поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.07.2008 Мәдәният

РАИЛ САДРИЕВ: ТАТАР КАЗАНЫНА ШАЙТАН КИРӘКМИ...

Ул нигез салган Буа дәүләт драма театры хакында нинди генә сүзләр ишетергә туры килмәде: “урам командасы”, “мишәр халык театры”, “үзешчәннәр җыелма командасы”... Аның турында күп тапкыр: “выскочка”, “мөгезсез сыер шикелле бәреп керә”, “сукыр бер тиендәй чәчрәп чыга”, “ертлач мишәр” ише сүзләр ишетергә насыйп булды. Үзе исә кеше сүзенә карап тормый, гел алга бара. Әле бөтен редакцияләр буйлап журналист халкын яңа спектакленең премьерасына чакырып йөри, әле кино төшерү өчен акча эзләп таба... Иң кызыгы – чаба! Кемнәрдер “безгә бирмиләр” дип зар елап йөргәндә дә таба.

Аны белгән кешеләр  арасында битарафлар була алмый: йә кабул итәләр, яраталар, йә бөтенләй өнәмиләр. Соңгылары булдыксызрак адәмнәр, үзе алдында елмаеп, артында гайбәт сатып йөрүчеләр. Тик ул аларны ишетми дә, күрми дә. “Юк-бар сүзгә вакыт юк – эшем күп”, – ди дә, тагын алга чаба. Шуңа аның гел яңа “мөгез” чыгаруын көтәләр. Бер журналист аңа бик дөрес бәя бирде: “Театр төзеде, спектакльләр куя, кинолар төшерә... Әгәр көннәрнең берендә балет куюын һәм төп партияне үзе биюен ишетсәм дә аптырамаячакмын – ул мишәрдән булыр”...

 

Мин исә Буа дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм  директоры Раил Садриевны егерменче гасыр азагындагы татар театрының иң беренче һәм соңгы меценаты буларак беләм Чөнки милли театрыбызга һимая кылучылар бары тик гасыр башында гына булган, совет чорында алар кирәкмәгән... Әмма болгавыр туксанынчы елларда сәнгать инде түбәтәен салып урамга чыгып утырырга әзер иде. Менә шул чакта, эшмәкәрлеккә керешеп, шактый мантып киткән Раил Садриев Г.Камал театрына килә һәм ярдәм тәкъдим итә.  Аның акчасына Мансур Гыйләҗевнең “Казан егетләре”  спектакле куелды.

 

Казан театр  училищесында укып  йөргән чак, бөтен  театрларның һәр премьерасын карап барабыз... Бусы аерата истә калган. Спектакльдән соң, артистлар баш ияргә чыккач, сәхнәгә залдан мыеклы егет күтәрелде. Мишәрчә әйтте һәм бөтен артистларга да  конвертлап акча өләшеп чыкты.  Бу Раил Садриев иде. Шуннан соң күп еллар аның хакында ишеткән дә, аны күргән дә булмады...

 

Әмма Раил югала торган да, үзен оныттыра торган да зат түгел шул – көтмәгәндә каршыңа килеп чыгучылардан.

 

2003 ел. Татарстан Язучылар берлегендә ул чактагы пропаганда бүлеге мөдире Рәдиф Сәгъди бүлмәсендә бер төркем каләм әһелләре белән дөнья хәлләрен сөйләшеп утырабыз. Кинәт кенә бүлмәнең ишеге ачылып та китте, бер сакаллы адәм атылып килеп тә керде, тизлеген киметми генә барыбыз белән кул биреп күрешеп чыкты һәм шул ук тизлектә сүзен дә башлап җибәрде.

 

– Татарның затлы уллары, сезгә мөрәҗәгатем бар иде... “Татарның затлы уллары” булуын  ишеткән әһле каләм эреде дә төште. Үзенең затлылыгын тоеп бер баш буйга үсеп киткәндәй булды һәм тагын берәр мактау ишетергә өметләнеп бердәй күзләрен сакалбайга төбәде. Сөйләменнән мишәр икәнлеге аңлашылучы адәм салпы якка салам кыстыра белә иде. Әмма икенче җөмләсе белән бөтен казанышын харап итте дә куйды.

