поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.11.2010 Милләт

Ерак бабаларыбызның сукмаклары буйлап

Без, бер төркем Камышлы районында яшәүчеләр, әле ел башында ук ата-бабаларыбызны, тамырларыбызны эзләү нияте белән Татарстанның Әлмәт шәһәрендә булып кайттык.

Сөйләшенгәнчә, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәчет каршында безне бер төркем дуслары, туганнары белән Роза ханым Абзалова-Сәлмәнова каршы алды. Иң элек Әлмәт янындагы Минебай авылының Мәдәният йорты каршында оештырылган атаклы мәгърифәтче-педагог, галим, язучы, журналист, нәшир, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Кәриминең музеенда тукталып, андагы бай экспонатлар белән таныштык. Музей директоры Тәкъзия ханым Әбсәләмова сөйләгән сүзләр күңелебезгә май булып яттылар. Фатыйх Кәриминең тууына быел 140 ел тула икән бит. Шушында ук Минебай авылы мәдәният учагын, Фатыйх Кәриминең музеен оештырган педагогог, язучы Мөдәррис Әхмәтзәки улы Ибраһимовның хәләл җефете Төзек Хаббан кызы белән дә танышып, сөйләшү бәхетенә ирештек.

 

Безне шушы очрашуга Әлмәт җирлегенә җыйган педагог, журналист, төбәк тарихын өйрәнүче Роза ханым Абзалова-Сәлмәнова турында аерым язып үтәсем килә. 2009нчы ел татар халкы тормышында һәм барлык мөселман дөньясында халкыбызның мәшһүр мәгърифәтчесе, галиме, тарихчысы, дин белгече, җәмгыять эшлеклесе, тәрбияче, язучы һәм журналист Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 150 ел тулу уңаеннан аның елы буларак билгеләнеп үтелде. Бу бөек шәхеснең юбилее уңаеннан Чәшеле мәдрәсәсенең эшчәнлеге, Ризаэддин Фәхреддиннең остазлары, мөгаллимнәре, шулай ук туганнары да булган Бикчуриннар нәселе тарихы, бүгенге көндә Түбән Чыршылы авылының үткәнен яктыртучы, хан нәселенең күренекле шәхесләренең шәҗәрәләре, бөек галимебезне чолгап алган мохитын тасвирлаган «Иманлы төбәк җәүһәрләре» дип аталган китап-альбомда дөнья күргән. Бу китапта борынгы «алтын тамырларның» бүгенге буынга мөрәҗәгате, милләттәшләребезне ихтирамлы, игътибарлы, уяу булып яшәргә өндәве, чын тарихны, җиде буынга кадәр нәсел шәҗәрәңне өйрәнергә тиеш булуыңны күрсәтү кызыл җеп булып сузылган. Шушындый, бәяләп бетерә алмаслык тарихи китапның авторы – Роза Абзалова-Сәлмәнова.

 

Тарихчы безне уникаль, сирәк очрый торган мәгълүматлар, фотосурәтләр, документлар, истәлекле язмалар, китаплар белән таныштырды. Без аңа киләчәктә Иске Ярмәк, Камышлы авыллары тарихына багышлаган китап әзерләргә ниятебез булуы, шушы уңайдан борынгы бабаларыбызның нәсел шәҗәрәләрен өйрәнүебез, төрле чыганаклардан, төбәкләрдән, архивлардан мәгълүматлар туплап баруыбыз турында белдердек.

 

Роза Такытдин кызының әйтүе буенча, Камышлы һәм Ярмәк авыллары 1000 еллар чамасы элек барлыкка килгән булырга тиеш. Бу турыда тарих чыганакларында берничә язма да бар икән. Әмма моның шулай булуын исбат итү өчен эзләнүләребезне дәвам итәргә киңәш итте Роза ханым һәм бүләккә бик күп тарихи материаллар, китаплар бирде.

 

Кичучат авылында 1995нче елның 25нче маенда Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан ачылган, татар халкының күренекле фикер иясе, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтчесе, тарихчысы галим Ризаэддин Фәхреддинның мемориаль музеенда да булырга насыйп булды безгә.

 

Музей директоры Диләрә Кави кызы Гыймранованың берничә сәгатькә сузылган экскурсиясендә Ризаэддин Фәхреддинның тормыш һәм иҗат юлы белән танышып чыккач, бездә татар милләте, халкыбыз өчен чын мәгънәсендә горурлану хисе икеләтә артты. Моңа кадәр бу музейларда була алмавыма күңелемдә үкенеч яшәсә, хәзер инде канәгатьләнеп, үзем өчен күп мәгълүматлар туплый алдым. Шулай да, күпчелек якташларымның, мәктәп балаларының әлегә бу музейларга килү бәхетенә ирешә алмаганнары өчен күңелдә кечкенә генә төер калды.

Камышлы авылының җирле идарәсе җитәкчесе Заһит Сафин, Иске Ярмәк авылы мәчетенең имам мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Кәримов та минем уйларымны сизенделәр булса кирәк, һичшиксез, бирегә башка якташларыбызны да алып килергә тырышачакларын белдерделәр.

 

Без Әлмәт якларыннан бик күп тарихи мәгълүматлар туплап кайттык. Яңа дусларыбызга, бигрәк тә Роза ханым Абзалова-Сәлмәновага тагын бер кабат рәхмәтебезне җиткерәсебез килә, аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез. Милләтебез менә шундый Роза ханым кебек мәшһүр шәхесләр белән мәртәбәле дә инде.

 

 

 

Фәния КӘРИМОВА.

Камышлы авылы.

 

РЕДАКЦИЯДӘН: Без бүген Роза ханым Абзалова-Сәлмәнованың Самара өлкәсе авыллары тарихына багышланган тикшерүләрен бастыра башлыйбыз.

 

* * *

 

Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМӘНОВА

 

 

Тамырларыбыз Мәккә-Мәдинәдә икән бит

 

Туган туфрагына күмелеп калган

Гомер агачының тамырлары.

Ул тамырлар җирдә сабы гына

Көтеп ята безнең кагылганны.

 

Бик күпләрнең каберләре читтә,

Туган җирдә калган тамыр гына.

Җир көтә әле, һаман көтә,

Аналарча көтә сабыр гына.

 

Тик җирнең дә сабыры бетеп куйса,

Черек китсә әгәр тамырларга? –

Коткаралмас инде ул чагында

Әллә нинди җылы яңгырлар да.

 

                                        Фәнис ЯРУЛЛИН.

 

Нинди тирән мәгънәле сүзләр, чын хакыйкать! Һәркем үзенең нәсел тамырларын, кан кардәшләрен, ата-бабаларыбызның кем булуын, тормышының нинди фундаментка корылуын белергә тиеш бит. Үз ата-бабаларыңның, халкыңның, илеңнең чын тарихын, тормышын өйрәнү, белү – һәркемнең бөек бурычы. Нәсел язмышы – халык, ил язмышы, тарихы. Үз тарихын белгән генә көчле була.

 

2009 елда халкыбызның дөньякүләм танылган бөек шәхесе, дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, язучы, мәшһүр мәгърифәтчесе, галиме Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 150 ел тулды. Шушы вакыйга уңаеннан аның тормышында зур урын алып торган данлыклы Түбән Чыршылы (Шәлчәле – Р.Фәхреддин) мәдрәсәсенең, бөек галимнәренең язмышын, мәшһүр шәхесебезне чолгап алган мохитын тасвирлаган, милләтебезнең күп гасырлык тарихын бәян иткән «Иманлы төбәк җәүһәрләре» исемле китабым дөнья күрде. Иң әһәмиятлесе – Р.Фәхреддинне дөньякүләм танылган бөек шәхес итеп тәрбияләгән, белем биргән остазлары, Түбән Чыршылы мәдрәсәсен җитәкләгән бабаларының, әнисе Мәүһүбә абыстайның 12нче гасырларда яшәгән Бикчура ханга тоташкан нәсел шәҗәрәсе. Бу кыйммәтле документ шул чорның күренекле шәхесләреннән булган туганы, остазы Мөхәммәтхәниф ишан хәзрәте оныгы Газизов Рәшит Шахгаттар улы тарафыннан Төркмәнстан башкаласы Ашхабадтан килеп иреште. Ә Шөгер төбәгендә гомер иткән Наилә Сираҗетдин кызы Бикчуринаның язып калдырган истәлекләре, нәсел шәҗәрәсе китапның эчтәлеген тарихи әһәмияткә ия мәгълүмат, документлар белән баетты.

 

Аның истәлекләре аша бу нәселгә нисбәтле, тамырлары Чәшеле авылына тоташкан, чит илләргә чыгып, шунда гомер итәргә мәҗбүр ителгән зыялыларыбызның исемнәрен белә алдык. Шуларның берсе Төркия мәмләкәтенең башкаласы Анкара шәһәрендәге Төрек мәдәниятен өйрәнү институты ректоры Әхмәт Тимер.

 

Аның үзе исән чакта Төркиядә бастырып чыгарган нәсел тарихы - «ARMAGAN» (Анкара, 1993) китабындагы шәҗәрәсе минем «Иманлы төбәк җәүһәрләре» китабымдагы Бикчуриннар шәҗәрәсе белән тәңгәл килделәр. Тагын да бер кыйммәтле, ышанычлы чыганакларның берсе - Р.Фәхреддиннең Уфадагы Диния нәзарәте архивларыннан алып төзелгән, 30 еллык хезмәте кергән «Асар» китабындагы мөселман галимнәренең генеологик мирасы, Бикчура хан нәселеннән булган туганнарының исемнәре шушы шәҗәрәләрнең дөрес итеп төзелүен расладылар.

