поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.11.2010 Мәдәният

«Мин йолдыз түгел, җырчы гына»

Бөек җырчы Фәридә Кудашевага бу елның декабрь аенда 90 яшь туласы иде. Кызганыч, күптән түгел генә аяусыз үлем аны арабыздан алып китте. Бу язма аның юбилее уңаеннан әзерләнгән иде. Без аны шул килеш, үзгәртмичә бирергә булдык.

Озак еллар буе яратып укыган «Казан утлары» журналына биргән әңгәмәсендә Фәридә апа авыр бала чагы турында да, иҗатка ничек итеп килүе хакында да, сәнгать мәйданында кемнәр белән дус-иҗатташ булуы турында да истәлекләре белән уртаклашты.

 

Фәридә Кудашева – татар морзалары, затлы-зыялы Кудашевлар нәселеннән. Шуңа да аңа – иҗатына чын зыялылык, халыкчанлык, миллилек хас.

 

 – Ата-бабаларыбыз морзалардан булуын белеп үссәк тә, элек аны күрсәтү ярамый иде, – ди Фәридә апа. – Хәзер генә мода китте ул морзалык белән мактану модасы, гәрчә кайбер шундый атама белән мактанучылар бу дәрәҗәгә бөтенләй туры килмәсәләр дә. Мин шуны хәтерлим – гаиләләребездә тәрбия бик күркәм иде. Безнең Келәш авылы – данлыклы татар авылы, укымышлы кешеләре дә күп иде. Күп атаклы шәхесләр чыкты бездән – Сәйфи Кудаш – минем әтиемнең энесе, Мостай Кәрим һәм башка күренекле затлар.

 

Мин үзем кечкенә чактан бик юаш, сабыр, тыныч идем. Ләкин шул ук вакытта шуклыкларым да була иде. Башымның тишелмәгән чагы аз булыр иде. Шулай да тыңлаучан, тәртипле бала булдым. Әнием мине «акыллы кызым» дип, гел аркамнан сөеп-яратып кына тора иде. Әнием бик тә зирәк хатын иде. 3 еллык мәдрәсәдә белем алган. Аннан соң үзлегеннән әллә күпме китаплар укыганы хәтердә. Аларны күренеп торган җиргә куя иде. Миңа «син дә укы» дип әйтми, ә күренгән урынга гына куя. Мин инде аңлый идем, алып укый идем. Күбрәк балалар китаплары укыдым. Туганыбыз Сәйфи Кудашның китапларын да укый идем ул чакта ук.

 

Мәктәпкә укырга төшәр алдыннан, мин Келәштән Уфага Сәйфи абыйларга килдем һәм аның кызы Сөембикә белән бер ел балалар бакчасының әзерлек бүлегенә йөрдек, Сөембикә белән бик күп китаплар укыдык. Ә бит безгә 6-7 яшь чаклар гына. Укырга сәләтебез дә теләгебез дә бик көчле иде.

 

Минем әти гаиләсендә 11 малай, бер кыз булган, ләкин ул кыз кечкенә чагында ук үлгән. 11 малай бер-берсенә ярдәмләшеп үскәннәр. Әтинең әтисе 40 яшьтә үк үлеп китә һәм 11 малайны әниләре карап үстерә, күз алдыгызга китерегез, ничек бу хәтле йөкне тартып була! Малайлар үсә-үсә үзләре дә, әлбәттә, йорт-курада кул арасына керә. Шунысы хөрмәткә лаек – яшәргә ничек кенә кыен булмасын, 11 малайның барысы да диярлек музыкага, җыр-моңга тартылалар, сәләтлеләр иде. Гармунда, мандолинада бик матур уйныйлар иде. Бигрәк тә Әхияретдин абыйның моңлы җырлаулары һәм музыка коралларында өздереп уйнаулары истә калган.

 

 – Фәридә апа, димәк җыр-моңга сәләт Сезгә дә алардан күчкән, каннан килә бу талант.

 

 – Мин дә шулай дип уйлыйм. Чөнки кечкенәдән үк җырлый идем мин. Сеңлем дә матур җырлый иде. Аның белән өйдә сәке янына өстәлне китереп терибез дә, шуңа басып җырлыйбыз, концерт куябыз. Ә җырлап беткәч, йә шигырь сөйләгәч, сәкегә төшеп китәбез, анда чаршау да эленгән, монысы инде сәхнә арты, кулиса арты килеп чыга безнең өчен.

