поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.11.2010 Дин

Без бу җиргә сынау, рухи үсеш өчен җибәрелгән

Тәлгать Сираҗетдинов – Татарстан Фәннәр академиясе академигы, техник фәннәр докторы, Казан техника институты (КАИ) профессоры, РФ Хәфевтән саклану фәннәре академиясе президенты.

– Тәлгать ага, Сез бер-бер артлы диярлек бозым һәм аннан дәвалану чаралары турында ике китап чыгардыгыз. Аның беренчесе – “Порча, ее очищение и познание себя” дип атала. Икенчесен “Порча и незримый мир” дип исемләгәнсез. Инженер-механикның рухи дөнья белән кызыксынып китеп, шушындый китаплар язып ташлавы гаҗәп. Сезнеңчә, бозым – нәрсә ул.

 

– Бик күп кеше бозымга тара. Махсус шуның белән шөгыльләнүче кешеләр бар. Бозым бик күп төрле, күп таралган. Бозу белән сихерчеләр, багучылар шөгыльләнә. Хөсетлек, көнчелек нәтиҗәсендә кайберәүләр сихерчеләргә мөрәҗәгать итә. Каты күзле, усал кешеләр дә бар. Әле, җен кагылган, дип тә әйтәләр.

 

– Кеше кыяфәтендә йөрүче шайтаннар бар, дип тә әйтә хәзрәтләр.

 

– Әйе, сез алгарак китеп әйттегез. Кайберәүләр кеше генә булып яши. Шул ук вакытта көнләшүләрен тыя алмыйча башкаларга яманлык тели. Кайберәүләр кеше кыяфәтендәге шайтан, җен, пәри затыннан да була. Кеше дөньяга бер мәртәбә генә түгел, әллә ничә мәртәбә килә. Бу хакта Коръәннең “Бәкарә” сүрәсендә, ялгышмасам 28 нче аятендә әйтелә. Күп кеше бу аятьне зур игътибар белән укымый. Анда реинкарнация таныла, кеше берничә мәртәбә туа диелә. Коръәндә реинкарнация турында берничә урында әйтелгән. Библиядә бу юк, аннан алып ыргытканнар. Аны да бик ныклап тикшерүчеләр бу тануның эзләрен таба. Ә Коръәндә ул сакланган. Чөнки ул үзгәртелмәгән.

 

– Сез әлеге китапларда, бик күп авыруларның чыганагы – бозым, дигәнсез. Усал сорау бирә дип ачуланмагыз: хатыныгыз рактан үлгән икән (бу да бозым нәтиҗәседер инде), бозымны дәвалагач, хатыныгызны савыктыра алмадыгызмыни? Әллә бөтен бозымны да дәвалап булмыймы? Моңа көч-куәт җитмиме?

 

– Әйе, көч-куәт тә җитмәскә мөмкин. Без бит элекке заманда андый белем алган кеше түгел. Үзебездә бозым барлыгын кат-кат әйткәч, без аны хатыным Ләлә белән өйрәнергә мәҗбүр булдык. Туганнан туган сеңелем Ләйлә бозымны дәвалау белән шөгыльләнгән булган икән. Ул өебезгә килде дә: “Сездә бозым бар”, – дип әйтте.

 

– Кем ясаганын әйттеме?

 

– Әйтте. Оныкта, хатынымда, миндә дә булганлыгын әйтте, бозымны чистартты. Әмма бозымны даими салып, өстәп торалар. Чистарттың да бетте түгел, һаман һөҗүм бара. Бозым яңа гына салынган булса, аны чистарту бер ни түгел. Ул еллар буе килгән булырга мөмкин: анысын чистарту бик кыен. Ул әле нәселеңә дә салынган булуы ихтимал. Балаларына, киявенә, ягъни миңа, Ләләгә дә хатынымның әбисе салган. Ул әби 100 яшьтән артык яшәде.

 

– Сәбәбе нидән булырга мөмкин?

 

– Ул җеннәр нәселеннән. Андыйлар кеше шактый.

