поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.11.2010 Бәйрәм

“Йөзенче җимешем ана карынына төште”

Йөзеннән иман нуры сирпелеп торган сөйкемле, җор телле, җитез хәрәкәтле, дәрәҗәле бу ак әбине кем генә белми икән?! Күпләргә намазга басарга ярдәм итүче, әле дә дини сабаклар бирүче, күпләр үрнәк алырдай иманлы балалар тәрбияләп үстерүче, бик күп изге гамәлләр кылып, кая булса, шунда иман орлыклары чәчүче абруйлы Рәшидә абыстай Исхакый хакында хәбәрдар булмаган кеше сирәктер.

Бөек ана исемен горур йөртүче иң бәхетле ана, дәү әни, шәкертләренең яраткан мөгаллимәсе, мөселман дин кардәшләренең якын дусты да ул. Ул һәркайда кадерле кунак, табын күрке.

 

Өлкән мөслимә 12 балалы ишле гаиләдә үскән, үзе 6 бала тәрбияләгән. Ә оныкларын санап бетерерлек түгел, итәк тулы. “Алла боерса, җәй аенда йөзенче җимешемне көтәм”, – ди ул, ифрат куанып. Әниләр көне якынлашканда Рәшидә абыстай белән тормыш бизәге булган шул гүзәл затлар хакында серләшеп алдык.

 

– Рәшидә абыстай, Сезнеңчә, ананың бәхете һәм хәсрәте нәрсәдә?

 

– Ана булу хатын-кызга зур җаваплылык өсти. Ул тәүфыйклы, иманлы, үзенә һәм иленә файда китерә, үзеннән соң яхшы нәсел калдыра торган балалар үстерә алуы белән бәхетле. Ә хәсрәте шунда: ислам кануннары буенча тәрбияләүгә ирешә алмый икән, ананы дөньялыкта да, ахирәттә дә афәт көтә. Кечкенәдән сабыен Аллаһның барлыгын һәм берлеген танырга, Ходайдан куркып яшәргә өйрәткән анага тәрбия җимешләре дә җиңелрәк бирелә.

 

– Ә Сез бәхетле әниме?

 

– Мин үземне дөньядагы иң бәхетле әниләрнең берсе саныйм. Кечкенәдән 6 баламны да намазга бастырып, аларга хәләл ризыклар ашатып, иманлы итеп үстерүемнең рәхәтен татып яшим. Карынымда чакта ук җан кисәкләремә Ходайдан бәхет, иминлек, тәүфыйк сорадым, хәзер дә хәер-фатихамнан ташламыйм. Аллаһ исламнан, шайтан юлдан яздыра күрмәсен берүк, дип иртә-кичен аларга хәерле гомерләр теләп торам. Иншалла, догаларым кабул була. Балаларым, оныкларым көн саен шалтыратып, яхшы хәбәрләрен җиткереп, күчтәнәч-бүләкләрен китереп, кунакка дәшеп торалар, игелекләре үзләренә кайтсын, бик кадер-хөрмәттә яшәтәләр. Госманым (Госман хәзрәт Исхакый – Татарстан мөфтие – Р.А.) үзе зур кеше булса да, көн саен хәлемне сорашырга вакыт таба. Кая барса да: “Әни, мин шунда шундый эш белән китәм, догаларыңнан ташлама, хәерле эшләр теләп тор”, – дип әйтеп китә, әйләнеп кайткач та хәл белешә. Балаларым өчен җаным тыныч, аларның барысы да горурлыгым, киленем, кияүләрем дә бик мәрхәмәтлеләр.

 

Аллаһ миңа саулыгын да, хәрәкәт-бәрәкәтен дә бирде. 87 яшемне түгәрәклим. Әле атнасына өч тапкыр Нурулла мәчетенә дин сабагы бирергә йөрим. Шушы яшемдә дә башкаларны Аллаһка якынайта алуым белән бәхетлемен. Урамда кочаклап алып, “Китабың аша намаз укырга өйрәндем, бик зур рәхмәт”, – дигән сүзләрне ишетеп сөенәм. Яңарак кына “Коръән җәүһәрләре” исеме астында тагын бер китабым басылып чыкты.

 

– Сез иң бәхетле әни булу өстенә иң “бай” дәү әни дә әле.

 

– Исламиямнең – 8, Рушаниямнең – 7, Госман, Фирдәвис, Рабигамның – 6 шар, Рәмзиямнең 4 баласы бар. Аларның балаларыннан һәм аларның балаларыннан туган онык һәм оныкчыклар белән барысы 99 җимешем бар. Җәй көне Госманымның кызы Камилә кияүгә чыккан иде. Күптән түгел йөзенче оныгымның ана карынына төшүен хәбәр иттеләр, Ходайның насыйбы белән ул киләсе елның июнендә дөньяга аваз салыр дип көтәбез. Алла боерса, корбан чалдырып, барлык балаларны, оныкларны җыеп, зур мәҗлес үткәрергә ниятләп торам. Бүләгемне дә әзерләп куйдым. Алдагы елда Госманымның оныклары 4 кә артачак. Ходай насыйп итсә, 103 нчесенә дә нигез салынган дигән хәбәр бар.

