поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.11.2010 Җәмгыять

“Миңа беркем булышмый...”

Бу сәфәрем турында инде язмыйм дигән идем, аннары кире уйладым. Бәлки, укучыларыбыз арасында киңәш бирүче йә ярдәм итүче табылыр. Галимә апа (язмам героеның исемен үзгәрттем, районын да күрсәтмим) редакциягә юристтан киңәш сорап шалтыратты. Елый-елый гаилә хәлләрен сөйләгәнен тыныч күңел белән тыңларлык түгел иде. Ялгызы гына 4 бала тәрбияли, эшcез, өе җимерек, беркемнән бернинди ярдәм юк... Икенче көнне үк аларга юл тоттым. Әмма бар нәрсә Галимә апа әйткәнчә генә түгел икән шул.

“1993 елда янгын чыкты”

 

Ире Илдус белән өйләнешкәндә Галимә апага нибары 19 яшь була. 20 тулганда беренче балалары туа. Кызганыч, Нияз тумыштан инвалид, әз-мәз сөйләшкән итсә дә, берни аңламый, башы эшләми. Ике елдан соң кызлары дөньяга килә – шул ук хәл, тагын инвалид. Ире белән колхозда эшлиләр, шуннан йорт та бирәләр.

 

– Яхшы тордык дип әйтә алмыйм. Бер китеп, бер кайтып йөрде. Без хәзер законлы аерылышкан, – дип ирле тормышын кыскача гына әйтеп куйды Галимә апа.

 

1993 елның ноябрендә янгын чыгып, йорт янындагы лапас, мунча тулысынча янып бетә. Абзар эчендәге буаз сыер шунда калып үлә. Үз каралтыңдагы янгын әйтеп бетергесез хәсрәт, әлбәттә. Ләкин 17 ел үткән бит. Бер уйлап карасаң, тынычланырга, кабат сыер алыйм дигән кешегә мөмкинлек тә булгандыр, вакыт та җитәрлек узган. Ә Галимә апа барысын да кичә булган кебек елап исенә төшерә. Кызганычка каршы, ишегалдында чынлап та барысы да кичә генә булган кебек шул. Анда-монда кара янган такталар, мунча ташлары. Шулар арасыннан әрсез чаган агачлары тишелеп чыккан, күбесе шактый биек булып үскән. Каралты-кура артындагы бәдрәф янгыннан исән калган, ләкин бүген ул үз вазыйфасын башкармый булса кирәк. Ишегалдында карамыйчарак атласаң, гафу, б...ка буяласыңны көт тә тор. 40 яшьтән әз генә узган ана кешенең ихатасы шулай булырга тиешме? Үзе белән яшәүче ике сау-сәламәт кыз бала шуны күреп үсә. Алар – кемнеңдер булачак хатыннары, үзләре әни буласы кешеләр бит.

 

Әйтеп узган әлеге ике сәламәт бала беренче ике инвалидтан соң туа. Галимә апа – 4 бала анасы. Хәзер 23 яшьлек олы улы белән 21 яшьлек кызы әбиләренең бертуган апасында яши. Ул беркайчан кияүдә булмаган, яше дә 70 тән узып бара икән. Өченче кызы Гөлфия 5 нче сыйныфта, төпчеге Лилия быел беренчегә киткән.

 

“Тәрәзәнең ватылганына 6 еллап”

 

Галимә апаның балалары белән яшәгән җире – 22 кв. метрлы ике яклы җыйнак кына йорт. Бүлмә уртасында мич тора. Йоклый торган якта бер диван, бер карават, кәнәфи, кечкенә генә өстәл өстендә телевизор. Кухня газ плитәсе белән аш өстәленнән гыйбарәт. Бүтән берни юк, сыймый да. 1950 елда салынып, шуннан бирле ремонт күрмәгән өй чын мәгънәсендә авария хәлендә. Хуҗабикә бүрәнә арасына кыстырып куйган чүпрәкләрне, иске кием-салымны алып-алып күрсәтә. Тегендә урам күренә. Почмакларда йодрык кадәрле, кечкенә бала башы хәтле тишекләр бар.

 

– Быел да кышка монда калсак, нишләрбез? – дип сөйли Галимә апа. – Былтыргыга караганда да суыграк килә, диләр бит. Стеналар ярык, тишек түбәдән яңгыр үтә. “Душ” нәкъ минем диван өстендә, җитмәсә. Беркөн өстемә тамчы тамганга уянып киттем. Балалар янына ятып булмый, төн уртасында үзем генә диванны да күчерә алмыйм. Таңга кадәр бөкләнеп, кәнәфидә утырырга туры килде.

 

Йортка газ кергән. Ләкин шуңа карамастан, узган кышны бик авыр чыкканнар. Аяктагы киез итекне юрган астына кереп ятар алдыннан гына салганнар, чөнки идән бик салкын, йон оекбаш белән генә йөрерлек түгел. Мич арасындагы почмакка кышкылыкка дип куелган бәрәңге дә өшеп беткән хәтта! Күз алдыгызга китерегез, бу бит торак йортта! Газ плитәсе буенда 20 литрлы су савыты тора. Кичтән алып кергән су иртәнгә боз булып ката торган булган.

 

– Менә бу тәрәзәнең ватылганына 6 еллап бардыр, – дип зарлануын дәвам итә Галимә апа. – Кышка кергәч, пакет белән тышлап куям, җәй җиткәч, кабат алам.

 

– Озын җәйләр уздырып, ничек курыкмыйча кабат шушы тәрәзә белән кышка керәсез? Тәрәзә алыштыру баш бәясе түгел бит, – дим.

