поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.12.2010 Бәйрәм

“Туган як”ка 20 яшь!

Без бүген ике юбилей турында сүз алып барыбыз. “Туган як” газетасына һәм өлкә мәдәният үзәге “Туган як”ка икесенә дә бу көннәрдә 20 ел. Алар бер үк вакытта тудылар. Бу очраклы хәл түгел, алар икесе дә милли хәрәкәтнең нәтиҗәсе.

Халык газетасы ул

 

 Нәкъ 1990 елның 22 декабрендә Сергачта татарларның өлкә конференциясе булып үтте. Анда Түбән Новгородтан, Дзержинсктан, татар районнарыннан килгән делегатлар “Туган як” газетасының беренче санын күрделәр. Газета делегатларны тәбрикләде һәм уңышлар теләде. Шуннан башлап өлкә “Туган як” татар мәдәнияте үзәге һәм “Туган як” газетасы бергә яшәп киләләр, кулга-кул тотынышып халыкны оештыру эшен башкаралар.

 

1989-90 елларда актив рәвештә оештыру эшләре башкарылды. 1989 елның ахырында Түбән Новгород татарларының җыены булды. Җәен (1990) өлкә “Сабан туе” үткәрдек. Уразавылда Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) бүлекчәсе оештырылды. Аны Фазылҗан Гимранов оештырды. Шул ук вакытта Рифат Ибраһимов җитәкчелегендә газета ачу, оештыру эше башланды. Безне өчебезне дә (1992) Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтаена делегатлар итеп чакырдылар.

 

 Әйтергә кирәк, өлкә хөкемдарлары безгә комачауламадылар, ярдәм итәргә тырыштылар, культура йортларында, “1-Май” паркында җыелырга, концертлар куярга рөхсәт иттеләр. Кызыл Октябрь, Сергач, Пильна районнары “Туган як”ны финансларга әзерлек белдерде, Сергач райкомы редакциягә бина бирде. Рәхмәт үзләренә. “Туган як” татар басмасы халык газетасы булып туды һәм яши.

 

 Конференциягә без зур программа белән чыктык. Олы максат – татар районын торгызырга, шәһәр һәм авылларны берләштерә торган чаралар үткәрергә. Шул арада өлкә Сабан туе, көрәш ярышлары. Мәскәү җәмгыятьчелеге белән элемтәдә булырга. 1994 елда уздырылган өлкә “Туган як моңнары” фестивале шул теләк-лозунг белән үтте. Фестивальдә катнашмаган авыл калмады, ә фестиваль лауреатлары Мәскәүдә зур концерт белән чыктылар.

 

 Өлкә үзәгендә, башка шәһәрләрдә якшәмбе мәктәпләре оештыру, татар гимназиясен ачу, татар телендә радио, телевидение тапшырулары оештыру, мишәрләрнең, татар авылларының тарихын өйрәнү , мәктәпләрдә милли тәрбия алып бару. Бу планнарның күбесе тормышка ашырыла килә. Безнең җәмгый эшләребездә Хафизовлар оештырган “ЭкОйл” фирмасы зур ярдәм күрсәтте. Барлык эшләрне башкаруда “Туган як” газетасы милли хәрәкәтнең көзгесе дә, прожекторы да (яктыртучы), ярдәмчесе дә булып килә.

 

 Телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап килүдә газетаның роле аеруча зур. Газета ярдәмендә олы, атаклы шәхесләребезне, сугыш ветераннарын, батырларны беләбез, истә тотабыз. Шагыйрьләребезне, талантлы артистларыбызны, спортчыларыбызны хөрмәт итәбез.

 Газета ярдәмендә без катлаулы тарихыбызны өйрәнәбез, авыллар тарихын язабыз. Газета битләрендә барлык авылларның тарихын карап чыктык, аларга нигез салучыларны исемләп беләбез. Газета булмаса күп фактлар, тарихи сәхифәләр дөнья күрмәгән булыр иде.

