|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2010 Мәдәният
“Кара-каршы”да тема да, алып баручылар да башка1 нче декабьрдән “Кара-каршы” тапшыруы яңа форматта чыга башлый. Беренче тапшыруда баласы белән урамда калган хатын-кыз язмышы турында карагыз! Беренче тапкыр бу программа “Татарстан – Яңа Гасыр” каналында 2006 елда эфирга чыккан иде. 4 ел эчендә ул үзенең алып баручыларын һәм форматын 3 тапкыр үзгәртте. Тамашачылар аның Туфан Миңнуллин, Индус Таһиров алып барган чакларын әле дә яхшы хәтерлидер. Соңгы ел дәвамында заманабызның иң актуаль проблемалары турында Гөлнара Сабирова һәм Фердинанд Сәлахов төрле танылган шәхесләр, журналистлар белән бәхәсләште. Хәзер ток-шоуны Энҗе Шәйхетдинова һәм Роза Әдиятуллина алып барачак һәм ул 40 яшьтән дә олырак хатын-кызларга юнәлтеләчәк ди, тапшыруның режиссеры Зөлфия Әсәдуллина. Ә темага килгәндә биредә ир-ат белән хатын-кыз мөнәсәбәтләре, гомумән, хатын-кызлар өчен кызыклы булган көнүзәк мәсьәләләр күтәреләчәк. Мәхәббәт, нәфрәт, хыянәт... Болар барысы да үзгәртелгән “Кара-каршы” тапшыруы темалары.
Кунакларга килгәндә, студиягә тема буенча кешеләргә, бигрәк тә яшьләргә үз фикерен әйтә алган һәркем килә ала. Тапшыруның яңа алып баручылары - тәҗрибәле журналистлар. Энҗе Шәйхетдинованы тамашачылар “Мәдәният дөньясында” тапшыруы аша үз итеп өлгергән булса, Роза Әдиятуллинаны, ул соңгы арада алып барган, “Хәерле иртә!” программасы буенча яхшы белә.
““Кара-каршы” “Мәдәният дөньясында” тапшыруына капма-каршы. Ләкин бер нәрсә охшаш – җаваплылык. Без әлеге тапшыруда кемнедер яклап, кемнедер гаепләргә җыенмыйбыз. Шулай ук, теге яисә бу гыйбрәтле язмыш геройларына сынаудан чыгу өчен төгәл инструкция дә бирергә теләмибез. Без бәхәсләшәбез, үз фикеребезне әйтәбез. Тамашачы тапшыруга килгән кунакларны тыңлап, үзе өчен ниндидер нәтиҗә ясарга, “Нишләргә?” дигән сорауга җавап табарга мөмкин. Безнең сюжетлар - уйлап табылган язмышлар түгел. Барысы да чынбарлыктан алына. Сюжетларда сөйләүчеләрнең әлегә йөзләрен күрсәтмибез. Безнең татар халкында үз хәсрәтеңне урамга чыгып кычкыру юк. Шуңа аларның тавышларын үзгәртәбез, йөзләрен караңгылатабыз. Тамашачылардан телевидениегә еш кына үз язмышы, хәсрәте турында язылган хатлар килә. Без алар арасыннан гыйбрәтлеләрен сайлап алабыз”, дип программага карата фикерләре белән уртаклашты Энҗе Шәйхетдинова.
Беренче тапшыруда баласы белән урамда калган хатын-кыз язмышы турында карагыз!
Тапшыруның эфирга чыгу вакыты: чәршәмбе 20 сәгать 30 минут; кабатлау: дүшәмбе, 11 сәгать 30 минут.
|
Иң күп укылган
|