поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.11.2010 Дин

Әнием тәсбихы

Сабый чагымда дәү әтиләрдә дә (Спас өязе – хәзерге Иске Әнҗерә авылы), безнең Казан шәһәренең татарлар күп яши торган өлеше Яңа Бистәдә дә йортның тышкы ишеген яки капканы һичкайчан бикләмиләр, ә шулай да мин тәрәзәдән йөрүне кулайрак күрә идем. Гөл чүлмәкләрен бәреп төшерүем, тәрәзә өлгеләрен челпәрәмә китерүләрем еш булгалый, ләкин боларның ачысын-төчесен күбесенчә мәчебез «татый» иде.

Берчак шулай җәй башында, Рамазан (ураза) аенда, авылыбыз мулласы – дәү әтиемнең авыруларга эчерү өчен тәлинкәгә догалык язганда куллана торган зәгъфран гөлен бәреп төшергән көнне, әнием хөрмә төшләреннән үзе тезгән дисбесен тартып, камыш намазлык өстендә кояшның баеп беткәнен көтеп утыра иде, башы илә ымлап кына мине чакырып китерде дә, алдында урын күрсәтеп, кулыма тәсбихын тоттырды.

 

– Бисмиллаһир-рахмәнир-рәхим! – дип сүзгә кереште ул. – Өфе шәһәрендә яшәүче Кәшшаф абыең (Әтиемнең бертуган абыйсы Кәшшаф казый Тәрҗемани (1877–1943) – мөфти Риза Фәхретдиновның урынбасары, дөньякүләм мәшһүр дин әһеле – автор искәрмәсе) хаҗга баргач, Гарәбстандагы мөселманнар мәркәзе Мәдинә шәһәреннән алып кайткан хөрмә җимеше төшләреннән ясалган бу дисбе, ә хәзер, улым, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһи-с-сәламга Аллаһы тәгаләдән изге Коръән иңгән мәрхәмәтле Рамазан аедыр... Берәр начар эшне моңарчы эшләгәнеңә үкенеп, яңадан кабатламаска сүз биреп, шул начар гадәтеңне ташлау өчен менә бу тәсбих төймәләрен, «Әстәгъфирулла» (ягъни «Аллаһы ярлыкасын-кичерсен») дип әйтә-әйтә, бер якка күчереп куярга кирәк. Бөтен Җиһанны яраткан Аллаһы тәгалә барысын белә, барысын күрә вә ишетә... Йәле, улым, менә шулай тот та һәр төймәне, «Әстәгъфирулла» дип, уңга таба күчерә бар...

 

Тәсбих тарта башлавыма, тәрәзәдән чыгып барганда зәгъфран гөле чүлмәген челпәрәмә китерүем һәм аны мәчебезгә сылтаганым исемә килеп төште дә, үз-үземне белештермичә, үксеп елап җибәрдем...

 

Әнием илә икәүләп елашкан шул көннән соң, мин инде ишектән генә йөри башладым.

 

Сүзлек

 

Тәсбих – Алланы искә алып, зурлап, аңа шөкер кылып әйтелә торган сүзләрне («сөбханалла», «әлхәмделилла» һ. б.) санап әйтер өчен, гадәттә хөрмә төшләреннән яки миләш агачыннан ясалган туксан тугыз төймә тезелгән һәм ике очы бергә бәйләнгән җеп, дисбе.


Җәвад ТӘРҖЕМАНОВ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»