поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.12.2010 Могҗиза

Юха җылан

Авыл халкы бу могҗизаны һаман онытмый,әле һаман кем гаепле, кем гөнаһлы икәне ачыкланмаган

...Ул чәчәк авыруыннан телсез-чукрак булып калды. Аннан үсте, бәдәне таза иде. Ләкин, башкалардан ким булгангамы, аралаша алмаганлыктанмы, ул һәрвакыт ялгыз иде. Хуҗалыкта ни кылырга кирәк, ул барысына да атасыннан өйрәнде, кулы эшкә ята иде. Якын-тирәдә телсезләр өчен махсус мәктәп булмаганга, аны еракка җибәрергә теләмәделәр. Ата-анасы телсез-чукраклар өчен китаплар кайтартып, аның белән тамгалар, бармак-кул хәрәкәтләре белән аңлаша иде. Ул укырга-язарга да иртә өйрәнде. Аңа китап җиткезеп булмый иде. Ул гәүдәгә нык булып үсте, чырае да ямьсез түгел, ләкин кимсенү чире йөзенә бәреп чыккан, олы гәүдәсе дә кимсенүдән качарга теләгәндәй, бөкрәя төшкән иде. Әйтәсе килгән фикерен кул хәрәкәтләре белән аңлатканда ул “ы-ы” ымлыгын өстәп ыңгыраша, шул чакта аның чырае тартыша, күзләре йомылып ала. Шул сәбәпле аны күп авылдашлары аңкы-миңкегә саный иде.

 

Ата-анасы бер-бер артлы дөнья куйгач, бөтен хуҗалык аның өстендә калды. Ул бер ялгызы бакча казый, яшелчә утырта, кәҗәләрен сава, кышлык утын, кышлык курмы әзерли. Барысын да үзе эшли, ашын пешерә, мунчасын яга. Кышкы озын кичләрдә аның төп юанычы – китап. Тагын бер юанычы – кичләрен күршеләр, яшьләр аның өенә җыела, аулагөй ясыйлар. Аны да уеннарга катнаштыралар. Кайчагында егетләр аның өендә кызлар белән кунып та калгалыйлар. Ләкин аңа гына пар юк. Ул эчтән генә сәламәт егетләргә кызыгып бага, алар кебек булсам, мин дә кызлар кочар идем, мине дә чибәрләр ят итмәс иде, дип хыяллана. Яшьтәшләренең күбесе өйләнешеп бетте. Бер яшьтәше калды буйдак булып – күршесе Әмзә. Бичара Әмзә кызлардан уңмады. Йөреп карады – ташладылар, димләп карадылар – аннан килгән яучыларны капкадан да кертмичә кире бордылар. Әмзә – карт буйдак, эчә башлады. Шешәсе булдымы, ул ялгыз күршесенә керә:

 

– Кая, Хамәт, чыгар ыстаканнарыңны! – дип, рөхсәт сорамыйча ук үзе стаканнарны өстәлгә ташый, Хамәткә дә аракы сала.

 

Хамәтнең гадәте: бер стаканнан артыгын эчми, хет үтер, хет суй – син аны кабат эчертә алмыйсың. Әмзәгә шул гына кирәк тә, аңа күбрәк кала.

 

– Мин сине өйләндерәм әле, Хамәт! – ди Әмзә, бераз башына киткәч. – Табам мин сиңа бер җүнле хатын. Тауасты Гарифының сазаган чатан кызы бар. Булсын, чатан булсын, кылый булсын, хатын булсын!

 

Соңгы тамчысын авызына каплагач, Әмзә чыгып китә һәм икенче көнне ни сөйләгәнен оныта.

 

Әмзә аның – Хамәтнең уң як күршесе, ә каршы як йортта ялгыз Халисә әби яши. Гадәттә, Халисә түтигә командированныйларны кунарга кертәләр. Әле күптән түгел генә, яз көне аның өендә биш ел торган укытучылар гаиләсе каядыр китеп барды. Алар хуҗабикә белән туганлашып беткәннәр иде инде, аерылышканда Халисә түти бик җылады. Аның бәхетенә, мәктәпкә тагын ирле-хатынлы яңа укытучылар килде һәм, әлбәттә, аларны Халисә түтинең өенә керттеләр. Бу яңалыкны Хамәткә күршесе Әмзә сөйләде:

 

– Биш ел торалар икән, балалары булмый, ди. Кайсы гаепледер, чурт-ти знайт. Ире таза, төп буй. Хатыны да ничава, тулы нәмәстә. Нигә аларның балалары булмый – низнам. Хатыны шәп дуңгызның. Тотар җирләре мул. Их, синең белән миңа шундый хатын булсамы?