 

– Сездән ярдәм сорап килдем. Мин Буада профессиональ театр “ачма келим”...

 

Әһле каләм шиңде – юләррәк икән бу сакал иясе. Моңа вакыт әрәм  итеп торасы да юк – дөнья гайбәтен сатуың хәерлерәк. Ник дисәң, әдәбият вә сәнгать  йортларына юләр идеяләр белән янып йөрүчеләр көненә дистәләп кереп чыга. Хәзер, бер сакаллы мишәр малае килер дә, өр-яңа театр ачып куяр! Ачтырырлар, тот капчыгыңны...

 

Әмма сакалбаебыз да төшеп калган адәмнәрдән түгел икән – ишектән куып чыгарсаң тәрәзәдән керүчеләрдән. Ул бүлмәгә бәреп кергән тизлеге белән очып кына чыгып та китте,  Марсель Гали ише әче телле адәм дә үзенә кушамат тагып өлгергәнче зур гына тартма күтәреп тә керде... Рәдиф Сәгъдинең эш өстәле матур-матур шешәләр, затлы нигъмәтләр белән тулды, кулъязмалар читкәрәк алып куелды, әһле каләмнең йөзендә кызыксыну чаткылары күренде... Юк, бик үк юләр түгел бугай бу сакал иясе!

 

Тагын бер атнадан дистәләп каләм әһеле Буа районының ул чактагы хакимият башлыгы Әгъләм Садретдинов бүлмәсендә утыра иде инде. Сүз Татарстанның җиде районы урнашкан Идел аръягында татар театры ачу зарурлыгы хакында барды. “Чын шәһәрнең театры һәм ратушасы булырга тиеш”, – диде чал сакаллы Батулла. Хаким  моның белән килеште.

 

Язучы халкы үз-үзеннән вә күргән кадер–хөрмәттән мәмнүн булып, эшләгән эшләреннән канәгать калып Казан каласына юл тотты, ә мин фәкыйрегез әле дә кайтып җитә алмыйм. Чөнки Раилгә кагылган “Буа театры җене” миңа да кагылды. Президентка, хөкүмәткә дистәләгән хатлар язылды, дәрәҗәле түрәләр белән дистәләгән очрашулар узды. Барысында да бер сүз тәкърарланды: “Идел аръягында театр булмау – гаделсезлек! Чувашстан, Ульян, Самара, Пенза өлкәләрендәге татарларның да рухи ягын кайгыртырдай театр ачу кирәк!” Безгә депутат-язучылар Разил Вәлиев һәм Туфан Миңнуллин да, күп кенә артистлар да, театр директорлары да ярдәм итәргә тырышты... баштарак. Соңыннан, эшнең барып чыгуын күргәч, театраллар киресенчә көпчәккә таяк тыга башладылар. Ә инде бина төзелеп бетеп дәүләт театры статусы алгач, бер дәрәҗәле агай Мәдәният министрлыгына барып сөйләнеп тә йөргән. Имеш, бу җилбәзәк Раил Садриевка ник театр бирәсез? Бетерә бит ул аны...

 

Юк шул, бетерми! Ничек инде  нигез ташы да булмаган җирдән үз куллары белән төзегән театрны бетереп булсын! Бүген ул үсә, көчәя, тамашачыны  яулый, тулы залларда спектакльләр уйный, үз йөзен, өслүбен эзли... Раил Садриев исә кыска гына вакыт эчендә татарның иң кәттә театр йолдызларының берсе  булып китте. Әлбәттә, кемнәрнер моңа көнләшәчәк, әлбәттә, көпчәккә таяк  тыгарга тырышачак. Тик аларга игътибар итеп торырга Раилнең вакыты юк – эше күп. Инде ничә еллар бергә йөреп, журнал өчен бер  әңгәмә корып алырга, фикер алышырга вакыт таба алмадык. Чираттагы ялымда театр белән гастрольләргә чыгып киттем һәм обойлары кубып, идән-түшәмнәре кыршылып беткән район кунакханәләре бүлмәләрендә спектакльләрдән соң йокы калдырып шактый озак әңгәмәләр кордык.

