поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.11.2010 Җәмгыять

Бездән нәрсә яшерәләр?

Беркөн машинада барганда, яныбыздан җилдереп үткән “Запарай”га шаккатып карап калдык. Берсеннән-берсе затлы “иномарка”ларның хәтерен калдырырмын дип тә тормый, әдәп саклап та маташмый – әле берсен, әле икенчесен урап узып, чаба гына “колак”ларын тырпайткан “тридцадка”.

Моның яше, чама белән, 30-40 ел бардыр, әмма ник бер күгәргән җире күренсен! Хуҗасы искегә исе киткән берәр сәер бәндәдер инде, юкса, хөкүмәтнең көчкә тын алган автопромышленностьны коткару сәясәте шаукымына ияреп, “тормыш иптәшен” теге, тулар-тулмас 50 мең сумга алыштырыр иде. Менә шушы, тышкы кыяфәте, пырдымсыз холкы, моторының да адәм рәтле урынга куелмаганлыгы аркасында күпсанлы мәзәкләр героена әверелгән “СССР баласы”ның әле һаман яшь тай сыман чабуына һич аптырыйсы түгел. Узган гасырның “Копейка”, “Москвич” һәм “Запарай”лары, хәзерге затлы машиналар белән чагыштырганда, техник мөмкинлекләре бик ярлы булса да, черү-күгәрүгә бирешмәүче ныклы, калын металлдан эшләнгән иделәр. Шунлыктан, боларның һаман сафта калып, “фольгадан ясалган” замана машиналарының сатылуына комачаулавына аптыраган хакимнәр искелек калдыкларыннан арыну җаен таптылар кебек. Хәзер исә “Лада” мескен “Запарай”ны мәзәкләрдән дә кысрыклап чыгарып маташа...

 

Казан, Алабуга кебек меңьеллык тарихка ия шәһәрләргә баргач, төрледән-төрле архитектура үрнәкләрен чагылдырган биналарның матурлыгына сокланам да, гаҗәпкә дә калам. Ул вакытларда проект институтлары да, төзелеш академияләре дә, хәзергедәй замана технологияләре, төзелеш материаллары – берсе дә булмаган! Ничекләр шулай ныклы да, гүзәл дә итеп эшли белгәннәр диген! Шулай киләчәк өчен сыйфатлы итеп эшли белгәч, нигә хәзерге төзүчеләргә һөнәр серләрен мирас итмәгәннәр икән? Ник дисәң, хәзер яңа йортлар калка бара, берничә елдан яннарында тишек, ярык ямаучы осталар пәйда була... Хәзерге панельле йортларның киләчәктә тарихи һәйкәл булып басып торачагы бер дә ышаныч уятмый, мәгәр. Әйтик, апагыз менә шулай юк-бар яза-яза дан-шөһрәткә күмелә икән, исеме язылган тактаны кая эләләр ди инде? Минем 84 нче серияле йортымның ние генә калыр икән якын киләчәккә?.. 70 нче елларның күпме кисәң дә тишелми дә, ертылмый да торган нейлон оекларын, дистә елга якын яктыртырга сәләтле лампочкаларын гына искә төшерик. Яктырткычларга вольфрам күп сарыф ителә дигән сылтау белән, спиральләрен нечкәрәк итеп чыгарырга карар кылды сәвит хөкүмәте һәм... аларның “гомере”н өч тапкырга киметеп куйды. Хәзер исә безгә гадәтиләреннән 10-15 тапкырга кыйммәт энергиясаклагыч лампочкалар алырга тәкъдим итәләр. Рекламаларга ышансаң, 25 ел “эһ” тә итми яктыртып торачаклар икән. Димәк, мантыйк буенча, барыбыз да шуларны алып куйсак, ул яктырткычларны ясаучы абзыйлар чирек гасырга эшсез калачаклар! Калганнар ди, тот капчыгыңны! “Бер ел ватылмаячак” дигән мөһерле ышаныч кәгазе, ягъни гарантия белән мин дә берничәне алган идем. Ел узып китү белән башта берсе “күзен кыскалый” башлады, аннан икенчесе бөтенләй сүнде. Нинди баш кирәк бит, ә, шуларны гарантия вакыты үткәнче генә яктыртырлык итеп ясарга!

