән кеше бар иде. Шул мине: «Синең урының телевидениедә,– дип ышандырды.– Беренчедән, театраль белемең, икенчедән, филолог дипломың бар», – диде ул.

 

– Аннары, мөгаен, беренче коймак та төерле килеп чыкмагандыр. Хәер, «коймак пешерә» башлаганчы син бит шактый озак сабыйларны сөендердең.

 

– «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруында мин унике ел эшләдем. Үзем сценарий язам, үзем режиссер, үзем алып та барам. Әмма миңа бу гына җитми башлады. Балаларны катнаштырып, «Уңган куян балалары» дигән музыкаль фильм төшереп карадым. Әйбәт кенә килеп чыкты бу. Туктале, дим, артистларны да җәлеп итеп, телефильм эшләп карыйм әле, дим. Фәнис Яруллин әкиятенә нигезләнеп, «Тиен малае Тим-Тим» дигән әкият-фильм төшердем балаларга. Музыкасын Азат Хөсәенов язды.

 

– Көннәрдән бер көнне үзендә иҗат егәре тойган режиссерга балалар өчен фильмнар гына җитми башладымы?

 

– Юк-юк, болай дип яза күрмә. Балалар белән эшләү, балаларга эшләү минем гаиләнең яшәү рәвешенә әверелде. Бер-бер артлы туган улларым Булат белән Азат телевидениедә кайнашып, мин төшергән спектакльләрдә катнашып үстеләр. Балаларым янымда булгач, үземнең дә җаным тыныч иде. Аннары тәрбияви момент та бар бит. Малайлар әниләренең эшен белеп, әниләренә башка кешеләрнең мөнәсәбәтен күреп, татарның мәшһүр кешеләрен – артистларны, язучыларны танып үстеләр. Әле дә – зуп-зур егетләр булгач та, алар балачак фильмнарындагы сүзләрне, җөмләләрне катыштырып сөйләшеп куялар. Әйтик, берәр киңәш сорасаң: «Кая әле, мин үземнең кырмыскаларым белән киңәшләшеп алыйм әле», – дияргә мөмкиннәр.

 

– Ул ниткән Кырмыскалар инде? «Су кызы» әкият-фильмыннанмы?

 

– Юк. Бу фильмны без артистлар белән төшергән идек. Нурия Сәйяр әкияте буенча. И андагы декорацияләрнең матурлыгы! Махсус рәссамнар җәлеп иткән идем. Шул фильмны караганда Нәҗибә апа әйтә икән: «Карале, Туфан, Мәскәү татарча кино төшергән», – дип. Менә шул фильмнан соң әйтә башладылар да инде «Нурания Җамали кем ул?» дип. Бюджеттан акча алу да җиңелләште. Мин үземдә көч тоя башладым. «Хан кызы Нурсолтан» фильмына инде махсус киемнәр табасы булды. Кием тектерү өчен әле һаман да акча юк.

 

– Татар киносы энтузиазм баласы инде ул.

 

– Дөресе дә шулай. Бервакыт  шулай «Су кызы»н төшереп ятабыз. Артист Фәнис Җиһанша сорап куйды: «Нурания апа, монда җыр бармы ул?» – дип. Шул чагында студиягә Ислам Сафин килеп керде – көй язучы табылды.Аның артыннан ук ишектә Наилә Яхина күренде – сүз язучы. Җырлар язылды. Артистлар җырлый да башлады. Матур җырламыйлар кебек. Җырчы Илсаф килгән иде телевидениегә. Шул җырлап китте. Бөтенесе бер тиенсезгә эшләде бу эшләрне. Үзем дә ике тиенгә йөрим инде. Аннары мин бу «ике тиен» дигән сүземне әйтмәс булдым. Тик ятсаң, ике тиене дә юк бит.

 

– Ә бит хезмәткә түләнергә тиеш.

 

– Хәл кадәри түлиләр инде.

 

– Нурания, син бит Казан кызы. Шәһәр кызлары инде алар безнең заманда ушлы була, эшнең кайсы төшемле, кайсы төшемсез икәнлеген чамалый белә торганнар иде.

 

– Шәһәр кызы дигәннән... Мин бит мәктәптән соң университетка татфакка керергә омтылыш ясап караган идем. Керә алмадым. Соңыннан, еллар үткәч, барыбер укып чыктым мин анда. Мөхәммәт Мәһдиевкә диплом эше яздым. Шуның бер җөмләсе истә калган: «Тоталар да, мин Казанныкы, диләр. Атаң-анаң, әби-бабаң кайдан – шуны бел. Син шул авылдан, шул карьядан». Димәк, мин Казанда туып-үскән Арча кызы булам инде. Чөнки әтием – Кәченеке, әнием – Наласаныкы. Минем дә җәйләрем шул авылларда үтте. Рухым белән мин табигать ярата торган авыл кызы булып үстем. Нәсел-нәсәбемдә сәнгать кешеләре булмаса да, минем зәвыгымны татар әдипләренең – яхшы әдипләрнең әсәрләре тәрбияләде. Мин әле дә бер әйберне калдырмый укып барам. Сценарий язу хыялы күңелемдә йөри башласа, янәдән китапларга тотынам. Теләгәнемне тапканчы актарынам.

