поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.11.2010 Мәдәният

Мәдәниятнең чишмә башы – авылда

Бүген “Интертат” укучыларына Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының эшләре белән идарә итүче Кадрия Рәис кызы Идрисова белән беренче әңгәмәмне тәкъдим итәм.

Минем карашка Кадрия ханым - гаҗәеп кеше. Кадрия ханымга Актанышта танышкан вакыттан бирле сокланам. Аның иксез-чиксез энергиясе, бернигә дә битараф булмавы, аерым бер итагатьлелек белән эш итә белүе һәркемне сокландырырлык та. Казанга, Мәдәният министрлыгына эшкә күчүен ишеткәч, инде менә бер елга якын аның эшен читтән генә күзәтәм һәм Казан аны үзгәртмәде дип куанам. Кадрия ханым элеккечә, эшләгән эшен яратып, җанын биреп эшли. Безгә иң якын сыйфаты – ул чын-чынлап татар җанлы кеше. Мин аңа үзенә дә бу турыда әйттем. Сезне милли рухтагы чараларда гел күрәбез, очраклымы бу хәл, дип кызыксындым.

 

– Чыннан да дөрес әйттегез, Әлфия, милли–мәдәни чаралар үзәгендә кайнау минем күңелгә бик якын. Татарлар - Россия Федерациясендә сан ягыннан икенче урында торучы этнос. Безнең милләт халкы кайда гына яшәми: Татарстанда, Русия төбәкләрендә, чит илләрдә... Ә мәдәни чаралар аларны берләштерүче көч булып тора.

 

– Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкиле буларак җавап бирсәгез иде: ул бөтен татарларның мәдәниятен кайгыртучы министрлыкмы яки бары тик Татарстан административ кысаларында эшләргә тиешле оешмамы? Мәсәлән, сез үз эшегезне ничек күзаллыйсыз?

 

– Татарстан Мәдәният министрлыгы гомумән бөтен милләт халкының, шул исәптән татар халкының, мәнфәгатен күз алдында тотып эшли. Минем монда эшли башлаганга күп түгел: елдан артык. Шул вакыт аралагында туган фикерләремне әйтәсем килә. Татарстандагы авылларны үзәккә үзләренең фикерләрен әйтерлек итеп җәлеп итәргә кирәк. Мәдәниятнең чишмә башы – авылларда.

 

Халык театрларына ныграк игътибар иттек. Былтыр Татарстанның чираттагы халык театрлары фестивален йомгаклаганнан соң режиссерлар, бүлек җитәкчеләрен җыеп, фикер алыштык, өйрәтү дәресләре үткәрдек. Быел фестивальне башкачарак оештырдык: беренче тур районнарда булды – республикада 106 халык театры исәпләнә икән, алар барысы да катнашырга тиеш иде. Халык театры исеме алганнан соң тынычланып калган төркемнәр барлыгы да ачыкланды. Аларның иҗади эшчәнлекләрен күзәтеп тормасак, әкренләп андый мәдәни учакларның сүнүе мөмкин. Ә бит җирлектә, халык арасындагы театр - ул үзенә бер тормыш, яшәеш. Мин үзем гомер буена авыл җирендә яшәдем һәм шуңа моны бик яхшы аңлыйм. Әгәр халык театр белән яши, театр белән сулый икән, димәк, ул авылның җаны бар, анда тулы канлы тормыш кайный.

 

Мәдәният министрлыгында киңәшләшкәннән соң, без халык театрларын быел дәүләт театрларына “кертергә” булдык, ягъни икенче турга үткән спектакльләргә дәүләт театрлары сәхнәләрендә уйнау мөмкинлеге бирелде. Һәм алар Түбән Кама, Буа, Бөгелмә, Әлмәт, Минзәлә, Чаллы, Казан театрларында чыгыш ясадылар. Дәүләт театрлары да бик матур һәм әзерлекле кабул итте. Шул ук вакытта күренекле артистлар хөкемдарлар булып үзләре зоналарына кергән халык театрларының спектакльләрен бәяләделәр, сайлап алып өченче турга үткәрделәр. Халык театрларының да үз көчләренә ышаныч артты. Репертуар сайлаганда да киңәш, ярдәм сорарлык дәүләт театрлары белән аралашу мөмкинлеге ачылды. Үсешкә юл тоткан бу берләшү киләчәктә тагын да ныгыр дип уйлыйм.

