поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.11.2010 Дин

Коръән сүзләрен үзгәртү мөмкинме?

Бу мәкалә Миләүшә Хәйруллинаның “Динем җанымда. Ә синеке?..” дип аталган язмасын укыгач туды. Миләүшә – хис кешесе. Хискә чамасыз бирелү адәм баласын ялгыштыра, хәтта ки психикада зыянлы тайпылышлар да барлыкка китерә.

Үткен каләм иясе булган бу ханымның төнлә урманнарга, зиратларга барып җен эзләп йөрүе, кадерле вакытын исраф итүе – әнә шул тойгы дөньясында романтикларча яшәве нәтиҗәсе. Әдәби әсәрләрдәге романтиклар турында сүз чыккач, хөрмәтле профессорларыбызның берсе миңа: “Романтик геройлар бит алар менә мондыйлар”, – дип, чигәсендә бармагын борып күрсәткән иде. Мөселман төрек галиме Аднан Октар исә: “Романтизм – иблис коралы”, – дигән. Кешенең чамасыз сагышка бирелүе, хыял дөньясында яшәве, җиңел генә дин алыштыруы, ягъни хакыйкатьне хискә таянып эзләве, яисә үзенең хаталы карашларына фанатикларча бирелеп, аларны яклавы – әлеге дә баягы романтиклык сыйфатыннан килә. Романтиклар арасында көчле шәхесләр, гадәттән тыш кыюлык һәм батырлык үрнәге күрсәтүчеләр дә байтак. Миләүшә – көчле ихтыярга ия романтиклардан.

 

 Инде хәзер Миләүшәнең буталчык һәм каршылыклы берничә җөмләсенә килик. “Дөрес түгел, җаным, барыбыз да бер диндә”, – ди ул үзенең дин алыштырган туганына мөрәҗәгать итеп. Әгәр адәм балалары барысы да бер диндә булсалар, Миләүшәнең дин турындагы язмасы тумас иде. Шуның артыннан ук бит ул: “Хәлең яхшыра, динеңне алыштыр дисәләр, лутчы үләм, шундук берсүзсез”, – дип, алдагы җөмләсенә каршы килеп тә куя һәм шуңа өстәп, үзенең диндар түгел икәнлеген искәртә.

 

 Миләүшәнең мине бу язманы язарга этәргән төп фикере Коръән турындагы җөмләсендә. “Коръән сүзләрен үзгәртү – җинаять диләр”, – дип яза ул. Без мөселман календаре исәбе белән Һиҗри 1431 елда яшибез. Бу календарь Аллаһның илчесе Мөхәммәднең (с.г.в.) Мәккә кәферләреннән качып, ягъни һиҗрәт итеп, Мәдинәгә күчеп килгән чагыннан башлап исәпләнә. Коръән исә һиҗрәттән берничә ел алдан иңә башлый. Мәккәдә вакытта ук Аллаһның рәсүле белән мәҗүси гарәпләр арасында Коръәннең хакыйкый авторы турында байтак дискуссияләр уза. Шул чорда ук Мәккә кәферләре Коръән сүзләрен үзгәртергә теләп ярыш башлыйлар, әмма бу ярыш аларның хурлыклы рәвештә җиңелүләре белән тәмамлана. Шуннан соң унбиш гасырга якын инде Исламның дошманнары Коръәнгә һөҗүм итәргә, аның сүзләрен үзгәртергә омтылалар, соңгы дистә елларда мәгълүмати технологияләр кулланып, компьютер техникасы ярдәмендә Изге китапны үзгәртергә омтылышлар ясала, тик бары да уңышсыз. Коръән сүзләрен үзгәртеп, аларны кайсыдыр ки башка сүз белән алыштырып булмый.

 

