|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2008 Җәмгыять
"ХӘЕРЧЕ БАЗАРЫ"ННАН ФОТОРЕПОРТАЖ“Хәерче базары”нда булмаган кеше Казанның бөтен “матурлыкларын” да белми. Бу базар якшәмбе көнне иртә таңнан җыела да, обедлар тирәсендә юкка чыга. Совет заманында ул Челюскин урамында җыела иде, ә хәзер Жилплощадкада. Кемнең нинди “хәерчелеге” бар - шушында ташый. Базарда сатучы һәм алучы төп халык – пенсионерлар, борыннары “кояшта кызган” сәрхүшләр, ташка үлчим хезмәт хакы алучы завод хезмәтчәннәре... Тотылган тарак, кассета тышлыклары, иске комганнар, тузып беткән кием-салым – бар нәрсә сатыла монда.
Сатучылар бу базардан һәрвакыт шатланып кайтып китә: әйберләре сатылса – акча булды дип, ә сатылмаса – ярый әле сатылмады дип. Чөнки күп кеше үзенең иң кадерле, хуҗасына бик күп еллар хезмәт иткән нәрсәләрен сатарга чыга, ә алар белән аерылу җиңел түгел. Бер караганда, бик көлке хәл. Әмма руслар: “Было бы смешно, если бы не было так грустно”, - дияр иде. Чыннан да, фотоларга күз салсаң, көләргә дә, еларга да белмәссең...
6 июнь көнне “Хәерче базары”нда “Кәеф ничек?” газетасы дизайнеры һәм фотохәбәрчесе Наил Зыятдинов булды. Аңа әлеге фотолар өчен зур рәхмәт. “Кәрәзле телефонга гына төшердем, әгәр фотоаппаратымны чыгарган булсам, мине череп баегандыр бу дип кыйнап ташларлар иде дип курыктым”, - ди Наил көлеп.
"Хәерче базары" иртә таңнан эшли башлый
"Хәерче-Медиа" тәкъдим итә!..
Шәп диск тышлыклары
Товары да күгәргән, сатучысы да...
"Дембель альбомы"
Уенчыкларның икенче тормыш көтеп ятулары...
Аэрофлотка эшкә урнашасыгыз булса, кирәкле документларны табып бирәчәкләр
Кемнең товары зуррак?
Бу (б/у дисәң дөресрәк булыр) лифчик кирәкмиме?
80нче еллар аудиокассеталары
Мондый китап "Книжный двор"да юк!
"Пентиум" һәм программист ботинкалары
Иске сәгать, "Мафия" китабы, автомобиль тәгәрмәченә бер (!) колпак - кемгә ни кирәк?
Эх, Арча читекләре!..
"Хәерче базары" - сату-алу мәйданы гына түгел, ә дуслар белән "аралашу" урыны да
Авылдан каймак алып килергә - банкалар
Банкасына күрә капкачы. Рәсеменә карап сайла!
Ассортименттан күзләр камаша
Аппаратура "отделы"
Памперс һәм пеленкалар - шалкан бәясенә! Кемнеңдер нарасые шушы шикле нәрсәләрне кияргә мәҗбүр булачак...........
"Тетрис", тузан суыргыч шлангы һәм тагын әллә ниләр
Ди-джей хыялы - винил пластинкалар!
Кемдер хатынының гөлләрен урлап сата
Әллә сатучысы чишенеп, су коенырга киткән, әллә бу киемнәр үзләре үк сатыла - аңламассың...
Кошелеклар "бутигы"
Совет чоры "сабвуферлары"
Оргтехника һәм көнкүреш җиһазлары
Бу абзый тәрәзәләре караңгылатылган текә машинада килгән иде
Наил Зыятдинов фотолары.
--- |
Иң күп укылган
|