 

Куанычка халык та тамашага күп йөрде. Беренче турда 102 спектакль күрсәтелсә, икенче турда 44 спектакль үтеп, барысы 13 мең тамашачыга хезмәт күрсәтелде. Спетакльләргә 1300 үзешчән артист катнашты. Шунысы сөенечле, икенче турда чыгыш ясаган 530 һәвәскәр артистның 83 е – балалар, 86 сы – яшьләр, 46 сы – лаеклы ялдагылар... Көннән-көн шуны аңлыйбыз, сәхнә кешеләрне нинди һөнәр ияләре булуларына карамастан берләштерә, дуслаштыра.

 

Быел халык театрлары өчен бик эшлекле ел булды. Күренекле драматургыбыз Туфан ага Миңнуллинга багышланган фестиваль халык театрлары чыгышлары белән ачылып китте. “Московский” мәдәният һәм спорт үзәгендә 7 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр сигез район үзләренең иҗат җимешләрен халыкка тәкъдим итте, барлыгы 4 мең тамашачы килде. Бу фестивальдә 100 һәвәскәр артист катнашты. Биредә ТР мәдәният министры Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева исеменнән һәр коллективка китаплар һәм Рәхмәт хаты тапшырылды. Туфан ага Миңнуллин күп функцияле җайланма бүләк итеп коллективларны сөендерде.

 

Танылган хөрмәтле артистларыбыз Ринат Таҗетдинов, Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров, Фирдәвес Әхтәмова, Гөлсем Исәнгулова бу фестивальдә катнашып, үзешчән артистларга бәя бирүләре халыкта бик матур тәэсир калдырды. Фирдәвес апа белән Әзһәр абый халык театрлары фестивале белән кызыксынып китеп жюри эшенә катнашырга ризалыкларын бирделәр.

 

Халык театрлары чыгышлары 13 октябрьдә тәмамланып, 14 октябрьдә профессиональ театрлар сәхнәләрендә фестиваль 22 октябрьгә кадәр дәвам итте. Һәм 23 октябрьдә юбилей кичәсе үтте. Туфан Миңнуллин - театр сәнгатен үз итүче һәркем өчен кадерле. Бу чаралар – шуның ачык дәлиле. Һәм, иманым камил, бу кабызылган учак әле дөрләп яначак: башка район, шәһәр сәхнәләрендә дәвамлы булачак.

 

29 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр халык театрлары фестиваленең өченче туры булган “Идел йорт” исемле Х республика фестивале барды. Ул “Московский” мәдәният һәм спорт үзәгендә, Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараенда үтте. Барлыгы 16 коллектив чыгыш ясады, 12 се – районнардан, 4 се – Казаннан.

 

Быелгы халык театрларының йомгаклау чарасы 29 ноябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үткәреләчәк. Гран-при алган театр коллективы спектаклен шушы данлыклы сәхнәдә күрсәтәчәк. Министрыбыз Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева җиңүчегә автомобиль бүләк итәбез дип җиткерде. Гомумән, бөтен чыгымнарны Татарстан Мәдәният министрлыгы күтәрә, узган ел да бүләкләр бик әйбәт иде.

 

– Сез Татарстандагы халык театрлары турында сөйләдегез. Бәлки алга таба Россиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән дә театрларны чакырыргадыр?

 

– Андый хыяллар бар. Быел фестиваль унынчы тапкыр үткәнгә аның исемен “Идел-йорт” дип үзгәрттек. Алга таба аның үзенең гимны, эмблемасы, бүләкләү өчен аерым билгеләре булачак, бу фестиваль киләчәктә зур юнәлеш алыр дип уйлыйм. Министрыбыз да әйткән иде, “Идел-йорт” фестивале белән Татарстан кысаларында гына чикләнмәбез, дип. Татар театрлары бит элек Әстерханда, Ырынбурда, башка төбәкләрдә дә булган. Узган көз Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты уздырган бер утырышта мин төбәкләрдән килгән кешеләргә конкурс нигезләмәләрен биреп җибәрдем.

 

Фестивальне йомгаклауга Россия күләмендә безгә билгеле булган татар театрларына бәйле булган вәкилләрне чакырып, безнең республикадагы халык театрларының режиссерлары белән бергә өйрәтү дәресләре үткәрәчәкбез һәм фестивальне бергә йомгаклаячакбыз. Максатыбыз - бөтен татар театрлары арасында элемтәләр урнаштыру. Театр бит ул телне үстерергә, милләтне берләштерүгә, саклап калуга, хәтта милли гаиләләр төзүгә зур этәргеч бирә.

 

– Сезгә уңышлар теләп, мин дә, Интертат укучылары да киләсе әңгәмәбезне түземсезләнеп көтеп калабыз!


Әлфия ЮНЫСОВА
Интертат.ру
№ | 13.11.2010
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»