|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2010 Аш-су
"Чизкейк"тан да яхшыракЧизкейкны белмәгән, тәмен татып ләззәтләнмәгән кеше бармы икән? Бу “капиталистик” ризык безнең тәмлетамакларга хуш килде, һәр кафе менюсында аны күрмичә калмыйсың. Берәүләрне тыңлап торсаң – дөньяда аннан да тәмле әйбер юк төсле. Исеме дә безнеңчә яңгырамый - экзотика! Шул ук вакытта әбием гел пешереп торган эремчеклек гел онытылып бара. Минемчә, ул тәмлерәк тә, әзерләве дә җайлы, файдалырак та. Өстәвенә, кыйбатка да төшми. Безгә кирәк булачак:
- 200 гр. эремчек. Нинди булса да ярый. Суыткачта кайсысы бар, мин шунысыннан пешерәм. Ул 9 процентлы да, майсыз да, май процентын төгәл белеп булмаслык авыл эремчеге дә булырга мөмкин. Мин хәтта бала ашап бетермәгән 5 % эремчекне дә кушып җибәргәлим.
- 0,5 стакан каймак - 1 стакан сөт - 2 йомырка - якынча 0, 5 стакан он - ванилин - 1 стакан йөзем - пешерү өчен махсус кәгазь
Барысы да бик гади эшләнә. Йомырка, эремчек, сөт, ванилин һәм каймакны әйбәтләп туглагыз, блендер булса – бу эш бик тиз эшләнә. Эремчекнең төерләре калмаска, ул таралып бетергә тиеш. Барлыкка килгән массага бераз он өстибез. Мин онны, массаның куелыгына карап чамалап салам. Кашык чумары камыры кебегрәк куелыкта булырга тиеш ул.
Он өстәлгән массага алдан юып киптерелгән йөземне өстибез.
Пешерү формасын махсус кәгазь белән түшибез. Бу бик әһәмиятле, чөнки формадан чыгарганда эремчеклек таркалып “ватылырга” мөмкин. Кәгазь эремчек янмасын өчен дә кирәк.
Йөзем бер җирдә генә тупланып калмасын өчен массаны болгатып җибәрәбез дә, кәгазь түшәлгән формага агызып салабыз.
Эремчеклек 180 градуста 60-70 минут пешә. Пичне, әлбәттә, алдан 200 градуска кадәр кыздырып куярга кирәк. Бер сәгать чамасы — безнең “чизкейк”ыбыз әзер булачак.
Эремчеклекне кайнар килеш тә, салкын килеш тә ашарга була. Безнең гаилә аны салкын каймак белән кайнар килеш ашарга ярата төшә. Ашалып бетмәгән өлешен берәр җиләк кайнатмасы белән сылып куям – менә дигән торт була.
Ашыгыз тәмле булсын!
Суфия САДРИ |
Иң күп укылган
|