поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.11.2010 Язмыш

Беренче хатыным каргышы түгел микән?

“Хәсрәт хәсрәткә охшамас, хәсрәт савыты бушамас” дигән гыйбарәне өлкәннәрдән еш ишетә идем. Хәсрәтләрнең төрлесе килә торды, вакыт аларны тарката, хәл итә торды. Йөрәктә эзләре калса да, хәзер килгән хәсрәт белән чагыштырганда алары “хәсрәтчекләр” генә булганнар икән. Аллаһы Тәгалә кешене ныклап сыныйм дисә, бала хәсрәте бирә диләр. Бирде Тәңрем анысын да, иләкләп-чиләкләп кенә түгел, олавы белән.

Беренче хатыным белән ун ел яшәдем. Берничә балам булуын теләсәм дә, хатыным, минем рөхсәттән башка, һәр көмәнен төшертә барган. Бер балабыз туды, анысы да алты яшенә җиткәндә кинәттән үлеп китте. Бала төшертүнең җәзасын хатыным үзе дә күрде (гомергә баласыз калды). Ачу итеп, баламның кырыгы да җитмәс борын, мин аны аерып җибәрдем. Икенче хатынга өйләндем. Хәләл җефетем шул ук елны сау-сәламәт ир бала алып кайтты. Нинди исем кушарга дип уйлап йөргәндә беренче балам төшемә кереп, бер исемне атап, шуны куш дип киңәш бирде.

 

Бала камил акыл белән, матур үсте. Яслегә йөргәндә үк татарча да, урысча да озын-озын шигырьләр ятлап, чатнатып сөйли иде. Мәктәптә дә яхшы укыды. Бишенче сыйныфка кадәрле ясаган рәсемнәре гел мактау тактасында эленеп торды. Ел саен Мактау кәгазьләре алып килде. Әнисе ата-аналар җыелышларыннан шатланып кайта иде. Анда: “Балагызга мактаудан башка сүз юк”, – дияләр иде. Улыбыз төрле түгәрәкләргә сөенеп йөрде, музыка мәктәбендәге тынлы оркестр түгәрәгенә йөреп, труба, кларнет кебек уен коралларында менә дигән итеп уйнарга өйрәнде. Улым катнашкан концертларны карап, Сәйдәш исемендәге музыка мәктәбеннән сөенеп кайта идем.

 