 

Ә инде бүген без яшәгән Әлмәт, Шөгер төбәге, элеккеге Самара губернасының Бөгелмә өязе хуҗасы, 18нче гасырның атаклы тарихи шәхесе, беренче волость старшинасы Нәдер Уразмәтовның да шул нәселдән булуы да күп нәрсәне сөйли. «Аның затлы нәсел башы X гасырда ук Кырым ханлыгыннан күчеп килеп, Казан ханлыгының зур биләмәләренә хуҗа булуга ирешкән» (Җәмит Рәхимов, «Шөгер төбәге хәзинәләр чишмәсе», 1997 ел). Тарихтан күренгәнчә, бу нәсел ханнар нәселеннән булып, буыннан буынга милекләре күчеп бара. Тархан грамотасы белән иң югары сыйныф шәхесләре булулары, титуллары беркетелеп барган. Ул 1516 елда Казан ханы Мөхәммәт Әмин Баһадир хан тарафыннан Нәдер Уразмәтовның нәселеннән булган Асылхуҗа Маҗакка һәм аның улларына бирелә. 1526 елда Сафа-Гәрәй хан шул ук нәсел дәвамчылары Хәсән белән Хөсәен Асылхуҗа улларына да грамота биреп, тархан дәрәҗәсен раслый.

 

18нче гасыр башында яшәгән Нәдер Уразмәтовның биләмәләре, Нәдер волостена кергән бүгенге районнар: Сарман, Бөгелмә, Әлмәт, өлешчә Зәй, Лениногорск, Чирмешән, Самара өлкәсенең Камышлы, Похвистнево, Кләүле, Шенталы районнары, Оренбург өлкәсенең Богырыслан, Северное районнары булып көньяктан төньякка 160 чакрым, көнбатыштан көнчыгышка 115 чакрым булган. 19нчы гасырда - 20нче гасыр башында бу төбәк Самара губернасы, Бөгелмә өязенә кергән. «Нәдер Уразмәтов урыс патшасы тарафыннан Рус дәүләте өчен яхшы хезмәт иткәне өчен Зәй, Кичү, Шушма, Сок елгалары буендагы бертоташтан булган, Хива мәмләкәте кадәр җир һәм урманнар белән бүләкләнә» (Р.Фәхреддин «Асар»).

 

Димәк, ул борынгы бабаларының биләмәләрен 18нче гасырда кире кайтарып ала. Ләкин нәрсә бәрабәренә соң? Бу чор Идел-Урал буе халыкларының, 1735-1742 еллардагы милли азатлык хәрәкәтенең күтәрелеш дәвере, рус милләтеннән булмаган халыкларны чукындыру сәясәтенең котырган чоры, ә үзәге – Бөгелмә өязенә кергән авылларда була. Волость старшинасы Нәдер Уразмәтов халык күтәрелешләрен кораллы көчләр белән бастыру, үз халкының канын кою исәбенә кайтарган биләмәләрен. «Борынгы чорларда старшина вазыйфасы дәүләт исеменнән рәсми сурәттә расланып, иң абруйлы вә галим затлардан билгеләнеп, үзләренә һәртөрле дәгъва һәм талашуларны килештерү вазыйфасы билгеләнсә, заманалар үтү белән, әкренләп бу мәртәбәләр беренче халәтеннән чыгып, сүзе исән булган хәлдә, эчтәлеге тулысынча үзгәрде» (Р.Фәхреддин «Асар»).

 

Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, татар халкы рус дәүләте кулы астында кала. Барлык хокуклардан мәхрүм ителеп, коллар хәлендә тереклек итә башлый. Мәктәп-мәдрәсәләр, китапханәләр туздырыла, үткәнебезне тасвирлаган язмалар яндырыла, тарихыбыз ерак томан эченә яшерелә. Тирәндәге тамырларны кисү, оныттыру төп сәяси факторларның берсенә әйләнә. Патша тәртипләренә ризасызлыклар көчәя, баш күтәрүләр ешая.

 

«Урыс дәүләте баш күтәрүче халыклар хәрәкәтен бастырып торыр өчен Идел, Кама, Зәй буйларында крепостьлар төзеп, сакларга әсирлеккә төшкән поляклар һәм солдатлардан махсус полклар оештырган.

 

1552 елда ук Алабуга крепосте, 1559 – Сарапул, Минзәлә (1584), Зәй (1652), Чишмә, Чаллы, Кичүй, Яңа Чишмә, Чирмешән, Самара крепостьлары төзелә. Урал (Җаек) елгасы буенда – Елшан (1736), Бозаулык (1736), Тоцк (1736), Чернореченское (1736), Орск (1740) төзелә. Шулай итеп, Урал буе татарлары, әйтерсең лә, капчык эчендә калалар» (Марсель  Әхмәтҗанов «Па-мять о предках татар Поволжья и Приуралья», 2008).

 

Бу ныгытмаларның, крепостьларның урыс басып алучылары тарафыннан татар халкын колониаль изү, явызлыкка корылуы халыкның бәйсезлек өчен Ватан сугышы алып баруына китерә. 1645 елда татарлар Минзәлә төрмәсен яндыралар. Соңрак Тиинск белән Яңа Чишмә крепостьлары арасындагы ныгытмаларны җимерәләр. Бәйсезлек, үз җирләре, хокуклары өчен гасырлар буе көрәшеп, һәрдаим күтәрелеп торганнар.

 

 1755 елларда ахун-мулла Батырша (Габдулла Галиев) Урал-Идел буе татар, башкорт халыкларын көрәшкә күтәрә. Штаб үзе белем алган мәдрәсәле Тайсуган авылында була. Тарихка кергән бөек шәхес Батырша азатлык, дөреслек өчен гомеренең соңгы минутына кадәр көрәшеп, Петербургтагы Шлиссельбург крепостенең мәңгелек төрмәсендә сакчылар белән бәрелештә 1762 елда һәлак була.

 

Кеше түзә алмаслык шартларда, тимер чылбыр белән таш стенага кадаклап куелган, теле кисеп алынган мәшһүр татар баһадиры Габдулла Туктаргали улы – Баһадиршаһ 5 елга якын газап чигеп, каһарманнарча мәңгелеккә күчә. «Ул тарихта Шлиссельбург төрмәсеннән качкан бердәнбер тоткын була. Батырша хәзрәт ул – азатлык фәрештәсе» (Ф.Бәйрәмова «Баһадиршаһ»).

 

Батыршадан соң 1773-74 елларда милләтебезнең йөзләгән халык каһарманнары үз отрядлары белән кушылып, татар яугирларының саны 200 меңгә хәтле җитә, кораллы яуга күтәреләләр. Тарихка «Пугачев явы» дип кереп калган бу күтәрелештә күпчелек сугышчылар Идел, Урал буе татарларыннан булып, бөтен Россияне дер селкетәләр. Бу татар сугышчылары тарих дәреслекләрендәге «ялган патша»га ияреп түгел, ә Пугачевның үзен ияртеп Казанны - ил-йортны азат итәргә яу белән баралар, сугышып алалар, әмма башкалабыз яңадан урыс гаскәре кулына күчә. «Сатлык җаннар халыкның азатлык хәрәкәте җитәкчесе булган Емельян Пугачевны да патша палачларына, төгәлрәк, атаклы А.В.Суворовка тотып бирәләр» (М.Әхмәтҗанов «Память о предках татар Поволжья и Приуралья», 2008).

 

Бу сугыш нәтиҗәсендә Екатерина II 1788 елда христиан динендә булмаган халыкларны көчләп чукындыруны туктату турында Указ чыгарырга мәҗбүр була. Ләкин бу законнар кәгазьдә генә булып, гамәлдә чукындыру һаман дәвам итә.

 

Хәзерге Татарстан җирендә хәрәкәт иткән пугачевлыларның бер гаскәре белән Шөгер төбәге, Иске Иштирәк (Иске авыл) авылы кешесе, корпус старшинасы Әит Уразмәтов (1718-1774) җитәкчелек итә. Ризаэддин Фәхреддиннең «Асар» китабында бу турыда болай дип язылган: «Иске Иштирәккә исә, Казан шәһәре Русия тарафыннан (1552 елда) басып алынган көндә, Казан ягыннан күчеп вә качып килгән типтәрләр нигез салган икән. Мәшһүр Пугачевның бер төркем гаскәре бу авылны уравы, вә биек таулар өстендә чатырларын корып ятулары без сабый чакларыбызда картлар вә карчыклар тарафыннан сөйләнә, вә без дә игътибар илә тыңлый идек». Шулай ук олпат мәгърифәтче, Югары Чыршылыда туып-үскән Гыйльман ахун Ибраһим улы Кәримов үзенең истәлекләрендә ерак бабасы Габделмөэминнең Пенза губернасының Василий Сурский исемле өяздән «Пугач явы» вакытында килүен, сәбәбен цензура үткәрерлек итеп кенә ишарәли. Мөэмин бабасының һәлак булуын, ә инде аның улы Габделкәрим бабасының ул чакта яшь углан булганга гына исән калуын җиткерә («Фатыйх Кәрими», 2000). Пугачевчылар җиңелгәннән соң Екатерина II, үзенең карательный отрядларын җибәреп, үч алырга керешә.

 

Иске авылны яндырып көл иткәннәр, карательләр бөтен халыкны куып ерганак буена китереп кысрыклаганнар һәм Шушма суына турап салганнар. Кайбер кешеләр генә Шушманы кисеп чыгып, әрәмәгә кереп кача алганнар. Шушы дәһшәтле вакыйгадан котыла алган кешеләр хәзерге Иске Иштирәккә, Мөэмин Каратайга, Яңа Иштирәккә, Бәкер авылларына килеп урнашалар (Мөхәммәтов Фазыл аганың М.Каратай авылы тарихы турында 1949 елда язып калдырган дәфтәреннән алынган мәгълүмат).

 

Шулай итеп, Казанның урыслар тарафыннан яулап алынганыннан соң 225 ел барган кораллы Ватан сугышының соңгысы «Пугачев явы» була. Моңа кадәр тарих битләрендә бу вакыйгаларның асылын безгә бөтенләй башкача, явызлык кылучы фетнәчеләр, илне таркатучылар иттереп сурәтләп килделәр. Чөнки Ризаэддин Фәхреддин язганча: «Бу мәмләкәттә булган халыкларның иң искесе безнең бабаларыбыз – борынгы төрки вә болгарлар булган хәлдә, үзләренә багышланган тарихлары бездә булмаганы кебек, галимнәре хакында да әсәрләре булмавы – аянычлы бер хәл.