 

 – Сезгә ул чакта ничә яшьләр иде?

 

 – 7-8 яшьләр инде, бәләкәй генә идек, ләкин хәтердә бик тә уелып калган шул чаклар.

 

Автордан: Фәридә Кудашевага кечкенәдән күп михнәтләр кичерергә туры килә. Гаиләләренә «кулак» дигән мөһер сугып, бар мөлкәтләрен тартып алалар. Күпмедер вакыттан соң алардан бу гаеп алына, әмма инде малларын кире кайтармыйлар. Шуннан әтисе «Башсоюз» ширкәте юлламасы белән, сәүдә эшләрен торгызу максатында, Баймак якларына чыгып китә. Башлангыч белемне башта туган авылы – Чишмә районының Келәш авылында, аннан соң Баймакта, аннан Кыйгы районында ала Фәридә. Артист, җырчы булу теләге исә тулысынча Кыйгы районында яшәгән чакта ныгый аның.

 

 – Фәридә апа, истәлекләрегездә туган авылыгыз Келәштән китүнең бала күңеленә бик авыр булганын әйткәнегез бар.

 

 – Әйе, бу күчүләр минем өчен бик күңелсез, сагышлы булды. Туган илдән кем туйган инде. Минем өчен бер кайгы булды ул вакыйгалар. Урал артына киттек бит инде. Бу минем өчен ниндидер ерак чит илгә киткән кебек тоелды. Башкортлар арасына күчтек. Шунда башкортча да өйрәнергә туры килде. Минем ул якларга киткәндә җырлаган ике-өч җырым гомергә истә калды. Менә аларның берсе:

 

Китәрмен илегездән,

Тынармын сүзегездән.

Сәхрәләрдә аккош булсам,

Су да эчмәм күлегездән.

 

Монысы инде безнең гаиләне кулак дип рәнҗетүләренә җавап булгандыр. Безнең авылда ике мәхәллә, ике мәчет бар иде. Аларның манаралары күккә ашкан. Шулардан азан тавышлары ишетелә. Искиткеч матур тавышлар инде. Сихри бер аһәң, сихри бер моң булып агыла иде алар. Шунда да ике җыр җырлаганым хәтердә.

 

Иртә тордым иртә дип,

Намаз вакыты җитә дип.

Азан әйтә, мин җылыймын,

Башым читкә китә дип.

 

Манараларның сихри тавышы үзеннән-үзе безнең ул чактагы кәефне сагышлы итә иде. Җырламас җиреңнән җырларсың!..

 

Аннан элек авылда яз көннәрендә киндер сугалар иде. Җитен чәчәләр бит инде ул дәверләрдә. Шуны талкышлап эрлиләр, эшкәртәләр. Минем әни кул эшләренә бик оста иде – тегә, чигә, эрли, бәйли, белмәгәне юк инде! Аның бүләкләре, бирнәләре бар иде. Матур чигелгән, сугылган. Әле дә әниемнең бер тастымалын кадерләп саклыйм.

 

Киндер сугалар дип әйттем бит әле. Шул кадәр матур ритм белән сугалар иде аны. Үзе бер матур, моңлы музыка кебек яңгырый иде бу эш барышы. Авылның бер башыннан икенче башына ишетелә иде бу могҗизага тиң, галәмнән килгән төсле көйле тавышлар. Менә шул көйләр дә минем күңелемә моң орлыклары салгандыр димен.

 

 – Җырчы булырмын дигән теләк, сәнгать юлын сайлармын дигән максат, мәктәпне тәмамлаганда ук, үзеннән-үзе килдеме?

 

 – Күпкә элегрәк тә булгандыр инде ул. Чөнки мин, әйтүемчә, кечкенәдән җырлый идем. Ә мәктәптә, 1нче сыйныфта укыганда, туган авылыбыз Келәштә мине концертта җырлаттылар. Укытучым җырларга кушты. Нинди җыр җырлыйм соң, дип сораган идем, «Салкын чишмә» җырын җырла, диде. Белүегезчә, бу җыр бик иркен, киң сулыш таләп итә. Менә шуны җырладым. Хәзер инде ничек ул җырны ерып чыкканымны хәтерләмим, әмма бик озак кул чапканнары истә калган.

