поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.12.2010 Җәмгыять

“Кичер безне, Җир-ана!”

Безнең сейсмопартияда бик кызык бер абзый бар. Пенсиядә булуына карамастан, һаман тайгада ята. “Шәһәрдә яши алмыйм, – ди ул, – шартлаткан тавышларның урманны яңгыратып, кайтаваз булып килеп ишетелүенә күнеккәнмен. Йокларга ятсам, күңел шул гөрселдәүне көтә. Танк тыркылдаса гына тәмле төшләр күрәм”.

Михалыч дизелист булып эшли. Көне буе юкны бушка аударып йөргән сыман күренсә дә, бик мөһим эш йөкләнгән аңа. Без урнашкан җирдә, биш йөз чакрым әйләнә-тирәдә бер генә торак пункт та юк. “Сейсмопартия мондый шартларда ничек яши икән?” – дип аптырар бик күпләр. Михалычның дизель станциясе ток белән тәэмин итә безне! Йөз кырык кеше яшәп, эшләп ята тайга уртасында шул кечкенә генә абзыйның тырышлыгы аркасында.

 

...Салырга ярата ул. “Каян ала бу?” – дип озак баш ваттык. Урман уртасында кибет юк лабаса. Бездә гомумән “салмыш” йөрү тыелган. Эшчеләр үзләре дә андый нәрсә белән бик мавыкмыйлар, мондый авыр заманда кемнең эшен югалтасы килсен? Ә Михалыч һәрвакыт кояш сыман елмаеп килеп чыга каршыга. Авызында – суыра торган кәнфит. Лач-лоч шул барбарисны әвеш-тәвеш китереп, авыз эчендә уйната-уйната, беренче яңалыкларны сөйли башлый. Ике сүз әйтүгә, кычкырып көлә һәм шул чакта борынга көмешкә исе килеп бәрелә. Исерек тә түгел үзе, аек дип тә булмый.

 

Бөтен балокларда (яшәү өчен көйләнгән бараклар балок дип атала) сигезәр кеше яши, ә Михалыч үзенә аерым кечкенә генә “чаналы өй”дә тора. Гомер буе эретеп ябыштыручы булып эшләгән Михалыч килгән мәлне үк: “Мин кешенең тән тире исенә түзә алмыйм, авырлы хатын сыман гел укшыйм”, – дип, тимер каркас җыеп, эретеп ябыштырган, эчен-тышын такта белән тышлап, менә дигән “йорт” салып кергән. Шушы ике метрга өч метрлы оя искиткеч зур дөнья аның өчен! Анда бүтәннәргә урын юк!

 

Ник ул “салмыш” пенсионер картның артына типмиләр дисезме? Типмиләр – чөнки ул –Кбезнең сейсморазведка башлыгының апасының ире! “Монда тынгы бирми, үз кул астыңда тот әле, зинһар”, – дип, безнең “шеф” карамагына тапшырганнар аны. Үз эшен күңел биреп башкаргач, бернинди кисәтүе булмагач, каты бәрелүче булмады аңа.

 

Быел яз, сезон ябылыр вакыт җиткәч, “ычкынды” бу. Дизель станциясенә чайкала-чайкала барулары, тайганы яңгыратып сызгыра-сызгыра, “Во поле гуляет казак молодой...” дип җырлап кайтулары ешая төште. Башлыкның, берничә тапкыр туганы янына кереп, “яхшылап” сөйләшкәнен бөтен партия ишетте. Карт барыбер туктамады, һаман кызмача йөри. Өенә кайтарып җибәрергә исәпләп, вахта автобусының алгы ишегеннән көчләп тыгалар тегене, ә ул арткы ишектән, атылган шампан бөкеседәй, “пүлт” итә дә сикереп төшә. “Гореф-гадәтне бозмыйм, гомер буе базадан соңгы кеше булып киттем, кайтмыйм мин”, – дип киреләнә.

 

Берничә калган балокны, шул исәптән Михалычныкын да, техникаларны, вагоннарны соңгы рейска төяп яталар. База торган мәйданны җыештырып, чүп-чарын яндырып, тракторлар ак комны эттереп йөри. Ерактарак, тигезләнгән җир өстендә, ике ир чокыр казып азаплана, ә яннарында агач остасы такталардан нәрсәдер юна.

 

Карыйм, Михалыч чайкалып пихталар, кедрлар арасыннан чыгып килә. Мин аны күрмәмешкә салышып, эшемне дәвам иттем. Ә ул нидер көйләп, эшчеләр янына юнәлде. Тралны озатып килүче “шеф” белән механик миңа: “Әйдә, безнең белән!” – дип, чокыр казучыларга таба ымлагач, мин дә аларга иярдем.

 

Бездән чак кына алдарак баручы Михалыч:

 

– Ни чуртыма бозасыз кеше өч көн тигезләгән җирне? – дип казучыларга бакырды.

