поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.12.2010 Сәясәт

Кем кайсы арбада?

В.Листьев исемендәге премияне тапшыру тантанасында мәртәбәле бүләккә лаек булган Леонид Парфеновның чыгышы турында атна буе фикер алыштылар да шуның белән ... бетмәде. Аның кайтавазы Медведевның Юлламасында да яңгырады һәм ахыр чиктә ул безгә, ягъни “Ватаным Татарстан”га да кагылып узды.

Леонид Парфенов бөтен кеше дә белә, ләкин бөтен кеше дә танымый торган торган нәрсәләрне кычкырып әйтүе белән игътибарны җәлеп итте. “Журналист темалары, шуның белән бөтен тормыш та ТВдан уза торган һәм узмый торганнарга бүленде. Сәяси әһәмияткә ия булган бөтен эфир артында хакимиятнең максатларын һәм бурычларын, аның кәефен, мөнәсәбәтен, дусларын һәм дошманнарын белергә мөмкин... БУ МӘГЪЛҮМАТ ТА ТҮГЕЛ, Ә ХАКИМИЯТ ПИАРЫ ЯКИ АНТИПИАРЫ”, – диде ул (үзем аерып күрсәттем – И.М.). Ә узмый торган темаларны бәян иткәндә, ул гамәлдәге президент һәм премьерны “кадерле мәетләр” белән чагыштырды, чөнки, Парфенов әйтүенчә, алар турында бары тик яхшы итеп кенә сөйләргә ярый яки бөтенләй сөйләргә ярамый.

 

Тележурналист буларак Леонид Парфенов федераль телевидениене күз алдында тотып сөйләде үзе, әмма аның сүзләрен һәртөрле мәгълүмат чараларына карата да кулланып була. Мәсәлән, үзебезнекен, татарныкын алыйк. “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова күптән түгел үзенең бер интервьюсында, каналның миссиясе Татарстанның Россия күләмендә уңай имиджын булдыру, дип белдергән иде. Шул рәвешле ул “Яңа гасыр”ның республикабыздагы җитешсезлекләрне тәнкыйтьләүдән баш тартуын акларга тырыша дигән фикер калдырды. “Эфирга чыгасы хәбәрләр бик сайлап алына. Әгәр, әйтик, “Эфир” шикелле Казанга гына эшләсәк, “тешләребезне” күрсәтергә дә булыр иде. Ә беренче чиратта бу тәнкыйтьне дөнья күләменә чыгарып, нәрсәгә ирешәбез, республиканы башкалар алдында нинди күзлектән күрсәтәбез дип уйлыйбыз. ТАТАРСТАН БАШКАЛАР АЛДЫНДА БАРЫ ТИК УҢАЙ ЯКТАН ГЫНА КҮРСӘТЕЛЕРГӘ ТИЕШ, – ди ул (биредә дә аерып күрсәтү үземнеке – И.М.). – Телевидениенең аудиториясе киң булганга, бөтен дөньяга таралганга күрә, еш кына: “Ә моны бөтен дөньяга күрсәтү дөресме соң?” – дигән сорау алдында калабыз. “Өрә белмәгән эт оясына бүре китерә” дигән сүз дә бар бит әле.”

 

Миләүшә Айтуганованың интервьюсы “Ирек мәйданы” газетасында 12 ноябрьдә чыкты, ягъни ул Леонид Парфеновның сүзләрен ике атна алдан әйтеп өлгерде: телевидениебез пиар ясау белән шөгыльләнә. Ә пиар белән журналистика – икесе ике нәрсә. “Новая газета”ның күзәтүчесе Андрей Колесников, мәсәлән, шундый фикердә: “Еш кына матбугатны оппозицион дип атыйлар. Бу метафора төгәл түгел. Оппозицион булмаган матбугат юк. Югыйсә ул хакимиятне һәм дәүләтне контрольдә тоту бурычын үтәми. Кайбер журналистларны либераль дип атыйлар. Ышанмагыз, либераль булмаган журналистлар юк. Югыйсә алар – фәлсәфәчеләр, пропагандистлар, теләсә кемнәр, тик журналист кына түгел”. Мондый фикердә хөрмәт һәм танылу казанган күп кенә журналистлар тора. Ә бу фикер, билгеле, республиканы уңай яктан күрсәтүне алга сөргән “ТЯГ”ның эш концепциясен журналистика дип атауга каршы килә.

 

Ләкин ачу белдерүдән тыелыгыз. Бит Миләүшә Ләбибовна Парфеновтай батырлык кылды – үз эшләрен ул ничек бар, шулай атады. Ә дәүләт матбугаты исә әле һаман да, без журналистика белән шөгыльләнәбез, дип үз хокукларын якламакчы була, тыпырчына. ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевнең “ВТ”га, кылыч йөзе өстендә йөри, дип бәя биргәне бар. Кызганыч, мондый “башсызлыгы” өчен газетабызга рәхмәт әйтүчеләр күп түгел.

 

РФ Президенты Дмитрий Медведевның бу атнада яңгыраган Юлламасында, төбәк һәм муниципаль хакимият органнары газеталардан баш тартырга тиеш, диюен “ВТ”дай дәүләт басмаларының юкка чыгуына юраучылар булды. Араларында моңа сөенүчеләр, шуның белән бергә җирле матбугатның көннәре санаулы дип көенүчеләр дә бар. Алдан кычкырган күкеләрнең башлары гына түзсен, чөнки, беренчедән, Татарстанда ике генә дәүләт басмасы бар – “Ватаным Татарстан” белән “Республика Татарстан”. Калганнары исә дәүләти булып саналмый, де-юре алар “Татмедиа” ААҖ филиалы булып санала яисә шәхси кулларда эшли. Икенчедән исә, дәүләтнең, үз кулында булган ресурсларыннан баш тартып, “Ярар инде, гаепләп китмәгез!” дип газеталарга ак яулык болгап калуын күз алдына китереп булмый. Хәтта Көнбатыш газеталарында да хөкүмәткә лояль мөнәсәбәттә торган матбугат бар. Бездә бигрәк тә дәүләт арбасына утырып җырлаучылар аннан төшеп кала алмый. Эш бит кем милке булуына, хуҗалык формасына түгел, ә сәяси һава торышына бәйле.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 244 | 04.12.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»