 

Гастрольләр шыгрым тулы залларда, алкышлар астында уза, тамашачы яратып кала. Иманым камил, киләсе гастрольләрне алар түземсезлек белән көтеп алачак. Шулай да минем күңелне шик  корты кимерә: гел кеше көлдереп, артык җиңел кәмитләр генә уйлап дөрес эшлибезме? Әнә, бөтен татар театрларының кыйбласы булган Г.Камал театры бүген җитди, тирән фәлсәфи мәгънәле  спектакльләр куя. Бу шигемне Раилгә дә әйтәм. Ул шунда ук күкерт кебек кабынып китә.

 

– Г.Камал  театрына 101, ә безгә бер яшь! Элеккеге театрларның барысы да тамашачысын тапкан, инде югалту ягына бара. Ә без әлегә халыкка танылабыз гына, тамашачы яулыйбыз.

 

– Бәлки “сәнгать тамашачыга иярергә тиеш түгел” дигән сүзләр дөрестер...

 

– Дөрестер, бәхәсләшмим! Әмма репертуарың тулы затлы идеяләр белән сугарылган фәлсәфи спектакльләрең булып та, тамаша залыңда 15-20 кеше утырса, бу театр кемгә кирәк? “Сәнгать халыкныкы!” – дигән Ленин. Мин моны болай аңлыйм: “Сәнгать халыкка аңлаешлы булырга тиеш!” Әгәр аңламый икән, ул аңа йөрми генә. “Өч сеңел”, “Кояш төшмәгән җирдә”, “Кураж ана”, “Бернарда Альба йорты” ише спектакльләр татар тамашачысын җәлеп итә аламы? Юк! Алар бик яхшы спектакльләр,  гениаль драматургиягә корылганнар, ә тамашачы килми. Кайберәүләренең премьерасына да зал тутыра алмадылар.

 

– Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов залның бушлыгын спектакльне дөрес сата белмәүче администраторлардан күрә...

 

– Юк сүз ул! Мин дә администратор, мин дә спектакльләр сатам! Әмма аларны сатып булмый – килми аңа тамашачы. Әгәр инде бик үгетләп бер тапкыр китерәсең икән, тәнәфестән үк  качып кайтып китәчәк. Тагын бер кат көчләп диярлек залга кертеп утыртасың икән – башка беркайчан  да театрга аяк атламаячак.

 

– Тәнкыйтьчеләр бүген тамашачы саны артыннан кумагыз, югары зәвекълы спектакльләр куегыз. Тамашачыны бераз югалту әле трагедия түгел диләр бит.

 

– Дисеннәр! Алар шуның өчен тәнкыйтьче!  Бүген татар театры өчен бер тамашачыны югалту да зур трагедия. Чөнки Мәскәү безнең милли мәгарифебезне бетерергә, шуның аша телебезне үтерергә тырыша. Әгәр мәгариф бетсә, ун ел эчендә татар матбугатын, татар әдәбиятын укучы да калмаячак. Милләтне милләт итеп саклаучы ике генә төр сәнгать  калачак: эстрада һәм театр. Алар халыкка аңлаешлы, ял итә-итә карау, фойеда, буфетта очрашып үзара аралашу өчен кулай формадагы сәнгать төрләре. Инде хәзер син сүгенә дип тамашачыны концерт залыннан, тәнкыйтьчеләр шулай тели дип театрдан качырыйкмы? Бу бит милләткә каршы кылынган зур җинаять булачак.

 

– Алайса шырдый-бырдый җыр җырлап, әтәк-сәтәк кәмит уйнап йөрикме?