 

Инглиз теле укытучысы Сәлфия Зөннаровна, чыннан да, матур хатын иде. Иплелеге, ягымлылыгы белән ул авыл халкына бик тә ошады. Балалар да аны яратып өлгерде. Ире – Гафтенур Гарсатов кырыс, әмма яхшы укыта, математика фәннәреннән керә. Ул да укытучылар коллективына, авыл кешеләренә тиз күнегеп, үз булып китте.

 

Аларны иң башта күршеләр белән таныштырып чыктылар. Хамәт капка төбендә утыра иде. Әмзәләргә узып барганда Халисә түти, аның тарафына күрсәтеп:

 

– Бу каршы күршегез Хамәт булыр, – диде.

 

– Исәнмесез! – диде Гафтенур.

 

– Ишетми ул! – диде Халисә түти. – Бичара сабый чактан ук чәчәк авыруыннан телсез-чукрак булып калды.

 

Хамәт уң кулын әз генә өскә күтәреп:

 

– Ы-ы! – диде.

 

Сәлфия аны күрмәде дә, әйтерсең лә, аның каршысында кеше түгел, кешегә охшаган бер җанвар утыра. Гафтенур да алдында тилемсәгә охшаган бәндә утырганын күргәч, кул бирмичә генә баш какты.

 

– Үләм шул Сәлфияне күрсәм! – диде Әмзә, чираттагы тапкыр эчәргә кергәч. – Нигә шундый да матур хатын миңа түгел, ә Гафтенурга?

 

Яңа күршеләр авылга ияләшеп бетте. Кыш керде, Яңа ел килеп җитте. Ду килде авыл халкы, шау итте мәктәп, клуб та балкыды. Хамәт андый уеннарны ярата, клубына да чыга, мәктәбенә дә бара, аны гарипкә санап, акча сорамыйлар, билетың кая дип тоткарламыйлар. Концерт-спектакль булса, ул керә дә китә. Аңа юл ачык.

 

Бу юлы да клубта булган Яңа ел бәйрәменнән соң ул өенә таба атлады. Соң иде инде, дөресрәге, иртәрәк иде. Төн буе ду килгәннән соң халык өйләренә таралды, вакыт таңга авышты. Ул өен бикләп йөрми, урлар әйберсе юк, караклардан курыкмый, аның дошманы юк. Хамәт ут кабызмыйча гына чишенде дә, юрганын ачты һәм шаккатты: аның сырмасында укытучы хатын Сәлфия йоклап ята иде. Хатын эчке күлмәктән генә. Хамәт нишләргә дә белмәде: уятыргамы хатынны, әллә иренә кереп әйтергәме? Кеше ятагына кереп яткан икән, димәк, ул нидер тели. Әмзә әйтмешли, чурт-ти знайт! Хамәт ир иде. Аның да хатын татырга хокукы бар. Аның тәне дә ләззәт тели. Хамәтнең әхлакый, фәлсәфи уйларга чумарга теләге дә, бу хатыннан баш тартырга исәбе дә юк иде. Ул кабалана-кабалана бөтенләй чишенеп ташлады да, кайнар тәнле матур хатын янына чумды. Хатын һич каршылык күрсәтмәде, тик аны кочакламады, назламады, үпмәде, мәрткә киткән кебек ихтыярсыз ята бирде. Ләззәт диңгезләренең тау чаклы дулкыннары узып киткәч, Хамәт торып киенде, хатынны кулыннан тартып торгызды. Аның күзләре йомык, кышкы киеме юк иде, ул үз аягы белән чыгышка юнәлде. Алар җитәкләшкән килеш урамга чыкты. Урамда салмак кына бияләй-бияләй кар ява иде. Кеше-кара күрмәсен, танымасын дип, Хамәт хатынның башына үз тунын япты. Халисә түти капкасына җитәрәк, тунын алып, ялангач хатынны ачык капкадан кертеп җибәрде...

 

Хамәт өенә кереп урынына ятты. Ул йоклый алмады. Ни булды бу? Берәр уенмы? Төшме, саташумы?

 

Икенче көнне иртән-иртүк Хамәт урамда иде. Халисә түти капкасыннан ир белән хатын чыкты, алар мәктәпкә юнәлде. Хамәт яныннан узганда икесе дә кул изәп сәлам бирде. Хамәт Сәлфиянең күзенә туры карады. Ләкин хатынның карашында ул үзе эзләгән ишарә тапмады. Хатын аңа битараф иде.

 

Вакытлар шулай уза торды. Үзгәреш күренмәде. Бервакыт шимбә киче җитте. Кешеләр төне буе телевизор карый. Хоккей! Канада белән Русия уйный. Урамда эт тә юк. Ни өчендер Хамәт тәрәзә аша урам якка бакты. Тулган ай яктысында ак кар өстендә бер шәүлә күренде. Ул күлмәкчән генә иде. Хамәт егылып китә язды. Бу Сәлфия иде. Хатын салмак атлап аның капкасына таба килә иде. Капканы узып, Сәлфия ишектән керде дә, тагын аның сырмасына ятты. Туңмасын дип Хамәт аның өстенә юрган каплады. Тагын беренче тапкырындагы кебек булды эш, каршылык юк. Баягы кебек, хатын тагын үз аягы белән Халисәләр капкасына кереп китте.