 

– Әбиегез җеннәр нәселеннән булгач, аның балалары да җеннәрдәндер инде?

 

– Кеше дөньяга яңадан туа бит. Элек кем булса шул булып кала.

 

– Кеше яңадан туа икән, җир йөзендә кешеләр артмый булып чыга түгелме соң? Бер туганнар кабат-кабат җир йөзенә киләмени?

 

– Җир йөзендә кеше саны да арта. Бөтен дөнья рухлардан тора. Физиклар молекулалардан тора дип әйтә. Без рухлардан, тере җаннардан тора дип әйтик. Моңарчы бер мәртәбә дә җиргә тумаган кешеләр, яңа гына килгәннәр бар. Андыйлар күп. Менә алар – иң беренче туганнар властька, хөкүмәткә, матди генә түгел, рухи хакимияткә дә омтыла. Властьтагы кешеләрнең күбесе – бу дөньядан тәрбия алмаган, җир йөзендә сынау үтмәгән, рухи җитлекмәгән кешеләр. Һәр кешенең ничә мәртәбә туганын белергә мөмкин.

 

– Кеше бу җир йөзенә ничә мәртәбә килергә мөмкин?

 

– Җирдә миңа очраганнар – күп дигәндә 16-17 мәртәбә килүчеләр.

 

– Ул чагында әлеге кешеләр, иң күп сынау үтүче булгач, иң камил, иң мөкәммәл кешеләр булып чыга?

 

– Әйе шулай. Әнә Тереза анакай, Порфирий Иванов кебек кешеләр шундый.

 

– Кешегә, өйгә бозым салынганлыгын ничек ачыкларга?

 

– Маятник тотып сорасаң, ул җавап бирә. Мин үзем кул белән генә сорыйм.

 

– Кайбер мәчетләрдә бозымнан дәвалыйлар. Шайтан чыгарабыз, диләр. Хәтта ул шайтан чыкканда карыша, сүгенә, диләр. Бу дөресме?

 

– Алай тавыш чыгарып чыкканын ишеткәнем юк. Әмма кешедән шайтан куу дөрес. Кайвакыт тиктомалга арка, җилкәләр туңа. Шул вакытта анда йә җен, йә шайтан утыра. Алар кешенең энергиясен алып тора. Менә алардан, шайтан бармы, җен бармы, дип сорап куып чыгарырга мөмкин. Алар сорасаң йә бар, йә юк дип әйтә. Үзең үк, башкалар ярдәменнән башка да куып чыгарырга мөмкин. Китегез, дип әйтергә, дога укырга кирәк. Әйтик, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен укырга кирәк. Кечкенә балалар еш кына елый. Аларга күз тия. Бисмилла әйтеп, бер-ике дога укысаң, яныннан шайтаннар кача, сабый тынычлана.

 

– Сез, өйләрне, киемнәрне чистартырга кирәк, дип язгансыз. Аларны ничек чистартырга?

 

– Дога белән. Иң гади догалар. Алда әйткәннәр, “Әлхәм”, “Колһуаллаһ”. Болар теләсә кайсы бозымны җимерә.

 

– Әле бит кайберәүләр, бозымнан, каты күзләрдән саклану өчен үз алдыңа күзгә күренмәс стена ясап куярга кирәк, диләр?

 

– Ясап куясың да бит, ул озак тормый, тарала. Шуңа күрә даими дога укырга, чистарынып торырга кирәк. Шайтани төшләр күреп уянасың бит, димәк, алар безне йоклаган чагында да борчып тора. Үз заманында безне материалист итеп тәрбияләделәр. Мин үзем технарь. Шуңа күрә бу тәгълиматны кабул итү җиңел булмады.

 

– Китабыгызның бер урынында, азыкның ниндилеген ничек ачыкларга, дигән бүлек бар. Бозым салынганмы, юкмы дип аңларга моны?