 

– Миңнетдин бабаңның йон тетү машинасы тотканын, шуннан азмы-күпме табыш күргәне өчен Себердән  йөреп кайтканын сөйләгән идең. Тик ни өчен Нурания Җамали үзен хан кызы дип әйтеп куйды икән?

 

– Шаярттым ич инде. Мөхәммәтхан кызы мин. Нинди матур кушма исем, әйеме?

 

– Табигать дидең, әдәбият дидең. Әле бер мәртәбә дә театр димәдең...

 

– Ничек инде димим. Минем бөтен тормышым театр. Бөтенесе шуннан башланды да бит инде. Гайдар  исемендәге  Пионерлар сараендагы бөтен түгәрәкләрне – мандолинасын, биюен, рәсемен йөреп чыкканнан соң театр түгәрәгенә килеп «каптым».Мин бит татар мәктәбендә – ул елларда бердәнбер диярлек булып калган мәктәптә укыдым. Кадерле мәктәп иде ул. Ай саен концерт белән безгә Филармония артистлары килә. Таһир Якуповларны, Наҗия Теркуловаларны якыннан күреп үстем. Мин ямьсез, оялчан дигән комплексларым бар иде инде. Алай да я артист, я укытучы булам дип, күңелемә беркетеп куйдым. Мин максатчан кеше. Шул максатым эзеннән В.И.Ленин исемендәге мәдәният сараена йөгердем. Анда драмтүгәрәк эшләп тора иде.

 

– Театр училищесы белән ике арага «Тасма» заводы да килеп кысылганын да беләм әле мин. Ул кадәресе мәктәптән соң өс-башны карап алу өчен булгандыр инде. Училище белән телефильмнар арасында тагын ниләр ята?

 

– О-о! Хәзер Тинчурин исемен йөрткән күчмә театр ята. Тузанлы юллары, мунчалы авыллары, юмарт күңелле апалары, ел буе өзлексез кабат-кабат уйналган рольләре белән. Әйбәт рольләрем бар иде минем. «Онытылмас бәет» тәге Энҗемне ярата идем.

 

– Алай булгач театрдан нигә киттең?

 

– Бер спектакль белән ел буе йөрүне кабул итә алмадым. Шәһәр кызы бит мин – комфортка өйрәнгән. Кияүгә чыктым да театрдан киттем дә бардым. Бер-бер артлы ике малай таптым, университетта диплом алдым. Шул арада Гайдар исемендәге пионерлар сараенда режиссер булып эшләдем. 1990 елда телевидениегә килдем. Унике ел «Әлли-бәлли-бәү» бишеген тирбәттем.

 

– Алай гына түгел инде. Телевидениенең яңарыш елларына син эшләгән «Әнкәмнең догалары», «Утырып уйлар уйладым» тапшырулары милли үзаңны үстерүдә эз калдырган тапшырулар. Гаҗәп бер тәвәккәллек белән телефильмнарга керешүең тагын...

 

– Кешеләрнең, эшләрен ташлап, Бразилия фильмнарына каплануларын күреп үртәлә идем. Бездә дә күп бит ул үзе гыйбрәтле, үзе маҗаралы сюжетлар. Мин китап укыганда ук фильм итеп күреп укыйм. Артистларыбыз да әйбәт безнең. Кем әйтмешли, натура да бар, фактура да бар. 90 нчы елларда халык Нәбирә Гыйматдинованы егылып укый иде. Мин дә укыдым. Һәм, Аллага тапшырып, «Китәм димә» бәянын фильм итәргә алындым. Бәхетемә күрә, телевидение җитәчелеге минем һәр ниятемне хуплап, ярдәмләшеп торды. Бюджеттан акча, техника, операторлар булмаса, режиссер белән артистлар гына әлләни майтара алмый. Балалар өчен фильмнар төшерү тәҗрибәм бар иде бит инде. Шул тәҗрибәмне җигеп, «Китәм димә» бәянын фильм итәргә керештем.

 

– Менә монда инде ул фактура да, натура да! Телефильм өчен чын бүрене, чын кабан дуңгызын табып, аларны артист булырга «күндерү» бик җиңел булмагандыр ул.