 

Казан шәһәре Русия дәүләте тарафыннан алынган көндә (909 һиҗри/ 2 октябрь, 1552 милади елда) Казан ханлыгы дөньяда бөтенләй булмаган мисалында калган, Казан шәһәрендә бер мөселман калдырмый кылычтан үткәрелгән. Бу вакытта мөселманнарның әсәрләре калмаган кеби, гыйлем җәһәтенчә булган әсәрләреннән дә хәбәр калмаган. Моннан соң Казанда да, вә тирә-як авылларда да булган зур янгыннар, бүгенге Оренбург һәм Уфа вилайәтләреннән булган урыннарда берникадәр вакыт дәвам иткән. Сәед Җәгъфәр, Килмәк абыз, Акай, Йосыф вакыйгалары, мулла Габдулла Туктаргали улы (Батырша) яулары, Идел буенда булган мәмләкәтләрдә мәшһүр Пугачев вакыйгалары мөселман әсәрләренең вә нәфис китапларының юкка чыгуына сәбәп булган».

 

Шуның өчен дә чын тарихыбызны, кем булуыбызны белергә теләүче ватанпәрвәр затларга халык арасында сакланып калган риваятьләргә, нәсел-нәсәп истәлекләренә, шәҗәрәләренә, борынгы әдәбият әсәрләренә, кабер ташларына мөрәҗәгать итеп, энҗе бөртекләре кебек дөньяга таралган мәгълүматны җыярга туры килә. Икенче төрле әйткәндә, «энә белән кое казырга». Чөнки бернинди архивта да үзебезнең милләт - татар тарихы турында дөрес мәгълүмат таба алмаячакбыз. Шөгер төбәгендә яшәгән, хәзер мәрхүм инде, олпат язучы, тарихчы, галимебез Җәмит ага Рәхимов Казан, Уфа, Самара, Оренбург, Мәскәүдәге Борынгы актлар үзәк дәүләт архивында (ЦГАДА), Петербургтагы Үзәк дәүләт тарих архивында да (ЦГИА) булып, озак вакытлар эзләнүләр уздырып «Сиңа ничә яшь, туган авылым?» исемле мәкаләсен 1990 елның 4 февралендә «Социалистик Татарстан» гәзитендә бастырган иде. Архивларда Петр I патша заманыннан башланган халык санын алу, Россиядә ясаклы крестьяннар санын ачыклау, аларны салымга тарту өчен үткәрелгән «ревизия» материаллары. 1719-1725 елларда беренче ревизия документлары - иске славян хәрефләре белән рус писарьлары тутырган документлар. Бу документлар арасыннан 1722 елларда безнең Бөгелмә өязенең, гомумән, ул чордагы Нәдер Уразмәтов биләмәләре булган авылларның исемнәрен тапмавын күрсәтә һәм нәтиҗә ясап: «Әлегә буш яткан Бөгелмә төбәгенең урманнары эчендә утрау-утрау булып торган дала аланнарында күчмә халыклар күченеп йөргән» (Җәмит Рәхимов). Ә Нәдер Уразмәтов, белгәнебезчә, 18нче гасыр башында, беренче ревизиягә кадәр үк үзенең нәселенә Казан ханнары – борынгы бабалары тарафыннан Тархан дәрәҗәсе белән бирелгән җирләрне законлаштырып үз исеменә беркетә. Югары сыйныф вәкиле буларак, биләмәләре өчен ясак түләүдән азат ителгән була.

 

Ә документлардан күренгәнчә, Казан ханлыгы чорында да, аңа кадәр дә безнең төбәктә, Нугай Урдасы дип аталган биләмәләрнең нәкъ үзәгендә, борынгыдан ук тормыш гөрләп торган. Мисал өчен, Петербург фәннәр академиясенең беренче хәбәрче-әгъзасы, археология, этнография, Идел буе һәм Уралның табигый байлыкларын өйрәнү буенча зур хезмәт куйган галим Рычков Петр Иванович 1700-1750 елларда Оренбург губернасы картасын төзегән. Картадан күренгәнчә, Әлмәт, Шөгер, Самара өлкәсенең Бөгелмә өязенә кергән, гомумән, Нәдер Уразмәтов биләмәләрендәге барлык татар авылларының да булуы, борынгы бабаларыбызның 1000 еллар элек үк Борынгы Болгар, Алтын Урда дәүләте чорыннан ук табигатьнең бу гүзәл почмагында яшәүләрен дәлилли бугай.

 

Бу фикерне куәтләүче тагын бер чыганак - күптән түгел безнең кулга Анкара шәһәрендә 1966 елда үзебезнең төбәкнең дөньякүләм танылган тарихчы-галимнәре Әхмәт Тимер һәм Самара өлкәсендә 1883 елда туган тарихчы Габделбари Баттал-Таймас әфәнде чыгарган «Казан төрекләре» китабы (Төрек мәдәниятен өйрәнү институты) килеп эләкте. Төрек телендә бастырылган, тарихи мәгълүматларга гаҗәеп бай бу китапта «Казан ханлыгы һәм күрше дәүләтләр» исемле XVI гасыр урталары картасы теркәлгән. Иң кызыклысы - башкаласы Сарайчык шәһәре булган Нугай Урдасы биләмәләре, административ бүленеш һәм борынгы матур татар-төрки исемнәре белән аталган шәһәрләребез, елгаларыбыз күрсәтелгән. Мәсәлән: Юкәле Тау, Биләр, Арча, Минзәлә, Чабаксар, Зөя, Бөгелмә, Богырыслан һ.б.

 

Ә XVIII гасыр башындагы патша ревизиясе документларыннан татар тарихын табып булырмы икән? Ул чорның ревизия документларында күренгәнчә, без, татарлар, барлык татар авыллары 1700-1790 елларда гына каяндыр килеп чыгып, яши башлаганбыз булып чыга. Әйтерсең лә без килмешәкләр, шанлы тарихыбыз да, VI-VII гасырларда ук төзелгән Бөек Болгар дәүләте дә, Кубрат ханы, Кол Шәрифләре, Сөембикә дә булмаган кебек күрсәтелә.

 

Хәтта шәһәр, авылларыбызның чын исемнәрен дә юкка чыгарганнар, «корбан» иткәннәр бит. Мисал өчен, бүгенге көндә бөтен татар иленең даны булган Самара өлкәсендәге Гали авылын алыйк. «Яңа гасыр» каналы күрсәтмәсә, без әле дә бу авылда чын татарлар яшәвен белмәгән дә булыр идек. Ә ул авыл – Алькино авылы. Эзләп тап син аннан ханнар нәселеннән булган Гали исемен! Шулай ук Самара өлкәсе, Камышлы районына кергән, гореф-гадәтләребезне саклап, үрнәк тормыш алып баручы, уңган-булган татар-мөселманнар яшәүче зур, борынгы Иске Ярмәк авылын алыйк. Старое Ермаково исеме астына яшерелгән бу «изгеләр каберен» кадерләп, Ризаэддин Фәхреддин мирасын саклап, мәгърифәтчеләребезне зурлап, искә алып, китаплар бастырып чыгаручы, татар милләтенең лаеклы варислары яшәп ятучы бу авыл Нәдер Уразмәтовның туганы – Ярмөхәммәт исемен йөртә бит.

 

Әйтәсе килгән сүзем шул: кирәкме икән архивлардагы рус руханилары язган документлардан чын, дөрес тарихыбызны эзләү? Табуыбыз бик тә шикле. Үзеннән-үзе Чирмешән районы Югары Чагадай авылында сакланып калган шәҗәрә – Мөхәммәт Әмин нәселенең (Казан ханы булса кирәк) китап итеп чыгарылган нәсел тарихында язылган борынгы бабаларыбызның васыяте искә төшә. Анда мондый теләкләр бар: «Тормышларга игътибар бир тирән алып, утырма балыксыз күлгә кармак салып!» Бу шәҗәрә турында мәгълүмат «Иманлы төбәк җәүһәрләре» китабымда бирелде. Минемчә, ул шәҗәрәдә бөтен дөньяга сибелгән данлыклы Алтынбаевлар, Баһаветдиновлар, Яһудиннар (Ягудиннар), Мансуровлар, Ярмөхәммәтовлар һәм башка бик күп асыл нәсел варислары үзләренең күп гасырлык, 15-нче буыннарга кадәр нәсел тамырларын табарлар, әлбәттә. Әгәр кызыксынучылар булса инде.

 

Аллага шөкер, бар ул бүгенге көндә милләтебезнең чын тарихын, бөек шәхесләрен белү чыганагы. Ул безнең мәшһүр тарихчыбыз да булган Ризаэддин Фәхреддиннең «Асар» исемле библиографик хезмәте, «Рухият» нәшрияты бастырган 2 томдагы китабы. Асар - эзләр, билгеләр, археографик истәлекләр мәгънәсендә.

 

«Әдип вә галимнәре булмаган халык бәхетсез; мәшһүр кешеләрне оныткан халык сакланмас, әдәбияты булмаган халык рухсыз. Шуңа күрә үз халкыбызның мәшһүр шәхесләрен җыеп таныту өчен ошбу китапны язарга ният иттек. Үз мәмләкәтебездә булган мөселман галимнәренең тәрҗемәи хәлләре һәм дәрәҗәләре, туган һәм үлгән вакытлары вә башка хәлләре хакында язылган бер китап» (Ризаэддин Фәхреддин «Асар». «Рухият», 2006 ел).

 

«Асар»да тупланган материаллар халык тарихының реаль чынбарлыгын яктыртучы мәгълүматлар, документлар җыелмасы, чорның «көзгесе». 1552 елдан соң дәүләтчелеген югалткан, идарә һәм оешмалары калмаган татарлар 450 еллардан соң да үз йөзен саклап кала алганнар икән, монда да иң элек ислам диненең һәм мәктәп-мәдрәсә тоткан мөселман руханиларының роле, әһәмияте зурдыр. Милләт буларак саклануында, яшәп үсүендә, гел алга, гел киләчәккә каравында, мәгърифәтле, мәдәниятле халык булуында да аларның өлеше чиксез”. (Миркасыйм Госманов – тарих фәннәре докторы).

 

Гәрчә, 1930 елларда Ризаэддин Фәхреддин яңадан «Асар»ны яза башлаганда төшенкелеккә бирелә, бу язуларының кешеләр укып, файдалануларына өметен өзеп, сынган күңеленә, янган йөрәгенә юаныч табу өчен генә язуын күрсәтә.