 

– Юк, андый мәгънәдә түгел бу. Менә хәзер ашарга ярыймы, юкмы. Ризыкны күргәч, селәгәй бүленеп чыга икән, ул сиңа килешәчәк. Әгәр тамагыңда бөке булып тора икән, аны ашамавың хәерле. Күп вакыт катлаулы, күп компонентлы бәлешләрне ашарга ярамый. Ризык нихәтле гади булса, шулкадәр яхшы.

 

– Әлеге китапларыгызны татарчага тәрҗемә итеп чыгарырга уйламыйсызмы? Терминнарны тәрҗемә итү кыенмы?

 

– Киресенчә, татар теле терминнарга бик бай. Моңа шактый вакыт кирәк.

 

– Ахирәт белән элемтә урнаштыру кирәкме? Әрвахлар безнең белән элемтәгә мохтаҗмы?

 

– Алар безнең догага мохтаҗ. Доганы имамнар гына укып бетерә алмый. Туганнары, балалары доганы көн саен, көнгә фәлән мәртәбә укый ала. Мәрхүмнәр безгә еш мөрәҗәгать итә, төшләргә керә. Төштә күрү – аралашу инде ул. Алар безгә ярдәм итмәкче. Чөнки кешенең бу җирдә яшәве дә, теге дөньяда торуы да – бер тормыш ул. Монысы – яшәешнең җирдәге, тегесе – ахирәттәге өлеше. Йокыдан уянып бу дөньяга кайтасың. Йокы – бер үк вакытта ике дөньяда да яшәү ул.

 

– Кешеләрнең саклаучы фәрештәләре була, диләр?

 

– Әйе, алар саклый. Килеп мине кисәткәннәре, сак бул, дип әйткәннәре дә бар. Әйтик, энем Йосыф авырган чакта.

 

– Үлемнең бер сәбәбе булмый калмый диләр. Бәлкем инде ул язмыштыр. Кешенең гомер озынлыгы өстә язылган, диләр. Димәк, бирелгән гомерне яшәгәч, кеше барыбер ниндидер рәвештә – өендә, түшәктә җан бирепме, әллә инде юл фаҗигасенә эләгепме – бу дөньядан китәргә тиеш. Бу фикергә ничек карыйсыз?

 

– Мин моңа өзеп кенә җавап бирә алмыйм. Моның өчен бик күп белергә кирәк. Сез әйткәнчә дә булырга мөмкин. Менә хатыным үлгәннән соң, мин аның җаны белән элемтәгә кереп, иртә үлдеңме, сиңа рак салган кешеләргә үпкәң бармы, дип сорадым. “Бернинди үпкәм юк. Шулай булырга тиеш иде” – дип җавап бирде.

 

– Барыбер бозымнан дәваланырга, чистарынырга кирәктер бит? Үлгәнче шул бозым белән яшәмәскәдер?

 

– Бөтен нәрсәне кистереп әйтеп булмый. Бөтен нәрсә чагыштырмача. Ходай Тәгалә генә бөтен нәрсәне белүче.

 

– Сез бу китапларыгыз белән халыкка нәрсә әйтергә теләдегез?

 

– Кешенең бик күп авырулары бозымнан килә. Хәтта салкын тию дә еш кына шуннан. Гадәттә бусагаларда, капка төпләрендә бозым була. Юл аркылы чыкканда бозым салып китәләр.

 

– Ул бозымны кеше кыяфәтендәге шайтаннар ясыймы, усал кешеләрме, әллә сихерчеләрме? Сихерчеләрне бер күрүдә танып буламы?

 

– Аларны белергә була, әмма бу читен эш. Чөнки башка кешеләрдән аерылып тормыйлар, үзләренең дә нормаль, гадәти кеше булып күренәсе килә. Тик шунысы бар: сихер салучыларның рухи дәрәҗәсе бик түбән, алар – рухи җитлекмәгән кешеләр. Ничә мәртәбә тууына карап, кешенең рухи дәрәҗәсе арта.

 

– Ә сез үзегез бу җир йөзенә ничәнче мәртәбә килгәнсез?

 

– Үзем хакында сөйлисем килми. Ә сезнекен әйтимме?

 

– Әйтегез.