 

 Хәрәкәт ветераннарын, редакция хезмәткәрләрен, укучыларны “Туган як” милли хәрәкәтенең һәм “Туган як” газетасының юбилейлары белән тәбриклим, аларга халкыбыз өчен изге хезмәтләрендә уңышлар теләп калам.

 

Алимҗан ОРЛОВ,

өлкә “Туган як” татар мәдәнияте үзәгенең хөрмәтле рәисе.

 

* * *

 

Заман таләбенә җавап итеп

 

 “Туган як”!.. Аңа быел 20 яшь кенә әле. Уйлап карасаң, шушы соңгы ике генә дистә ел эчендә сибелеп яшәгән безнең Сергач-Нижгар татарларын берләштерү өлкәсендә санап бетерә алмаслык күп эш башкара алды ул. Нинди сәләтле, оста шагыйрьләребез, прозаикларыбыз “яшеренеп” ятканнар икән безнең мишәрстанда! Әхмәт Бәюсов, Зөһрә Сөләйманова, Зәкия Хабибуллина, Сара Таһирова, Мәлик Нәсретдинов (соңгы икесе мәрхүм булдылар инде), Әнвәр Камалетдинов, Фазылҗан Гимранов, Вафа Камалетдинов һәм башкалар, һәм башкалар...

 

 Иң зур шатлыгыбыз – авыл яшьләре мәктәпләрдә укучы балалар да бик матур, эчтәлекле шигырьләр һәм мәкаләләр язып газетабызда бастыралар.

 

 “Туган як”ыбыз ничек туды соң? Нигә өлкәбездә яшәгән 60 мең татар халкы өчен шундый газета 1990 елга кадәр булмаган? Өлешчә бар иде алар - Кызыл Октябрь районында 1945 елдан басыла торган “Октябрь Коммунасы” һәм 1957 елның ноябрь аена ка-дәр атнага бер мәртәбә икешәр генә битле булып чыгарылган “Сталин байрагы” газеталары. Соңгысы Петрякс районы газе-тасы.

 

 Зур Рбишча авылыннан Әхәт Чарлагановның шигырьләрен әле 30 нчы еллар ахырында “Октябрь коммунасы” битләреннән укыдык. 1950 елларның икенче яртысында ул “Сталин байрагы”ның редакторы дәрәҗәсенә үсте. Соңрак “Туган як”та аның шигырьләрен басып киң халыкны таныштырды.

 

 “Туган як”ыбызны заман таләбе тудырды дип әйтсәм хата булмас. 1990 елларда татарлар яшәгән күп өлкәләрдә милли газеталар басыла башлады. Безнең өлкә азырак соңга калды бу мәсьәләдә. Хәтеремдә, Самара, Ульяновск өлкәләрендә чыккан татар газеталары кулга эләккәли иде. Горькийда булганда бу мәсьәлә буенча Мансур Хафизов һәм Алимҗан Орлов, Сергачта яшәгән Рифат Ибраһимов белән дә серләшкәләдек. Хәтта, байтак милләттәшләр белән бер рәттә, мин дә Горький обкомына ике хат язып җибәрдем. Ниһаять, обкомның идеология эшләрен җитәкләүче, хәтерем ялгышмаса, Николай Анатольевич Бенедиктов дип беләм, авыллардан вәкилләр җыеп Сергачта киңәшмә үткәрде. Анда без бу милли газета чыгаруны тизләтүне таләп итеп чыгышлар ясадык. Хәтта, әгәр газета Сергачта басылса, редактор кандидатурасы турында да фикеребезне белдердек.

 

 Шуннан озак та үтмәде, газетабызның беренче саны басылды. Гадәттә, Совет заманында чыга торган һәр газета “Бөтендөнья пролетарийлары, берләшегез!” дигән эндәшү белән башлана иде. Ә редактор Рифат Фатех улы Ибраһимов “Туган як” дип исемен кушкан газетабызның өндәмәсе итеп Тукайның “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!” дигән сүзләрен алды. Җиде генә сүздән торган бу өндәмә нинди киң фикерләрне аңлата!

