поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.12.2010 Бәйрәм

Яңа елны нәрсә киеп каршы алырга?

Узып баручы елның соңгы ае нәтиҗәләр чыгару, яңа елга планнар кору белән бәйле булса да, хатын-кызлар өчен иң күңеллесе, мөгаен, яңа ел киченә күлмәк сайлаудыр. Елның иң сихри киченә кадәр әле төгәл 25 көн булса да, бу мәсьәләне (ә гүзәл затлар өчен бу чыннан да актуаль мәсьәлә булып тора) бүгеннән үк хәл итә башларга киңәш итәр идем. Югыйсә, ай ахырында сайлау мөмкинлеге кимрәк, ә бәяләр – югарырак булачак.

Димәк, быел без 2011 елны – Куян (кайберәүләр аны Мәче елы дип тә йөртә) елын каршы алырга җыенабыз. Шунысы бар, без гадәти йомшаккай түгел, ә Металл Куян елын каршы алачакбыз. Стилистлар һәм дизайнерлар да (күрәзәчеләр белән бергә) нәкъ менә металл сүзенә игътибар итәләр. Алар фикеренчә, яңа ел кичендәге кием, һичшиксез, якынлашып килүче ел хуҗасының (безнең очракта куян була инде ул) күңеленә хуш килергә тиеш.

 

Әлбәттә, металл дигәч тә, без борынгы заман сугышчылары рәвешенә кереп, чын корычтан ясалган киемнәр, шлемнар, калканнар сайларга тиеш түгелбез. Яңа ел киченә әзерләнгәндә, паеткалар, тимер төсендәге сәйләннәргә, һәртөрле чылбырларга һәм, гомумән, ялтыравыклы бизәкләргә игътибар итәргә кирәк. Бижутериянең дә тышкы кыяфәте белән нәкъ менә металл төсенә якынрагын сайлау кулайрак булыр. Әлбәттә, төрле металлардан эшләнгән асылынып торган колак алкалары, киң беләзекләр, зур йөзекләр мактала гына.

 

Төсләр мәсьәләсенә килгәндә, куяныбызның шактый тыныч холыклы булуын истә тотарга кирәк. Ул тонык, артык кычкырып тормаган төсләрне ярата. Иң актуаль төсләр – сары һәм ак. Алтын төсен дә кулланырга ярый. Сүз уңаенда, яңа елны каршы алу өчен барлык яктан да туры килгән кием нәкъ менә алтын төстәге тукымадан тегелгән булырга тиеш. Моннан тыш кызыл һәм зәңгәрсу төсләргә дә өстенлек бирелә. Куян костюмын кияргә уйласагыз – курыкмыйча тәвәккәләгез! Тулы бер костюм кию димәгән бит, нәни генә койрык яисә куян колакларына гына тукталсагыз да ярый.

 

Киемегезнең фасонына килгәндә, коктейль күлмәкләргә өстенлек бирсәгез яхшырак булыр. Кыска, җыенак күлмәкне ресторанга да, дискотекага да рәхәтләнеп киеп була. Ә менә катлы итәкле, озын шлейфлы күлмәкләрегезне ераккарак җыеп куегыз – куян купшылыкны яратып бетерми.

 

Детальләр турында сөйләгәндә, беренче чиратта, куянга “бәби итәкләр” (рюшалар) һәм чукларның ошаганлыгын әйтү кирәктер. Нәкъ менә шуңа күрә, оригиналь детальләр белән бизәлгән, итәк асты яисә иң өсте кыеклап киселгән, ассиметрияле күлмәкләрне курыкмыйча сайларга мөмкин.

 

Гомуми образны тудыруда аксессуарларның зур роль уйнавын исегездән чыгармагыз. Әлбәттә, беренче урынны алтын били, ләкин башка төрле металлдан ясалган эшләнмәләргә дә куян бик каты “сөенәчәк”. Аяк кимен сайлаганда түфлиләрнең беркадәр арткы планга күчеп, ботильоннарга урын бирүләрен белүегез яхшы булыр. Ә инде чылбыр яисә декоратив төймәләр белән бизәлгән кечкенә генә клатч теләсә нинди күлмәкне тулыландырып, матурлап кына торачак.

 

Кыскача менә шулар, хәзер иң мөһиме – түземлек җыеп кибетләрне йөреп чыгарга. Сүз уңаенда, инде бер ай элек сәүдә үзәкләренең барысына да махсус яңа ел коллекцияләре кайтартылды, тик шулай да ашыгырга кирәк!


Йолдыз НУРИЕВА
Интертат.ру
№ | 06.12.2010
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»