поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.12.2010 Җәмгыять

Искегә тисәң исең китәр

Борынгы әйберләр кешеләрдә һәрвакыт кызыксыну уята һәм алар һәрвакыт модада. Шуңа күрә борынгы әйберләр белән сату итү бик төшемле эш. Кемнәр алар антикварлар? Ни өчен үткән гасыр әйберләре әле дә модада?

Антикварлар

 

Антиквариат – зур акчалар әйләнә торган бизнес. Дөрес, ялган әйберләр белән сәүдә итүчеләр дә җитәрлек. Антикварлар үз эшләренең осталары булсалар да, кайчагында алар да теге яки бу әйбернең чынмы яки ялганмы икәнен тиз генә аера алмыйлар. Моның өчен махсус җайланмалар кулланыла. Музей экспертлары да еш кына ялгышырга мөмкин. Мәсәлән, өч ел элек бер эшмәкәр 17 нче гасырда ясалган картина сатып ала. Ялган түгел микән дип, тарихчы галимнәрдән тикшертеп тә карый. Тегеләре уңай җавап бирә. Ләкин күптән түгел генә картинаның ялган икәнлеге ачыкланды.

 

“Кем – кашык, кем тимер тәңкәләр җыя”

 

Антиквариатка 1917 нче елга кадәр әйләнештә булган тәңкәләр, савыт-сабалар, фарфордан эшләнгән әйберләр, өстәл-урындыклар, шкафлар, китаплар, көнкүреш әсбаплары керә. Бүгенге көндә узган гасырның илленче елларында чыккан җиһазлар да тарихи истәлек санала. Антиквариат белән сәүдә итүче салоннар Казанда да бар. Карл Маркс урамында урнашканы халык арасында популярлык казанырга өлгергән инде. Монда керү белән үзеңне музейга эләккән шикелле хис итәсең. Салонга килүчеләрне ишек янында ук аксөякләр өчен ясалган урындыклар, диван “каршы ала”. Шушы комплектның бәясе ике йөз мең сум.

 

Уң яктагы стенада берничә картина эленеп тора. Әйтик, Казанда яшәгән Кондрат Максимов дигән рәссамның 1970 нче елда ясалган эше кибеткә куелган. Ул башка бер җирдә дә юк. Бәясе – 130 мең сум. Картиналар янындагы витринада узган гасырның 50 нче елларында Русиядә чыккан патефоннар урнашкан. Безнекеләр 8 мең сум торса, нимесләрнеке 30 мең сумнан башлана. Витриналарда исә 1920 нче елгы латунь ишек тоткалары, «император фарфоры» дип атала торган 18 нче гасыр савыт-сабалары, патша Николай беренче заманнарында эшләнгән, бәяләре ике меңнән башланучы стакан кую җайланмалары, революциягә кадәр чыккан иске акчалар куелган.

 

Салонда латуньнан эшләнгән самавырлар бик күп. Аларның бәяләре 8-45 мең сум арасында тирбәлә.

 

Салонның җитәкчесе Екатерина Зимина әйтүенчә, кибет өчен товарны тизрәк сатып җибәрү максат түгел, озаграк торса, ул кыйбатракка сатылачак. Шуңа күрә әйбернең “яше” зур роль уйный икән.

 

– Кеше күп киләме соң?

 

– Хәзерге заманда антиквар әйберләр модага керде бит, шуңа күрә кибеткә сатучылар да, сатып алучылар да күп килә, борынгы җиһазларга ихтыяҗ бик зур.

 

– Сатуга нәрсәләр алып киләләр?

 

– Борынгы көмеш кашыклар, самавырлар, иске телефоннар, тимер акчалар, картиналар, көнкүреш җиһазлары, иконалар...

 

Екатерина Зимина әйтүенчә, салонда иң борынгы һәм истәлекле әйберләре 18 нче гасырда чыккан тәңкәләр икән. Аларның ялганмы, юкмы икәнлеген тикшерү әлләни авыр түгел. Әмма кайвакытта алтын кебек күренгән тәңкәнең дә гади металл булып чыгуы бар, шуңа да аларны махсус җайланма белән тикшерәләр.

 

“Яшьләр үзләре турында кайгырталар”

 

Павлюхин урамындагы антиквар салонында борынгы китаплар, агач эшләнмәләр өстенлек алган.

 

Монда сатуга куелган күпчелек товар салон хуҗасы Владислав Покаместовның шәхси коллекциясеннән. Ул озак еллар антиквар әйберләр җыю белән шөгыльләнгән. Инде менә салон ачып җибәрергә ниятләгән.

 

Салонның төп байлыгы – унтугызынчы гасыр китаплары. Алар монда киштә-киштә. Менә 1856 нчы елда нәшер ителгән “Русская старина” китабы. Аның битләре дә исән, берсе дә ертылмаган. Шул ук вакытта чыккан Ганс Кремер дигән язучының “Вселенная человечества” китабы да яхшы сакланган.

 

Менә эчендә нимес фарфоры һәм көмеш кашыклар куелган 19 нчы гасыр шифоньеры. Бер көмеш кашыкның бәясе 3 мең сум икән. Шунда ук 18 нче гасырда чыккан тәңкәләр (бәяләре 150 сумнан башлана), 1820 нче елларда байлар йортларында гына булган көзге. Монысы исә Владислав Покаместовның иң яраткан антиквар әйбере. Бәясе – 40 мең сум. Шулай ук патшабикә Екатерина чорында сугылган 1727 нче елгы бер сумлык тәңкә дә истәлекле. Салонда гражданнар сугышыннан калган бинокль, нимесләрнең авыз гармуны да сатыла.

 

Шулай да бу салонда агачтан эшләнгән җиһазлар (19 нчы гасыр) зур урын алып тора. Борынгы шкафлар, сервантлар, урындыкларның күбесе имән, нарат һәм каен агачыннан ясалган, осталары тарафыннан төрле бизәкләр белән баетылган.

 

Моннан өч мең ел элек кулланылган балта Владислав Покаместовның горурлыгы. Салон хуҗасының вакытны 1850 нче елларда эшләнгән швейцар сәгатеннән карап йөргәнен күргәч, шаккаттым. Сәгатькә инде 160 яшь булса да, ул әле дә йөри.

 

Салон хуҗасы сөйләвенчә, еш кына яшьләр әби-бабаларыннан калган фарфор савыт-саба, тәңкәләр, китаплар алып киләләр икән. “Алар буыннан-буынга күчеп килгән истәлекләр белән күз дә йоммыйча “хушлашалар”. Яшьләр үзләре турында гына кайгырталар, киләчәк хакында бөтенләй уйламыйлар”, – дип борчыла антиквар.

 

Бу салонга балаларын җитәкләп әти-әниләр дә киләләр. Алар: “Сездә ничектер күңел тынычлана, кибетнең атмосферасы уңай”,– диләр.

 

Антикварлар үзләрендәге борынгы әйберләр белән мактаналар, узган гасыр дөньясында “казыналар”. Алар тарихи истәлекләр белән алыш-биреш итеп акча гына эшләмиләр, ә аларны саклап калуга да үзләреннән зур өлеш кертәләр.

 

 

19 нчы гасыр ахырында шундый шкафлар булган

 

 

Салонның бизәге – XIX гасыр уртасында эшләнгән көзге

 

Өстәге рәсемдә 200 мең сумлык урындыклар.


Рәсим ХАҖИЕВ
Татарстан яшьләре
№ 61-62 | 23.11.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»