 Бездә шундый бүленеш гадәткә кергән: керәшен булмаган татарлар – мөселман, атасы-бабасы керәшен булганнар исә христиан дип санала. Вәләкин дин каннан күчми, ул генетикага әлләни бәйләнмәгән, кешенең дине аның иманы белән бәйле. Иманны исәпкә алмау нәтиҗәсендә кайвакыт атеист татарларны да мөселман дип санау хатасы бар. Миңа моннан ике еллар тирәсе элек шундый бер атеист милләттәш белән бер бүлмәдә ун көн тирәсе яшәргә туры килде. Ул Аллаһы Тәгаләгә ышанмавы, Исламны санга сукмавы турында ачыктан-ачык, хәтта масайган сыман сөйли иде. Шунысы кызык: бу кеше Коръән ашларына йөри һәм мулланың озак итеп Коръән укуы һәм вәгазь сөйләвен ошатмый иде. “Кыскарак тотып булмыймыни, ашыйсы килеп бетә бит”, – дип зарлана иде ул. Мин намаз укырга тотынгач, телевизор кабызып кую һәм аның тавышын көчле итеп ачу гадәте белән дә шактый теңкәгә тиде милләттәш. Җанының чисталыгы, үзенең гөнаһсызлыгы, ә менә намаз укып йөрүче мөселманнарның бик әллә кем булмаулары турындагы сафсаталар сатарга яратучы бу бүлмәдәш, никтер төнлә йоклый алмый, йокыга китсә, куркыныч төшләр күреп уяна иде. Төш күрми генә йоклау аның иң зур хыялы идебугай. Менә шул милләттәш, аптырагач, Коръән сурәләре өйрәт дип тә сорап карады, әмма башта иман китерергә, аннан соң аятьләр өйрәнергә тәкъдим итүемне кире какты. Аятьләр ярдәмендә төш күрүдән котылып булмасмы дигән яшерен теләге дә сизелә иде үзенең. Күпчелек башка милләттәшләр кебек, Коръән турында бик аз белә, әмма белмәгән килеш аны кире кагарга азаплана иде ул. Бездә бервакыт: “Батулла Коръәнен алыгыз, Батулла Коръәнен”, – дип шаулап алдылар. Коръән Батулланыкы, яисә анда Крачковскийныкы, Ногманиныкы була алмый берничек тә. Бу очракта сүзбары тик Изге китапның татарчага, урысчага тәфсирләре, ягъни күпмедер дәрәҗәдә уңышлы яки уңышсыз мәгънәви аңлатмалары турында гына бара. Коръән хакыйкатьтә бары тик гарәп телендә генә һәм, әлбәттә инде, аның авторы Батулла да, Ногмани да, хәтта ки Мөхәммәд (с.г.в.) дә түгел, чөнки ул – Аллаһның сүзе, аның кешелек дөньясына мөрәҗәгате, яшәү кагыйдәләрен шәригать итеп аңлатуы. Ә инде Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен үзгәртү – адәм баласының көченнән килми торган бурыч. Бу хакта Коръән үзе кыю рәвештә сөйли, кәферләргә башта Коръән кебек китап язарга тәкъдим ителә. Коръәнгә охшаган китап язу максатына Мәккә кәферләре ирешә алмыйлар, соңыннан хәтта иң кыска бер сурәгә охшаган сурә язу бурычы куела, монысы да көч җитмәслек булып чыга. Ә бит Коръәнне үзгәртү өчен аның сурәләренә охшаган сурә язу кирәк, үзгәртүнең башка юлы юк. Ә менә гарәп телендә дә, татар телендә дә, урыс телендә дә, дөньяның башка телләрендә дә әлегәчә Коръәнгә охшаган китапның туганы булмады һәм булмаячак та. Бу юлларны укучы кайберәүләр бәлки төшенеп бетмәс, охшатып язуның нәрсә икәнлеген аңлый алмаслар. Сүз стиль, ягъни китапның үзенә генә хас аһәңе, яңгырашы турында бара. Коръәнне тыңлап карагыз һәм чагыштыру өчен аның тәфсирләрен кычкырып укыгыз. Коръән яңгырашы бер генә тәфсирдә дә юк икәненә җиңел төшенерсез. Изге китапның инглизчәгә тәфсирен ясаган тәрҗемәче Артур Эрберри бу хакта менә нәрсә ди: “Тәрҗемәләрне Коръән оригиналының искиткеч аһәңле тексты белән чагыштырганда, беренчеләре тонык һәм гадәти яңгырыйлар”. Кызыгы шунда: бу яңгырашны гарәп телендә дә берүнең дә бирә алганы, ягъни Коръән стилендә бер юл да яза алганы юк әлегәчә.

 

Ә менә адәм балалары язган китаплар белән эш бүтәнчә. Теләсә-нинди даһи авторның әсәренә охшатып, аның стилендә иҗат итеп була. Моны ияреп язу дип атыйлар. Әйтик, Тукай шигырьләре стилендә шигырь әвәләү артык катлаулы эш түгел, моның өчен хәтта талант та таләп ителми. Гадәттә ияреп язу белән шагыйрьләр иҗатларының башлангыч чорында мавыгалар. Әйтик, Илдар Юзеевның башлангыч чор шигырьләрендә һәм поэмаларында Такташ тавышы аермачык яңгырый, С. Хәкимнең яшь чактагы иҗатында Тукай мотивларын тану артык кыен түгел. Шагыйрь талантлы икән, тора-бара үзенең оригиналь стилен булдыра, башкаларга иярүдән туктый. Графоманнарда исә ияреп язу чире гомерлеккә кала. Бервакыт бер газета кулына шешә тоткан сабый рәсемен бастырды һәм укучыларга шул рәсем астына шигырьләр язарга тәкъдим итте. Бер укытучы менә мондыйрак шигырь юллары җибәргән иде газетага:

 

Әйт, әле, Мөбәрәк, Сөйләшик бергәләп. Бу кадәр күп эчеп, Туймыйсың син ничек?