 

Элек бит авылда төрле мәдәни чараларда, бәйрәмнәрдә җырлаталар, аннан гаиләгә кунаклар килсә, алар алдында балаларны җырлаталар, биетәләр иде. Шундый гадәт бар иде. Шуннан минем яхшы гына җырлаганны күршеләр, авылдашлар, укытучылар белә башлады. Ә инде җырлый беләсең икән, сине бер чарадан да калдырмыйлар. Әбиләр-бабайлар әйтә торганнар иде минем хакта: «Бу бала йә бәхетсез, йә гомерсез булыр инде, бигрәк матур, моңлы җырлый», – дип.

 

Ә сезнең җырчы булу теләгем турындагы соравыгызга шуны тәгаен әйтә алам. Кыйгы районында мәктәпне тәмамлагач та, артист булу теләгемнең көчле булуын аңладым. Моңа бер көчле этәргеч тә булды. Элек бит кайбер районнарда колхоз-совхоз дәүләт театрлары бар иде. Кыйгыда да ачылды ул. Менә шул театр ачылганда, мин беренче спектакльдә уйнадым. Әнием үлгән яз иде, хәсрәтле-кайгылы чак. Төрле каршылыклы хисләр белән ул спектакльдә уйнарга ризалаштым. Анда мин башкарган рольдә ятим кыз бала, җырлый-җырлый, хәер сораша. Менә шул кызның образын уйнадым инде, халык бик ошатты. Бәлки театр актрисасы буларак әлләни осталыгым да булмагандыр, әмма җырымның сагышлы-моңлы чыгуын әле кайтып үзем дә аңлыйм.

 

Менә шул чактан мин үземне артист итеп хис итә идем инде. Мин шул юлдан китәргә телим дә соң, ләкин әтием, минем табиб булуымны теләп, Уфага медицина буенча укырга керергә җибәрде. Уфада башка туганнарыбыз юк бит инде, Сәйфи абый Кудаш кына бар гаиләсе белән. Аларга килдем. Сәйфи агадан сорыйм, кайда укырга барыйм икән дип. Сәйфи абый исә: »Үзең кая телисең, шунда кер», – диде. Бу инде минем йөрәккә җылы йөгертте, канатландырды. Мин әйтәм Сәйфи аганың ризалыгы булгач, сәнгать юлыннан китсәм дә, әтием тиргәмәс әле, дим. Шулай итеп, ике дә уйламый, Уфа сәнгать техникумына барып кердем. Аны тәмамлагач, юллама белән барып, Дүртөйле колхоз-совхоз театрында эшләдем ике елга якын. Аннан соң Уфада филармония ачылды. Мине шунда эшкә алдылар. Мин анда эстрада төркемендә эшли башладым. Гастрольләрдә бик күп йөрергә туры килде. Зәмһәрир салкын кышларда ат чаналарында, авылдан-авылга йөргән чаклар да күп булды. Салкын клубларда «тере» тавыш белән җырладык. Яшь булганбыз, гайрәтле булганбыз инде.

 

 – Фәридә апа, сезнең үзегезнең дә әйткәнегез бар, иң җимешле иҗат елларым талантлы татар музыканты һәм композиторы Бәхти Гайсин белән бергә яшәгән һәм иҗат иткән еллар, – дип.

 

 – Бу чынлап та шулай. Мин башта филармониядә бер сукыр гармунчы Зарипов дигән агай белән эшләдем. Матур уйный иде баянда. Аннан соң музыкант Таһир Кәримов белән иҗат иттек, композиторлар әсәрләрен, татар һәм башкорт җырларын башкара идем. Ә Бәхти ул чакта Башкорт академтеатрында эшли иде. Шул чакта ук мин аның берничә җырын башкардым. Шуннан соң без аны филармониягә эшкә чакырдык. Искитмәле оста, виртуоз уйный иде ул музыка коралларында. Җайлап кына безнең Бәхти белән иҗат якынлыгы шәхси хис-тойгыларга да күчә башлады. Ә 1964 елдан без аның белән гаилә корып җибәрдек. Әлбәттә инде, музыкант һәм композитор белән бергә яшәү һәм гастрольләргә бергә йөрү җырчы өчен зур бәхет. Бәхти миңа гына әллә күпме яңа җырлар язды, безнең репертуар шактый киңәйде. Әле минем 150дән артык җырым сакланып калган. Аларны тасмаларга язып, киләчәккә саклап калдык, ә күпме җырлар йә тасмага язылмады, йә язылса да югалды.

 

 – Фәридә апа, хәзерге җыр сәнгате турында төрле бәхәсләр бар. Халык җырларын башкара алучы талантлар кимүе дә билгеле...