 

 Беренче санда Сафаҗай авылы советы рәисе Вафа Камалетдиновның шигыре дә басылды. Анда Вафа әфәнде: “Газетабызның учагы сүнмәсен өчен утын бәргәли торыйк!” - дигән чакыру белән укучыларга мөрәҗәгать итте. Менә 20 ел ин-де газетабыз “учагына” утын өстәүчеләр арта гына бара. Авылларда татарлар саны соңгы елларда нык кимесә дә газетабызның тиражы саклана. 3500! Ә бит һәр санны аз дигәндә 3-4 кеше укый.

 

Озын гомер, уңышлар, яңа зур дәрәҗәләргә күтәрелүеңне телибез, “Туган як”!

 

Сәяр САБИРОВ.

Кави Нәҗми исемендәге бүләкнең 1992 ел лауреаты, РСФСРның атказанган укытучысы,

Пильна районының хөрмәтле гражданины.

 

* * *

 

 

Туган як"ка 20 ел!

 

 Хөрмәтле газета укучылар! Иң кадерле, изге хисләребезне, теләкләребезне чагылдырган “Туган як” газетасы икенче дистәсен тутырды. 20 ел элек, нәкъ шушы көннәрдә, төгәлрәк – 7 декабрьдә, газетабызның беренче саны дөнья күргән иде. Шулай итеп өлкәбез татарларының күптәнге хыялы, алдынгы карашлы зыялыларыбызның тырышлыгы тиешле нәтиҗә бирде, өлкә хөкүмәте милли газета чы- гаруны рөхсәт итте.

 

 Аны кайгыртучыларның беренче сафында Фазылҗан Гимранов, Алимҗан Орлов, Мансур Хафизов, Рифат Ибраһимов, Сәяр Сабиров, Әхмәт Аймасов һәм башка милләт җанлы якташларыбыз булдылар.

 

 Әле исеме дә булмаган газетаны оештыруны өлкә хакимияте Рифат Ибраһимовка йөкли һәм бу эшне ул уңышлы башкарып чыга.

 

 “Туган як”ның чишмә башында торучы хезмәткәрләр – Сафа Мостафин, Рәйсә Каюмова-Җәфәрова, Наил Җәфәров, Олег Әндәрҗанов, Әминә Хәсәнова, Гөлнара Әхмәтбаева, Наҗия Җиһаншина булдылар. Соңрак, төрле елларда “Туган як” редакциясендә Гөлнара Әхмәтбаева, Гөлнара Курамшина, Равилә Османова, Камил Фәткуллин, Тәнзилә Паламарчук, Гүзәл Люкманова, Әнвәр Камалетдинов, Алсу Әхмәтбаева һәм башкалар күңел куеп эшләделәр.

 

 “Туган як” бүген татар дөньясына, Россиягә танылган абруйлы газеталарның берсе. Аның уставында, өлкә татар милли хәрәкәте программасында билгеләнгән олы бурычлары - газиз ана телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап үстерү, тарихыбызны ачыклау, сибелеп-чәчелеп яшәгән нижгар татар-мишәрләрне Бер-ләштерү. Һәм “Туган як” шушы изге максатка тугрылыклы булып кала, аңа ирешү юлында армый-талмый эшли.

 

 Узган ике дистә елның берсе дә җиңел булмады, заман үз чорына карата киртәләр куя барды. Һәм без аларны дусларыбызга, ярдәм-челәребезгә, сезгә таянып, кадерле газета укучылар, җиңә белдек.

 

 Рәхмәтләребезнең иң олысы төрле елларда һәм бүген дә бергә булган “Туган як” хезмәткәрләренә, газетаның якын дуслары , аңа күп еллар ярдәм итеп торучы Рәшит Баязитовка, Камил Хафизовка, Мансур Садековка, Гаяр Хәсәновка, Сабир Магҗановка, Зөфәр Зайровка, Шәмил Нуримановка, Вафа Камалетдиновка, Рамил Салихҗановка һәм башка бик күп дусларыбызга.

