поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.11.2010 Җәмгыять

Лайф! яки Фәнис Җиһаншаны нишләтик?

Күптән түгел интернетта кызыклы гына видеосюжет зур бәхәс уятты. «Яңа гасыр»дагы «Хәерле иртә!» тапшыруына кунакка килгән актер Фәнис Җиһанша туры эфир вакытында тыела алмый көлә генә бит! Шундый итеп шыркылдый ки, алып баручылар Гөлназ Рәхмәтуллина һәм Илдар Кыямов үзләрен ничек тотарга белми: әллә техник сәбәпләр табып рекламага китәргә, әллә, бар дөньяны онытып, кушылып көләргә. Комментарийларда исә кемдер Фәнис әфәндене тыйнаксызлыкта гаепләп тотып сүкте, ә кемдер, киресенчә, эчкерсезлеге, ситуациягә җиңел караганы өчен мактады. Фикерләр капма-каршы.

Бер караганда, бу вак кына нәрсә. Кемнең мондый хәлдә калганы юк инде? Директор янында җыелыш, актлар залындагы рәсми чыгыш яки җитди мәҗлес вакытында борынга бер «черки» керә дә, көлүдән тыелу бик авыр була. Әмма Фәнис әфәнде белән килеп чыккан «вак» хәлдә эре мәгънә ята. Шул төенчекне чишеп карыйм.

 

Безнең татар телевидениесенә, беренче чиратта «Яңа гасыр»га, тәнкыйть бик күп эләгә. Әгәр начар дан өчен бирелүче берәр премия булдырылса, һичшиксез, беренчелекне яулар иде. Шунысы кызык, кайвакыт тәнкыйтьчеләр үз карашларын аңлатып та бирә алмый. Кызык түгел һәм вәссәлам! Ә ни өчен кызык түгел? Җавап бик «конкрет»: «Нидер җитми». Нәрсә җитми соң? Әйтә алмыйлар. Әмма билгеле бер тапшыруны, сюжетны, ситуацияне анализлап карасаң, бераз аңлашыла башлый. Татар телевидениесенә эчке ирек, стандартлардан һәм кысалардан азат булу җитми. Хәер, бу татар телевидениесенең генә бәласе түгел, ә, гомумән, татарлар бәласе. Телевидение һәрвакыт күз уңында, шуңа күрә дә аның «татарлыгы» зәңгәр экран аша яктырак күренә.

 

Гадәттә, телевидение хезмәткәрләрен тәнкыйтьли башласаң, бар гаепне цензурага, хезмәт хакы аз булуга сылтыйлар. Соң, цензура бүген кайда юк та, гонорарны кайда өеп бирәләр? Объектив шартлар сиңа каршы булган очракта да тамашачы карарлык, укучы укырлык нәрсәләр иҗат итәргә була. Моның өчен бары тик эчне буып тоткан каешны бераз бушатып җибәрергә кирәк.

 

Сүз башым Шүрәле иде бит әле. Фәнис Җиһанша видеосын интернетта тәнкыйтьләүчеләр бик күп булды. Ничек инде! Ул бит профессионал! Ничек инде тыела алмый? Димәк, ул тамашачыны хөрмәт итми! Алып баручыларга да эләкте. Имеш, югалып калганнар. Имеш, рекламага бүленәсе иде. Шушы комментарийларны укыйм да, Мәскәү каналларын исемә төшерәм. Алар теге яки бу тапшыруның иң кызыклы мизгелләрен анонска чыгара. Һәм Фәнис Җиһанша белән булган хәл аларда, һичшиксез, анонска чыгар иде. Бездә тизрәк рекламага китсәләр, аларда киресенчә, кызыклы моментны югалтмаска тырышалар. Бездә брак саналган кадр – аларда иң «тәмле» кадр санала. Аерма!