 

– Ананың баласы каршында төп бурычлары нидән гыйбарәт?

 

– Бала табу әле ул ана булдым дигән сүз түгел. Ананың балага булган иң хәерле һәм гомерлек бүләге – яхшы тәрбия. Ана бу хакта нарасые карынында чакта ук кайгыртырга, үзендә җаваплылык хисе тоярга, изге теләк-догада булырга тиеш. Ә тугач, иң элек мәгънәле исем кушарга, чәчен алдырырга, бала исеменнән корбан чалдырырга, ир бала булса, озакка сузмый сөннәткә утыртырга бурычлы. Саный китсәң, бик күп алар. Кыскача әйткәндә, бала үскән саен, яшь үзенчәлекләренә карап, әдәп-әхлак тәрбиясе сеңдереп, эшкә өйрәтеп, бар яктан иманлы итеп үстерү таләп ителә. Яше җитү белән баланы, тыңламаса, суктырып булса да, намазга бастырырга кирәк. Иманның башы шунда. Аннан соң ана кеше баласына карата сабыр, ягымлы, кайгыртучан булырга бурычлы, ул баласы өчен гомеренең соңгы көненә кадәр җавап тота.

 

– Ә баланың анасы алдында нинди бурычлары бар?

 

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Җәннәт – аналарның аяк астында”, “Анаңа “уф” дип тә әйтмә”, – дигән. Кече яшьтән моны аңлаган бала анасына гомер буе бурычлы булуын тоеп яши. Бала анасына каршы дәшмәскә, авыр сүзләр әйтмәскә, начар гамәлләр кылып, аны борчу-сагышларга салмаска, зыян китермәскә тиеш. Ул анасына шәфкатьле булып, кадер-хөрмәт, кайгыртучанлык, мохтаҗлык кичергәндә ярдәм күрсәтергә, гомере буе аның хәер-фатихасын алырга тырышып яшәргә бурычлы.

 

Аннан соң өлкән кеше олыгая барган саен аның көче китә, хәтере начарлана, кулыннан эш килми башлый, барысын да йөрәгенә якын алучан була. Мондый очракларда ананың бала үстергәндәге сабырлыклары балага күчәргә тиеш. Олы кешенең яшәгән чаклы яшисе юк, түземлелек кирәк. Ана кешенең кимчелекләре, гаебе булса да, бала өстеннән ананы карау бурычы төшми.

 

– Дөньяда төрле хәлләр бар, әниләрнең үгиләре дә була. Алар өчен дә бала өстендә шушы ук бурычлар каламы?

 

– Тапкан ана түгел, баккан ана, диләр, кызым. Үги саналса да, чит кеше баласын үзенекедәй якын күреп, җан җылысын биреп, күз нурларын түгеп үстерә, яхшы тәрбия бирә икән, бала аңа үз анасына булган кадер-хөрмәтне күрсәтергә, картлык көнендә дә кайгыртырга, үз анасына тиешле тәрбияне кылырга бурычлы.

 

– Арабызда, берничә баласы була торып та, гомер көзләрен картлар йортында үткәргән аналар да юк түгел. Хикмәт нидә?

 

– Ризаэтдин Фәхретдин: “Тәрбиягә өйрәтмәү – ул тәрбиясезлеккә өйрәтү”, – дигән. Андый аяныч хәлләр, гадәттә, диннән читләшкән гаиләләрдә очрый. Алар тәрбиядә хата җибәргәннәр. Үзе иманлы булмаган ана баласын ничек иманлы итеп үстерә алсын соң?! Кайчак артык игътибар бирмәгән ялгышлар да вакытлар үтү белән шулай бик кыйммәткә төшә, кайтарып ала алмаслык була. Бүгенге җәмгыятьтә күп аналар Коръән кушканча яшәргә кирәклекне соңлап аңлый шул. Хәзерге яшьләр арасындагы әниләрне күреп, гыйбрәт алырдайлары да шактый. Бала бишеге тартып барган ярымшәрә киенгән ананың авызында тәмәке, кулында сыра. Сабые үскәннән соң бу ананы нинди язмыш көтәсе бүгеннән үк билгеле. Аннан соң ана кеше өчен зина кылу, бала төшертүләр бик гөнаһлы, ул кеше үтерүгә тиң. Таяк ике башлы бит.

 

– Әле тагын балалары наркоман, эчкече, җинаятьче булудан күз яше түгеп, газапта яшәгән аналарыбыз да юк түгел...

 

– Барысы да шул дөрес тәрбия бирүгә килеп терәлә. Бала үстергәндә каты бәгырьле булмаска, аңа бәддога укымаска кирәк, фикер-теләкләр кайчан да булса чынга аша. Каргыш, рәнҗеш, үч саклаулар да эзсез калмый. Бүген рухи тәрбия бирү түгел, затлылык, акча өстенлек итә.