 

Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлебез, бу тарихи хәзинә хәзер безнең кулларда, кадерен белеп, әйтеп бетергесез тирән эчтәлекле хезмәтеннән файдаланыйк кына.

 

Бәхетле язмышым күптән түгел мине Самара өлкәсендәге Гали авылына илтте. Авыл халкы белән очрашып, турыдан-туры бу төбәккә дә нисбәтле булган «Иманлы төбәк җәүһәрләре» китабымны бүләк итү бәхетенә ирештем. Милли җәүһәрләребез элеккеге Бөгелмә өязенә кергән бу төбәктә сакланып калган да икән. Безнең белән очрашуга Самара өлкәсендә эшләүче милли автономия оешмасыннан да, башка авылларның җитәкчеләре дә килгәннәр иде.

 

Китап бигрәк тә Камышлы районында зур кызыксыну тудырып, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим, Камышлы авылы җирлеге идарәсе җитәкчесе Заһит Сафин оештырган делегация тарихи мирасыбызны барлау нияте белән, Әлмәт төбәгенә килеп тә җиттеләр. Кунаклар өчен кыйммәтле булган тарихи китапларны аларга бүләк итеп, Миңлебай, Кичүчат авылларындагы музейларга юнәлдек. Бик күп тарихи мәгълүматлар туплап, үзләре яшәгән төбәк тарихын яза башлау нияте белән кайтып киттеләр ераклардан килгән затлы, зыялы кунакларыбыз. Үзләре дә буш кул белән килмәгәннәр, зур мәгълүматлы, халкыбыз өчен горурлану уятырлык «Иске Ярмәк авылы тарихы» исемле җыентык бүләк иттеләр безгә. Анда авылда яшәүче уннан артык нәселнең шәҗәрәсе тәфсилләп язылган. Игътибарны Себер ханы Күчем нәселеннән булган Түкәнәй бабай шәҗәрәсе җәлеп итте. Бу затлы нәселнең дәвамчылары булган Гатиятулла бине Әхмәдулла, аның кызы Әнисә ханым әтисенең кулъязмаларына нигезләнеп, Иске Ярмәк тарихын җыентык итеп чыгарырга булышкан. Ерак бабаларының тамырлары Гарәбстанның Гуман дигән җиреннән булып, бабасы - Йосыф улы Әмир ыруыннан. Иске Ярмәккә килгәнче, берничә гасыр элек Алатырь ягындагы Токшым дигән авылда яшәгәннәр. Шул ук авылда берничә нәсел, гәрчә, борынгы бабалары төрле төбәкләрдән күчеп килгән булсалар да, шулай ук Күчем хан нәселеннән булуларын, нинди шартларда яшәп, соңыннан Иске Ярмәктә яшәп калырга мөмкинлек булуы турында ерак бабаларының кулъязмаларына таянып дәлилләгәннәр. Һәрбер нәселнең гасырлар аша язма рәвештә бүгенгәчә килеп җиткән тарихы булуы да бу авыл халкының милли аңының дәрәҗәсе югары булуын күрсәтә.

 

Ә менә Гарәбстан иленнән кайчан һәм ничек килеп чыгуларын ачыкларга кирәк. Төрле фикерләр бар тарихи чыганакларда. Шуларның берсе күренекле шәхесебез, язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың Себер сазлыклары буйлап сәяхәте вакытында туплаган документларына нигезләнә. Язучының «Туран иле» исемле тарихи-документаль китабында бу турыда искиткеч кыйммәтле мәгълүматлар теркәлгән. «Себердәге борынгы авыл – Яланкүлгә инде 580 яшь, авылга Бохарадан килгән ислам дине әһелләре – сәедләр һәм шәехләр нигез салган булырга тиешләр, чөнки нәсел шәҗәрәләре шул хакта сөйли».

 

Алар килгәнче мәҗүсилектә яшәгән бу авыл татарларын да бохарлылар ислам диненә керткәннәр. Тагын бер кызыклы мәгълүмат. Тубыл шәһәрендә яшәүче хикмәт ияләренең берсе булган Габделмәҗит хәзрәт Алиев белән очрашулар. Бүгенге көндә үз өендә мәдрәсә тотучы, иманлы 5 бала атасының нәселе турында бәян итә Фәүзия ханым: «Аның өендә идәннән түшәмгә хәтле борынгы дини китаплар, кулъязмалар өелгән. Тагы да гаҗәбе – Мәҗит хәзрәттә нәселләренең борынгы шәҗәрәсе саклана. Шәҗәрә гарәп хәрефләре белән кәҗә тиресенә язылган һәм уклау кебек нәрсәгә чорналган. Мең елдан артык инде шәҗәрә кулдан-кулга, буыннан-буынга тапшырылган һәм өстәмәләр белән бүгенге көнгә хәтле килеп җиткән. Шәҗәрәнең тексты бик борынгы алым белән язылган, шунлыктан Мәҗит хәзрәт аны өлешчә генә укый алган. Әмма укыган өлешеннән һәм әби-бабаларыннан ишетеп белгәннәре бу токымны сәедләр нәселенә - пәйгамбәребез Мөхәммәт саллаһу галәйһиссәламгә илтеп тоташтыра…

 

Нәсел шәҗәрәсеннән күренгәнчә, Мәҗит хәзрәтнең борынгы бабалары бу якларга Мәккә-Мәдинә җирләреннән, Палестинадан килеп чыгалар. Нәсел башында сәед Габдрахман баба тора, ул исә пәйгамбәребез оныгы Хөсәеннең Зәйниль-габидин исемле улының нәселен дәвам итүче була. Габдрахман баба Әл-Мөхәррәм (хәзерге Хеврон) шәһәрендә туса да, ислам динен тарату максатыннан, моннан мең еллар элек Идел буйларына килеп чыга. «Бәлки Ибне-Фадлан белән килгәндер (922 елда)», - ди Мәҗит хәзрәт. Алар хәзерге Уфа белән Казан арасында булган Рамазан исемле авылда яшәп китәләр, шушында Габдрахман бабаның Хәбибрахман атлы оныгы туган. Шушы Хәбибрахман Уфа тирәләрендә бик зур дин белгече булып китә. «Ул чагында Уфа тирәсендәге һәрбер тау башында татар авыллары була», - ди Мәҗит хәзрәт. Араларында гарәпләр дә күп була, сәед Хәбибрахман баба үзе дә гарәп бит».

 

Сәед Хәбибрахман нәселе ничек итеп Себер якларына килеп чыккан соң? Алар бу тирәләргә моннан 800-900 еллар элек килгән булырга тиешләр. Сәед Хәбибрахман үзе белән мең ярым кеше алып Урал аръягына юлга кузгала. Алар кайда тукталсалар да, шунда мәчет салдырганнар, шулай итеп, хәзерге Ырынбур, Екатеринбург тирәләрендә мәчетләр барлыкка килгән. Себергә кадәр дин тарата-тарата бу мөселманнар хәзерге Төмән өлкәсенең Вагай районына кергән Көмешле (элеккеге исеме Гөлбакча) авылына хәтле килеп җитәләр, шул авылны төзеп, яшәп калалар. Мәҗит хәзрәтнең бабасы шәех Габделбари шул авылның мулласы булганы өчен революция вакытында аны кызыллар атып үтерәләр. Бу нәселдән зур шәехләр, суфилар, гыйлем ияләре чыккан. Мәҗит хәзрәт татар тарихы буенча да, Күчем хан заманнары турында да бик күп белә» (Фәүзия Бәйрәмова «Туран иле», 2008 ел).

 

Иске Ярмәк авылында бүгенге көнгәчә яшәп ятучы Күчем хан нәселенең борынгы бабалары да Гарәбстан җирләреннән килгән булулары, ә бу авылга килеп урнашып яшәүчеләренең менә берничә гасыр инде авылда иң укымышлы кешеләрдән булулары, дәрәҗәле вазифалар башкарулары, һичшиксез, Себердәге Мәҗит хәзрәтнең нәселеннән булып, ислам динен Болгар дәүләтенә алып килүче илчеләр, дин өйрәтү, мәчет һәм мәдрәсәләр салу, гомумән, эшне юлга салышу өчен җибәрелгән галимнәр төркеменнән булгандыр, дигән фикер тудыра.

 

Гомумән, бу төбәкнең бик борынгы булуын күрсәтүче, фаразлаучы тагын берничә чыганак бар. Әйтеп кителгәнчә, безнең төбәк – элеккеге Бөгелмә өязе биләмәләре Нугай Урдасы җирләренә керә. Башкаласы Сарайчык шәһәре. 1334 елларда сәяхәт итүче Ибне Баттута язып калдыруы буенча Сарайчык Җаек елгасының түбән ягындагы Олуг су елгасы буенда, кайбер урында Суык Су дип тә бирелгән. Бу елганың бүгенге атамасы Сок елгасы. Камышлы, Иске Ярмәк авыллары шушы елга буенда урнашканнар.

 

921 елда Бохарадан Болгар иленә килүләре турындагы язмаларында Ибне Фазлан Җаек, Сакмар, Сок елгаларын үтүләре турында яза. Ислам динен таратырга килүчеләр бүгенге Урал, Ырынбур – Самара өлкәсе, Башкортстан җиреннән Чирмешән елгасына күчеп Болгар башкаласына барып җитәләр. Алтын Урда чорының күренекле шагыйре, дөньякүләм мәшһүр «Гөлестан бит-төрки», «Ядгәрнамә» исемле әсәрләренең авторы Сәйф Сараиның 1321 елда хәзерге Самара өлкәсе Камышлы авылында тууы билгеле. Шагыйрьнең үзенә кушамат итеп Сараи шәһәрен алуы тагын бер мөһим мәгълүмат бирә.