 

– Ә-ә-ә-ә, менә ич, үзе килгән! – дип, шатланып кычкырып җибәрде шулчак “шеф” (Михалычның туганы). – Ә без аны эзләп аяктан калдык.

 

Михалыч каушап калды:

 

– Ник эзлисез мине? М-мин һаман шул йортымда инде, ныграк шакырга иде ишекне...

 

– Егерме җиде ел тайгада яшим, ләкин урманның ишеген күргәнем юк әле... – диде “шеф” һәм егетләргә мөрәҗәгать итеп:

 

– Булган инде моның тирәнлеге, озынлыгы... Әнә үзе ятып карасын, кысан икән, әйтер...

 

– А-а-а-аңламадым әле мин сезне, егетләр... То ишек, то тишек... Чокыр нигәдер кирәк булган... Ә б-б-бу нәрсәгә монда? – диде Михалыч тотлыга-тотлыга, балта остасының карагайдан тырышып-тырышып, алагаем зур тәре шомартуын күреп.

 

– Күмәбез без сине бүген! – диде башлык, бик җитди кыяфәттә. – Барыбер кайчан да булса бер күмәсе бит инде... “Чирлим, үләм...” – дисең. Кайтарып, сазлы балчыкка чумдырганчы, ят рәхәтләнеп ялтырап торган ап-ак ком астында, тайга шавын тыңлап. Акыл саеккан синең хәзер, булмаган алачыгыңның ишеген кагарга кушасың.

 

Карт артына борылып карады һәм, балогының урынында юклыгын күреп:

 

– Сез, сез... олы кеше белән, йөрәге авырткан карт белән алай шаярмагыз, яме... – дип, авыраеп, такта өстенә утырды.

 

Мин, “бу кызыкның азагы начар бетә күрмәсен тагын” дип, агарынган Михалычка:

 

– Балогыгызны ярты сәгать элек кенә тралга салып, Обь буена, баржага алып киттеләр. Хәзер безнең арттан вахтовка киләчәк, – дидем.

 

– Ничек алып киттеләр? Ник мине көтмәдегез? – дип, елап җибәрердәй булып сикереп торды Михалыч. – Их, егетләр! Харап иттегез мүк җиләгеннән куйган настойкамны! Өч банка бит ул, аңлыйсызмы, өч банка...

 

Без дәррәү көлеп җибәрдек. Әйе, теге банкалар челпәрәмә килеп, пыяла боткасы булачак! Чөнки балокларны башта кран белән тралга төйиләр, аннары Обь буенда бушатып, баржага сөйрәп кертәләр дә, икенче ярда янә төяү-бушатулар кабатлана. Бәйләп, ныгытып җибәргән буржуйкалар, ятакларга кадәр, баулары өзелеп, бер почмакка өелә кайчак.

 

Шулчак машина тавышы ишетелде. Борылыштан килеп чыккан “КамАЗ” вахтовкасын күреп, шеф:

 

– Я, егетләр, тәвәккәллик, – диюгә, Михалыч урыныннан сикереп торды да:

 

– Ярар, мин бара торам, алайса... – дип, китмәкче булды.

 

– Сикер чокырга! – дип боерды аңа туганы, кашын-күзен җимереп.

 

– Яра-а-а-ар, булышмагыз әле картлач кеше белән...

 

– Төш, әйдә... Менә бу тәрене турылап утырт, егетләр ком атарлар. Табигать алдында синең гаебең икеләтә зур...

 

– Шулай диген аны, ату... күмәбез, имеш...

 

Ирләр өч метрлы тәрене чокырга бастырдылар, ә Михалыч аны турылап, комын таптап торды.

 

– Тайга, сазлык, урман-сулар, безне гафу итегез! – диде башлык. – Җир-ана, зинһар, кичер безне! Синең тынычлыгыңны бозып, күкрәгеңне танклар белән издек, куеныңда казынып, шартлатып, җаныңны яраладык, ләкин моны без үзебез өчен эшләмәдек. Бу – дәүләт байлыгын арттыру өчен куйган хезмәтебез. Үпкәләмә, гафу ит, рәнҗемә берүк! Рәхмт сиңа!

 

Кем нәрсә кичергәндер, ә миңа үзем басып торган һәрбер ком бөртегенә кадәр сыкрый сыман тоелды. “Тимәгез миңа!” – дип әйтә алмый шул табигать.

 

Минем өчен генә түгел, күптән сейсмада эшләгәннәр өчен дә яңалык иде мондый саубуллашу. Хәтта Михалычның да күргәне булмаган мондый гафу үтенүне. Ни сәбәптер, шушы көннән соң ул эчүен ташлады.

 

Ханты-Манси автоном округы.


МИЛӘШ
Татарстан яшьләре
№ 61-62 | 23.11.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»