 

– Бүре түгел иде инде ул, охшаган гына иде. «Кабан дуңгызын табабыз. Тапмасак, үзем уйныйм дуңгыз булып», – диде урман хуҗалыгы башлыгы. Таба алмадылар инде. Әмма урман җәнлегенә охшаган дуңгыз таптылар, чып-чын итеп аттылар да үзен. Кино төшергәндә халыкның энтузиазмы чамасыз. Авыл Голливудка әйләнә. Фильмда төшү өчен авыл кешеләрен дә җәлеп итәбез. Алар моңа шундый җитди карыйлар. Бервакыт, кайсы фильмга икәнен хәтерләмим, такта яручыны җәлеп иткән идек. Нибары ике сүзле роль бирдек. Бер көнне бу пилорамасын туктатып куйган. «Ни өчен эш тукталды?» –дип сораганнарга: «Роль ятлыйм», – дип җавап бирә икән.

 

– Байтак татар авылларын Голливудка әйләндереп бетердең бугай инде син, әйеме?

 

– Санап карыйк әле. Тәк...«Кешечә яшик»не Биектау районының Зур Кавал авылында төшергән идек. «Яланаяклы кыз»ны Кайбычта, «Өч аяклы ат»ны да Биектауда, «Тузган торактан күчкәндә» не әнинең туган авылында –Арча районының Наласа авлында төшергән идек. Ә менә соңгы фильмны – «Уеннан уймак» ны Исламия Мәхмүтоваларның туган авлында – Югары Әлкидә төшердек.

 

– Ул соңгы фильм  махсус Мәхмүтовлар гаиләсе өчен төшерелгәнгә охшап тора.

 

– Чыннан да шулай. Үзләренең дә, барыбыз да бергә чагында бергә-бергә берәр фильмда уйнар идек, дигән теләкләре бар иде. Бер гаиләдә ничә артист бит алар! Бишектәге бәбиләренә кадәр керде инде кадрга. Сценариен Ләйсән Мәхмүтова язды.

 

– Фильмның уңышы кемгәме, нәрсәгәме бәйле? Ягъни артистларны, натураны нинди критерийларга нигезләнеп сайлыйсың?

 

– Натураны, ягъни төшерә торган урынны, сайлау үзе бер хикмәт. Тапканнан соң җитәкчеләр белән кыенлык чыкканы юк. «Кешечә яшик»не төшергәндә колхоз рәисе үзе дә артистка әйләнде. Җитәкчеләр ярдәм итә итүен, әмма, артистларыма ни ашатыйм икән, дип Нурания дә ару гына чаба инде. Артистлар җәһәтеннән... Ияләшкән, җайлашкан артистлар белән ешрак эшлим. Әйтик, Әсгать Хисмәтовны, Нәҗибә Ихсанованы, Зөлфия Вәлиеваны еш чакырам. Яңаларын да эзлим. Трамвайда барганда да кызларны күзләп йөрим. Артистлар эзләп, кастинглар үткәрәбез. Соңгы кастингка өч йөзләп яшь кеше килгән иде. «Яланаяклы кыз» өчен мин тапкан КАИ егете Руслан Сафин хәзер һәркемгә кирәк. Җырчы Асылъяр  фильмның табышы булды дип уйлыйм. Унике серияле ул фильм барган көннәрдә урамда бер кеше калмый, сыерлар савылмый тора, диләр иде.

 

– Димәк, син шул фильмны иң уңышлы хезмәтең саныйсың? Ә бит әле Мөселман киносы фестивалендә бүләккә лаек булган «Өч аяклы ат» бар. Минем танышларымның байтагы һәр Яңа ел бәйрәме алдыннан «Яңа елда бергә булыйк» фильмының кабатлануын көтеп тора.

 

– Мин үзем  Халисә Ширмән әсәрләре буенча куелган фильмнарымны да тамашачы яратты дип уйлыйм.

 

– Күп фильмнар өчен сценарийларны да үзең язгач, аларның һәммәсе дә сиңа газиз икәнен аңлыйм. Тик алай да...

 

– Арада иң газиземе? «Кайтаваз»! Һәркайсы унар минуттан торган 24 серияле бу фильм туган тел турында тапшырулар җыемтасы. Шагыйрьләре һәм шигырьләре берәмтекләп сайланган «Шигъри мизгелләр»не яратып эшлим. «Ач, шигърият, серләреңне!», «Китап» тапшырулары күңел өчен генә түгел, милләт хакына да эшләнә. Шөкер, җитәкчеләребез иҗат процессын аңлыйлар. Елына уртача ике фильмга бюджетта акча табылып тора. Ихтыяҗның зур икәнен дә аңлыйбыз. Тик юрган кыска.


Асия ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 12 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»