 

Сараи кушаматы Сәйф Сараиның туып-үскән, иҗат иткән бүгенге Камышлы төбәгендәге Сарайчык шәһәре, Нугай Урдасы башкаласы булуына туры килә. Әстерхан ягындагы Сарай-Бату Алтын Урда дәүләтенең башкаласы түгел. Чөнки ул үзенең иҗатында нәкъ үзе яшәгән төбәкнең, борынгы бабаларыбыз телендә - кыпчак телендә (ягъни төрки-татар телендә) XIV гасыр әдәбиятының иң гүзәл әдәби тел үрнәкләрен бирә. «Ядгәрнамә» исемле әсәрендә Сәйф Сараи Урта Азия әмире - Аксак Тимер белән Алтын Урда ханы Туктамыш арасында Хәрәзм өлкәсендә барган сугыш вакыйгаларын тасвирлый. Нәкъ шул чорда 1380 елларда Нугай Урдасы дәүләте оеша башлаган да инде. Нигез салучысы Туктамыш хан булып, Кара диңгез буеннан, Кырымнан, Хәрәзмнән борынгы бабаларыбыз Идел белән Урал (Җаек) елгалары арасындагы җирләргә күчеп килеп яши башлаганнар. Рәсми рәвештә 1500 елларда Нугай Урдасы дәүләте исеме белән аталган (М.Әхмәтҗанов «Судьба татар Ногайской Орды»).

 

Нугай Урдасының башкаласы Сарайчык шәһәре бүгенге Камышлы түгелме икән? Шулай булуы да бик мөмкин. Зур, тирән тарихлы төбәк Камышлы, Богырыслан яклары - бик күп бөек шәхесләр биргән як.

 

Нәдер Уразмәтовның борынгы бабалары 10нчы гасырда ук Кырым ягыннан килүләре, зур биләмәләргә ия булулары турында искә алынган иде. Бу нәселнең Бикчура ханнан килүен, ә бу биләмәләрнең элеккеге Нугай Урдасы дәүләте эчендә булуы, тарихка кереп калган иң данлыклы уку йортларының - борынгы мәдрәсәләрнең төзүчеләре, атаклы мәгърифәтчеләрнең шул ук нәселдән булулары, бигрәк тә буыннардан-буыннарга кабатланып килүче Габдрахман исеме, хәтта шәех Габдрахманның да булуы, Бикчура хан нәселенең Гарәбстаннан 10нчы гасырда ук ислам динен алып килүче галимнәрдән булулары турындагы фикерне куәтлиләр. Элеккеге Бөгелмә өязенә кергән, ә борынгы Нугай Урдасы дәүләте җиренә урнашкан атаклы мәдрәсәләрне санап китәсе килә. Бүгенге Ютазыдан ерак түгел Бәйрәкә авылындагы Ишкуәт хәзрәт исеме белән бәйле мәдрәсә, шәех Габдрахман җитәкләгән атаклы Тайсуган мәдрәсәсе, мәшһүр Габделфәттах хәзрәт белән дан тоткан Түбән Чыршылы (Шәлчәле) мәдрәсәсе, Ризаэддин Фәхреддиннең белем алган, дөньякүләм танылу дәрәҗәсенә күтәргән белем йорты. Шул ук мәдрәсәдә тирән белем алган, Р.Фәхреддиннең фикердәше, чордашы, сабакташы, чын дусты, бүгенге Чирмешән районының Югары Чагадай авылы кешесе Хөснулла ахун Баһаутдинов төзеткән мәгърифәт учагы Иске Ярмәк авылындагы мәдрәсә һ.б. Бу мәдрәсәләр барысы да Бикчура хан нәселенең гыйлемле шәхесләренең исемнәре белән бәйле. 1825 елда император Александр Беренче указы белән билгеләнгән Русия дәүләте Диния Нәзарәтенең икенче мөфтие Габдессәлам бине Габдеррәхим - шәех Габдрахман оныгы, бүгенге Әлмәт районы Габдрахман авылыннан. Ә инде Ризаэддин Фәхреддин – шул ук нәселнең күренекле дин әһеле, 1918-1936 елларга кадәр Бөтенрусия һәм Себер Диния Нәзарәтенең мәшһүр мөфтие. Бу нәселдән чыккан мөселман галимнәренең исемнәрен санап бетерерлек кенә дә түгел.

 

Ә инде безнең төбәкнең шанлы борынгы тарихына кагылсак, турыдан-туры Казан ханлыгының ханбикәсе Сөембикә нәселе белән тугандаш булып чыгабыз. Нугай Урдасының иң куәтле чоры Сөембикәнең атасы Йосыф морза идарә иткән дәвердә була. Җаек буендагы Нугай йортының хуҗасы 1556 елда төрки-татар дәүләтләренең үзара дошманлашу, тарткалашуының нәтиҗәсе булган гауга, низагларның корбаны була. Тәхет өчен үзенең бертуганы Исмәгыйль морза тарафыннан үтерелә. Нугай дәүләтеннән бәрәкәт кача, тернәкләнә алмый. Ә Исмәгыйль бий (хан) Явыз Иван патшага сатылып, аның белән берлектә күрше тугандаш дәүләтләргә каршы сугыша башлый, шулай Нугай Урдасын һәлакәткә китерә.

 

Нугай Урдасы дәүләте 1586 елда ахыргача тар-мар ителә. Мәскәү кенәзлегенең түләүле хәрби катламы булган казаклар татарларга һәрдаим һөҗүм итеп, үтереп, әсирлеккә алып китеп, коллыкка сатып, Нугай илен тәмам җимереп бетерәләр. Нәтиҗә ясап Рахмай Хисмәтуллинның шигырь юлларын китерәм:

 

“Сез исән бит! Сез исән бит!

Дип чаң кага яңа гасыр

Тик кем белә яңа чорда

Үзара тарткалашсак,

Сузылу мөмкин күп гасырга

Безгә салынган ясак...”

 

Бу төбәкнең бүгенгесенә кире әйләнеп кайтыйк. “Иске Ярмәк авылы серләре” авторы шул авылда туып үскән, бүгенге көндә Самарада иҗат эше белән шөгыльләнүче, “Ислам нуры” гәҗитенең мөхәррире Фәрит әфәнде Шириязданов. Ул авылының тарихын болай тасвирлый: “Иске Ярмәк авылындагы Юкәле Тау серләргә бай җир. Көньяк тау битендә “Изгеләр каберлеге” дип аталган зират бар. Элек ул буралап куелган иде. Буралап күмү бик борынгы “Имәнкискә” цивилизациясе чорыннан калган гадәт. Авыл тарихын язучылар токымының дәвамчысы Әнисә апа Әхмәдуллина сөйләве буенча, Юкәле Тау артында авыл урнашкан булган. Ул “Тау авылы” дип аталган. Чукындыру заманнарында, бәлки, әле Тимур явы чорында ук, ул авылның кырылып юкка чыккан булуы мөмкин. Бу җирләрдә каты сугышларның эзләре калган. Борынгы заманнардан сакланып калган “Изгеләр каберлеге” - кайсыдыр дәһшәтле чорның истәлеге. Аны электән Йосыповларның нәсел вәкилләре карап, төзекләндереп тордылар.

 

Электән үк Юкәле Тауның изге урын булып саналуы да юкка түгелдер. Аннан чаңгы таягы, кармак чыбыгы кисү дә зур гөнаһ булып саналып килде бит. Әби-бабайлар элек-электән анда барып намаз укыганнар.

 

Тарихи эзләнүләр булса, бәлки, серләре дә бераз ачыкланыр әле. Узган гасырның 50-60нчы елларында Иске Ярмәк һәм Чулпан авыллары арасында фәнни-археологик казылмалар алып барылды. Анда борынгы скиф-сармат бабаларыбыз чорындагы бик борынгы әйберләр табылды”.

 

Шулай ук Татарстан Автономияле Республикасы төзелгәнче, 1920 елларга кадәр Бөгелмә кантонына кергән икенче авыл, камышлылыларның күршесе, хәзерге Похвистнево районының Гали авылы - зур, төзек. Татарлыкның чын йөзен саклап яшәүче халкы белән данлыклы бу авылның да тарихы бик борынгы чорларга барып тоташа. Нәдер Уразмәтовның ерак бабаларына Казан ханлыгы чорында ук бирелгән тарханлык ярлыклары, рәсми кәгазьләр шуны күрсәттеләр. Ибраһим хан тарафыннан, ул 1467-1479 елларда идарә иткән, Гөлбостан җанәкә (хан яки бәкнең тол калган хатыны булуын аңлата – җанәкә) һәм аның улы Солтан Мөхәммәт Газизҗанга бирелгән тарханлык ярлыгы милли архивта сакланган. Бу документның күчермәсе, эчтәлеге тарихчы Нурулла Гарифның “Казан ханлыгы тарихы” китабында да бирелгән. Сүз Гали авылына нигез салган Монашевләр нәселе турында.

 

Гали авылында кунакта булган һәркем изге чишмә – Морат Хаҗи чишмәсенең суын авыз итми китмидер, мөгаен. Авыл халкы бу чишмәне дә, аның каберен дә төзекләндереп, чын мәгънәсендә милли рухта зурлап, карап, риваятьләрен килгән кунакларга да җиткерәләр. Имештер, Морат исемле егет хаҗдан кайтканда шушы урында тау буенда туктап намаз укый, Аллаһы Тәгаләдән су сорый, шунда ук чишмә бөркелеп чыга. Ул “Бабкай чишмәсе” дип атала. Ә соңрак бу урында Котлыгыш улы Гали Монашев авылга нигез салган дип фаразлана.

 

Шунысы кызыклы, Морат Хаҗи исемле тарихи шәхес булуы инде күптән билгеле. Галимнәр әйтүенчә, безнең төбәктә яшәүче типтәрләрнең борынгы бабалары кыпчаклар булганнар бит. Ә кыпчакларның нәсел тамырлары Дагыстанда яшәүче тугандаш төрки халыкларга тоташа.

 

Дагыстаннан Махачкала телевидениесе журналисты Нәҗметдин Атлыгишиев үткән ел татар милләтенең тарихын өйрәнү өчен “Иманлы төбәк җәүһәрләре” китабымны соратып алды. Бүгенгәчә аның белән элемтәдә булып, үткәнебезне өйрәнеп, уртак тарихыбызны барлыйбыз, ачыклыйбыз. Дагыстанда басылган “Полынь половецкого поля”, авторы Морат Хаҗи, шулай ук безнең тугандаш халыклар булуыбызны, тамырларыбызның кыпчак бабаларыбыздан башлануын исбатлый.

 

Китапның авторы белән элеккеге Нугай дәүләте биләмәсендә урнашкан Гали авылындагы изге мосафир, Мәккәдән кайтучы Морат Хаҗи арасында уртаклык юкмы икән дигән урынлы сорау туа.

