поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.11.2010 Бәйрәм

"Генераль репетиция"дән репортаж һәм фотолар

“Яңа гасыр” телеканалы “Йолдызлы сәхнәдә генераль репетиция” исемле Яңа ел тамашасы төшерде. Ул алты сәгать барачак – 31 декабрьнең кичке сәгать уныннан 1 гыйварның 4нә кадәр.

“Яңа елны ничек үткәрәсәң, елың шулай уза” дигән гыйбарә белән яхшы таныш без. Шуңа да әлеге бәйрәмне “җәелеп” үткәрергә яратабыз. Бәйрәм өстәленә (ул мулрак булган саен, елың уңышлырак була, имеш), яңа киемгә (моның төсе, фасонына кадәр билгелиләр; мәсәлән, әтәч елында кызыл киемнән булу зарур иде), иң мөһим элемент – чыршыга, чыршы уенчыкларына һ.б. акчасын җәлләп тору юк. Елның иң төп бәйрәме бит, “ышту син”...

 

Бөтенесен: кызыл күлмәк, чыршыны рәткә китереп, өстәл янына килеп утыргач та телевизордан кайсы каналны карарга белми җәфа чигәсең. Начар тамаша карасаң ел буе кәефең булмый дигән ышану да бардыр әле, шуңа яхшысын сайлыйк. Гадәттә, “НТВ”, “Беренче”, “Россия” каналларыннан ничава гына концерт бара. Ләкин ул ел да бертөрле, “чәйнәлгән” һәм Мария, Иваннар телендә.

 

Быел, ниһаять,“ТНВ” безгә альтернатива тәкъдим итә. Сәгать унике тулганчы сәгать ярым “Йолдыз буласым килә” исемле мюзикл күрсәтеләчәк. Аның төп геройлары Гөлчәчәк белән Рөстәм (Г. Камал театры артисты Гөлчәчәк Гайфетдинова һәм “Мунча ташы” артисты Рөстәм Хәсәнов) бер-берсенә гашыйк. Икесенең дә йолдыз буласы, таныласы килә. Сюжет буенча алар бер-берсеннән качып, кастингта катнаша һәм телевидениега килеп эләгә.

 

Мюзиклда күп кенә җырчылар, танылган артистлар да уйнаган. Алар үзләренә яңа булган рольләргә кергән, ди. “Минем һәрвакыт берәр усал хатынны, каенананы, үги ананы уйныйсым килә иде. Ләкин миңа мюзиклда ферма мөдире роле эләкте. Минемчә, татар телевидениесында әлегә мондый иҗади кичәнең булганы юк иде”, – диде Венера апа Ганеева. “Ә мин колхоз председателе булдым, – дип горурланды Җәвит Шакиров, – ә хәләл җефетем укытучы”. Чыннан да, һәрбер җырчының яңа эше барлыкка килгән: Бәширә Насыйрова - җыештыручы, Зәмирә Гәрәева белән Лилия Муллагалиева – кибетчеләр, Гөлүсә Исмәгыйлева белән Алия Исрафилова – сыер савучы, Данил Гыйниятов- район башлыгы...

 

“Мюзикл төшерү идеясы каян барлыкка килде соң? Үзебезнең пәрдә, кадр артындагы тормышны күрсәтәсе килде. Программалар төшергәндә күп кенә кызыклы вакыйгалар була, шуңа ирония да җитәрлек мюзиклда. Аннары, тамашачылар да моның белән кызыксына”, – диде “Яңа гасыр” каналының генераль директор урынбасары Миләүшә Айтуганова.

 

Әлдермеш авылы, Казан һәм “Яңа гасыр” каналының үз студиясендә төшерелгән бу маҗаралар курантлар 12не сукканда тәмамлана. Президент сүзләреннән соң Яңа ел тамашасы концерт белән дәвам итә. Аны Гамил Әсхәдулла һәм мюзиклның геройлары -Гөлчәчәк белән Рөстәм алып бара. Салават, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Зөфәр Билалов, ИлСаф, Нәфкать Нигъмәтуллин, Венера Ганеева, Рәсим Низамов, Резидә Шарафиева, Зөфәрр Хәйретдинов, Вил Усманов, Зөһрә Шәрифуллина, Гүзәл Уразова, «Казан егетләре» төркеме, Алсу Абелханова, Илназ Минвәлиев, Нурзадә һ.б. чыгыш ясаячак. Миләүшә Айтуганова әйтүенә караганда, җәмгысе 60лап номер булачак. Бу концертны кайбер җитез казанлылар 8нче, 9нчы ноябрьләрдә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә карарга өлгерде инде: билет алып бу кичәне күзәтергә мөмкин иде.

