поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.12.2010 Мәгариф

Тырышып эшләгән укытучы акчаны күп алачак

Укытучылар инде яңача хезмәт хакын алып, акчаларының күпмегә артуын узган айныкы белән чагыштырып та карады. Ләкин әле күпләр яңача түләү системасының асылына төшенеп бетә алмый. Фәлән сумга арткан, әмма аның ничек түләнүен аңламыйбыз, диючеләр бар. Педагогларны борчыган сорауларга җавапны ТР мәгариф һәм фән министрлыгының икътисад, казнаны планлаштыру һәм хезмәт хакы түләү бүлеге начальнигы Марина Емельянова белән бергәләп эзләдек.

– Марина Викторовна, түләүнең яхшы эшләргә этәргеч бирә торган, ягъни стимул өлешенең укытучының хезмәтен бәяләве аңлашыла. Әмма бу педагоглар арасында ярлы һәм акчаны мулдан алучы катлаулар барлыкка китермәсме соң?

 

– Юк, алар бернинди дә катлауларга бүленмәячәк. Укытучы йә ул балларны алачак, йә юк. Әгәр мөгаллим нәтиҗәле эшләсә, әлбәттә, аның баллары югары булачак.

 

– Ә күп дигәндә, укытучыдан барлыгы ничә балл җыю сорала?

 

– Стимул өлеше буенча – 60 балл. Таләпләр башкарган вазыйфадан чыгып куела бит. Әйтик, җитәкче өчен чик балл югарырак, ул – 100, аның урынбасарына 70 балл дип билгеләнгән.

 

– Нәкъ менә акчаның сыйфат һәм хезмәт нәтиҗәлелеге өчен түләнә торган өлеше укытучыларда күп сорау тудыра да инде. Укучыларның төрлеләре була, укуда гаме булмаганнарны ничек итеп белемле итәсең, дип борчылалар. Бер укучының артта сөйрәлүе акчаның кимүенә ни дәрәҗәдә йогынты ясаячак?

 

– Нәтиҗә бер генә баланың уңышы яки уңышсызлыгыннан чыгып билгеләнми бит. Монда барлык укучыларның уртача уку күрсәткече исәпкә алына. Әйтик, узган ел белән чагыштырганда бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре яхшырак булса, укытучы балл алачак. Аннары бит бәяләү бер БДИ нәти­җәләре белән генә чикләнми, башка күрсәткечләр дә бар. Шунысын әйтергә кирәк: әлегә барлык укытучыларга да хезмәт хакы критерийларны 100 процент үтәгән кебек түләнә. Бүген яңача түләү программасында катнашучы пилот мәктәпләрдә шушы таләпләр буенча сынау бара.

 

– Димәк, бары шуннан соң гына яңача түләү тәгаенләнәчәк?

 

– Әйе, ул чакта инде педагог акчаны эшне ничә процент башкаруыннан чыгып алачак.

 

– Башлангыч сыйныф укытучыларының хезмәте ничек бәяләнә? Анда бит БДИлар юк? Әлеге укытучылар читтә калмасмы?

 

– Әйткәнемчә, сыйфатны бердәм дәүләт имтиханнары гына билгеләми. Өлгереш, укучының нинди билгеләргә укуы, контроль эш, тәрбия, куркынычсызлык кагыйдәләренең саклануы, укытучының, укучының бәйгеләрдә катнашуы.... кыскасы, бәяләү төрләре бик күп.

 

– Аңлавымча, укытучыларның эшчәнлеге уч төбендәге кебек күренеп торачак. Аларның нинди хезмәтләр башкаруын махсус комиссия тикшерәчәкме?

 

– Ай саенмы, әллә кварталга берме – моны мәктәп үзе хәл итә. Аңа хезмәт хакын түләү өчен акча биреләчәк һәм ул шуны бүләчәк. Акча исә бала саныннан чыгып бирелә. Нәтиҗәлелекне комиссия тикшерә. Әгәр педагогның үсеше булмый икән, ул вакытта акча бу фондта кала һәм уку йорты аның нәрсәгә тотылачагын үзе билгели. Ә комиссия профсоюз әгъзалары, ата-аналар, укытучылардан төзелә, мәктәп директорларына исә әгъза булмаска киңәш итәбез.

 

– Акчаны бала санына карап түләү авыл мәктәпләре өчен файдага түгел. Дөрес, әлегә аларның хәлләрен төзәтмә коэффициент җиңеләйтә. Ә алга таба ничек булачак?

 

– ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә алдагы ике елда укучы саны аз булган мәктәпләргә дә башкаларныкы кебек түләнәчәк. Билгеле булганча, шәһәрдә бер сыйныфта – 25, ә авылда 14 укучы булырга тиеш. Әмма алдагы елларда ничек булачагын әйтеп булмый. Авылларда азкомплектлы мәктәпләрне оптимальләштерүне дәвам итәргә туры киләчәк.

 

– Хәзер укытучының эш стажы акчаның күплегенә тәэсир итмәячәкмени?

 

– Норматив буенча, иң зур стаж 15 ел булып санала. Укытучы 20 яки 30 ел эшләсә дә, акчаны артык алмаячак.

 

– Сыйныф җитәкчеләренә, кабинет хуҗаларына ничек түләнә?

 

– Моңа кадәр бу вазыйфалар өчен төрле җирдә төрлечә түләнгән яки түләнмәгән булса, хәзер күләме билгеле. Класс җитәкчесенә акча 200 сум һәм сыйныфында күпме бала (бер укучыга 30 сум) булуыннан чыгып бирелә.

 

– “Мәгари өлкәсендә казанышлары өчен“ дигән билгегә ия булучыларга акча каралганмы?

 

– Россия дәрәҗәсендә каралган. Әмма мәктәпләр яңача түләү фонды штатында моңа үзләре акча билгели ала.

 

– Яшь укытучылар өчен төрле грантлар каралуын ишеткән идек инде. Ә менә ил күләмендә авыл мәктәпләренә укытырга килүче яшьләргә каралган грантлар бездә гамәлдәме?

 

– Әлеге ярты миллион сум акчаны (акча ике елга 250 меңәр сум итеп бирелә) республикада 46 укытучы ала.

 

– Мәктәп директорының хезмәт хакы укытучыларның уртача хезмәт хакыннан чыгып билгеләнә. Ни өчен азкомплектлы мәктәп мөдирләренә җитәкчелек иткән өчен түләнми?

 

– Авылда андый мәктәпләрне финанслау бик кыйммәткә төшә. Берничә укучы өчен әллә ничә укытучы тотып һәм мөдир өчен дә түләп булмый.

 

– Яңача хезмәт хакы укытучыларның тормышын яхшырта алыр дип уйлыйсызмы? Аның уңай якларын нәрсәдә күрәсез?

 

– Моңа кадәр беренче разрядлы укытучы акчасы­ның база өлеше 1600 сум булса, хәзер бу – 4330 сум. Укы­тучының югары белеме бар икән, аның вазифаи оклады 6495 сумны тәшкил итә. Калганы исә укытучының ничек эшләвеннән чыгып түләнәчәк. Тырышып эшлисең икән, акчаны да яхшы алачаксың.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»