 

– Авыл советы үз кешеләрен карамый. Ярдәм итүче юк, мин нишли алам?

 

Сорауга җавап шул.

 

Түшәм – Галимә апа йортының чираттагы бәласе. Анысы да менә ишеләм дип тора. Бер тактасы шактый нык асылынып төшкән дә газ миченең су сала торган багына терәлеп калган. Анысы да бик искергән инде. Ләкин бөтен түшәмнең тотанагы булып калган бакны алыштыра башласаң, түшәмнең ишелеп төшүе көн кебек ачык. Хәзер әлеге кыегайган тактадан балчык коела икән.

– Кайда юынасыз?

 

– Җәй көне мич арасына юынгыч куя торган идем. Хәзер анда юынып булмый, чөнки нәкъ шунда бүрәнә арасында тишек бар. Кичтән юынгычка салган су ката. Иртән балаларга чәйнектә җылытам да, табакка салып куям. Мәктәпкә шуннан юынып китәләр. Моңарчы мунчага күрше авылга апага йөри идек. Басу юлы пычранды хәзер, бик барып булмас инде. Кире кайтасы да бар бит. Өйне ташлап чыгып китеп булмый. Кызларым икесе дә чәч үстерә. Шуңа күрә шампуньсыз булмый. Бер-берсенең башын өйдә юалар. Их, үзебезнең фатир булсын иде, дип хыяллана балалар. Ичмасам, ваннада юыныр идек, диләр. Үсмер кызларның юынасы килә, ләкин нишли алам? 2005 елга кадәр фатирга чиратка басасы булган. Мин белмәдем, авыл Советы да берни әйтмәде.

 

– Балаларны мәктәпкә озаткач, озын көннәр буе нишлисез?

 

– Әнә миңа иптәш, – ди Галимә апа, сөйләп утырган район радиосына ымлап. – Ул беткәч, Казан керә. Туйсам, телевизор кабызам, – ди ул, җанланып.

 

Өй яны бакчасында әзрәк кыяр, помидордан кала хуҗабикә берни утыртмаган.

 

– Кыш салатка кушып җибәрергә берничә банка тозлап куйдым. Күпләп ябып булмый, барыбер ката, – ди ул.

 

“Эшләргә теләвен беренче ишетәм”

 

“Идән юучы булып эшләр идем, ләкин беркайда урын юк”, дип хыялланып утырган Галимә апаның сүзләрен авыл җирлеге башлыгына җиткерәм.

 

– Галимә ханымның кайдадыр эшләргә теләвен беренче ишетәм, – дип башлады ул сүзен. – Сезонлы булса да эш бар. Авылда фермада кыш буена бәрәңге чүплиләр. Эшчеләр өчен ашханә эшләп тора. Шунда савыт-саба яки идән юучы булып эшләргә теләге бар икән, ник урнашып булмасын ди? Тәрәзәсе ватык, түшәменнән ага икән, ник ярдәм сорап безнең янга килми ул? Гозер белән килгән кешене беркайчан борып җибәрмибез. Ун кил, уңганчы кил, дип әйтә бит халык. Аңа кирәк булгач, беренче башлап Галимә ханым үзе йөрергә тиештер. Фатир бирә алмыйбыз, әлбәттә, ләкин әз-мәз ремонт эше белән ярдәм итә алабыз. Балаларың да булгач, теш-тырнагың белән ябышып яхшырак яшәргә омтылырга кирәк. Яныма кереп, аны куып җибәрсәм, миңа бүген сезнең белән сөйләшеп утырырга оят булыр иде. Авыл Советына 4 авыл керә. 2500 кеше бар. Бөтенесенә беренче шакып кереп йөри алмыйм.

 

Районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары белән дә сөйләштем.

 

– Таза, сәламәт булып та беркая эшләми бит ул. Булсын дип янып-көеп йөрсә, хөрмәт итәр идек. Аны вакытлыча эшкә колхозга чакырганнар, бармаган. Балаларының пенсия акчасына яшәп ята. Үзе белән яшәгән ике кызын эшкә өйрәтми. Ул гаиләне контрольдә тотабыз, әлбәттә. Ләкин тиктомалдан фатир бирә алмыйбыз. Һәр нәрсәнең үз кагыйдәсе бар. Аның өчен Галимәгә 2005 елның 1 гыйнварына кадәр документларын җыеп тапшырып, чиратка басарга кирәк иде. Ниндидер материаль ярдәм бирәсе булганда да иң башта документларны тәртипкә салырга кирәк.

 

Менә шундый хәлләр. Кайбер кешенең психологиясе үтә “гади” – ул һаман үз проблемаларын башка берәү чишеп бирергә тиеш дип уйлый. Ә тормышын уңай якка үзгәртүдә үзе берни эшләми. Хуҗалыгыңның күз алдында җимерелеп баруына ничек авыл Советы, башкалар гаепле булсын инде? Бер-бер артлы балалар алып кайтканда бер дә авыл Советы белән киңәшләшеп тормыйбыз бит. Аларны тиешле шартларда үстерү, укыту, тәрбия бирү һәр ата-ананың төп бурычы.

 

Авыл Советы белән район хакимиятен дә аклыйсым килми. Кайчак кешегә җылы сүз, яхшы киңәш, бераз теләктәшлек тә җитә. Бу гаиләгә дә хакимият тарафыннан бераз ярдәм һәм игътибар булсын иде дип телим, чөнки кызлар кызганыч. Аларның ни гаебе бар?


Алсу САБИРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 12.11.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»