поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.12.2010 Җәмгыять

“КАМАЗ”га күселәр хуҗа...

Моннан күп еллар элек илне шаулаткан, данлы киләчәк вәгъдә итеп, киң Рәсәйнең төрле почмакларыннан кешеләрне үзенә җыйган КАМАЗ бар бездә. Әти-әтиләребезнең гомерләрен, яшьлекләрен үзенә “йоткан”, төрле яктан җыелган халыкларны шәһәрле иткән, Чулман ярларында ак кала төзеткән данлыклы төзелеш бу. Әлеге оешма, элеккеге кебек гөрләп тормаса да, һаман да булса мыштыр-мыштыр үз эшен эшләп ята бирә. Вакыт-вакыт туктап тора да, янә морҗаларында төтен кабына, станокларда шау-шу кузгала.

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 2010 елның соңгы 9 ай нәтиҗәләре буенча, “КАМАЗ” 599 миллион чыгымга эшләгән. Хәлләр шәптән түгел, күрәсең. Кризис дигәннәрен сәбәп итеп, айлар буе туктап торулар да шул хакта сөйли. Татарстанның гына түгел, Рәсәйнең йөзек кашы булган бу заводның рәте китеп бара, дип әйтимме...

 

Күрәсең шул югалып бара торган дәрәҗәне бераз булса да кире кайтару өчен, бездә әле КАМАЗ бар икәнен искәртеп алу өчен килгәндер бу якларга РФ президенты Д.Медведев. Күрәсең, нәкъ шуның өчен “Дакар – 2010” җиңү яулаган КАМАЗ йөртүчеләренә орден-медальләрне муллап өләшкәндер ул. Руль артында йөрүчеләр генә түгел, “өстәгеләр” дә өлешсез калмады, билгеле. “КАМАЗ”ның генераль директоры Сергей Когогинга “РФның атказанган транспорт хезмәткәре” исеме бирелде. Илдәге атомобиль төзелешенә керткән зур өлеше һәм күпъеллык гадел эшчәнлеге өчен.

 

 Әйе, эшләгән кешене хөрмәтли, хезмәтне данлый белү – зур нәрсә. Тик бу төзелештә бит түрәләрнең генә тире түгелмәгән. Ирексездән, гомере буе КАМАЗда алны-ялны белми эшләгән, бөтен яшьлеген, гомерен, көч-гайрәтен шушы төзелешкә багышлаган, бүген исә рак, туберкулез ише авырулардан интегеп ятучы йөзәрләгән, меңәрләгән гади эшчеләр искә төшә. Бу ялтыравыклы купшы сүзләр, орден-медальләр, җиңүләр артында аларның тир түгүләре, гомер буе завод төтене арасында әче таңнан кара төнгә кадәр көч куюлары ята түгелме соң? Гомер буе шул заводка хезмәт иткән әби-бабайлар бүген кесә төбен капларлык пенсияләрен уч төбенә кысып җан асрый. Җәен юл чатларында җиләк-җимешен, кышын көнбагышын-мазарын сатып, көн күрә алар. Күпъеллык гадел һәм тырыш хезмәтләре өчен түшләрендә орден-медальләре дә, сәламәтлекләре дә, картлыкларын тынычлыкта һәм муллыкта үткәрерлек акчалары да юк аларның...

 

Абыем да шул каһәрле заводта эшли минем. Күптән түгел генә урнашты әле. Ул якка бер дә аягы тартмаган иде, югыйсә. Нишлисең, Рәсәйдә югары белемнең кадере шул кадәр генә инде. “Артыннан төртүчесе” булмагач, дипломын бер караңгы почмакка алып очырды да, заводка барып керде. Анда эшкә урнашу да без уйлаганнан күпкә катлаулырак булып чыкты. Йөз төрле справка сорап тинтерәтеп бетерделәр, привикалар, медицина тикшерүе, флюрография ише очы-кырые күренмәс кәгазьләрнең берсе дә калмады. Инде аларын да табып, юнәлтеп, врачларда күренеп туктаганнан соң, куркынычсызлык кагыйдәләре турында лекциягә чакырдылар моны. Анда иртәдән кичкә кадәр утырып кайтты. Бары шуннан соң гына эшкә кереште абыем.

 

Көн саен бензин, буяу исләренә батып, арып-талып кайтып керә ул эштән. Ай ахырында, норма тутырырга кирәк дип, кичтән иртәнгә кадәр төне буе эшләгән атналары да була. Заводтагы шау-шудан, өйгә кайткач, колаклары чыңлап, башы авыртып ята. Төтеннән, бензин исеннән күзләре кызарган була. Кайтып, яты көн буе йокы туйдыра да, тагын чыгып китә. Бу кадәр интегүгә хезмәт хакы да ярыйсыдыр инде дип кызыксынган идем, авырсулап кына куйды. Аена 12 мең тирәсе кулга тия, ди.

 

Анысы да монысы, завод буйлап хуҗаларча иркен йөрүче кумаклар хакында сөйләп хушларымны алды. Зур-зур күселәр бөтен җирдә, ди. Шуңа күрә гардеробта азык-төлек калдыру да куркыныч икән. Эшчеләр завод эчендәге ашханәдә туклана. Теге күселәрнең исә анда да хуҗалык итмәүләренә бернинди ышаныч та юк. Иң кызыклысы шунда: куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырганда күселәр белән бергә эшлиселәре, ашыйсылары турында ләм-мим бер сүз дә булмаган.

 

Вакытлыча гына дип кергән иде, елдан артык шул заводта тир түгә абыем. Бүген тагын эшкә чыгып китәргә җыенып йөри. Телевизор экраннарында исә Медведевның КАМАЗда җилдерүен, завод җитәкчеләренең бәхетле елмаюлы тук йөзләрен күрсәтәләр. Алар ак якалы күчтүм-чалбарларын киеп, елтырап торган кабинага кереп утыралар, чип-чиста коридорлар буйлап йөриләр. Менә бит бар да ничек шәп һәм дөрес бездә! Завод гөрләп эшли, бар да әйбәт, шәһәр халкы тук һәм бәхетле тормыш итә! Зәңгәр экраннардагы тапшыруда әнә шул хакта сөйлиләр. Ә абыем исә зарарлы сасы төтен һәм буяу исләре аңкып торган, күселәр чабышып йөргән, шау-шулы цехына – КАМАЗ эшкә ашыга...

 

 

1

 

 

2

 

 

3



Халкым
№ | 30.11.2010
Халкым печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»