|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2010 Мәдәният
Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» драмасы буенча куелган спектаклен ТНВ күрсәтәчәкКиләсе якшәмбе, 28 ноябрь көнне "Татарстан – Яңа гасыр" каналында 13 сәгать 30 минутта Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» драмасы буенча Чаллы театры куйган спектакльнең телепремьерасы күрсәтеләчәк. Спектакль башланыр алдыннан аны тәкъдир итү узачак – телестудиядә театрның иҗади төркеме, журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр драманың язылу, куелу тарихы, аның әһәмияте, иҗади табышлары һәм башкалар турында сүз алып барачак. ТНВ каналы Җирнең ясалма иярчене аркылы үз программаларын бөтен дөньяга тапшыра. Аларны Россиядән тыш Ауропа, Скандинавия, Төньяк Һиндстан, Урта Азия илләрендә, шулай ук Кытай һәм Япониядә яшәүче татарлар карый.
Исегезгә төшереп үтәбез, «Абага алмасы ачы була» драмасы ТР Мәдәният министрлыгы һәм Г.Камал исемендәге Академия театры тарафыннан уздырыла торган «Яңа татар пьесасы» бәйгесе жюриенең махсус карары нигезендә «Казан утлары» журналында басылып чыккан иде.
Театрның баш режссеры Фаил Ибраһимов тарафыннан куелган һәм Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган спектакльнең премьерасы Чаллы театры сәхнәсендә 2010 елның 23 апрелендә узган иде һәм тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Спектакльнең үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйнаганын истә тотып, Яр Чаллы шәһәр хакимияте аны чыгаруда финанс ярдәме күрсәтте.
Рафил Сәгъдуллин (Насыйбулла ролендә), Фәнис Сәхәбетдинов (Айбулат ролендә)
Илфат Әскаров (Яшь Насыйбулла ролендә), Лилия Минhаҗева (Гөлия ролендә)
--- |
Иң күп укылган
|