 

Мин карап өлгергән өлешендә игътибарга лаеклы байтак чыгыш булды. Хәния Фәрхи ике җыр башкарды. Ул үзенең чыгышы турында: “ Ике җырым да дуэт. Берсендә кызым Алия Гәрәева белән чыгыш ясыйм. Бәләкәйрәк чагында гына минем белән сәхнәгә чыккан кызым, ниһаять, моны янә кабатлады. Ул хәзер бик җитди эштә эшли”. Җыр вакытында сәхнәгә Хәния ханымның оныгы Әминә, кече кызы Алсу да менде. Алар башкарганда җырга кушылып: “Нык бул, балам, яшәргә тырыш”, дип сузып җибәрәселәр килеп китте.

 

Илсөя Бәдретдинова балалар бакчасында ел да башкарыла торган “Чыршы, чыршы, без сине, сагынып көттек ел буе” җырының үзгәртелгән вариантын тәкъдим итте. Номер бик заманча, күңелле килеп чыккан.

 

Ничек инде Яңа ел президентсыз, Кыш бабайсыз, диярсез сез. Алар да булды. Ләкин Татарстан президенты дип белдергәч никтер элеккеге “президент” чыкты. Минтимер Шәриповичның иң кызык фразаларын алып яхшы гына пародия килеп чыккан. Аның монологыннан өзекне сезгә дә тәкъдим итәм: “ Киттем, китүем булды – Казанка кипте, – дип рифмага салып башлады ул, – бәрәңге дә булмады мин киткәч. Әнә күрше Башкорстанда да шул хәл. Мортазаның китүе булды – бал булмады...Мин киткәч тә яхшы җитәкчеләр килде – алар да булдыра...”. Ялган Шәриповичне тыңлаганда янымда утыручы апаның шыркылдавына урындыклар селкенеп торды, хәтта.

 

Кыш бабай һәм Кар кызы сәхнәдә күренеп кенә алдылар. Кызык кына килеп чыккан: Рөстәм белән Гөлчәчәк мюзиклда да уйный, концертны да алып бара, Кыш бабай белән Кар кызы да – алар.

 

Гөлнара Габидуллина “Балам” җырын башкарып, елыйсыларны китерде. Бик эчкерсез җыр. Нурзадәнең номерлары тулылыгы белән аерылып тора. Кып-кызыл, кыска күлмәге, сикереп биюләре генә ни тора!

 

Аңлашыла ки, бу – концертның бер бәләкәй генә өлеше. Башка елларны урыс телеканаллары концертына “Оливье” салаты капкалап утырсам, быел, мөгаен, “ТНВ” карармын. Тулысынча карарга кирәк бит инде концертны. Аннары Яңа елда туган телебездә кәнсирт карау савап та булыр.

 

Р.S. Бәйрәм төнендә телевизор каршына ак яки сары төсләрдәге кием киеп утырырга киңәш итәм. Быелгы Яңа елда нәкъ шундый төс уңыш китерә, ди.

 

 

Сәхнә бизәлеше күз явын алырлык

 

 

Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар

 

 

Венера Ганиева (матбугат конференциясеннән)

 

 

Хәния Фәрхи (матбугат конференциясеннән)

 

 

"Татарстан – Яңа Гасыр" алып баручылары Ләйлә Дәүләтова ("Адәм белән Һава") һәм Гөлнара Тимуршина ("Прямая связь")

 

 

Ләйсәнә Садретдинова ("Халкым минем..." тапшыруы)


Лилия ВӘЛИШ
Матбугат.ру
№ | 12.11.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»