 

 – Әгәр кеше халык җырларын, озын көйләрне башкара ала икән, аның табигатьтән бирелгән чын таланты бар дигән сүз. Ә хәзер яшьләр җиңел-җилпе җырларга күбрәк йөз тота. Акча эшләү белән мавыгу да бар. Аңлыйм инде заманасы да шул, акча колына әйләндерә бу дәвер күп кешене, шул исәптән сәнгатькәрләрне дә. Сүз дә юк, хәзерге яшьләрнең кайберләре сәхнәгә чыгып бер-ике җыр башкара да, үзләрен әллә кемгә куя башлый. «Тере» тавышка җырлау юк дәрәҗәсендә. Фонограммага, «фанера»га җырлап, үз-үзләрен бетерәләр. Күпмедер сәләтләре булса да, аны камилләштермиләр. Шул килеш тә әле аларга йолдызлык чире йога. Кеше танымый башлыйлар, бер-бер артлы мактаулы исемнәр алалар. Ул бит «тере» тавышка җырласаң гына осталыгың арта, кимчелекләрне бетерә барасың, остарасың. Мин үземне элек тә, хәзер дә «йолдыз» дип исәпләмәдем. Мин бары тик Ходай биргән сәләтемнән чыгып, иҗат иттем, халкыма җырларым ошасын иде дип кенә уйладым.

 

 – Сезнең Татарстандагы әдипләр, җырчылар, композиторлар арасында да дусларыгыз күп иде. Алар Сезне «милләтебез сандугачы», «йолдызыбыз» дип йөртәләр.

 

 – Әйе, мине баштан ук күтәреп алдылар Казанда. Милләтебезнең чын зыялылары Хәсән Туфан, Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники, Сибгать Хәким кебек мәшһүр затлар белән аралашу бәхете тиде миңа. Алар мине язучыларның Казандагы Тукай клубында кунакка ала торган иделәр. Анда күп тапкырлар җырлаганым да булды. Әдипләребез үз китапларын имзаларын, теләкләрен язып бүләк итә иде.

 

Хәсән Туфанны беренче күрүем дә Тукай клубында чыгыш ясаганда булды. Шулай бер баруымда мин андагы сәхнәдә җырлап торам. Шул чакта уртадагы бер рәттә ап-ак күлмәкле, ап-ак чәчле бер ир-ат утыра. Минем җырлаганны уелып китеп, онытылып китеп тыңлап утыра инде бу. Ниндидер хәсрәт-сагыш дөньясында гизгән кебек. Җырлаган чакта залга бик җентекле игътибар итеп булмый, үзең дә онытылып китеп җырлыйсың. Ә менә бу ак күлмәкле, ак чәчле ирдән аерым бер сихри дулкыннар килә кебек иде. Шуннан концерт беткәч, сорадым «менә бу ап-ак чәчле ир кем ул?» дип. «Күренекле шагыйребез Хәсән Туфан бит ул», диделәр. Шуннан танышып киттек аның белән дә, башкалар белән дә. Әмирхан ага Еники белән, Уфадан Казанга поездда барганда, беренче тапкыр күрешкән идек. Аннан дуслыгыбыз гомер буе дәвам итте.

 

Казанда күп тапкырлар чыгыш ясадым мин. Беренче баруымда төрле театрларда, мәдәният сарайларында 17 көн рәттән концертлар куйдым. Гастрольләрем 16 көнгә исәпләнгән иде. Әмма, халык соравы буенча, тагын бер өстәмә концертны Г. Камал театры бинасында бирдем. Шунда мин Казанның мине күтәреп алуын тойдым, тагын да ныграк канатландырды, илһам өстәде бу хөрмәт.

 

Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова белән дус булдым, аларның күп җырларын халыкка җиткердем. Сара Садыйкова Уфага килгәндә, күршебездә генә яшәгән танылган композитор Нариман Сабитовның әнисе Рәйхана ханымда туктала иде.

 

 – Сез яшь чактан ук халыкның сөекле кызы, талантлы җырчысы булдыгыз. Ә менә үзегезгә бирелгән рәсми, мактаулы исемнәр җитәрлек булды дип уйлыйсызмы?

