|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2010 Җәмгыять
Телефоннан сөйләшү
– Туфан абый, исәнмесез.
– Исәнме, Миләүшә. Кәефләрең ничек?
– Аллага шөкер. 24 ендә сессия, Туфан абый. Киләсездер бит?
– Әлбәттә.
– Сау булыгыз, Туфан абый.
– Сау бул, Миләүшә.
* * *
– Туфан Абдуллович, Сезме?
– Мин.
– Исәнмесез Рөстәм бу. 24 ендә сессия икәнен беләсездер.
– Беләм, Миләүшә әйтте.
– Киләсезме?
– Килмичә ярамас.
– Сау булыгыз.
– Исән бул.
* * *
– Туфан Абдуллович?
– Әйе.
– Госсоветтан Идиятуллин. 24ендә сессия хәбәр иттеләрме?
– Әйттеләр.
– Көтәбез.
– Рәхмәт.
– Сау булыгыз.
* * *
– Туфан Абдуллович.
– Әйе.
– Из Госсовета. 24го сессия. Знаете?
– Знаю.
– Пожалуйста, не забудьте.
– Не забуду.
– Спасибо. До свидания.
– До свидания.
* * *
– Туфан Абдуллович?
– Әйе.
– Здравствуйте. Сессия у нас 24 го.
– Да?
– Ну да. Что, не знали?
– Не знал.
– Обязательно приходите.
– Спасибо что напомнили.
– До свидания.
* * *
– Туфан абый.
– Әү, бәгырькәем.
– Әллә таныдың?
– Танымаска. Сандугач тавышын таныйм мин. Авыл малае.
– Рәхмәт, Туфан абый җаным. 24 ендә сессиядә буласыздыр бит?
– Әбәзәтелне.
– Кил. Барыбыз да сагындык.
* * *
– Туфан Абдуллович, здравствуйте. – Здравствуйте. Знаю. – Спасибо. Ждем.
* * *
– Әлү-ү-ү. Нихәлләрдә, Туфан абый.
– Нихәл, Разил.
– Әйттеләрме?
– Әйттеләр.
– Иртәрәк кил. Сөйләшәсе сүзләр дә бар.
– Ярый. Син әйткән – закон.
– Сау бул.
– Пака.
* * *
– Туфан абый, исәнмесез.
– Исәнме, Миләүшә. Кәефләрең ничек?
– Аллага шөкер. Онытмадыгызмы, Туфан абый? Иртәгә сессия.
* * *
– Исәнмесез, Туфан абый. Рөстәм бу. Иртәгә сессия. Онытмадыгызмы?
* * *
– Туфан Абдуллович. Здравствуйте.
* * *
– Туфан Абдуллович...
Туфан МИҢНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|