 

Изаланды Хамәт. Очрашканда Сәлфия тагын аңа битараф. Шулай берничә тапкыр кабатланды. Җәй җитте, җәйге төннәрдә дә айга бер тапкыр Сәлфия аның ятагына кереп ятты. Беркөнне Әмзә килеп керде:

 

– Карап бак, Хамәт күрше, укытучының хатыны төнлә башкалар янына йөри икән...

 

Хамәт дәшмәде. Әйтерсең, бу хәбәр аңа кагылмый. Алар икесенә бер шешәне чөңкәйтте, Әмзә исерә төште, күрәсең, ул алдан да эчкән булгандыр, мәлҗерәде.

 

– Ахир! Шушында гына йоклыйм әле, ә? – дип, рөхсәт тә көтмичә, ул юрганны ачты. Сырмада хатын-кызның ап-ак гаурәт каплавычы ята иде.

 

– Аһа-а! – диде исерек. – Бу ни, Хамәт? Белделәр эшеңне, коярлар тешеңне! Укытучы хатыны синең янга йөримени?

 

Хамәт тиз генә күршесе кулыннан каплавычны тартып алды да, сандык артына ыргытты.

 

Укытучылар җәйге ялга таралдылар. Әмзә теге вакыйганы кабат искә төшермәде. Август урталарында укытучылар янә эш башлады. Ял иткәннәр, каралганнар. Сәлфия белән Гафтенур да кайтты. Озакламый яңа уку елы башланды. Хамәт төнге сихерле очрашуларны тагын зарыгып көтә башлады. Уйлый торгач, ул очына чыкты. Сәлфиянең өенә керүләре ай тулган көнне булган. Иртәгә ай тула. Инде ул сөеклесенең кайчан аның янына килүен алдан белә иде. Бүген төнлә ул Сәлфияне тагын сөячәк. Шулай булды да, тулган ай төнне сәгать уникеләрдән соң, бөтен авыл йокыга талгач, аның өенә күлмәкчән Сәлфия килеп керде, аның ике күзе дә йомык иде, ул әкренәйтелгән кинокадрлардагы кебек йөреп, һични әйтмичә, урынга ятты. Шул чак өй алдында нидер дөбердәде, ишек ачылып китте, кемдер ут кабызды, ишек катында Әмзә басып тора иде:

 

– Тә-тә-тә! Каптыгыз бит! – диде Әмзә, ярымпышылдап.

 

Хамәт сикереп торып, хатынның ялангач гәүдәсен юрган белән каплап өлгерде. Чакырылмаган төнге кунак иреннәре, бармаклары белән хуҗага әйтте:

 

– Миңа да өлеш чыгар, күрше! – диде. – Мине дә аның янына яткызмасаң, иренә кереп әйтәм!

 

Хамәт, кыргый тавыш белән чинап, Әмзәнең якасыннан алып, бар куәте белән ишегалдына чыгарып ташлады. Өйгә кереп Сәлфияне кулыннан тартып торгызды да, озата китте. Халисә түтинең ачык капкасыннан Әмзә, аның артыннан Гафтенур белән Халисә түти килеп чыкты:

 

– Әнә! – диде Әмзә. – Карагыз, ул телсез Хамәт ятагыннан кайтып килә.

 

Гафтенур хатынының кулыннан тотып җилтерәтә башлады:

 

– Ах, син, себерке! Себерке!

 

Ир кеше хатынының яңагына да менеп төште. Сәлфия күзен ачты. Аптырап, башта иренә, аннан Әмзәгә, аннан Халисә түтигә, аннан Хамәткә карады. Ул берни дә аңламый иде.

 

Өйгә алып кереп, кат-кат сорасалар да, хатын рәтле җавап кайтара алмады. Гафтенур үзенә урын табалмыйча ишекле-түрле йөри, үзе кычкыра:

 

– Мыштым себерке! Юха җылан!

 

Хамәт өенә кереп китте.

 

Икенче көнне авыл ду купты. Мәктәп ду купты. Бичара укытучыны хурлап, төрткәләп бетерделәр. Ләкин хатын һични аңламыйча, үзен сүгүчеләргә аптырап карап утыра бирде.

 

Бер көн узгач кына хатын ни өчен үзен гаепләгәннәрен аңлый башлады. Ул, иренең кулына ябышып:

 

– Җаным, мин беркая да бармадым, сиңа хыянәт итмәдем! – дип җылый башлады.