 

 Шулай ук олы рәхмәтебез “Туган як” белән тыгыз хезмәттәшлектә булган галимнәребезгә, тарихчылар клубы, әдәби клуб әгъзаларына, газетабызны таратучы почта хезмәткәрләренә. Барыбызның бердәм тырышлыгы белән газетабызның иҗади юлы уңышлы дәвам итә.

 

 “Туган як”ның киләчәге дә якты һәм өметле булыр дип ышанасы килә. Чөнки аны халкыбыз ярата, үз күрә; чөнки аның һәркемгә кирәклеге көннән-көн арта, аның файдалы, нәтиҗәле хезмәтен татар җәмә-гатьчелеге генә түгел, аны тудырган хакимиятебез дә күрә, таный, тиешлечә югары бәяли.

 

 Безнең халыкның үз кыйммәтләре бар: Коръән-Кәримле йорт – иманлы, нурлы йорт. “Туган як” та һәр өйгә милли рух өстәсен. “Туган як”лы булып яшәгәндә, күңелең үсә, рухың көчәя.

 

* * *

 

Синдә күңелем кыйбласы

 

- Зур үс! Шул сүзләр белән сөйгән баланы әти-әнисе, туганнары үбәләр, күкрәкләренә кысып, аркасын сыйпыйлар.

 

 “Туган як” зур үсте инде, анарга 20 яшь. Бигрәк матур еллар! Газетабызны тәбриклибез, саулык, бәхетле көннәр телибез!

 

 1990 ел, “Перестройка”, “Демократия”, “Приватизация” дигән сүзләр адәм балаларының башларына көн саен агылып тора. Хәзер дә ис китә, ничек шул заманны файдаланып Нижгар татарлары “Туган як” дигән оешманы һәм газетаны тудыра алдылар? Шундый зур эшләрне подвиг дип әйтәләр.

 

 Бүген газетаны тәбриклибез, Рифат Фатехович Ибраһимовны, Алимҗан Мустафинович Орловны, Рауф Абдуллович Абдуллинны яшел сукно белән ябылган “Президиумга” утыртабыз, каршыларына чәчәкләр куябыз, трибунага чыгып матур сүзләр әйтәбез! Алар безнең җитәкчеләребез, маршалларыбыз. Бәйрәм белән сезне, егетләр.

 

 Олыракларның исендәдер, татарларның “Октябрь коммунасы” дигән газетасы бар иде. Ул яшәгән еллар 1931-1962, аннан “Ленин байрагы” дигән газета чыга. Ул газета истә дә калмаган инде(1962-1965). Аннары 25 ел – бушлык. Мирас турында сөйләргә дә мөмкин түгел, шул хәтле еллар узган.

 

 Әле һәрбер эш, һәрбер адым яңадан. Журналистларны табарга, типография проблемаларын чишәргә, кәгазь каяндыр китерергә, почталар белән сөйләшергә, эш хакы түләргә. Нәрсәгә тотынма – һәркайда проблемалар. Күз курка, куллар эшли. Алайда күпме йөрүләр, күпме язулар, күпме нервалар, күпме бәхәс - күпме саулыкны алгандыр беренче адымнар. Аңларга кирәк, шул эшләрне булдырган өчен кемдә орденнар, медальләр бирергә җыенмый бит ахрысы.

 

 Ә без, укучылар “Туган як” ны сөеп, атнага бер генә мәртәбә булса да, газета битләрен ачабыз, фотоларны карыйбыз, татарлар тормышыннан соңгы хәбәрләрне укыйбыз, аннары ихтирамга лаек кешеләр белән танышабыз. Повестьләр укыйбыз. “Яшьлек” һәм “Шәкерт” дигән кушымталарны карап чыгабыз. Ә инде “Шигърият” сәхифәсе булган чакта, шигырьләрне берничә кат укыйбыз, чөнки һәрбер шигырь - аерым хикәя! Шәһәр тормышы, авыл тормышы, туган телебез, балаларыбыз турында шигырьләрдә күпме уйлану, шатлык-кайгы кичерүләр?! “Туган як”, “Туган тел” - кем соң шул сүзләрдән ваемсыз кала инде!