 

– Бу уникенче мәртәбә килүегез. Рухи дәрәҗәгезне дә әйтә алам. Аллаһы Тәгаләдә рухи дәрәҗә йөз процент диик. Ул – мөкәммәл зат. Минем тикшерүләр буенча, сиксән процентка җиткән кешеләр сирәк. Әйтик, Мөхәммәд пәйгамбәрнең, Гайсә пә  йгамбәрнең дәрәҗәләре ахирәткә күчкәч шактый арткан. Кеше бит ул рухи дәрәҗә белән генә бәяләнми. Тагын бик күп төрле үлчәмнәр бар. Сезнең рухи дәрәҗәгез 46 процентка тигез. Әгәр 46 булмаса, бу мәсьәләләр белән кызыксынмас идегез. Ә менә хәзерге яшьләрнең байтагының рухи дәрәҗәсе, ни кызганыч, 10-12 процент кына.

 

– Яхшы сүзегезгә рәхмәт. Чираттагы сорау. Бозымны ризык аша салалармы?

 

– Ризык аша да салалар. Мендәргә дә, киемгә дә салалар, төрлесе бар.

 

– Бозым, каргыш салучының, теләүченең үзенә дә әйләнеп кайта, диләр бит?

 

– Әйе, үзләренә дә әйләнеп кайта. Җәзасын монда да, теге дөньяда да ала. Үзләренә саклану салса да, ул барыбер әйләнеп кайта. Менә оныгымның аягына бозым салганнар иде. Сеңелем Ләйлә аны чистартты: “Бозым салучыга кайтачак, үзе көчле булса, якланмаган кешесенә тиячәк”, – диде. Чынлап та, бозым салучының бер кызына кайтты, баласы бер ел буе мәктәпкә йөри алмады. Ул кеше үлгәнче безнең арада капма-каршы тору дәвам итте. Билгеле, без аның белән әйткәләшмәдек, дәгъва белдермәдек. Чөнки бу нечкә, рухи дөньяларда эшләнә. Андый кешеләр бик усал була, әйткәнемчә, аларның рухи дәрәҗәсе түбән. Нәрсә әйтсә дә, нишләсә дә, аңа барыбер. Нигә ызгышып, талашып йөрергә?! Иң яхшысы үзеңне чистартырга, дәваларга кирәк.

 

– Димәк, теге бозым салучылар белән параллель дөньяларда гына көрәшергә мөмкин?

 

– Иң яхшысы алар белән очрашмаска, мөмкин кадәр аралашмаска. Әйтик, быел җәй балдызыма да, миңа да бозым килә. Ул үзе дә, башына төшкәч, чистарынырга мөмкин. Миңа бик күп кеше килә. Башларына төшкәч, киләләр инде.

 

– Бәлкем аларның үзләренә дә бозым җибәрергәдер.

 

– Бозым җибәрергә түгел, киресенчә, Ходай Тәгаләдән аларның күңеленә рәхим-шәфкать, йомшаклык салуны, туры юлга күндерүне сорарга кирәк. Шунда гына алар бозым җибәрүдән туктый. Билгеле, бу аларга охшап җитми, әмма бозым җибәрүдән тыела, туктый башлыйлар.

 

– Әлеге китапларны язганыгызны коллективта беләләрме? Әйтик, ректорның моңа мөнәсәбәте ничек?

 

– Элеккеге ректор Геннадий Лукич Дегтяров та, хәзергесе – Юрий Федорович Гортышов та белә, кызыксына. Әйтик, Гортышов: “Хәзер син бола белән шөгыльләнгәч, фән белән шөгыльләнүдән туктарсың инде. Бу шөгылең фәннән кызыграк ахрысы?” – диде. Фән белән ныклап кызыксынган кешеләрнең берсеннән дә әлегә тискәре фикер ишеткәнем юк. Китабым үзе дә хәзерге заман фәннәре методы белән язылган. Менә икенче китабым: “Бозым һәм күренмәс дөнья” дип атала. Безне бит гадәттә күзгә күренгән, тотып карап була торган матди дөнья кызыксындыра. Без шул дөньяда гына яшибез кебек. Һәрхәлдә күбебез шуны гына таный. Ә күренми торган дөнья – безнең белән идарә итүче төп дөнья ул. Без аны кире каккан булабыз. Шуңа күрә хәзерге фән ачышлары – ярты ачыш кына: теге дөньяны ачмыйлар, аны исәпкә алмыйлар. Алга таба кешелек бу дөньяны да, ахирәтне дә өйрәнергә тиеш. Шул чагында гына кешелек уңышка ирешәчәк.