 

Күп гаиләләрдә бер-ике сабый үсә. Ата-ана үзен онытып, бары тик шул бала өчен яши. Кеше арасында ким-хур итәсе килмичә, баланы яхшы киендерә, тәмле ашата, йокысы туйганчы йоклата, акчасын жәлләми югары белемле итәргә тырыша, мәктәпне бетерүгә машинасын, аннан фатирын алып бирә, армиядән дә алып кала. Ә аны хезмәткә өйрәтү, әдәп-әхлак тәрбиясе бирү бер читтә кала. Бала үз-үзен генә яратып үсә, эшсезлектән теләсә кая йөреп, яманнарга иярә, шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, тора-бара ата-анасын бөтенләй санга сукмый башлый. Имансыз балалар арасында әниләрен кабергә иңдергәнче үк үзара низаглашып мирас бүлү очраклары да күзәтелә. Аллаһ үзе сакласын!

 

Ә дини тәрбия алып, Аллаһ җәзасыннан куркып үскән бала һәрчак үзен Аллаһы Тәгалә күзәтүе астында сизә, үз бурычларын үтәүдән читләшми.

 

– Газета укучыларыбызга нинди теләкләрегез бар?

 

– Барчасына да хәерле озын гомерләр, сәламәтлек, барлык аналарга да Аллаһы Тәгалә миңа биргән ана бәхетен бирсен иде, ил-көннәрдә иминлек булсын, бала кайгылары күрергә язмасын!

 

* * *

 

 

Казанның Вознесение бистәсендә яшәүче 13 бала анасы (10 малай, 3 кыз) Мөршидә ГАБДРАХМАНОВА:

 

– Инде балаларым үсеп бетте, олысына – 33, кечкенәсенә 12 яшь, 11 оныгым бар. Аларга карыйм да сокланып туя алмыйм. Беркайчан бала төшерткәнем булмады, берсен дә ярып алмадылар. Спорт белән шөгыльләнгәч, баланы карында күтәрүнең дә, үстерүнең дә авырлыгын тоймадым. Хезмәтем буенча 9 нчы катка кадәр тәпиләп менә идем. Ишле гаиләдә балалар бер-берсенә булышып, эшләп, үзара туган, гаилә җанлы булып үсәләр, мөстәкыйльлеккә өйрәнәләр. Балаларым ир кеше, хатын-кыз эше дип тормый, бар эшне беләләр. Сөбханалла, барысы да тәүфыйклылар, йөзгә кызыллык китергәннәре юк.  

 

Кукмарадан 6 бала анасы Зөлфирә ГАЙНЕТДИНОВА:

 

– Без гаиләдә ике генә бала үстек. Ә үзем өченче сабыйдан соң ишле бала тәмен тагын да ныграк аңладым. Күпбалалы гаиләдә бәрәкәт бар. Җан җимешләре күбрәк булган саен ир белән хатын арасы да якыная, уртак максатлар арта. Аннан соң балалар күплек кечкенәдән аларның характерын тәрбияли, сабыр, ярдәмчел, түзем булырга, бер-берсенә юл куярга өйрәтә. Халыкта “бала тапкан саен хәерчелек арта” дигән сүз йөри, бу фикер белән килешмим, бала табудан куркырга кирәкми. Хөкүмәтнең ярдәмен бик тоймасак та, бала туган саен рухи һәм материаль байлыгыбыз тагын да арта гына бара.

 

Түбән Камадан 5 малай анасы Фатыйма ГАЙСИНА:

 

– Зур улыбызга – 12, иң кечесенә 5 яшь. Балаларның дүртесе мәктәптә укый, берсе балалар бакчасына йөри. Ана капиталы безгә эләкмәде. Торыр урыныбыз гына кысан, 5 бала белән бер бүлмәле “малосемейка”да яшибез. Мин үзем бала төшертүгә каршы, чөнки ул кеше үтерүгә тиң эш. УЗИ күзәтүеннән шуны исбатлаганнар: аборт ясаганда үзен саклар өчен шул яралгы булган кан кисәге табиб пычагына эләкмәскә читкә тайпылып кача икән. Шуны аңлаган хәлдә ничек үз җан яралгыңның гомерен өзәсең?!

 

Актаныш районыннан 6 малай анасы Гөлназ ШӘЯХМӘТОВА:

 

– Һәр бала үз ризыгы, үз бәхете белән туа. Олы улыбызга – 18, кечесенә 3 яшь. Без бала-чага шау-шуына күнеккән, алар мәктәптә чакта тынлык булса, өйнең яме юк. Хатын-кыз эше дип тормыйлар, бар эшне белеп, бер-берсен карап, ярдәмләшеп үсәләр, идәнен дә, керен дә юалар, ашарга да пешерәләр. Печәнне дә, бакча эшләрен дә күңелле итеп бергәләп башкарабыз. Йорт төзи башлаган идек, әтисе белән бергәләп фундамент салып куйдылар. Улларым ирем Айратның да, минем дә уң кулларым, бер-берсен, үз-үзләрен карыйлар. Бар эш тә кулыгыздан килсен, хатыннарыгыз рәхмәтле булыр, дим.


Рәшидә АХМИРОВА
Ирек мәйданы
№ | 26.11.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»