 

– Мин былтыр Кытай көннәрендә, Опера-балет театрында аларның концертын карадым. Алар үз ишләре хакында бер сүз сөйләмәделәр. Әмма мин анда тулы бер халыкны, аның яшәешен, фикер сөрешен күрдем. Сәнгатьнең һәр төре бары тик милләтнең менталитетына туры килсә, аның яшәешен чагылдырса гына халык тарафыннан кабул ителә. Ни өчен “Мунча ташы” инде егерме ел буе зал тота? Чөнки тамашачы анда үзен күрә, таный, үз-үзеннән көлә. Әгәр дә шырдый-бырдый гына булса да татар җырын тыңлаучы тамашачы кала икән, аның “Карурман”ны, “Тәфтиләү”не тыңларлыгы да саклана. Әгәр дә, шул, син әйткән әтәк-сәтәк кәмитләр карардай, “Мунча ташы”на барырдай тамашачы калган икән, димәк, әле “Зәңгәр шәл”не, “Ак калфак”ны, “Сүнгән йолдызлар”ны китап киштәләреннән чыгарып атарга  ашыкмагыз – аларны карардай тамашачы да саклана. Без бүген беренче чиратта тамашачыны театр залына җыярга, аннан соң, акрынлап, сак кына аны фәлсәфи фикерләр белән сугарырга өйрәнергә тиешбез. Бәлки мин ялгышамдыр. Тик тәнкыйтьчеләр дә ялгыш фикердә түгел дип кем әйтә ала?

 

– Тамашачыны уен-көлкегә генә ияләндереп бозып бетерсәк...

 

– Уен-көлке тамашачыны боза дип кем әйтә?! Юмор – ул фәлсәфә! Без үзебез Хуҗа Насретдинне юләргә чыгарып, аның зирәклеген, суфилыгын оныттырабыз. Ә  мин  юморга фикер төреп бирергә телим! Хуҗа Насретдинне яңача ачасым килә.

 

– Ирек бирерләрме соң? Бүген бит шактый “акыллы” башлар сине тәнкыйтьли башлады. Эш башлаганда алар безгә ярдәм дә иткәләгәннәр иде...

 

– Ул чакта күпләр Буада театр булачагына, безнең эшне тулысынча оештырып чыгуыбызга ышанмадылар. Шуңа күрә, хәйрия йөзеннән генә ярдәм иткән булып маташтылар. Имеш, кыланыгыз балалар, кыланыгыз, уйнап туйгач туктарсыз әле. Әгәр без туктаган булсак, азактан гаепләрдәй кеше була иде. “Яңа театр ачасы идек тә, теге имгәкләр бөтен эшне бозып китте”, – диячәкләр иде. Без театр төзедек, президент Шәймиев аның кирәклеген аңлап ярдәм итте. Эшләрнең зурга киткәнен, аларның бәлешенә безнең дә кашык сузуыбызны күргән театр директорлары хәзер киресен сукалый башлады. Гастрольләр өчен Казанда зал бирмәделәр. Бу инде дәүләт статучы булган театрга! Ә менә ниндидер эстрадада селкенеп йөрүче үзешчәннәр төркеменә шул ук залны бирделәр! Минзәләдә гастрольләребезне үк кичектереп кайтып киттек. Ни өчен? Чөнки безнең тулы залларыбыз теге директорларның, режиссерларның булдыксызлыгын, тамашачы белән эшли белмәвен күрсәтә.

 

– Ә син үзеңне эшли беләм дисеңме?

 

– Дим! Менә синең  белән эшлим бит әле! Әллә моны җайлы дип беләсеңме? Әмма театрны күтәрү өчен хәтта синең холкыңа да, мин-минлегеңә дә түзәргә әзермен. Мин ышанам – киләчәктә Буа театры профессиональ җәһәттән дә, репертуар ягыннан да татарның иң яхшы театрларыннан калышмаячак. Әгәр дә үз көнебезне үзебез күрүгә күчсәк, шул ук “акыллы, фикерле” театрлар безнең модельне сайлаячаклар һәм режиссерлар, ниһаять, үз-үзләрен мәртәбәле фестивальләрдә генә күрсәтеп йөрүгә омтылышларын тыеп торачаклар. Бу көнгә ерак калмады, дөнья хәзер бик тиз үзгәрә.

 

– Аңарчы синең үз “көпчәгеңә таяк тыгып” алып ташламаслармы соң?

