|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2010 Җәмгыять
“Америкада яшәмәс идем”Җәйге ял вакытында АКШка барып акча эшләп кайту бүгенге заман яшьләре өчен гадәти вакыйгага әверелде. Югары уку йортларында белем алучылар арасында әлеге мөмкинлектән файдаланырга теләгән һәркем моны бик җиңел генә тормышка ашыра ала. Моның өчен бераз гына тел белү һәм 50 мең тирәсе акча булу шарт. Соңгысын төрлечә “табалар”, кемдер әти-әнисенең ярдәмен кабул итә, кемдер банкка барып “кайтканчыга кадәр” дип кредит алып тора. Минем әңгәмәдәшем исә, әти-әнисенә дә, банкка да мөрәҗәгать итмәгән, күптәнге хыялын тормышка ашыру өчен төрле җирләрдә эшләп беренчел акчаны үзе туплаган. Аннан ул башкалардан нглиз телен бөтенләй белмәү белән аерылып тора. Беренче сыйныфтан алман мәктәбендә укып, югары уку йортына кергәч тә, алман төркемендә шөгыльләнгән Булатка тел мәсьәләсендә шактый авырга туры килә: “Шәхси укытучылар яллап, ике ай дәвамында бик ныклап шөгыльләнергә туры килде. Баштан бик авыр иде, шулай да максатыма ирештем”, - дип сөйләде ул.
Тормыштагы вакыйгаларга гадәти булмаган күзлектән карау (моны бүген креатив караш, фикер йөртү дип тә әйтәләр), КГТУ студенты Булатны башкалардан аерып тора дияр идем. Шуңа күрә җәйге сәяхәте хакында сөйләгәндә дә, ул инде шактый якынаеп та, әле һаман да ерак тоелган Америка турында беркадәр үзгәрәк бәян итте.
- Булат, ни өчен Америка?
- Дөресен генә әйткәндә, мин баштан ук Германиягә барырга ниятләнгән идем, бу ун ел дәвамында бары тик алман телен генә өйрәнүем белән бәйле. Ләкин ни өчендер мине Германиягә кертергә теләмәделәр (көлә). Әлбәттә, мондый сәяхәтләрне оештыручы компанияләр студентларга унбишләп ил тәкъдим итә, чынлыкта исә, сайлау мөмкинлеге әллә ни зур түгел. Шул рәвешле мин Америкага баручылар янына “эләктем”.
- Күптәнге хыял идеме?
- Әйе, моннан өч ел элек бу уй белән яна башладым, ләкин телне белмәү аркасында аны “тормышка ашмас хыяллар” рәтенә кертә килдем. Шулай да тәвәккәлләдем, телне тиз арада үзләштереп, барлык процедураларны узгач, баруыма ышанып та бетмәгән идем. Хәзер инде ныклап торып әйтә алам: хыялның тормышка ашу-ашмавы кешенең үзеннән тора.
- Океанның теге ягында сине зарыгып көтеп торалар идеме?
- Ничек дип әйтим, Россиядә вакытта ук мин кайда һәм кемдә эшләячәгемне белә идем (моның өчен сәяхәтне оештыручы компаниягә аерым акча түләү каралган – В.Ш.) һәм мин шунда килеп эләктем дә. Бу очракта миңа бәхет елмайды дип санарга мөмкин, мин Америкага икенче кеше булып килдем, шуңа күрә миңа дип әзерләнгән эш урыны мине көтеп тора иде. Соңрак килүчеләргә эшкә урнашу мәсьәләсен үзләренә хәл итәргә туры килде (гәрчә Россиядә бу хакта инде килешү төзелсә дә). Бу гадәти хәл, ел саен шул ук кабатлана. Әлбәттә, вәгъдә ителгәнчә, мине аэропортта беркем дә каршы алмады. Мин моңа әзер идем, алдан ук Луизиана штатындагы Яңа Орлеан шәһәренә кадәр үземә барырга туры киләчәген күз алдымда тоттым.
- Америкалылар турында иң беренче фикерең?
- Ачык һәм ярдәмчел алар. Бер генә мисал. Минем автобусның кайдан китәчәген аңлый алмый аптыраганымны күргән бер ханым, тик торганда яныма килеп ярдәмен тәкъдим итте. Берсеннән-берсе кечкенә өч баланы иярткән килеш, мине дә ияртеп китте. Кайда кирәк шунда утыртты, соңыннан кайда чыгасын, аңлатып бирде. Мондый мөнәсәбәтне көтмәгән идем.
