|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2010 Икътисад
10 декабрьдән Казанда шәһәр транспортында йөрү бәясе арта10 декабрьдән Казанда җәмәгать транспортында яңа тариф системасы гамәлгә кертелә. Юл йөрү бәясе беренче тапкыр түләү алымына бәйле рәвештә дифференцацияләнәчәк. Кызыл автобус пассажирына хәзерге 15 сум урынына 18 сум түләргә туры киләчәк. Кызыл автобус пассажирына хәзерге 15 сум урынына – 18, трамвай пассажирына – 10 сум урынына 12, троллейбус һәм метрода 12 сум урынына 15 сум түләргә туры киләчәк.
Шул рәвешчә, юл йөрү бәясе 2-3 сумга арта. Бу хакта бүген журналистларга Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте. Ул шулай ук хәзер электрон карталарның массакүләм төстә гамәлгә кертеләчәге хакында сөйләде. Аннан файдаланучыларга транспортта йөрү нинди тарифны сайлауга бәйле рәвештә берникадәр арзанракка төшәчәк.
“Бәяләр өч ел дәвамында үзгәрмәде. Бу вакыт эчендә инфляция индексы 27 процент тәшкил итте. Җылылык энергиясе – 83, электр энергиясе – 70, запас частьләр – 45-65, шиннар 86 процентка артты. Тарифлар пассажирлар йөртүнең чынбарлыктагы үзкыйммәтеннән түбәнрәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Нигъмәтуллин.
Аның сүзләренә караганда, пассажирларга хезмәт күрсәтүчеләр бәяләрнең мондый үсешеннән канәгать түгел, чөнки алар тарифларны 25 сумга кадәр арттыруны таләп итте. “КПАТП-9” ҖЧҖ җитәкчесе Алексей Варин фикеренчә, тарифлар 18 сумнан күбрәк - 21 сум тәшкил итәргә тиеш иде.
Түрәләр гаммәви мәгълүмат чараларын моңа юл куелмады, дип ышандырды, чөнки хакимияттәгеләр социаль өлкәдә тарифлар кискен артмаска тиеш, дигән фикердә тора. Мөгаен, алар элеккеге еллардагы тискәре тәҗрибәне искә төшерергә теләмидер. 2007 елның декабрендә муниципаль дәрәҗәдә юл йөрү бәясе 5 сумга (10 нан 15 кә) артачагы турында карар кабул ителгән иде. Соңрак исә, җәен, чын мәгънәсендә җәнҗал купты: ТР Югары суды бәяләрнең мондый үсеше законлы түгел дигән карар чыгарды. Әмма тарифлар шул дәрәҗәдә калды.
Нина НАРЫКОВА |
Иң күп укылган
|