 

Соңгы 10-15 елда кешене техник казанышларга батырдылар. Компьютерларның, кесә телефоннарының елдан-ел яңарып, камилләшеп торуын күр дә, үзләштереп кенә өлгер СССРдан калган башың белән! Тик менә хикмәт: кесә телефонының гадиен алсаң да, әллә нинди мөмкинлекләр шыплап тутырылган кыйммәтлесен алсаң да шул бер чама – 2-3 ел хезмәт итәләр. Ватылалар, чөнки гарантияләре беткән. Аңа ватылырга кирәк, чөнки ни ашасын ди аны ясаучы абзаңнар? Ватылмаган очракта да корпусы, төймәләре тиз генә кыршылып, ашалып, кыяфәте ямьсезләнә дә кала. Ә сатуга әллә нинди кәттәләре чыгып тулган! Яңаны алмас җиреңнән аласың. Менә ничек оста җитәкчелек итә беләләр үзебез һәм кәшилүгебез белән! Һәр нәрсәнең җае бар, баканың да мае бар, җанкисәкләрем...

 

Әллә ничә гасыр элек ясалган җиһазларның, механизмнарның, биналарның бүгенгәчә кулланышта калуы могҗизага тиң, әлбәттә. Кайбер имеш-мимешләргә ышансаң, тузмый торган тукымалар да, машина тәгәрмәчләре дә күптән уйлап табылган икән. Тик ул ачышларның промышленность өчен кирәге юк, чөнки “мәңгелек” әйбер җитештерүченең кесәсенә сугачак. Димәк, тормыш чәчәк атсын өчен без бертуктаусыз нидер сатып алырга тиеш. Искерү турындагы фән, ягъни көнкүреш товарларын җитештергәндә аларның кулланучыга артык озак хезмәт итмәвен тәэмин итүче фән (!) шулай куша икән, җәмәгать!

 

Яңадан-яңа технологияләрне үзләштереп, товар әйләнешен арттыру белән янәшә “кичектерелгән искерү” ысулы да кулланыла. Мәсәлән, кайсыбер товарның яңа, камилләшкәнрәге күптән дөнья күргән, тик ул гамәлдәге иске вариантына ихтыяҗ кимегәнче сатуга чыгарылмый тора. Яңа төр товар җитештерелә тора, запас туплана, параллель рәвештә реклама акциясе бара һәм, сатуда күренүгә үк, кулланучы яңа, “могҗизага тиң” әйберне ябырылып ала. Шәп бит! Бу алымны кулланучыларның берсе – “Жиллетт” компаниясе. Хромланган йөзле кырынгычларга ихтыяҗ кими башлагач кына тефлон белән капланганнарын сәүдәгә “ыргыту” дисеңме, башта дәррәү ике лезвияле, аннан – өч, тора-бара биш лезвияле кырынгычларның пәйда булуын ничек аңлатасың? 10 ел элек шундый 5 катлысын ясый белмәгәннәрдер дип уйлап ялгышмыйк. Бу – “планлаштырылган искерү”нең иң мәкерле бер төре – “кичектерелгән искерү”.

 

Әлбәттә, бер генә рекламада да “искерү” турында сөйләмиләр. Без бары яңа технологияләр, инновацияләр турында гына ишетәбез. Ә күп очракта әлеге “инновация”ләр гап-гади “кармак” кына. Әйтик, кузовка кайбер үзгәрешләр кертәләр дә, өр-яңа машина тәкъдим итәләр, яки “бензинны аз ашаучы” двигатель белән шаккатыралар, тик нигәдер яңа машиналарның куллану вакыты кимегәннән-кими... 90 нчы елларда нимес һәм япон җитештерүчеләре капиталь ремонтсыз миллион километр йөгерергә сәләтле машиналар чыгара иде. Хәзер исә автомобиль базарын кыяфәте белән затлы машиналарны хәтерләткән, салоны киң катлау сатып алучыны җәлеп итәрдәй аксессуар, электрон җиһазлар белән шыплап тутырылган Кытай машиналары яулап маташа. Кулланучы үзе үк компанияләрне чыдамлы һәм кыйммәт техника эшләүгә караганда, сыйфаты сыек, арзанлысын җитештерергә этәрә башлады. Чөнки күпләр күп акча түгеп, ышанычлы, кыйммәт машина алганчы, ремонтсыз гына гарантия вакыты узганчы йөрердәен ала да, тизрәк сату җаен карый. Сыйфатка түгел, санга басым ясауның тагын бер өстенлеге – ремонт. Аңа кирәкле җиһазлар, ягъни запчастьләр җитештерүнең саллы гына табыш чыганагы икәненә җитештерүче күптән төшенгән инде. Кайбер автомобиль җитештерүчеләр тагын да хәйләкәр адымга баралар икән – гарантияле ремонтка кертелмәгән әйберләрне нәзберек итеп ясыйлар. Мәсәлән, тормоз колодкалары, дискларны тиз тузу сәбәпле бик еш алыштырырга туры килә ич. Ә менә шуларны йомшаграк металлдан да ясап җибәрсәңме?! Табыш икеләтә!