Бервакыт улыбыз футбол командасына язылдым дип кайтты. “Болай да ике мәктәпкә, әллә ничә түгәрәккә йөрисең, барысын да сөйрәве авыр булыр, монысы кирәкмәс”, – дип каршы төштем. Әнисе малайны яклап: “Барсын, башкалар кебек кыек юлда йөрергә вакыты калмас”, – диде. Күңелем сизгән икән, малай кыек юлга нәкъ шуннан кереп китте дә инде. Футболга бөтен күңелен салып йөри башлады. Төрле ярышлардан грамота өстенә грамота, медаль өстенә медаль ташыды. Төрле шәһәрләргә китеп, атналап шунда ята башлады. Музыка дәресләрен бөтенләй ташлады. Укытучысы чакырып та, киңәш биреп тә, өйгә килеп үгетләп тә карады. “Менә дигән музыкант чыга иде бит синнән!” – диде. Юк, беребезне дә тыңламады, “Мин футболчы булам!” – дип кырт кисте. Җиденче сыйныфта төп фәннәрдән аксый башлады. “5”леләрне “3”леләр алыштырды. Иң аянычы, малайның психикасы, үз үзен тотышы үзгәрде. Укытучылар белән дә, безнең белән дә дорфа сөйләшә. Тора- бара аның тәмәке тарта, сыра эчә башлавы ачыкланды. Бер иптәше белән дәрескә кермичә югалып йөрүен әйттеләр. Укытучылар белән төрлечә киңәшеп карадык, малайга нотык укыдык – файдасыз. Яңа ел алдыннан ул бөтенләй югалды. Ике тәүлек буе өйгә кайтмады. Милициягә хәбәр иттек. Алар эзләгәндәй була, ә без ут йотып көтәбез. Ниһаять, өченче тәүлеккә киткәндә саулыгын белгертеп, телефоннан хәбәр салды. Шул кичтә дөм исерек килеш кайтып егылды. Айныгач ныклап сөйләштек, сатыла торган чыршыларны саклаганнар икән. Ә аларны сакларга угры-бандитлар әмер биргән. Шуннан башланды безнең борчулы көннәр, төннәр, малайны саклап йөрүләр. Укытучылар, тренеры ярдәме белән малайны икенче мәктәпкә күчердек. Яманнардан арындырдык, инде матур гына укып китәр дип өметләндек. Башта, чыннан да, тыйнакланып китеп, яхшы гына укый башлады. Ләкин... тора-бара тагын бозылды. Тугыз сыйныфны көчкә тәмамлады. Берничә училищега укырга кереп карады. Укый алмады, кудылар. 18 яше тулганчы әллә ничә тапкыр милициягә эләкте, фәлән кадәр штраф түләдек. Аның Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясенә эләгүе аркасында күпме “сүз боткасы ашадык”. Ныклап ярдәм итүче, малайны кыек юлдан чыгарырга ярдәм итүче булмады. “Әйдә, бүтән җиргә күченеп китик, монда харап буласың бит”, – дип күпме үгетләдек. Юк. Хәзер ачыктан-ачык әйтә: “Ник укып чиләним мин, синең кебек заводта эшләп имгәнергәме? Мин үз юлымны сайладым. Бездән милиция дә курка. Бу дөньяда рәхәтләнеп яшәргә кирәк!” – ди. Хәзер хатын белән әрләшәбез. Ул: “Син малайны компьютер алып биреп кенә харап иттең”, – ди. Ә мин: “Сораган саен акча биреп, һәр теләген үтәп, ләббәйкәләнеп торып, син боздың аны”, – дим. Ә малайга тиздән 19 тула. Бозылганнан бозыла бара. Укымый да, эшләми дә, армиягә дә алмыйлар үзен. Өйгә берничәшәр көн кайтмый йөри, кайтса әллә нинди хәлдә була – әллә исерек, әллә наркоман... Күзе тонган, берни аңламый. Безнең белән әмер биреп кенә сөйләшә. Өстен башын ю, чистарт, тәмле ашат, сораганда акча бир. Шуңардан куркып, бакча-дачаны сатып җибәрдем. Бөтен ишләре белән шунда шашлык ашап, кәефләнеп ятарга иде исәбе. Дача йортының ачкычын сорап интектерде. “Мин бандитлар өчен дача алмадым”, – дигәч, барып ут төртү белән янады.

 

Сайлау көнендә укытучысын күрдем. Ул малай турында сорашкач: “Һаман шул юлда инде”, – дидем. Укытучы исә, малай белән очрашкач, әтиең шулай-шулай диде дип, моңа “дары өстәп” җибәргән. Кайтып, мине эт итеп сүкте. Ул педагогка бик рәнҗедем: кем белән сөйләшкәнен яхшы аңлый бит, нигә малайга минем ниләр әйтүемне сөйләп торырга? Юлы уңмаган, кәефсез көннәрендә ул болай да кайтып безне ниләр әйтеп кенә сүкми, ничекләр генә кимсетми... Урынсыз сүз ычкындырсаң, салып җибәрергә дә күп сорамый. Хатын бик сабыр минем, бөтен нәрсәне елмаеп-көлеп уздырырга тырыша. Үзе ач калса да, тавыш чыкмасын дип, соңгы тиеннәрен шул әрәмтамакка бирә. Ә үзе минем теш кысуларга: “Түз инде, картым, Аллаһ түзәргә кушкан бит”, – ди. Түзми ни хәл итәсең, үлгәнче, авызыңнан җаның чыкканчы түзәсең инде. Ничә айлар инде телевизор караган юк, радио тыңламыйм. Хәсрәттән, хурлыктан рух сүнү шулай була икән ул.

 

Менә шулай, сөйләп-язып кына бетерерлек түгел хәлләребез. Мин бу аяныч хәлләрне беренче хатынымның каргышыдыр дип юрыйм. Ул аерылып киткәндә: “Балаң булыр, күрерсең әле!” – дигән иде. Менә күрәм, күрәбез...

 

Чаллы.


Мингата МАНСУРОВ
Татарстан яшьләре
№ 57 | 11.11.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»