 

Ләкин бу мөһим мәгълүматларны ачыклау өчен, әлбәттә, тарихчы галимнәребезнең бу төбәкне үзләре килеп өйрәнүләре, фәнни археологик казынулар үткәрүләре сорала. Ә бу 2010 елның май аенда Гали авылында уздырылган Сабан туена бөтен Рәсәй төбәкләреннән җыелган милләттәшләребез - кунаклар өчен нинди кыйммәтле бүләк булган булыр иде. Әгәр дә бу бәйрәмгә кадәр үзебезнең милләтнең чын тарихын, бу җирләрнең борынгыдан ук үзебезнеке булуын дәлилләп, 1000 еллар элек үк борынгы бабаларыбызның шушында яшәгән булуларын фәнни рәвештә исбатлап биргән булсак, меңәр чакрымнан килгән татар халкы Сабан туе уеннарын гына күреп китмәс, ә бәлки Идел, Урал буенда яшәгән бөек милләттәшләребезнең шанлы тарихы белән дә танышкан булыр иде.

 

Киләчәктә бу хыял тормышка ашар дип өметләнәбез. Изге урыннарда булып, бөтен дөньяга билгеле шәхес Сөембикә-ханбикә, Нугай морзасы Йосыф кызының туган туфрагына баш иеп, дога кылып, халкыбызның азатлыгы өчен гомерләрен корбан иткән мулла-ахун Габдулла Галиев-Баһадиршаһ, Урал бөркете Емельян Пугачев һәм башка меңләгән милләттәшләребезнең каны коелган җирләрдә булып, искә алып, намаз укып, дога иңдерер көннәребез алда әле. Һәрхәлдә шундый теләктә калабыз. Бай тарихлы Иске Ярмәк авылы гына да ни тора бит.

 

Тарихтан күренгәнчә, гомер-гомергә милләтебезнең “каймагын”, затлы, укымышлы шәхесләрен юк итү сәясәте алып барылган. Моның мисалы булып 1930 еллар тора. Кайларга гына үлемгә җибәрелмәгәннәр алар: Себергә, Уралга, Карелия утрауларына, һ.б. Магнитогорск шәһәренең кеше сөякләре өстендә торуы, күпме акыллы, укымышлы галимнәребезнең, дин әһелләренең нәкъ шунда гаиләләре белән кырылып бетүләре турында беләбез инде. Репрессия корбаннарының читкә чыгып, качып котыла алган варислары, тәмуг газапларын кичереп булса да, исән калучыларының нәсел дәвамчылары үзләренең затлы, тәрбияле, зыялы булулары белән аерылып торалар.

 

 

Хөснулла хәзрәт БАҺАУТДИН җәмәгате Нурҗиһан абыстай һәм кызы Кәримә белән.

 

Шунысы кызыклы, тарихи Ватаннан ераграк гомер итүчеләрдә җир йөзен тетрәндереп торган шанлы борынгы төрки-татар бабаларыбызның рухи мирасын саклап, үстереп яшәү дә көчлерәк. Милли аң дәрәҗәсе югарырак, аң белән дә кан белән дә күчеп баручы бу бөек хәзинә – гыйлемлелек, затлы-зыялы булу читтә яшәүче, яшәргә мәҗбүр ителгән милләттәшләребездә сакланып калган да инде.

 

“Иманлы төбәк җәүһәрләре” китабымны Чәшеле мәдрәсәсен җитәкләгән олпат шәхес Габделфәттах хәзрәтнең оныгы, бүгенге көндә Рәсәйдә яшәүче медицина фәннәре докторы Гамир әфәнде Рәшит улы Яруллинга бүләк итеп җибәрдем. Ул Төркиядә яшәп, шунда 2001 елда вафат булган, дөньякүләм танылган бөек галим Әхмәт Тимернең бертуганы. Гамир әфәнде аша мин Түбән Чыршылы тарихына, Ризаэддин Фәхреддин нәселенең язмышына кагылышлы һәм башка бик күп кыйммәтле мәгълүмат тупладым. Гамир һәм Әхмәт Яруллиннарның әнисе Зәйнәп Габделфәттах хәзрәт кызы (Әстерхан шәһәрендә җирләнгән) Ризаэддин Фәхреддиннең өченче буын туганы, Бикчуриннар нәселеннән.

 

Китапта, матур итеп эшләнгән, борынгы алымлы гарәб хәрефләре белән язылганлыктан әлегә кадәр укып булмаган кабер ташының фотосурәте күрсәтелгән иде. Төркиядә яшәгән бөек галим, тарихчы, Анкара шәһәрендәге Төрек мәдәниятен өйрәнү институты ректоры Әхмәт Тимер үзенең 1993 елда төрек телендә бастырылган “Армаган” исемле нәсел тарихы китабында, бабасының – олпат мөселман галиме Габделфәттах хәзрәт Габделкаюм улының кабере мәчет кырыенда булып, өстендә ташы да барлыгы турында яза. Гәрчә, Әхмәт Тимер 1930 елда чит илгә чыгып качарга мәҗбүр ителеп, гомеренең ахырынача туган иленә кайту хыялы белән 70 ел Төркиядә яшәсә дә, китабыннан күренгәнчә, бөтен нәсел-нәсәбе, илдәге вакыйгалар, бөек шәхесләребез турында хәбәрдар булган.

 

Бу әйтеп үтелгән олпат шәхесләр шулай ук Әхмәт Тимернең туганнары да бит әле. Алар барысы да Әлмәт, Шөгер төбәгенең җәүһәрләре.

 

Әхмәт Тимернең өченче буын туганы, хезмәттәше Анкара шәһәрендә яшәүче, дөньякүләм танылган икенче галимебез Әкъдәс Нигъмәти-Курат. Аның әнисе Бибишакирә остазбикә, Габделфәттах хәзрәтнең бертуганы - Нәфисәҗиһан Габделкаюм хәзрәт кызы, әтисе Чирмешән районы Бәркәтә авылының указлы имамы Таһир Шаһиморат. Ул шушы гаиләдә 1903 елда дөньяга килгән. Әтисе дә, әнисе дә гыйлем ияләре, Бәркәтә авылының йөзләгән баласына башлангыч белем бирүчеләр. Таһир мулланы 1930 елларда Казан хәрби суды карары белән үлем җәзасына хөкем итеп, атып үтерәләр. Әкъдәс Нигъмәти илдә большевизм шаукымы башлангач, Европа аша Төркиягә китә һәм 1924 елда Истанбул университетында укый башлый, соңыннан Оксфорд, Бодман һәм Лондонда гыйльми тикшеренүләр алып бара, 1950-51 елларда, Рокфеллер стипендиаты буларак, Америкага барып, шунда фәнни-тикшеренү эшләрен дәвам итә. Әкъдәс Нигъмәти-Курат 1970-71 елларда Австралиядә, Америкада, Бразилиядә, Мексикада, Сантьягода узган Төркияне танытучы гыйльми конференцияләрдә, конгрессларда, дәүләтара мөнәсәбәтләр буенча саммитларда катнаша. Бөтен дөньяга танылган бу мәшһүр галим, якташыбыз 1971 елда вафат була, кабере – Төркиядә.

 

Шул ук нәселдән күренекле якташыбыз, бүгенге Лениногорск районы Югары Чыршылы (Чәшеле) авылында 1841 елда туып үскән, күрше Миңлебай авылында 30 ел имамлык итеп, Бөгелмә өязендә 136 авылның ахуны булган Гыйльман Ибраһим улы Кәримов. Алдынгы фикерле бу мәгърифәтче, беренчеләрдән булып барлык Бөгелмә өязе авылларында да җәдид мәктәпләре ачтырып, ир балаларны һәм кызларны бергә укыттырган, яңа ысул белән укыту программаларын төзүче, гомерен татар халкын мәгърифәтле, гыйлемле итүгә багышлаган үз чорының мәшһүр шәхесе. Ул Ризаэддин Фәхреддиннең җизнәсе дә бит әле. Галимнең бертуган апасы Мәгъсүмә белән никахта булганнар. Шул никахтан бөек шәхес Фатыйх Гыйльман улы Кәримов туган.

 

“Фатыйхта тугры сүз, төпле фикер, хакыйкать, халыкка мәхәббәт, яшьләрне дөньяга туры карашлы итеп үстерү, киләчәккә өмет белән карау... Бөек адәмнәрдә генә, чын әдипләрдә генә була торган сыйфатлар Фатыйхта”

 

(Закир Рәмиев-Дәрдмәнд. 11 май. 1911 сәнә).

 

 Күренекле татар әдибе, журналист, педагог һәм тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, фәнни, тарихи мирас калдырган зур галим, татар әдәбияты, мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән, бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган олы шәхесләрнең берсе - Фатыйх Кәрими 1870 елның 17 мартында Әлмәт районының Миңлебай авылында туган. 1892-1897 елларда Истанбулда белем алып, иленә кайткач, аны халкына тарата башлый, бик күп чит телләрне белүче буларак, русчадан, французчадан, гарәпчәдән 40тан артык китапны татарчага тәрҗемә итә ул. 1900 елдан әтисе Гыйльман ахун Оренбургта ачкан типографиядә эшли, күпсанлы татар телендәге китаплар бастырып чыгара. 1906 елдан башлап 12 ел дәвамында Оренбургта “Вакыт” газетасының даими мөхәррире була. 1925 елда Фатыйх Кәрими Мәскәүгә чакырылып, Үзәк нәшриятта, бер үк вакытта Востоковедение институтында укытучы булып 1937 елгача эшли, гомеренең 67 яшендә фаҗигале рәвештә вафат була.

 

Шул чорның олпат шәхесләре XX гасыр башы татар әдәбиятын үстерүдә, яшь буынны тәрбияләү һәм халкыбызның рухи байлыгын саклап калуда күп көч куйган бертуган Туйкиннар Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында мөәзин гаиләсендә дөньяга киләләр.