 

 Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыренең стилен таныгансыздыр, шәт. Башкаларның стилен кабатлау белән кайвакыт танылган шагыйрьләр дә шөгыльләнә. Пародияләр язганда кулланыла ул. Тукай үзе дә “Бакырган китабы”на (Бакыргани шигырьләренә), “Кисекбаш” китабына охшатып пародияләр язган кеше. Тагын бер нәрсә бар: бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә дә яхшы тәрҗемәче оригиналның стилен сакларга тырыша һәм моңа ирешә дә. Тукайның – урысчага, Пушкинның татарчага тәрҗемәләрендә яңгыраш саклана, тулысынча ук булмаса да, стиль кабатлана. Бу да охшатып язуның бер үрнәге. Ә инде Коръән тәфсирләре турында югарыда әйттек. Шуңа күрә Изге китапның тәрҗемәсен акыллы кеше беркайчан да Коръән дип атамый, тәфсир ди, ягъни мәгънәне аңлату.

 

 Миләүшә ханым, Коръәнне үзгәртү – җинаять түгел, аны үзгәртә алсалар, бу могҗиза булыр иде. Могҗиза исә бары тик Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән генә була ала. Коръән менә шул могҗизаларның берсе инде. Моны таныган кешеләр иман китерәләр дә, Коръән шәригате буенча яши башлыйлар. Коръән белән килгән Мөхәммәднең (с.г.в.) Аллаһның рәсүле икәнлеге дә шуның белән дәлилләнә. Гарри Гайлорд Дорман дигән галим “Исламны аңлауга таба” дигән китабында Коръән турында: “Аның могҗизалы үзенчәлегенең бер өлеше стилендә яшеренгән: ул шул дәрәҗәдә камил һәм бөек, бер генә кеше дә һәм җен дә беркайчан да аңа охшаган бер генә сурә дә яза алмый”, – дип белдерә. Иманның җиде шарты бар (кайбер галимнәр икесен берләштереп алтыга гына калдырып саный), калебтә менә шуларга инану булса, адәм баласы мөселман дип атала. Болар һәр кеше белергә тиешле гап-гади нәрсәләр.. Калебтә акылга нигезләнгән иман булса, ул кешенең гамәлләренә чыга: намаз да укыла, ураза да тотыла, хәрамнан тыелу галәмәтләре дә күренә башлый. Иман кешенең динен үзгәртә, аны Аллаһның диненә – Исламга кертә. Миләүшә ханым авырсынып телгә алган фитыр сәдакасы үзгәрми ул беркайчан да, аның күләме йөзем, хөрмә кебек җимешләрнең билгеле бер массасы белән билгеләнә. Урыс акчасы тотрыксыз булганлыктан, бәяләр уйнап тору сәбәпле, имамнар аның хакын төрле елда төрлечә атыйлар.

 

Дөрес, Ислам шәригатенә анда булмаган нәрсәләрне кертергә тырышучылар очрый. Андыйлар икейөзле яисә надан имамнар арасында да очрарга мөмкин. Исламда бу катгый тыелган, ул бидгать (ересь) дип атала. Менә шундый ялган яңалыклардан саклану өчен белем алырга, Коръәнне өйрәнергә кирәк тә инде. Коръән бер яктан адәм балаларын дөрес итеп яшәргә өйрәтсә, икенче яктан аларны ачык дәлилләр белән иман китерергә чакыра. Анда христианнарга да, яһүдләргә дә мөрәҗәгатьләр бар. Кешеләргә уйлану өчен табигать белемнәре өлкәсеннән байтак фактлар китерелә, ул фактларның асылы гасырлар үтү белән акрынлап ачыла. “Коръән моннан берничә гасыр элек иңдерелгән һәм без фәндә нинди генә яңа нәрсә ачмыйк, барысы да шул китапта раслана. Димәк, Коръән – Аллаһның сүзләре”, – ди бу хакта гинекология профессоры Джоли Самсон.

 

Аллаһы Тәгалә үзенең сүзләре белән мөселман кызларына башка диндәгеләргә кияүгә чыгуны тыя. Бу – катгый әмер. Әлеге әмерне бозучыларның муеннарына тәре тагуларына гаҗәпләнергә кирәкми. Гаилә корганда ук уйларга кирәк боларның барысын да. Бүгенге көндә урысларның, европалыларның Исламга килүләре еш күзәтелә. Хәтта кайчандыр Исламга каршы көрәшкән исламофобларның да иман китереп тәүбә итү очраклары бар. Күптән түгел генә Ислам.ру сайты Британиянең YouGov компаниясе игълан иткән белдерүне урнаштырды. Әлеге белдерүдә Европаның бай һәм эшлекле хатын-кызларының Исламга килүләре һәм Ислам кануннарын үтәүдә этник мөселманнарга караганда да зуррак тырышлык күрсәтүләре хакында әйтелә. Иман китерүчеләр арасында Көнбатышның байтак танылган галимнәре дә бар.    


Булат ХАКОВ
Татарстан яшьләре
№ 60 | 20.11.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»