поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.11.2010 Мәдәният

«Шагыйрь мәхәббәте» югалса…

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры яңалыксыз тормый. Октябрь аенда опера труппасы җәмгысы 9 тонна тарткан декорация, бутафория һәм костюмнарны ике еврофурага төяп, Голландиягә гастрольгә юл алды.

Гастрольгә ике спектакль китте: берсе – театрларда сирәк куела торган «Лючия ди Ламмермур», икенчесе – «Трубадрур». Спектакльләрдә үзебезнең солистлар (шул исәптән Казанның сирәк кунагы – Альбина Шаһиморатова) белән бергә Германиядән, Белоруссиядән, Украинадан, Казахстаннан һәм Петербургтан чакырылган җырчылар катнашачак.

 

 Балет труппасының бер яңалыгы – анда татар театрының прима-балеринасы Анна Гацулинаның 100 еллык юбилее билгеләп үтелде. Гацулина – 29 яшендә беренче мәртәбә пуантыларга баскан уникаль балерина. Татар тамашачысына ул «Шүрәле» балетындагы Сөембикә образы аша яхшы таныш. Икенче яңалык – танылган балерина Татарстанның халык артисты Луиза Мөхәммәтгалиеваның бенефисы. Луиза ханым хәзер театрда педагог-репетитор. Ә сәхнәдә – аның кызы Алина Штейнберг. Юбилей кичәсендә ул әнисе яраткан «Кармен» образын гәүдәләндерде.

 

Болар – театр администрациясе сөенеп хәбәр иткән, пресс-релизларда язылган, афишаларда балкыган яңалыклар. Алар күп, чөнки театр яңалыксыз яшәми, ул хәрәкәттә.

 

Шулай да күңелсез яңалыкны да хәбәр итәргә туры килә. Анысы турында театр артык шауламаса да, милли тамашачының йөрәген авырттырган проблема ул. Хәтерләсәгез, Санкт-Петербург Мария театры солисты, тенор тавышлы Әхмәт Агади Резеда Ахиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» (Ренат Харис либреттосы) операсында шагыйрь партиясен җырлый. Опера 2008 елда биш номинациядә «Алтын битлек»кә тәкъдим ителгән иде. «Ир-ат роле» номинациясендә Әхмәт Агади да әлеге театраль премиягә лаек булды.

 

Үткән сезонда «Шагыйрь мәхәббәте» операсы бер тапкыр да куелмады. Сәбәбе Әхмәт Агадиның авыруында икән. Җырчының тамагы авырта. Коллегалары аның тавышын сакламавы, үзенә туры килмәгән партияләрдән дә баш тартмавы турында әйтәләр.

 

Әгәр табиплар күңелсез диагноз куеп, Әхмәт Агади, чыннан да, җырлый алмаса, безнең Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрындагы бердәнбер милли операбызның репертуардан бөтенләй төшеп калу куркынычы бар. Бу хакта театрда яңа сезон ачылу алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә сорауга җавап рәвешендә театр директорының урынбасары Юрий Ларионов хәбәр итте.

 

– Әгәр Әхмәт Агади чыннан да җырлый алмаса, шагыйрь партиясен җырлау өчен башка җырчы табылырмы ? – дигән сорау яңгырагач, Ларионовның биргән җавабы болайрак:

 

 – Юк. Беркем дә милли операда аның дәрәҗәсендә җырлый алмас иде. Агади җырламаса, спектакль репертуардан төшеп калырга мөмкин.

 

Билгеле булганча, 2006 елда, опера куелганда төп рольгә ике солист билгеләнгән иде. Матбугатта Әхмәт Агади исеме белән бергә Илһам Вәлиев исеме дә яңгырады. Ни дәрәҗәдә хаклы булганнардыр – кемнәрдер Илһамны Тукайга охшаттылар. Әмма Казан тамашачысына Уфа дәүләт опера һәм балет театры солисты Илһам Вәлиевне бу рольдә күрү насыйп булмады.

 

Беркөнне Илһам Вәлиев белән элемтәгә чыктык. Ул хәзер Уфа белән Свердловск шәһәрләре арасында «яши» икән: ике театрда да эшли.

 

– Илһам, берничә ел элек Сезнең Казанга килеп, «Шагыйрь мәхәббәте» операсында җырлаячагыгыз турында сүзләр булган иде. Ул чынга ашмады. Сәбәп нидә иде?

 

– Ул чакта мин бу роль өчен әзер түгел идем. Катлаулы партия.

 

– Ә хәзер?

 

– Хәзер карап чыгарга мөмкин. Булдыра алыр идем дип уйлыйм.

 

Күрәсең, хөрмәтле театрыбызга «Юк» дип яшәү яхшырактыр. Булганнар картайды, яңалар юк – уңайлы позиция…


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Сәхнә
№ 11 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»