|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2010 Интернет
Сүзнең дә бар чамасыИнтернет кешедән үч алу һәм мыскыллау урынына әверелеп бара. Independent басмасы мәгълүматларына караганда, бер ел эчендә андый сайтлар тагын 20 процентка арткан. Дәүләт оешмалары бу мәсьәләдә чаралар күрергә җыена. Ә сезне Интернет аша мыскыл иткәннәре бармы? Данил Сәфәров, “Матбугат.ру” сайты җитәкчесе:
– Мине мыскыл иткәннәре юк, әмма тәнкыйтьләгәннәре бар. Моңа тыныч карыйм. Тик кешене тәнкыйтьләгәндә аның якыннарын китереп кыстыру бер дә матур күренеш түгел. Интернетта хейтерчылык очраклары арткан икән, мондый күренеш җәмгыятьтә күбәйгән дигән сүз. Телевизор карасаң, анда барысы да ал да гөл кебек тоела. Ә менә үзара сөйләшкәндә, бөтен кеше нәрсәдәндер зарлана. Әнә шулар Интернетта чагыла да инде. Бу тармакта тәртип салу чараларының барысы да уйланып бетелмәгән әле. Аерым карарлар бар, әмма махсус кануны юк. Без, мәсәлән, үзебездә аерым кагыйдәләр булдырырга мәҗбүр булдык. Әйтик, тәнкыйть бары тик кешенең эшчәнлеге белән генә бәйле булырга мөмкин. Бу кагыйдәләргә туры килмәгән фикерләрне бетерә башладык. Бездәге комментарийларның якынча 5 проценты сайттан алып ташлана.
Нәҗип БӘДРЕТДИНОВ, “Җырлыйк әле” тапшыруы сайты мөхәррире:
– Шәхсән үзем андый кимсетүләр белән очрашканым юк. Минемчә, “борычлап” әйткән тәнкыйть сүзләре дә булырга тиеш. Кеше үз фикерен җиткерә алмагач, сайтның нигә кирәге бар соң? Гел мактауга гына корылган сайтка беркем кермәячәк. Фикерне төрлечә җиткерергә була. Әдәби телдә дә төрттерергә мөмкин. Ә тәхәллүс астында төрлечә кимсетү, мыскыл итү сүзләре язучыларга килгәндә, монысы кешенең холкыннан тора. Үз фикерен ачыктан-ачык әйтә алганнар – көчле кешеләр. Теләсә ни язучыларны исә куркаклар дип кенә кабул итәргә кирәк.
Римзил Вәлиев, “Азатлык” радиосының Казан бюросы җитәкчесе:
– Мәгълүмат чараларын үч алу максатында куллану, мыскыллау куркыныч тенденция. Миңа карата да шундый ысул кулланылганы бар. Тик аларга игътибар итмәдем. Әмма һәрвакыт алай була алмый. Мәгълүмати технологияләр бик алга китте һәм мөмкинлекләр артты. Миңа калса, кеше бу кадәр иркенлеккә әзер түгел. Кешенең әхлакый сыйфатлары үч алу яки эчендә җыелган кара фикерләрне тарату теләген тыеп калырга тиеш. Әмма тота алмаучылар да җитәрлек. Куркыныч әйбер һәм мондый иркенлек бөтен җәмгыятьнең астын-өскә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дәүләтнең бу мөмкинлекләрне чикләү чараларын эзләве аңлашыла. Миңа калса, кешенең хокукый культурасын һәм әхлакый тәрбиясен арттыру өчен кискен чаралар күрергә кирәк. Үлчәми ачылган авызларны исә яптыру, кайвакыт хәтта җимерү мөмкинлеге дә бар. Шуңа күрә игътибарлырак булырга чакырам.
Рамил Ганиев, булачак компьютерчы:
– Мыскыл иткәннәре юк, чөнки мине белмиләр. Интернетта бит күбрәк танылган кешеләргә бәйләнәләр. Дөресен әйткәндә, мыскыллау очракларының күбесе ниндидер көнләшүгә кайтып кала. Ә менә үз исемен куеп, сүзләрен раслап тәнкыйть итү очраклары юк диярлек. Кайберәүләр форумнарга кемнедер типкәләү өчен генә керә дә инде. Шуңа күрә ниндидер чаралар күрергә телиләр икән, бер дә начар түгел. Әмма бу чаралар сүз иреген кысуга да китерергә мөмкин. Белгәнемчә, түрәләр Интернетны кулга төшерү турында күптән хыяллана инде.
Илназ САФИУЛЛИН, җырчы:
– Чикләүләр кертеп бик дөрес эшлиләр. Интернет дөньясы – ул чиксез дөнья. Анда үз исемең белән түгел, төрле “ник”лар астында берәр вакыйга яки кеше турында рәхәтләнеп теләсә нәрсә язып була. Моны сайтларда мәҗбүри теркәү кертеп чикләргә мөмкин. Җитди сайтларда теркәү системасы булырга тиеш. Кеше үзе турында күпмедер мәгълүмат керткәч кенә фикерен язып калдыра ала дигән сүз бу. Бәхәс килеп чыккан очракта, әлеге кешене табып, элемтәгә кереп булачак. Татар сайтларында да минем исемем астында кереп, теләсә ни язу очраклары бар. Үземнең сайтта теркәү системасы эшли. Ягъни теркәлү үтмәгәннәр фикерләрен бөтенләй яза алмый. Минемчә, бу дөрес тә. Үземне кимсетүгә килгәндә, мин андый сүзләргә җитди карамыйм, йөрәгемә якын кабул итмим. Гомумән, Интернетка тулаем дәрәҗәдә ышанырга ярамый. Ләкин шунысы да бар: сине кемдер тәнкыйтьли икән, димәк, синең иҗатың, эшчәнлегең белән кызыксыналар. Монысы да яхшы. |
Иң күп укылган
|