 

– Бер мәзәк искә төште:

 

Шулай бер чакны Аллаһы Тәгалә тәмугъка тикшерү белән килә. Карап йөри, бар да тәртиптә, җеннәр үз эшләрен тиешенчә башкара – гөнаһлы җаннарны  зур-зур казаннарга салып кайнаталар. Бер казан янында ыгы-зыгы.

 

– Нәрсә булган анда, – ди Җәнабел Хак.

 

– Раббым, анда яһүдләр кайный. Аларның берсе баш күтәрә башласа, калганнары артыннан төртеп чыгарга ярдәм итәләр. Шуларны төртеп төшереп торалар.

 

– Ник алайса күрше казан янында берәү дә юк.

 

– Анысына кизү куеп торасы да юк, анда татарлар кайный. Ул халыктан берәрсе  югарыга үрмәли башласа, калганнары аягыннан сөйрәп төшерәләр.

 

Шактый денсез генә мәзәк, әмма аның эчендә безнең халыкның бөтен холык-фигыле бирелгән. Без Бер-беребезне үстерергә теләмибез. Ә бит берне үстерсәң аның артыннан ияртеп башкаларны да күтереп булыр иде. Юк шул – татар казанына шайтан кирәкми...

 

– Син, тыйнак кеше буларак, үзеңне үстерүләрен телисеңдер инде...

 

– Кемне дә ярый. Әмма ул татарны югарыга күтәрә, башка халыклар алдында күрсәтә алырдай кеше булырга тиеш. Безгә милли брендлар җитми. Милләт шулар аша таныла, хокукларын, кояш астындагы урынын даулый.

 

– Безнең сәнгать өлкәсендә Марат Башаров, Чулпан Хаматова, тагын дистәләгән күренекле артист-режиссерларыбыз бар.

 

– Аларның берсе дә татар җирлегендә үсеп чыкмаган, татар җанын аңламый. Әгәр монда калсалар бөтенләй чыга алмыйча берәр театрда мескен генә рольләр уйнап ятарлар иде.

 

– Татар брендын ясау өчен, халкыбызны яхшы яктан башка милләтләргә таныту өчен синеңчә нәрсә кирәк?

 

– Кино, кино һәм кино!!! Ул иң массакүләм сәнгать төре. Аны тәрҗемә итеп бөтен дөньяга күрсәтеп, халкыңны танытып була. Тик моның өчен акча жәлләмәскә, яшьләрне күпләп Мәскәүгә, чит илләргә җибәреп укытырга кирәк. Бүген Россия Кинематография  институтында дистәләгән  якут, башкорт, хакас, хәтта хант һәм манслар укый. Берәр татар бармы? Юк!

 

– Менә син кино төшереп карадың бит, укып тормадың...

 

– Бу бозны кузгалтып җибәрү, хәтта Буада да яхшымы–начармы кино төшереп булуын күрсәтү өчен генә иде. “Кунак” – минем өйрәнчек эшем. Киләчәктә сыйфатлысы да булыр дип уйлыйм.

 

– Боз кузгалдымы соң?

 

– Кузгалды да, кузгалмады да. Кемнәрдер “кая үреләсең?” дип аяктан тарта башлады, кемнәрдер үзләре дә фильм төшерү өчен акча эзләп чапты. Хәтта ул акча бирелде дә! Әмма тагын татар хакындагы фильмны яһүд агайлар төшерәчәк. Аларга татарның менталитеты таныш та, кирәк тә түгел. Димәк, республика акчаны тагын җилгә очырып уйнаячак, ә кинобыз булмас. Татарны саклап калу өчен исә ул иң кирәкле сәнгать төре.

 

– Кара әле, син үзеңне кемгә саныйсың – киночы дипме, әллә театрал дипме?

 

– Берсе дә түгел – мин юлчы-дәрвиш, үз юлымны эзлим. Әле менә шул эзләнүләрем сезнең янга, театр-кино юлына алып килде...


Искәндәр СИРАҖИ
Идел
№ 5 | май 2008
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»