 

Фазыл Туйкин 1887 елда туа. Озакламый әтиләре үлеп китә, башлангыч белемне ул әнисенең бертуган энесе – Кәрәкәшле авылы мулласы Харрас хәзрәт Фәхретдиновтан ала. Башта Бәйрәкә мәдрәсәсендә укый, аннан соң Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең урта сыйныфын тәмамлый. Авылына кайтып, абыйсы Кәбир Туйкин белән башлангыч мәктәп төзеп, 1904 елда дин сабагыннан тыш дөньяви фәннәр дә укыта башлый. Моның өчен өсләреннән донос язып, Кәбир Туйкинны кулга алалар. Абыйсы Кәбир Туйкин төрмәдән кайткач, Фазылны Оренбургка алып китә. Анда да озак яшәргә туры килми, алар яңадан туган якларына кайтып балалар укыта башлыйлар. Беррәттән Фазыл Туйкин пьесалар да яза. Аның 1912-18 елларда шәһәр сәхнәләрендә яратып уйналган әсәре - “Ватан каһарманнары” драмасы ул. Шул чорның бөек шәхесләре – артистка Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская “Нур” профессиональ труппасының җитәкчесе белән якыннан таныша, танылган язучы-классиклар Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимовлар белән дә аралашып яши.

 

Фазыл Туйкинның эшчәнлеге һәм күпчелек әсәрләре өчен хас булган сыйфат – тарихилык. Тарихи хезмәтләреннән аның хәзергә кадәр сакланып калган һәм басылып чыккан бары бер генә китабы билгеле. Ул – туганы Кәбир Туйкин белән берлектә язылган һәм 1919 елда Оренбургта дөнья күргән “Төрек тарихы” исемле хезмәт. Китап белән танышып чыккач, аларның - Туйкиннарның, дөньяга карашларының киңлегенә, белемнәренең тирәнлегенә, тарихи фактларны гадел бәяли алуларына сокланасың. “Төрек тарихы” китабын укып, тарихи хәтеребезне яңартабыз, төрки халыкларның тарихына кыскача күзәтү ясап, көчле һәм мәдәниятле Болгар мәмләкәте турында тирәнрәк мәгълүмат алабыз. Фазыл Туйкин укытучылык хезмәтен ташламый. 1926 елда абыйсы Кәбир Туйкин җитәкләгән Бөгелмә Икенче баскыч Совет мәктәбендә укыта башлый. Анда алар шулай ук шул чорның данлыклы шәхесе, Чәшеле мәдрәсәсен җитәкләгән Габделфәттах хәзрәтнең кияве булган Һади Атласи – философ, язучы, дәүләт эшлеклесе, педагог белән бергә эшлиләр, араларында тыгыз элемтә урнаша. 1929 елда Һади Атласины милләтчелектә гаепләп кулга алалар. Мәктәпнең күп кенә укытучылары белән бергә Фазыл һәм Кәбир Туйкиннар да һәртөрле эзәрлекләүләргә дучар булалар. Фазыл Туйкинга иҗат белән шөгыльләнү катгый тыела. Галимнең тормыш юлы фаҗига белән тәмамлана. Бар гомерен туган халкына хезмәт итүгә багышлаган әдип 1938 елның 15 февралендә “халык дошманы” дип атып үтерелә.

 

Менә ул җәзалап үтерелгән мөхтәрәм мәгърифәтчеләрнең һәм дин әһелләренең исемнәре: Һади Атласов, Рәшит Яруллин (Әхмәт Тимернең атасы), Габделбари Фәттахов (Габделфәттах хәзрәтнең улы), Зәкәрия Фәттахов (оныгы), Кәбир Туйкин, Фазыл Туйкин, Сабир Уразманов, Гани Алтынбаев, Касыйм Исхаков (Гаяз Исхакыйның туганнан туган энесе, Лашман мулласы). 1938 елның 15 февралендә Идел буе хәрби трибуналы карары белән атып үтерелгән “халык дошманнары” исемлеге.

 

1998 елда халкыбызның бөек затларының атып үтерелүенә 60 ел тулу уңаеннан аларның балаларын, оныкларын, якташларын, туганнарын чакырып, Бөгелмәдә кичә уздырыла. Кичәдә катнашучылар арасында Уфада яшәүче Бүләк Ибәтуллина – Фазыл Туйкинның кызы да була, һәм ул әтисенә багышланган тетрәндергеч шигырьләрен укый. Менә аның “Кичерегез!” шигыреннән бер өзек:

 

Кичерегез безне, үлгәннәр!

Кичерегез!...

Соңга калдык, бик-бик соңга

                   калдык

Исемегезне күккә чөяргә.

Ул шундый да мондый иде,

                      дип

Олыларга, мактап сөйләргә.

Кичерегез!...

 

Икенче шигыре әрнү, йөрәк сыкравы, нәфрәт ялкыны белән сугарылган. 1937 елда әтиләрен кулга алгач, бер сынык икмәксез 5 бала белән урамда калган ана, “соры болытлар каплаган, ярымкараңгы көннәр, ачы җилле салкын, үзәкне өзеп, сөякләргә хәтле җиткән караңгы төн булган балалык еллары” хатирәләре, сагыш язылган хәсрәтле, олы йөзле сабыйлар – балачактагы фотосурәте, әтисенең төрмә архивыннан алынган фотосурәтенең күчермәсе тәэсирендә язылган шигырь юлларыннан өзек:

 

Җәлладларны гафу итә алмыйм,

Кулларыннан һаман кан тама.

Бер сыныксыз калган ятимнәрнең

Күзләреннән әле дә яшь ага.

Ничә еллар аккан күз яшьләре

Канлы эзләрне һич тә юа алмый.

Телгәләнгән йөрәк яралары,

Авыр хатирәләр югалмый.

Юк, югалмый!

Каһәре суксын сезне Аллаһының,

Көйдереп алсын тәмуг ялкыны.

Җаныгызны өшетсен, туңдырсын

Зәмһәрирнең бозлы салкыны!

Корбаннарыгыздан гафу сорап,

Гүрдән гүргә күчеп йөрегез!

Сезне Җир дә, Күк тә ярлыкамас,

Аждаһалар – шуны белегез!

Юк, гафу итә алмыйм.

 

(“Бертуган Туйкиннар”, “Рухият”, “Җыен”  нәшрияты, 2007 ел)

 

Бу шигырь юлларында меңләгән милләттәшләребезнең ачы язмышы, йөрәк сагышы, каргышы...

 

Исемнәре билгеле булган бөек шәхесләребез бүгенге көндә әле бармак белән санарлык кына. Рухи мирасыбызны торгызу, ишәйтү, татар дөньясы күген томалап торган туңлык астында капланып калган фидакарь затларның исемнәрен кайтару - безнең изге бурычыбыз. Ә моның өчен бигрәк тә үзеңнең нәсел тарихыңны өйрәнү, бабаларыңның кем булуларын белү зарур. Аллага шөкер, Татарстаннан ераграк, чит илләрдә, төбәкләрдә яшәүчеләр аша булса да, үзебезнең кем булуыбызны белә башладык. “Иманлы төбәк җәүһәрләре” китабымны менә шундый олпат шәхесләргә, китапның кадерен белүче чын җәүһәрләргә җибәреп, аларда сакланып калган кыйммәтле рухи хәзинәбез – төбәгебезнең бөек шәхесләре турында яңа мәгълүматлар, куйган хезмәтемә зур бәя, рәхмәт хатлары алып торам. Шуларның берсе бүгенге көндә Санкт-Петербургта яшәүче, I класслы баш дәүләт Советнигы, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Шамил әфәнде Камил улы Әхмәтшин.

 

Фатыйх КӘРИМИ.

 

Дәүләт Эрмитажы җыелмаларының оештырылган “Кубрат хан хәзинәләре” күргәзмәсен һәм Алтын Урданың алтын һәм көмеш әйберләре күргәзмәсен Казанда оештыруда да, Санкт-Петербургта Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышын үткәрүдә дә Шамил Камил улының роле зур. Сабантуйлары, Казанда һәм Санкт-Петербургта балалар ялын оештыру – болар барысы да аның катнашында башкарыла. Шамил Әхмәтшин ата-бабаларының туган илен дә онытмый. Гәрчә үзе Урта Азиядә туып үссә дә, татар телен камил белә. Шамил Камил улы Лениногорск районының Иске Иштирәктә мулла булган бабасы Шәйхелислам Әхмәтшин исемен мәңгеләштерү нияте белән мәчет салуга булышлык күрсәтеп, зур сумма акча керткән.

 

Бүгенге көндә бу олпат шәхес татар милләтенең төрле чорларда армия сафларында Ватаныбызны саклауга керткән хезмәте, фидакарь затлары турындагы чираттагы тарихи китабын Финляндиядә бастырып чыгаруга тапшырган.

 

Әхмәтшиннар нәсел тарихын да барлап, әби-бабаларының дөньяның төрле почмакларында калган каберләрен табып, карап торалар икән. Бу мирасны торгызуда бүгенге көндә Лениногорск шәһәрендә яшәүче тыйнак кына, итагатьле, зыялы Ситдика ханым Мәҗит кызы Газизова да булыша аларга. Шамил Камил улының әбисе Латыйфа остабикә белән Ситдика апаның әтисе, элеккеге Куакбаш авылының беренче колхоз рәисе Мәҗит Илалетдин улы Газизов - бертуганнар, Мөэмин-Каратай авылыннан, морзалар - Даутовлар нәселеннән. Латыйфа әбиләре, 6 бала анасы, Шәйхелислам Әхмәтшин – Иске Иштирәк авылының укымышлы, хөрмәтле кешесе – имамы белән 1930 репрессия елларына кадәр матур тормышта яшиләр, данлыклы, борынгы авылның халкына белем биреп, матур яшәү үрнәге булып торалар.

 

Шәйхелислам бабай үзе дә 1885 елда Мөэмин-Каратай авылында туган. Башта данлыклы Түбән Чыршылы мәдрәсәсендә укып чыга, аннан соң Бохарада белем ала. 1912 елда күрше – Иске Иштирәк авылына имам итеп билгеләнә.

 

1927 елда Шәйхелислам мулланы беренче тапкыр кулга алалар, ләкин дистәләгән кеше аны яклап Иске Иштирәктән Бөгелмәгә барып, киредән алып кайталар.