 

“Туган як” газетасы белән бергә оста журналистлары да үстеләр: Рәйсә Җәфәрова, Әнвәр Камалетдинов, Равилә Османова, Сәяр Сабиров, Румия Хафизова, Тәнзилә Паламарчук...

 

Шигырь язучылар да аз түгел: Зәкия ханым Хабибуллина белән бергә Әхмәт Бәюсов, Вәлит Шакиров, Мәлик Насретдинов, Зөһрә Сөләйманова һәм башкалар. Күптән түгел Бәян Сафа да яза башлады.

 

 3-7 декабрь “Туган як”ның бәйрәм көннәре. Яхшы һәм бай тормыш телибез. Ешрак кил безнең өйләребезгә. Син бит сибелгән татарларны бергә җыясың, татар һәм рус сүзләрен бутап сөйләшкән бәндәләргә саф татар телен өйрәтәсең. Бәлки журнал формасында да чыга башларсың. Теләкләр күп...Өметләр дә... Туган көнең белән хөрмәтле, ихтирамлы “Туган як”!

 

Булат АБУБӘКИРОВ.

Түбән Новгород.

* * *

 

 

РЕЗОЛЮЦИЯ

 

III съезда представителей  татарской общественности Нижегородской области, состоявшегося 25 марта с.г. в Н.Новгороде.

 

  Съезд представителей татарской общественности Нижегородской области, обсудив вопрос: “Нижегородские татары: культура, образование, традиции”, отмечают растущую роль самодеятельного общественного движения, зародившегося в начале 90-х годов прошлого века, в организации национально-культурной жизни татарского населения городов и сел области.

 

  Съезд констатирует, что общественное движение татар “Туган як” (Родной край), созданное 20 лет тому назад, стало важной вехой в истории татар области, сыграло важную роль в сохранении и развитии культуры, языка и верований народа, в его консолидации. Оно было создано по инициативе авторитетных представителей татарской общественности при поддержке широких масс населения. Во главу угла ставились самые актуальные задачи сохранения языка, национальных традиций, самобытности татар, вопросы  взаимодействия с органами власти и культурными объединениями других народов, укрепления межнациональной и общественной стабильности в области.

 

  Деятельность Центра “Туган як” находит определенную материально-финансовую поддержку со стороны предприятий, организаций, коммерческих структур и администраций Н.Новгорода и области. Благодаря этому созданы отделения “Туган як”  в городах Дзержинске, Арзамасе, Балахне, Нижнем Новгороде, в Сергачском, Спасском, Княгининском, Пильнинском районах. Найдены и широко используются в работе с населением такие формы его самодеятельности, как фестивали, смотры, дни татарской культуры, вечера, посвященные творчеству знаменитых земляков, чествование ветеранов войны и труда, юбиляров и другие. Ансамбль “Туган як моћнары” вносит большой вклад в пропаганду национальной культуры.

 

  Крупным событием в общественной жизни татар явились учреждение и издание общественно-политической газеты “Туган як”, которая пользуется заслуженным авторитетом у своих читателей. Ничем не заменима ее деятельность по освещению самых актуальных вопросов жизни татарского населения области, пропаганде национальной культуры, в упрочении межнациональной стабильности в области.

 

  Большую известность получил Нижегородский городской народный праздник “Сабантуй”, организуемый центром “Туган як” с 1990 года. Он стал популярным не только среди татар, но и среди всех горожан и гостей города. За реализацию культурно-массового национального проекта “Сабантуй – праздник дружбы и труда” центр “Туган як” был удостоен звания “Лауреат премии Нижнего Новгорода”.

 

  “Туган як”, другие общественные организации активно участвуют в реализации культурных программ Нижнего Новгорода. Ярко и красочно проходит “Сабантуй” в Уразовке, Б.Рыбушкино, Мочалеях, Красных Горках, в Красном Острове и других селах области.