 

Бер-ике ел элек миңа Мәскәүдә Андрей Малаховның «Пусть говорят» тапшыруында катнашырга туры килде. Продюсерларның ничек эшләгәннәрен студия пәрдәсе артында күзәтеп йөрдем. Бар максатлары – тапшыруда тере, эчкерсез, алдан калыпка салынмаган бәхәс оештыру. Кайбер телевизор караучылар «Пусть говорят» ише тапшыруларда артистлар уйный дип уйлый. Чөнки хәзер беркем беркемгә ышанмый, тормыш үзе үк ялган белән тулы. Шушы шартларда Мәскәү телевизион продюсерлары чынбарлыкны күрсәтергә азаплана. Ни өчен азаплана? Чөнки чынбарлыкка туры килгән тапшыруны эшләү – алдан сюжеты корылган, ясалма тапшыруны эшләүгә караганда күпкә авыррак. Бер генә мисал. Мин катнашкан «Пусть говорят»ка туган тиешле ике кешене чакырганнар иде. Болар тапшыруда бер-бересенең катнашуы турында белми. Башта коридор буйлап бер кунакны «А» гримеркасына алып керәләр. Юл «чистаргач», икенче кунакны икенче продюсер «Б» гримеркасына озата. Ике туган коридорда очрашса – бетте! Тапшыру булмый! Чөнки бар максат – көтмәгәндә ике туганны студиядә очраштыру. Кемдер моны «реалити» ди, кемдер «лайф» ди. Мәгънә бер – әлеге ситуациянең асылында чын, алдаусыз, калыплашмаган телевидение ясау омтылышы ята. Дөрес, рейтинг артыннан чапканда мондый омтылышлар кайвакыт әхлак нормалары белән дә кисешә. Әмма монысы инде башка мәсьәлә.

 

Радиода да шул ук хәл. «Эхо Москвы»ны ник яраталар? Кызыклы эчтәлеге өчен генә түгел, тере булганы өчен дә! Беркөнне тыңлап барам. Ике алып баручы ярты сәгать бәхәсләшкәннән соң берсе «Привет» дип әйтеп куймасынмы! Мин әйтәм, кайнар бәхәстән боларның башларына зыян килде бугай. «Нет, мы уже починили», - ди тегесе дәвам итеп. Алып баручылар аннары гына аңлатты: баксаң, компьютерлары ватылган булган икән. Шуны төзәтергә дип туры эфир вакытында студиягә техник хезмәткәр кергән. Кызык бит! Бездә булса, алып баручыларны штрафка тарткан булырлар иде. Ә аларда бу нормаль хәл. «Лайф»! Кемне ничектер, әмма мине бу мизгел радиога тагын да якынрак итте. Аларның да компьютеры ватыла икән, аларда да технарьлар үз-үзләренә хуҗа икән, аларда да бар нәрсә план буенча гына бармый икән, дип уйлап куйдым. Ә «мине хөрмәт итмиләр, шуңа күрә туры эфирны «пычраттылар» дигән уй башыма да килмәде.

 

Сүз башым Шүрәле-Җиһанша булуы онытыла һаман. Фәнис әфәнденең эфирда шаркылдап утыруы – татар интернеты өчен бик кызык булды. Чөнки тансык. Рус интернетында исә мондый мәзәк «туры эфир»лардан инде туеп беттеләр. Чөнки алар анда артык күп. Һәм берәү дә көлгән, ялгышкан, егылган кешене бездәгеләр кебек тәнкыйть утында кыздырмый. Бу хәлгә җиңелчә карыйлар. Көлеп кенә. Кем белән булмас!

 

Алай гына да түгел, еш кына мондый «ялгышлыклар» махсус эшләнә. Бу гадәти пиар-адым. Сер түгел, мода күрсәткәндәге дефиле вакытында кайбер модельләр махсус егыла. Чөнки икенче көнне бөтен матбугат шул кызны гына күрсәтәчәк һәм иң популяр модель шул булачак. Хәтерлим, бу хәйләне белеп алгач, бер дефиледа чебешләр кебек бер-бер артлы берничә кыз мәтәлешкән иде. Мескен журналистлар кайсысын «сенсациягә» чыгарырга икән дип аптырап беткәндер инде.

 

 Бәлки, Фәнис әфәнде дә бу шаркылдавын махсус эшләгәндер? Әнә бит, сүзе күпме булды. Юктыр шул. Безнең халыкның реакциясен алдан белә торып, мондый нәрсәгә бармас...


Данил СӘФӘРОВ
Сәхнә
№ 11 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»