|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2010 Җәмгыять
“Һәр ил үзенчә көрәш алып бара”
Табакны документсыз алып булмый
Япониядә 2008 нче елдан башлап тәмәкене махсус смарт-карталар буенча гына саталар. Картаңны аппарат аша үткәрәсең дә, тәмәке аласың. Аппарат сигаретны смарт –картасы булган кешегә генә сата. Бу "taspo" исемле карталарны бушка алырга була. Бары тик табак кибетләрендә анкета гына тутырырга кирәк. Аны документ копияләре белән бергә почта буенча махсус оешмага җибәрәсең. Ике атнадан фотоң куелган карта өеңә килеп төшә. Бу эш 18е тулмаган яшьләргә табак алуны тыю өчен башкарыла.
Охо! Бездә болай булса җәй көне кызыл кар явыр, мөгаен! Мәктәп баласына теләсә кайсы киоскта тәмәке сатып алу мөмкинлеге бар. Акчасы гына булсын.
Театрда тартмыйбыз
Сербиядә бүгеннән, 18 ноябрьдән башлап җәмәгать җирләрендә тарту тыела. Кино, мәктәп, я театрда тәмәке пыскытып торганыңны күрсәләр, 110 евро чамасы штраф түлисең. Юридик йөзгә кесәсеннән берничә мең евро чыгарып саласы . Мондый тыю шактый күп илләр өчен яңалык түгел: Египет, Сирия, Франция, Германия, Польша, Русия һ.б. Кайбер илләр бу законны әйләнеп узар өчен хәйләкәрлекләр уйлап табалар икән. Мәсәлән, Германиянең кайбер бар, ресторан хуҗалары өстәл янындагы диварда тишекләр ясыйлар икән. Бу клиент урыныннан тормыйча, “урамда” гына тартсын өчен эшләнә. Кайберләре зал уртасында “тарту өчен палатка”лар да оештырган.
Ә бездә хәйләкәрләнеп тә тормыйлар шикелле. Штрафы зур түгел, моны тикшереп йөрүчеләр сирәк. Парктамы, кинодамы, кафедамы - рәхәтләнеп пыскыталар. Июль аенда машинада тәмәке тартуны тыю буенча да сөйләшү башланды. Паркта тарканны кеше үз машинасында гына тартмас диләрме?
Тәмәке рекламасы
Тәмәке рекламалауга иң каты закон Австралиядә дип санала. ТВда, журнал, газета, спорт ярышларында тәмәке рекламалау тыелган. 2010 елның 17 ноябреннән Интернетта тәмәке рекламасы да тыелды.
Мондый реламалар бездә дә тыелган. ТВда тәмәке рекламасын күреп булмый. Ләкин реклама бетү белән сериал, я берәр фильм геройлары арасында тартучылар буа буарлык. Текә журналларда кайвакыт тәмәке рекламасын очратырга була.
Үзеңнән үзең “ташларсың”
Күп кенә илләр сигарет тышында куркытучы рәсемнәр элү практикасын куллана. Алар рәтендә Чили, Индия, Бразилия, Яңа Зеландия, Канада һ.б. Мәсәлән, Америкада. Агымдагы елдан башлап сигарет капларында кисәтү сүзләре белән бергә төсле фотолар куелачак.
Анда саргайган тешләр, тартудан интеккән үпкә, тартучы ана белән бала рәсемнәре урын алган. Аеруча “бәхетле”ләргә тәмәке тарту аркасында үлгән кеше сурәте эләгергә мөмкин.
Бездә дә шул ук принцип буенча эш башладылар. Күренер-күренмәс “Минздрав предупреждает” урынына хәзер зур хәрефләр белән “Курение убивает” һәм “Тарту тиренең тиз картаюына китерә” дигән язулар торырга тиеш. 2012 нче елга хәтле барлык “сигәрит” каплары да шундыйга әйләнеп бетәчәк.
Кызыклы:
Иң күп тәмәке тартучы ил булып Кытай санала. Дөньяда 1,5 млрд. тартучы бар икән. Шуның 40 млн – русиялеләр. Франциядә 16 яшьтән тәмәке сатып алырга ярый.
1
2
3
Америка сигаретларында шундый рәсемнәр.
Яңа Зеландия. “Син бу тәмәкене берүзең тартмыйсың”.
Европа. ”Тарту тирене тиз картайта”
Бразилия. “Тарту анага һәм балага зыян китерә, баланың үлүенең сәбәбе булырга мөмкин.”
Русиянеке “матуры”. “Тарту үтерә”.
|
Иң күп укылган
|