|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2010 Мәдәният
Бергә – гомергә“Ул безнең театрыбызга зәвык алып килде”. Татарстанның атказанган артисткасы Хәлимә Искәндәрованы котлаганда, Шамил Закиров әнә шулай диде. Кырык җиденче сезонын сәхнәдә каршылаган артистка исә бу көнне чыннан да бәхетле иде. Тамашачы аны "Өзелгән өмет"тә (М.Горький) Акулина Ивановна, "Соңгы корбан" да (А.Островский) Ирина, "Бәйрәм кичендә"дә (Эдуардо де Филиппо) Нинучча, "Карлыгач канат кага"да (Х.Вахит) Диләрә, "Бирнәсез кыз"да (А.Островский) Огудалова, "Җүләр кыз"да (Лопе де Вега) Ниса, "Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз"да (А.Гыйләҗев) Лариса, "Һиҗрәт"тә (Н.Исәнбәт) Майшәкәр, "Хуҗа Насретдин"да (Н.Исәнбәт) Сәхилә буларак белә. Әмма оста артистканың шәхси тормышындагы фаҗигаләрнең бер мыскалын да белмәгән кешегә аңа көчле рухлы булып калу өчен күпме ихтыяр көче кирәклеген чамаламыйдыр шул. Ә аңа, бала чагыннан ук хәсрәт яшьләрен эчкә йотып, нык булырга өйрәнергә туры килә. Бу хакта тамашачыга кичәне алып баручы Луара Шакирҗан бәян итте.
Хәлимә Искәндәрова сәхнә тормышының тәүге елларын рус театрына багышлый. Әмма татар театрында эшләргә хыяллана. Бу хакта академия театры җитәкчелегенә дә әйтә. Турыдан яра торган үтә чибәр, темпераментлы, горур кыз үзенең кимчелеген дә яшерми. Җитәкчелек исә кызның таланты бәрабәренә әлеге кимчелеккә күз йома.
Баксаң, аның кимчелеге ана телен бик яхшы белмәүдән гыйбарәт икән. Чит җирләрдә үсү, рус мохитендә эшләү эзсез узмаган, күрәсең. Әмма Хәлимә Искәндәрова чыннан да бик тиз "төзәлә". Театрдагы беренче роле исә "Бергә – гомергә" (Н.Бикчурина) дигән спектакльдәге Миләүшә була. Аның партнерлары – Равил Шәрәфи, Ринат Таҗетдин. Аларга аннан соң сәхнәдә бик күп берсеннән-берсе күркәм образлар тудырырга туры килә әле.
Хәлимә Искәндәрова театрда максатчанлыгы, рольләрне үзлегеннән өйрәнеп режиссерга җиткерә белүе белән дә аерылып тора. Рәшит Заһидуллин куйган "Өзелгән өмет"тәге Акулина роле әнә шундыйлардан. Радик Бариевның тәүге эше – Салават Юзиев әсәре буенча куйган "Ут күршеләр" спектаклендәге массовкада ул үзе теләп катнаша һәм тагын бер мәртәбә эпизодик рольләр патшабикәсе икәнен раслый. Алай гына да түгел, Хәлимә Искәндәрова әле аякланып кына килүче татар киносында да актив катнаша. Аның хакында кинорежисер Фәрит Дәүләтшин, киноны төшергәндә ул минем уң кулым булды, дип әйткән иде.
Хәлимә ханым камаллыларның һәрберсенең тормышында якты эз калдырган дисәң, һич арттыру булмас. Татарстан театр әһелләре берлеге җитәкчесе Ринат Таҗетдинов аны олы күңелле кеше итеп сурәтләде. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев исә, елмаеп, балачагын искә алды. Аны Хәлимә ханымның улы Игорьга булган мөнәсәбәте дә сокландыра: "Мин бүтән андый ананы белмим. Ул улының бөтен кыланмышын, авыртуларын театрга килеп сөйли. Хәтта кайбер шундый бәяннәре хәзер безнең арада мәзәк булып йөри. Беркөнне килде дә: "Менә бит малаемның тагын Парижга барасы килә", – ди. Без аптырап калдык, ул Парижда булдымыни, дибез. Юк булмады шул, тагын барасы килә башлады, ди". Фәрит әфәнде, ГИТИСта укыганда, Хәлимә ханымның аңа матди ярдәм күрсәтеп торуын да яшермәде. Боларның барысы өчен дә сәхнәдән рәхмәтен җиткерде ул.
Гомумән Хәлимә ханымга ул көнне барысы да яратуын белдерде. Камал театрының җитәкчесе Шамил Закиров: "Шуны әйтәсем килә: Хәлимә Искәндәрова – театрыбызда иң хөрмәтле артисткаларыбызның берсе. Ул ирен нәкъ бала караган кебек карады. Аңа, күрәсең, шулай язгандыр инде, Фатыйма Ильскаяны да ул шулай ук соңгы көннәренәчә тәрбияләде. Ә Фатыйма апа – үтә катлаулы кеше, янына кеше җибәрми иде. Матур булып күренергә кирәк, ләкин урын өстендә алай булдырып булмый, әмма Хәлимәнең ихтыяр көче Фатыйма апаны җиңде", – диде.
Хәлимә ханым илле елга якын иҗат гомерендә тамашачының иң ныклы терәк булуын белдерде: "Сезнең җылы карашыгыз, акыллы фикерләрегез миңа гел ярдәм итте, рухи көч бирде. Мин башта татарча бик начар сөйләшә идем. Анда да сез мине гафу иттегез. Мең рәхмәт сезгә". Иҗат чишмәсе Ильская, Шамуковлар белән бергә башланган, исемнәр өчен түгел, бәлки сәнгатькә хезмәт иткән артистканы тамашачы да күрә, бәяли белә шул. Ул аны чәчәкләргә күмде, аягүрә басып алкышлады.
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|