 

Сәлфия мәктәпкә йөри алмас булып, сырхауханәгә кереп ятты. Сулды. Аны табиблар җентекләп тикшерделәр. Нервный стресс дигән диагноз куйдылар. Ә гинеколог Сәлфиянең алты айлык йөкле икәнлеге турында Гафтенурга әйтте.

 

Гафтенур ларт итеп артына утырды.

 

– Ах, юха җылан! – диде. – Суям!

 

– Минем беркем белән дә булганым юк! Бу – хата! Ялгыш кына! – дип караса да, Гафтенур инде хатынына ышанмый иде.

 

– Ә корсагыңдагы бала кемнеке? – дип кычкырды ир.

 

– Белмим! – диде бичара хатын.

 

– Сезнеке! – диде гинеколог Гафтенурга.

 

– Миннән бала булмый! – диде Гафтенур. – Без кат-кат тикшерелдек. Мин ата була алмый торган кеше.

 

Шуннан соң Сәлфияне психиатрга тапшырдылар. Озак тикшергәннән соң Сәлфиянең айсар (лунатизм) чире белән авырганлыгы беленде. Ай тулган төнне андыйлар үзләрен белештерми өйдән чыгып китәләр, өй түбәләренә менәләр, аннан соң шул ук юл белән әйләнеп кайталар икән. Табиблар бу турыда Гафтенурга тәфсилләп аңлаттылар. Чыннан да, Сәлфиянең карынында Хамәтнең баласы ята булып чыкты. Монда хатынның һич гаебе юк. Ә Хамәт бичара гаеплеме соң? Ул да гаепле түгел. Хатын затын сагынган ир ястыгында ялангач, гүзәл хатын күрсә, нишләсен? Монда көчләү, алдау гамәле юк.

 

Гафтенур шул ук көнне үк хатыныннан да, мәктәптән дә китеп барды.

 

Сырхауханәдә чакта ук Сәлфияне декретка чыгардылар. Кайтты ул Халисә түти йортына. Аның хәлен белешергә Хамәт тә керде. Сәлфия барысын да белә иде. Хамәт ишек катында әвәләнеп торды, нидер мыгырданды, гафу соравы идеме? Сәлфия аңа күз ташлады, гаепле кеше сыман, мине теләсә нишләтегез дигән кебек, ул һаман кулындагы кәпәчен әвәли иде. Сәлфия хәлсез елмайды.

 

– Утыр, Хамәт! – диде хатын.

 

Ул утырды. Сүз юк. Хатын әйтсә, ул ишетми. Шулай бер-берсенә туры карарга куркып, алар сүзсез генә утырдылар. Хамәт көн саен Сәлфия янына кереп утыра торган булып китте. Сәлфия дә ул керми калса яки озаграк торса:

 

– Халисә апа, Хамәт күренми әле бүген! – дия иде.

 

Көтелгән көн килеп җитте, Сәлфия сырхауханәдә игезәк угланнар тапты. Бөтен авыл Хамәтне котлады.

 

– Халисә апа, сиңа яслә кайта икән, әзер тор! – диделәр.

 

– Кайтсыннар, тик сау гына булсыннар! – дип шатланды Халисә.

 

Аларны Халисә түти белән Хамәт барып алды. Кая алып кайтырга – Халисәләргәме? Әллә Хамәткәме? Калхуз биргән машина Хамәтләр турында туктады. Машинадан Сәлфия, бер бала тоткан Халисә, бер бала тоткан Хамәт төште. Хамәтнең йортына нур иңде...

 

Икенче елны килен тагын игезәк тапты – ике кыз! Хамәтнең шатлыгы эченә сыймый иде. Балалар сау-таза, телле-тешле, җырчы-такмакчы булып үсеп киләләр. Капкадан ясле йөгереп чыгамыни, бу – Сәлфия белән Хамәтнең балалары.

 

Телсез-чукрак Хамәт танымаслык булып үзгәрде, төзәеп китте, йөзендәге мескенлек тә юкка чыкты.

 

– Әле тагын икене алып кайтмыйча туктар исәп юк! – ди Сәлфия. – Боларының берсе кыз, берсе малай булачак!

 

– Бирсен Ходай! – ди Халисә түти.

 

Аларның бәхетен күреп, Әмзә кара көйде, янды. Ул элеккеге дусты Хамәт янына кермәс булды. Үзенә табындаш табалмагач, ялгызы гына эчә башлады. Урамга чыкмас булды, чыкса, Хамәтнең балалары чыр-чу килә, ул яла яккан гүзәл хатын Сәлфия очрый дип курка. Шулай өеннән чыкмый эчә торгач, ул шунда егылып җан бирде. Әмзә инде Алла каршысында җавап тота торгандыр.


БАТУЛЛА
Татарстан яшьләре
№ 61-62 | 23.11.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»