 

Җиңел промышленностька да тузмый торган кремплен күлмәкләр, нейлон оеклар, болонья плащлар җитештерү файда китерми. Хәер, кулланучыга да “мәңгелек” әйбернең кирәге юк, чөнки мода үзгәрә тора, кием-салым да туйдыра. Күңел яңалыкка омтыла бит! Моданың еш үзгәреп торуы да безне киемгә акчаны мөмкин кадәр күбрәк сарыф иттерүче бер алымдыр.

 

Промышленность өлкәсендәге җиһазлар – станоклар, турбиналар, пресслар, ни әйтсәң дә, озаграк гомерле әлегә. Әйтик, заводларда эшли торган профессиональ перфоратор-борауларның сыйфаты без өйдә кулланыр өчен чыгарылганнарыннан күпкә өстен. Самолетлар да 20шәр ел өзлексез очышка исәпләнгән. Теплоход двигательләре, безнең автолардан аермалы буларак, ремонтсыз берничә дистә ел төчкерми дә эшли. “Планлаштырылган искерү” дигән дөньякүләм угрылык “фәне”нең яшәве имеш-мимеш кенә түгел, чыннан да, хак икән, аны халык кулланышы товарлары белән генә канәгатьләнмичә, башка тармакларны да кармавычлары белән колачларга омтылмас дип кем ышандыра ала?!

 

Сыйфатлы әйберләрнең уйлап табылып та кеше күзеннән ераккарак яшерелүенә шикләнмим мин. 20 ел элек олы улым авырып китте, эчкән суын да косып чыгара бу. “Ашыгыч ярдәм” машинасы йогышлы авырулар бүлнисенә илтте һәм мине, яшь балам белән, чиратлашып бәдрәф юлын таптаучы өч хатын яткан палатага салып та куйдылар. Минем улым кебек баласы белән тагын бер хатын бар иде. Әлеге хатын табибның танышы иде, ахрысы. Табиб теге балага кечкенә шешәдән ниндидер дару эчертә, моны никтер миннән яшерергә тырыша иде. Минем малайга система куялар да, эче сыек булмаса да, эч киткәннән дару бирәләр. Теге баланың да авыруы нәкъ улымныкы кебек иде, тик ул күзгә күренеп тернәкләнә башлады. Түздем-түздем дә, сорадым табибтан “по блату” даруының исемен... Башта бик дорфа кыланды, янәсе, ник төпченәсең, барыбер таба алмыйсың син ул даруны! Мин дә кыздым: “Анысы – минем эш! Языгыз исемен!” – дидем. Ирем бөтен туганнар-дусларны аякка бастырып, башка шәһәрдән эзләп тапкан. Ышанасызмы-юкмы, гап-гади Бифидумбактерин иде ул. Темадан читкә китеп яздым, чөнки исеме йөрәгемә уелып калды...

 

Галимнәр кеше 300 елдан артык яшәргә тиеш, тик дөрес тукланмау, башка экологик һәм тормыш шартлары нәтиҗәсендә 70-80 ел гына яшибез диләр. Ә нигә соң хәзерге фән-техника, әллә ниткән “нәни” технологияләр үсеш алган чорда гап-гади грипптан да куркытып хафага салалар? Тере организмны клонлаштыра, әгъзаларны күчереп утырта беләләр, ә туберкулез, рак, йөрәк-кан камырлары авырулары кебек чирләрне йөгәнли алмыйлар? Һич тә аңлашылмый бу. Тереклек суын юри ераккарак яшерәләр микән әллә? “Искергәннәр” китә торсын диләр микән?..


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ 59 | 18.11.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»