|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2008 Авто
РУЛЬ АРТЫНДА ЭЧӘБЕЗМЕ?1 июльдән Юл хәрәкәте кагыйдәләренә яңа үзгәрешләр гамәлгә керде. Хәзер юлларны инспекторлар гына түгел, камералар да күзәтә. Һәм шул камералар “эләктергән”нәргә закон бозуларын аңлаткан документ өйләренә җибәрелә. Беренче чорда камералар тизлекне генә тикшерсә, соңрак каршы полосаларга, кызыл утка чыгучыларны һ.б. кагыйдәләрне бозучыларны да “эләктерәчәк”.
РУЛЬ АРТЫНДА ЭЧӘБЕЗМЕ?
1 июльдән Юл хәрәкәте кагыйдәләренә яңа үзгәрешләр гамәлгә керде. Хәзер юлларны инспекторлар гына түгел, камералар да күзәтә. Һәм шул камералар “эләктергән”нәргә закон бозуларын аңлаткан документ өйләренә җибәрелә. Беренче чорда камералар тизлекне генә тикшерсә, соңрак каршы полосаларга, кызыл утка чыгучыларны һ.б. кагыйдәләрне бозучыларны да “эләктерәчәк”. Әлбәттә, камера шоферның машина хуҗасымы, әллә ышаныч кәгазе буенча гына йөртүчеме икәнен ачыклап тормый, тәртип бозучы булып машинаның чын хуҗасы санала. Ә инде аннан соң хуҗа белән закон бозучы мөнәсәбәтләрне суд аша үзара хәл итә.
Камералар әлегә күп түгел, ләкин тиздән үрчеячәк. Шоферларны мондый “күзләр” илебезнең теләсә кайсы юлында сагалап торырга мөмкин. Камералар әлегә штраф күләмен зур куймый. Нормадан 10-20 км/сәг кызурак барсаң – кисәтү, артык 20-40 км/сәг өчен – 300 сум, 40-60 км/сәгатькә – 1000 сум, әгәр нормадан 60 км/сәгатьтне узсаң – 2000 сум. Штрафны 30 көн эчендә түләргә кирәк булачак. ЮХИДИ хезмәткәре машинаны хәзер номерсыз да калдыра ала. Мондый “бәхет” өчен ОСАГО полисы (моңарчы аңа штраф кына каралган иде) һәм техник тикшерү талоны булмау да җитә. Ә велосипедка, юлда йөрим дисәң, 14 яшьтән соң гына утырырга ярый. Мопедны исә 16 яшьлек үсмерләр генә йөртә ала. Һәм алар махсус шлем кияргә тиеш.
ЭЧӘРГӘ ЯРЫЙ ДА, ЯРАМЫЙ ДА
Тагын бер зур яңалык – 1 июльдән руль артында аз гына “төшереп” тә йөрергә мөмкин. Әгәр канда алкоголь күләме 0,3 промилледән артмаса, шофер җавапка тартылмый. Бу кандагы күрсәткеч, ә менә алкотестерга өргән вакытта сулыштагы алкоголь катнашмасы 0,15 промилледән артмаска тиеш. Табиблар әйткәнчә, төшке аш яки кичке аш алдыннан хәрәкәт итәргә 20-30 минут кала эчелгән бер шешә җиңел сыра норма бирә ала. Ләкин монда да игътибарлы булырга кирәк. Алкогольне һәркем үзенчә “кабул итә” бит. Әгәр кеше эре сөякле булса, аның организмы алкогольне тизрәк эшкәртә, ә менә ябыклар өчен бер шешә сыра да тиешле лимитны узарга булыша.
Тагын шунысы – ЮХИДИ инспекторы кулындагы алкотестерны алдап булмый. Көпшәгә өргәнче инспектор белән килешеп калсаң гына инде... Алкотестр һәр өргән клиентны “хәтерендә” калдыра, аны аннан сөртеп булмый. Ул алкоголь күләмен генә түгел, нәтиҗәләрне кәгазьгә дә чыгарып бирә. Судта нәкъ менә шушы нәтиҗәләр төп дәлил булып торачак. Шофер алкотестер нәтиҗәләре белән килешмәсә, ул махсус медицина экспертизасы үтәргә хаклы. Ләкин гаишник шикле адәмне үзе дә табиб янына җибәрә ала.
Сүз уңаенда, Швециядә рөхсәт ителгән промилле – 0,2, Бельгия, Германия, Швецария, Финляндия – 0,5, Франциядә – 0,8 промилле.
ГАИДА ЭШ КИМИ
Хөкүмәт тагын бер реформага алынмакчы. Машина йөртү таныклыгын, праваларны тапшыруны шәхси эшмәкәрләргә тапшырмакчы. Мөгаен, хакимият аңлагандыр, бүгенге права алу процедурасы ЮХИДИда яхшы көйләнгән бизнеска әйләнде. Мәсәлән, эре шәһәрләрдә ришвәтсез имтиханны бөтенләй биреп булмый. Якынча бәяләр 12-15 мең сумга җитә.
Хөкүмәт нияте барып чыкса, праваларны махсус лицензияләре булган коммерция структуралары тапшырачак. Ә шул ук вакытта машина йөртергә бөтенләй башка фирмалар өйрәтәчәк. Әлбәттә, праваларны тапшыру механизмы ЮХИДИ ягыннан ныклы контрольдә булачак. Җитди кимчелекләр, закон бозулар ачыкланса, компаниянең лицензиясен шунда ук алачаклар.
Бу яңалык ришвәтчелекне юкка чыгарырга булышыр дип фаразласалар да, мондый ниятнең барып чыгасына ышануы кыен. Коммерция структураларындагыларның да ришвәт аласы киләдер бит. Хәер, мондый фирмаларны теләсә кем оештыра алмас. Шул ук отставкадагы яки эшләүче гаишниклар өчен ул менә дигән эш урыны булачак. Һәм моңарчы өйрәнелгән, күнегелгән һәм яхшы куелган механизм яңа структурада да эшли башлар... Бүген юл кырыйларында, машина саклыйбыз, дигән исем астында “һава сатучы” каравылчылар милиция кулында бит. Хәер, тора-бара безгә ГАИ хезмәте нигә кирәк дигән сорау да туарга мөмкин. Хәзер юлларда инспекторларны камералар алыштыра, праваларны коммерсантлар бирәсе...
--- |
Иң күп укылган
|