- Берсеннән-берсе бәләкәй өч бала? Күпбалалы гаиләләр бармы анда?
- Бик күп. Балаларга белем бирү тулысынча әти-әни җилкәсенә, дөресрәге кесәсенә төшә. Ә гаилә бюджеты моны “күтәрә алмаса”, барлык балаларны да дәүләт хисабына укыту каралган. Шуңа күрә, америкалылар күбрәк бала алып кайтырга тырыша. Мин эшләгән хуҗаның дүрт, аның хезмәттәшенең – биш баласы бар иде. Шунысы кызык – балаларның яшь аермасы 1-1,5 ел чамасы. Хәтта унике балалалы ханымны да очраттым.
- Син Милли паркта урнашкан бассейнда коткаручы булып эшләгәнсең. Милли парк дигәннәре – куңел ачу урынымы ул?
- Әйе, шәһәр читендә урнашкан махсус территория ул. Биредә күңел ачу аттракционнары, бассейн, ялларны үткәрү өчен агач йортлар бар. Парк территориясендә төрле хайваннар яши: крокодиллар, аюлар, кабан дуңгызлары, куян, төлке һәм башкалар. Аларга бармак белән чиртергә ярамый, шуңа күрә кайда телиләр - шунда йөриләр.
- Аларның яшәү зонасы койма белән тотып алынгандыр бит?
- Юк, хайваннарга тулы ирек тудырылган. Паркка килүче һәркем моны белә һәм сакланып йөри.
- Син дә белгән идеңме?
- Юк шул, килүгә үк әйләнә-тирәне өйрәнеп килим дип, су буена төшкән идем, биш адым ераклыкта крокодилның ятуын күргәч, бу уемнан кире кайттым. Башка минем кебек эшчеләр килгәнче, шул урман эчендәге берүзем өч төн кундым. Дөресен әйткәндә, куркытты.
- Эшкә керешкәнче, өйрәтү курслары булгандыр?
- Әйе, ике атналык укудан соң, коткаручы сертификаты бирделәр дә, эшкә керештек. Шәһәр читендә яшәгәнгә, икенче бер эшкә урнашу мөмкинлеге булмады, паркта эш хакын вәгъдә ителгән күләмдә һәм вакытында бирделәр.
- Иң шаккатырганы ни булды?
- Телевизорда күргән һәр нәрсәгә ышаналар. Әгәр дә экрандагы кеше билгеле бер товарны мактый икән, америкалылар өчен ул чыннан да иң яхшысы булып тоела һәм алар шунда ук аны сатып алу хәстәрен күрәләр. Телвизион “распродажалар” (бәяне киметеп сату) вакытында мин эшләгән парк хуҗасының хатыны сәгатьләр буена экран каршында утыра иде, товарларның чыннан да отышлы бәягә тәкъдим ителгәненә ышанып, гәрчә моның бары тик маркетинг алымы икәнлеге билгеле фал.
- Бу белем дәрәҗәсе белән бәйлеме?
- Бәлки шулайдыр да. Статистик мәгълүматлар буенча АКШта яшәүчеләрнең нибарысы 5 % гына югары уку йортларын тәмамлый, 20% - колледж белеменә ия, 75% халык – мәктәпне тәмамлаган.
- Юллар ничегрәк йөриләр?
- Юлда йөрү кагыйдәләрен бозу алар өчен бөтенләй ят нәрсә. Хокук бозучыларны полиция хезмәте вәкилләре сагалап йөри, ләкин алар бездәге кебек бер урында басып тормыйлар, урамнар буйлап хәрәкәт итәләр. Сәеррәк йөрешле булган машиналарны туктатып, документларын тикшерәләр. Сүз уңаенда, бездәге машина йөртү таныклыгы хокук сакчылары фикеренчә, машина йөртү мөмкинлеген бирми, аны башта раслатырга кирәк. Ә менә иминият компанияләре сезнең машинаны рәхәтләнеп бездәге таныклык буенча иминиятләштерәчәк. Тик соңыннан юлда гына проблемалар булырга мөмкин.
- Калу теләге булдымы?
- Юк, ни өчен? Яхшы итеп яшәр өчен бездә дә, анда да бертигез дәрәҗәдә тырышып эшләргә кирәк, аерма юк диярлек. Җәй буена эшләп, мин анда беркадәр акча туплый алдым, әлбәттә, ләкин шул ук акчаны мин монда да эшли ала идем. АКШка баруымны җәйге ял вакытындагы бик тә күңелле сәяхәт итеп кабул итәм.
Вәсилә ШӘМСЕВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|