 

  Заметно активизировали свою работу коллективы художественной самодеятельности Спасского, Сергачского, Краснооктябрьского, Пильнинского районов. Найдены новые формы детского самодеятельного творчества в сельских  школах. Создана и успешно действует областная Федерация национальной борьбы на поясах. Нынче сборная команда области успешно выступает на Российских турнирах, а сильнейшие спортсмены становятся победителями и призерами России и мировых чемпионатов.

 

  Вместе с тем татарскому населению области становится все труднее противостоять вызовам времени. Разрушение аграрного сектора в результате перестройки общественно-политической системы страны вызвало большой отток молодежи из села. В результате безработицы в быт татар пришли пьянство, воровство, бытовое хулиганство, употребление наркотиков. Пострадала веками охраняемая нравственность. Отток молодежи из села и ее необустроенность в жизни стали основной причиной падения рождаемости. Укрупнение учреждений местного самоуправления, закрытие малокомплектных  школ, перевод детей в русскоязычные школы, сокращение часов для преподавания родного языка и литературы в действующих школах  ведут к утрачиванию родного языка и разрыву духовных и культурных корней, к постепенной русификации населения.

 

  С целью противостояния вызовам времени проделана определенная работа по изучению и осмысливанию исторического прошлого и современного положения татар. Были изданы книги местных авторов по истории нижегородских татар-мишарей, нижегородских исламских общин. Отмечается, что появление татарских поселений в Нижегородском крае сыграло 400 лет назад положительную роль в укреплении государственности России, ее защите от внешних врагов. Ощущается необходимость развертывания масштабной работы по изучению пропаганды истории в связи с юбилеями татарских поселений. Положительный опыт празднования 400 летия татарских поселений Нижегородского края уже имеется в с.Базлово Спасского района.

 

  Положительные тенденции в развитии самодеятельности татарского населения  достойны закрепления и дальнейшего развития. Но это возможно только при условии реальной национальной политике и предсказуемой материально-финансовой поддержке со стороны органов областной власти и органов местного самоуправления.

 

  Съезд выступает за дальнейшее развитие экономических и культурных отношений между Нижегородской областью и Республикой Татарстан и просит соответствующие стороны обновить и дополнить действующие Соглашения и Договора реальными, эффективными и взаимовыгодными статьями, способствующими дальнейшему развитию культуры, образования, экономики регионов.

  В целях более полного удовлетворения национально-культурных потребностей татарского населения съезд обращается  к Правительству Нижегородской области, Администрации Нижнего Новгорода, органом власти районов области и подчеркивает необходимость:

 

  - разработать Программу (концепцию) национально-культурного развития татарского населения области на 2010-2020 годы;

 

  - открыть в Н.Новгороде Муниципальную общеобразовательную среднюю школу с этнокультурным компонентом;

 

  - открыть Дом дружбы народов в Нижнем Новгороде, обеспечить Центр татарской культуры “Туган як”, его отделения на местах помещениями для осуществления их деятельности;

 

  - создать материальные и финансовые условия для работы воскресных татарских школ в Нижнем Новгороде, Дзержинске и других городах области для изучения детьми татарского языка, литературы, истории своего народа и края;

 

  - восстановить передачи на татарском языке на областных радио и телеканалах;

 

  - разработать программу празднования 400 летия Нижегородских  татарских поселений в рамках празднования 400 летия Нижегородского ополчения. В рамках этой программы установить в каждом поселении “День села” и проводить этот день, как главный праздник поселения, обратив особое внимание на изучение истории, сохранение исторической памяти, пропаганду духовных ценностей, воспитание патриотизма.

 

  Общественным  объединениям Нижегородской области принять активное участие в акциях Правительства области в рамках празднования 65 летия Великой Отечественной войны. Усилить работу по патриотическому воспитанию молодежи на примерах подвига нижегородцев в Великой Отечественной войне.

 

  Съезд призывает татар области принять самое активное участие во Всероссийской переписи населения в октябре 2010 года, принимая во внимание, что мы единый народ с одной культурой, языком, единой верой, традициями и обычаями.



Туган як
№ 49 | 03.12.2010
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»