поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.11.2010 «100 ел элек»

«Хисап мәсьәләләре»

(М. Корбангалиевның хисап мәсьләләре һәм гадәди мисаллар” исемле дәреслегенә карата).

Бу көннәрдә мәгъруф (танылган) мөгаллимнәребездән Мөхетдин Корбангалиев тарафыннан тәртип ителмеш «Хисап мәсьәләләре» намендә (исемендә) беренче вә икенче китап, Казанда «Үрнәк» мәтбагасында нәфис рәвештә басылып, «Мәгариф» тарафыннан нәшер ителде. Мөхетдин әфәнденең бу әсәрләре, педагогиядән зур мәгълүматы барлыгымы һәм ысулы тәгълим кагыйдәләрене (методика) тиешле урыннарында иҗра кыйла (куллана) белгәнене ачык күрсәтеп, өстләрендә язылган исемнәре берлән генә булмаенча, бәлки мәфһүмнәре (эчтәлекләре) берлән дә ибтидаи гавам мәктәпләре (башлангыч халык мәктәпләре) өчен тәгаен кыйлынмышлардыр. Боларның эчләрендәге морады тәхсилиясе (укыту максаты) педагогиянең нәзарыйдан зиһенигә (күз белән күрүдән аңга), якыннан еракка, мәгълүмдәй мәҗһүлгә (билгеледән билгесезгә), хастан гамгә (конкреттан гомумигә) вә башка мөһим кагыйдәләренә һәм матлубларына (тәлапләренә) тәмам муафикъ рәвештә тәртип ителмештер. Бердән унга кадәр һәм уннан бергә кадәр кире нәзарән (карап) һәм зиһеннән санарга өйрәтелеп, шул гадидләрне (саннарны) балалар аңлаганнан соң, гамәлләрне дә аңлап, мәгыйшәтләрендә иҗра кыйла (куллана) һәм файдалана белсеннәр өчен мәсьәләләр чыгартырга керешелгән. Мәсьәләләрнең шартлары тәгъриф (аңлату) кыйлырга зарур булырдай һәм сабый балалар аңламастай ят шәйләрдәй(нәрсәләр) алынмаенча, бәлки балалармын мәктәпкә кергәнчә күргән вә белгән һәм мәктәп эчендә һәркөнне күреп торган нәрсәләреннән алынганнар, мәсьәләләр исә тәдриҗне тәмам ригая кыйлып (әкренләп үсүгә игътибар биреп), берсене мөгаллим үзе чыгартса, икенчесене бала үз иҗтиһады берлән дә чыгарырга кадәр булырлык итеп тәртип ителмешләр. Бу исә баланы эәвекъләндерә, рәгъбәтләндерә (кызыксындыра), иҗтиһадыны арттыра һәм киләчәктә үз-үзеннән эш башларга батырчылыклы кеше итеп чыгарырга зур васита (чара) буладыр. Әлхасыйль (кыскасы), бу китапларның мәфһүмнәрендә педагогия җәһәтеннән, безнең белүемезчә, һичбер ноксанаты (кимчелеге) юктыр, бәлки басылганда мәтбага тарафыннан булган бераз хаталар гына бардыр; болар да китапларның ахырында дөрестләп бастырылмышлар. Шуның өчен без, бу китапларның милли мәктәпләремезнең һәрберсендә булып, укытылуларыны үз тарафымыздан тәүсыя (киңәш) итәмез.

Йолдыз. – 1910. – № 614 – 25 ноябрь. 


---
Матбугат.ру
№ --- | 25.11.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»