 

1928 елның 17 декабрендә Совет властена каршы коткы таратуда гаепләнеп, яңадан кулга алына. Бөгелмә төрмәсендә ярты ел газаплангач, 1929 елның июнь аенда 3 кешедән торган “Особый коллегия” судының карары белән Карелия-Фин АССРның Соловки утравына канцлагерьга җибәрелә. Кеше түзә алмаслык авыр шартларда каторжный эшләр эшләп, ач-ялангач интегеп, 1930 елның августында вафат була татар милләтенең тагын бер җәүһәре, галиме, мәгърифәтчесе.

 

Ә гаиләсе җәбер-золымнарга, ачлыкка түзә алмыйча, авылдан чыгып китеп, газаплар кичереп булса да, Таҗикстанга барып җитә. Булдыклы, тырыш, итагатьле Латыйфа Илалетдин кызы шулай итеп Әхмәтшиннар нәселен саклап кала. 1921 елда туган Галия исемле кызы үсеп җиткәч, шунда - Ленинабадта Казаннан килгән Минкамил Соловьев исемле кешегә кияүгә чыга. Ул да бай сәүдәгәрләр нәселеннән була. Тарихка кереп калган Гамилә Гыйльман кызы Кәриминең хәләл җефете, Гыйльман ахун кияве - Тимершаһ Соловьев белән Шамил Әхмәтшиннең әтисе Камил - бер нәселдән. Әниләре Галия Шәйхелислам үз фамилиясендә калып, Әхмәтшиннар фамилиясен дәвам итә.

 

Бу затлы нәселнең дәвамчысы Шамил Камил улы Әхмәтшин үзе дә армый-талмый милләтенә, тарихи Ватанына хезмәт итә. Алла боерса, халкыбызның бөек тарихын барлап, язып калдыру кебек авыр, ләкин бик тә мөһим хезмәтне бергәләп дәвам итәргә уйлыйбыз киләчәктә.

 

Кызганыч, бүгенге көнгә кадәр Түбән Чыршылы, элеккеге Шәлчәле мәдрәсәсенең гыйлем учагы булып, ислам һәм шәригать гыйлемнәре белән беррәттән гарәп, фарсы, төрек телләре, грамматика, математика, география, тарих һәм башка дөньяви фәннәрнең дә укытылып, тирән белемле гыйлем ияләре хәзерләп чыгаруын белмәгәнбез икән бит. Шунда белем алып чыккан бөек галимнәребезнең истәлекләреннән өзекләр китерәм. Дөньякүләм танылган олпат шәхес Фатих Кәриминең әтисе, мәгърифәтче-педагог Гыйльман ахун үз кулы белән язып калдырган: “1857 елларда, яшем уналтыда иде, остазыбыз Габделфәттах хәзрәт мәдрәсәсендә белем ала башладым. Ике-өч ел мәдрәсәдә укып, бик күп фән нигезләрен өйрәндем. Гомерем әрәмгә узмады, шәкертләрнең тырыш һәм зирәкләреннән саналдым”.

 

Самара өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы тарихы җыентыгында да бу турыда мәгълүмат бирелгән. Иске Ярмәк мәгарифчесе ахун Хөснулла бине Баһаутдин - Ризаэддин Фәхреддиннең сабакташы, хезмәттәше, чын дусты булып, икесенең дә бер үк вакытта Чәшеле мәдрәсәсендә (1868-1889 елга кадәр) укулары, эшләүләре турында язылган. Хөснулла ахун Иске Ярмәккә килеп (тумышы белән ул үзе Чирмешән районы Югары Чагадай авылыннан булган), мәдрәсә-мәктәпләр ача. Бу тирән белемле шәхес гомерен халыкка гыйлем бирүгә багышлап, төбәктә үзе кебек укымышлы йөзләгән имам, мөэзиннәр, мөгаллим-хәлфәләр, олпат шәхесләр хәзерли, милләтен мәгърифәтле итү өчен Чәшеле мәдрәсәсендә алган тирән белемен башкаларга да биреп, үзеннән бик зур өлеш кертеп калдыра. Рәхмәтле һәм иманлы Иске Ярмәк халкы авылның каберстанында 1937 елда җирләнгән Хөснулла ахун Баһаутдинның, аның хәләл җефете Нурҗиһан абыстай Җәләлетдин кызының да (Р.Фәхреддиннең туганнан туган сеңелесе) каберләрен карап, яхшы гамәлләре белән искә алып, хәер-догадан калдырмыйлар икән.

 

Чәшеле мәдрәсәсенең данын бөтен дөньяга җиткерүче бөек шәхес Ризаэддин Фәхреддин 1926 елда Согуд Гарәбстанына-Мәккәгә, Бөтендөнья мөселманнары конгрессына бара, анда аны конгрессның рәистәше (вице-президенты) итеп сайлыйлар. Мөфти һәм галим конгресста саф гарәп телендә зур чыгыш ясый һәм бер атна дәвамында конгресс эше белән җитәкчелек итә. Аны олуг хөрмәт күрсәтү йөзеннән, Согуд Гарәбстаны короле дә кабул итә. Ризаэддин Фәхреддиннең татар милләтеннән булуына карамастан, гарәп телен камил белүенә, тирән белемле галим булуына сокланган ил башы аның кайда, кайсы илдә бу кадәр тирән гыйлем алуы белән кызыксынып сорау бирә. Ризаэддин Фәхреддиннең фәкать Түбән Чыршылы (Шәлчәле) авылы мәдрәсәсендә генә укып, белем алуын ишеткәч, гаҗәпләнүеннән таң калган Согуд Гарәбстаны короленың хөрмәте тагын да тирәнәя.

 

(“Рухи мәгърифәт Академиясе”, 2008 ел. “Нәсел-ыруыбыз вә кыскача тарихыбыз” Р.Фәхреддин).

 

Ризаэддин Фәхреддиннең остазлары булган Мөхәммәт-хәниф ишан хәзрәтне, аның бертуганнары - Габделфәттах һәм Габделсамат Габделкаюм уллары (Тайсуган мәдрәсәсенең олпат галиме - шәех Габдрахман оныкчыклары булган) Чәшеле мәдрәсәсенең данлыклы, укымышлы мөселман галимнәренең исемнәрен атап, бүгенге һәм киләчәк буыннарга җиткерүне кирәк дип саныйм. “Шәм яктысы - маеннан, шәкерт гыйлеме - мөгаллименнән”, - дигән гыйбарә бик тә урынлы һәм хаклы.

 

Ләкин, ни аяныч, еллар узган саен чын йөзебезне, кыйблабызны югалта барабыз, бугай. Гыйлемлелек, гореф-гадәтләрне саклау, әби-бабаларыбызның васыятьләренә тугрылыклы булу кебек изге гамәлләрдән ераклаша барабыз. Ризаэддин Фәхреддин үзенең “Асар”ында бу турыда болай дип 100 еллар элегрәк үк язып калдырган: “Борынгы бабаларыбызның оныклары, варислары булуыбызны исбатларлык дәлилләр табуы да кыенлаша. Ялкаулык һәм ваемсызлык йокысына шулкадәр чумганбыз ки, уяну ихтималы да бик ерак калган”.

 

Шөгер төбәгендә бүгенге көндә үткәнебез, тарих белән кызыксыну, мәдәниятебезне үстерү, рухи мирасыбызны барлау юк дәрәҗәсендә диярлек. Булса да олы буын вәкилләре арасында гына.

 

Түбән Чыршылы авылындагы мәдрәсәнең олпат шәхесләре, Бикчура хан нәселеннән үк булган Ризаэддин Фәхреддиннең остазлары – туганнары турында “Иманлы төбәк җәүһәрләре” китабымда зур мәгълүмат бирелде. Бик күп тарихи документлар, фотосурәтләр, Бикчура ханнан ук килгән, бүген Шөгер төбәгендә, Түбән Чыршылыда яшәүче 18-19 нчы буын вәкилләренең дә исемнәре күрсәтелгән нәсел шәҗәрәсе китапта лаеклы урынын алды. Ләкин олпат мөселман галиме Габделфәттах хәзрәтнең китапка кергән кабер ташының фотосурәте дә кызыксыну уята алмады. Ташның аның кабере өстенә куелган булуын да Төркиядә яшәгән Әхмәт Тимер - Габделфәттах хәзрәт оныгының Анкарада бастырган үз нәселенең тарихы турындагы “ARMAGAN” китабыннан гына белә алдык. Чөнки бу тарихи хәзинә үлән арасында онытылып, ватылып, рәнҗеп, үзен искә алып дога кылуларын көтеп ята. Авылның күрке булган мәчет кырыендагы каберстан, Бикчура хан нәселеннән булган олпат шәхесләребез, бөек тарихыбыз күмелгән иске зират та шул килеш - ташландык, чистартылмаган хәлдә. Гәрчә, “Иманлы төбәк җәүһәрләре” китабы төбәгебезнең иманлы хәзерге буыны - иганәчеләре ярдәмендә бастырып чыгарылып, Шөгер төбәгендә яшәүчеләргә күпләп өләшенде, бүләк ителде. Кайберәүләр китап белән кызыксынып, тарихыбызны өйрәнү, мирасыбызны барлауга караганда матди байлык туплауны өстенрәк куюларын масаеп, горур кыяфәт белән җиткерделәр. “Ни чәчсәң - шуны урырсың” дигән бик акыллы, тирән мәгънәле халык әйтеме бар. Киләчәк үзе күрсәтер, үзеңнән соң матди байлыкмы, әллә рухи мирас калдырумы отышлырак булуын.

 

Ирексездән Фәнис Яруллиның шигырендәге сүзләр искә төшә: “Черек китсә әгәр тамырларга, коткаралмас инде ул чагында әллә нинди җылы яңгырлар да”.

 

Китапны укып та тормыйча бәя бирүчеләр дә табылды. “Хөсетлек - зарарлы чир ул” дигән (“Ватаным Татарстан” гәзитенең 2.02.2010, 20нче саны) мәкаләдәге Зөфәр Дәүләтшин сүзләре белән әйтәсем килә: “Китапның бер генә дошманы була ала, ул да булса - китапны укымыйча аңа бәя бирүче”.

 

Иң зур ямьсезлек - рухи гамьсезлек. Гамьсез булмыйк, карыйк әле тамырларыбызга, алтын тамырдан бит без. Өйрәник, белик әле чын тарихыбызны, җиткерик әле киләчәк буыннарга!



Бердәмлек
№ 42-47 |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»