 

 – Әйе, мине халык бик яратты. Аеруча Татарстан һәм татар халкы бик күтәрде мине. Алар мине яратты гына түгел, хәтта иркәләделәр дә. Башкортстанда да мине таныдылар, халык таныды. Рәсми танылуга килгәндә исә, анысы инде түрәләрнең эше. Бер караганда, 10 ел эшләгән кайбер дуңгыз караучылар да Хезмәт Герое булды. Минем мактаулы исемнәргә әлләни исем китмәде. Шулай да яшь кенә җырчылар Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләрен алганда, күңел рәнҗеп куя-куюын. Ләкин минем күңелемне шул җылыта – мине халкым яратты, халык сөюе яшәтте, озын гомер бирде. Минем җырларымның күбесе бүген дә яши. Ә халык мәхәббәтеннән дә югарырак бәя була алмый.

 

Автордан: Татар һәм башкорт халыкларын яшәтүче ике нигез бар. Аларның берсе – дин, икенчесе – моң. Шушы ике нигез зур байлык һәм бәхет. Фәридә апа Кудашева менә шушы ике нигезне ныгытучы бөек шәхесләрнең берсе.

 

Фәридә Кудашева, үзе әйтүенчә, Татарстанның күренекле шәхесләре хөрмәтен тоеп яшәгән һәм иҗат иткән. Менә аның хакында Сибгать ага Хәкимнең 1979 елда Наҗар Нәҗмигә язган хаты:

 

«Фәридә Кудашева башкаруында безнең радио татар халык җырларын тапшырды. «Ишкәкче карт» һәм башкалар – ярты сәгать. Фәридәне мин тыныч тыңлый алмыйм, гел эчтән елыйм. Әллә ниләр искә төшә, җирем, тарихым, халкымның бөтен узганы алга баса, әнкәй күз алдына килә, аның тавышын ишетәм. Саф татар теле, андый тел белән җырлаган башка бер генә җырчы да юк. Менә нинди Ходай биргән табигый талант! Хәзер инде куркам, аннан соң кем килер икән, туар микән Фәридәләр? Фәридә җырлаганда Идел, Агыйдел кушылды, бөтен чүп-чар юкка чыкты, бәхетле итте».

 

Үзе дә мәшһүр җырчы булган Илһам Шакиров та өлкән апасына иң ихлас хөрмәт хисләрен күндерә:

 

«Фәридә Кудашеваның озын җырларына йөрәк кушыла, җырчы белән бергә киң сәхрәләргә чыгасың. Урал тауларына күтәреләсең, салкын чишмәнең чылтырап агуын тоясың. Кайчак озын җырларда аның сулышы менә шушы урында бетәр инде дип уйлыйсың. Ләкин ул, сулыш алмыйча, яңа көч белән икенче фразаны ялгап китә. Табигать Ф. Кудашевага йөрәккә ятышлы матур тавыш бүләк иткән булса, шундый озын сулышка ирешү, әлбәттә, җырчының үз хезмәте. Фәридә ханым бәрхет кебек тембрлы тавышына йөрәгеннән чыккан моңсулыкны, эчке хисләрне өсти».

 

Фәридә апабыз күренекле әдибебез Әмирхан ага Еники белән дә аның соңгы көннәренә кадәр аралашып, очрашып, телефоннан хәбәрләшеп торды.

 

«Кыр чәчәгенә хуш ис күпме хас булса, безнең халык көйләренә дә моң шулкадәр үк хас, табигый нәрсә. Димәк, татар кешесе дә җырдан иң элек моң көтә, моң ишетергә тели. Ә Фәридә Кудашевада исә искиткеч моң байлыгы бар, йөрәге аның гел тибеп торган моң чишмәсе кебек, нинди генә көйне җырламасын, ул иң элек моңлы итеп җырлый. Әгәр Фәридә моңнан мәхрүм булса, җырчы булудан да туктар иде. Һәрхәлдә, без һичкемгә охшамаган үзенә бер талантлы җырчыны күрмәс идек» (Ә. Еники. «Хәтердәге төеннәр», 1983.)

 

 – Мин гомерем буе бик киеренке эшләдем. Гомерем буена татар һәм башкорт халкының ихлас мәхәббәтен тоеп яшәдем, – ди Фәридә Кудашева. – Халык алдында үземне гел җаваплы тоттым. Хәзер тормышлар да бүтән төрле, илдәге хәлләр дә, ләкин халык шул ук. Ул һаман да минем иҗатымны үз итә. Һаман да яшәргә илһам бирә.


Фәнис ФӘТХИ
Казан утлары
№ 11 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»