 

– Менә виссариончылар бар. Дианетика фәнен уйлап таптым диюче Хаббард бар. Аларга мөнәсәбәтегез нинди?

 

– Дианетикага мин тискәре карыйм. Хаббардның китапларын укып карадым: искитәрлек берни юк. Виссарион, ишетүемчә, табигатькә яраклашып яшәргә чакыра. Казанда яхшы гына мәгълүм кешеләрнең балалары шунда булып кайтканын беләм. Ишетүемчә, андагы яшәү рәвешеннән канәгатьләнмичә кайттылар. Ул сектага охшаган.

 

– Гади кешегә күренмәс дөнья белән элемтәгә керү кирәк микән? Рухи җитлеккән кеше генә параллель дөнья белән элемтәгә керергә тиештер бәлкем?

 

– Бөтен кеше ике дөньяда да яши. Күзгә күренми торган, параллель дөньялардан качып булмый. Без анда да, монда да яшибез. Әйткәнемчә, үлгән туганнарыбызның җаннары белән төшләребездә күрешәбез. Кеше чирләп тә китә, җенләнә дә. Моны нормаль кеше дөрес аңлыйдыр. Кеше рухи яктан үсәргә тиеш.

 

– Китапта, оҗмахта – гомуми җыелыш, дигән бүлек бар. Бу хакта мәгълүматны кемнән алдыгыз?

 

– Хатыным Ләләдән сораштым.

 

– Димәк, ул җәннәттә?

 

– Әйе, җәннәттә.

 

– Тәмуг хакында нинди мәгълүматыгыз бар?

 

– Җәһәннәмне белмим, күрә алганым юк. Бу дөнья – җәһәннәм инде. Моннан да яманракны – тәмугны тапканым юк. Җәннәтнең җиде дәрәҗәсе бар. Беренче катын астраль диләр. Аннан гадәттә узып кына китәләр. Икенче катында иң түбән дәрәҗәле кешеләр. Анда тәүге тапкыр дөньяга килгәннәр, әйтик, Ленин, Сталин шунда ята.

 

– Күпме кешене үтерткән Сталин тәмугка эләкмәгәмени?

 

– Тәмугны таба алмыйм мин. Миңа тәмуг юк диләр. Тәмуг менә шушы җирдә... Бөтен пәйгамбәрләр җәннәтнең җиденче катында. Андагылар гадәттә җиргә әйләнеп кайтмый. Алар шунда яши. Чамалавымча, тагын да югарырак китүчеләр бар. Анда барып җитә алганым юк.

 

– Кайсы катта яшәүчеләр кайта?

 

– Икенчедән алып алтынчы катта яшәүчеләрнең җаннары кайта. Күрәсең, ул җаннарның да камилләшәсе килә.

 

– Укучыларыбызга нәрсә теләр идегез?

 

– Еш кына күп теләк вак-төяк була. Шушы фани дөньяда тырышып укыгыз, эшләгез, күбрәк игелек кылыгыз. Мөмкин кадәр күбрәк яхшылык эшләргә, рухыңны үстерергә кирәк. Рухи үсеш фәкать бу дөньяда бара. Без бу дөньяга сынау, рухи үсеш өчен җибәрелгән. Эчке дөньяңны өйрәнергә, үз-үзеңне танып белергә кирәк. Теге дөньяда үсеш бик әкрен, бу дөньяда кызу бара. Үсеш өчен җирдәге тормышыбызны күбрәк файдаланып калырга тиешбез.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 231 | 16.11.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»