поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.11.2010 Дин

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Быел Корбан гаете 16 ноябрьдэ булачак. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. И Ходайны бар вә бер диеп, Мөхәммәтне (с.) хак пәйгамбәр диеп иман китереп инанган мөэмин-мөселманнар! Белегез һәм аң булыгыз ки, бүген – бәйрәм көне, газиз һәм хөрмәтле, мөбарәк корбан гаете көнедер! Бу көнне гөнаһ кылу белән бозмагыз! Бүген кылынган гыйбадәтнең әҗер-савабы исә гаять зурдыр, шулай ук гөнаһ өчен дә газап зур булачак. Шуңа күрә тагать-гыйбадәтләр игелекле эшләр генә кылырга ашкыныйк. Бүген гыйбадәтләр арасында кылыныр өчен иң хәерлесе исә – корбан чалудыр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.) үзенең кызы Фатыймага (р.) әйтте: «Корбан чалдыр, чөнки корбан канының тамган беренче тамчысы ук гөнаһларның ярлыкануына сәбәп булыр. Кыямәт көнендә исә ул корбан ителгән хайванның мөгезләре, тиресе, әгъзалары, йоны һ.б мизанга салынып, барча гөнаһлардан да авыррак булыр. Корбан ителгән хайванның һәрбер бөртек йоны өчен 40000 әҗер-савап язылыр». «Мишкятел әнвәр» («Нурлар чыганагы») дигән китапта әйтелде: Әбү Сәгыйть әл-Хөдри дигән сәхабә пәйгамбәребездән (с.) сорады: «И Аллаһы илчесе! Бу эштән хасил булган әҗер-саваплар синең йорт әһеленә генә хас рәвештә булырмы, әллә барча мөэмин-мөселманнарга да кагылырмы? – диеп сорады. Пәйгамбәребез (с.) әйтте: «Өммәтемнән һәркем корбан чалса, ул кешегә бу әҗер-сәваплар һәммәсе дә бирелер»,– диде.

 

Кайбер китапларда шундый бер хәбәр китерелә ки, бер кеше 10 дирһәмлек куй сатып алып, аны корбан итеп суйса, аңа Аллаһы тәгалә юлында 1000 дирһәм сарыф кылган кебек әҗер-сәвап бирелер. И мөселман кардәшләр, бары тик яхшы, сәламәт хайваннарны гына корбан итеп суярга лаеклы һәм тиешле булыр. Сыер белән дөя 7 кешегә корбан итеп исәпләнер, куй, сарык, һәм кәҗә – 1 кешегә корбан итеп исәпләнә. 1 яшьлек сарыкларны һәм 2 яшьлек сыерларны корбан кылырга мөмкин. Ләкин куй яки кәҗә 6 айлык гомердән узып, зурлыгы белән 1 яшьлек хайванга тиң булса – корбан итеп чалынырга ярар. Дөя һәм сыер суючы кешегә корбан итеннән 1/7 өлешеннән дә ким алмаска тиеш. Әгәр моннан азрак алса, яисә дөяне, сыерны суючы 7 кешенең берсе булса да ит хаҗәтен уйлап, ит алуны ният кылса, Аллаһы тәгалә ризалыгы өчен корбан чалу турында уйламаса, бу 7 кешенең берсенең дә корбаны кабул булмас. Итне бүлгәндә исә бизмән белән үлчәргә тиешледер, корбан чалуның беренче көне – корбан гаете көне, намаздан соң. Бу көн корбан чалу өчен иң яхшы көндер. Ләкин гает көненнән соң килгән 2 көндә дә суярга ярар. Һәрхәлдә, бу эш кояш батканчыга кадәр эшләнергә тиеш.

 

Корбан чалына торган хайванның ике күзе дә күрергә тиеш. Әгәр ул хайванның аяклары гарип булып, корбан чалу урынына үз аяклары белән бара алмаслык булса – корбанга лаеклы булмас. Ләкин, әгәр аяклары гарип булып, корбан чалу урынына үз аяклары белән бара алса – ярыйдыр. Шулай ук, әгәр хайван бик арык булып, сөягендә җелеге каткан булса – ярамас. Әгәр берәр әгъзасының зуррак булган өлеше (аяклары мәсәлән) булмаса – корбанлыкка ярамас.

 

Корбанлык хайван котырган, шашкан булса, ләкин ризык ашый торган булса – корбанлыкка ярар.

 

Кыскасы, корбанлык хайван мөмкин булган кадәр яхшы симез, сәламәт, куәтле, гаеп-кимчелексез, пакь булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.) әйтте: «Корбаннарыгызны кадерләп сайлагыз һәм кадерләп  суегыз, чөнки ул хайваннар кыямәт көнендә Сыйрат күперен кичкәндә сезнең атларыгыз булырлар», – диде. Янә бер хәдистә әйтелә: «Әгәр берәү, мөмкинчелеге була торып та, корбан чалмаса, намаз укыган җирләребезгә якын да килмәсен!» – диде. Корбан чалу – Аллаһы тәгалә әмередер. Бәс, бу әмерне бөтен җан-күңел белән кабул итү тиештер. Аллаһы тәгалә үзенең китабында әйтте («Кәүсәр» сүрәсендә): «И дустым Мөхәммәт! Без сиңа дөреслектә, хауз-Кәүсәрне бирдек; ул хауз-Кәүсәрнең киңлеге 1 айлык юлдыр, озынлыгы – 1 еллык юлдыр. Ул хауз-Кәүсәр сулары – сөттән ак, кардан салкын, балдан татлы, җофардан хуш иследер. Ул су кырыендагы су эчәр өчен әзерләнгән җәмаяклар – күктәге йолдызлардан күб¬рәктер. Әгәр ул хауз-Кәүсәрдән бер йотым су алып эчсәң – мәңге сусамаячаксың; аның ләззәте тамактан китмәс.

 

И Мөхәммәт! Инде моңа шөкеранага Минем өчен гает намазын укы һәм корбан чал»,– диеп, Аллаһы тәгалә пәйгамбәребезгә (с.) боерык бирде.

 

И мөселманнар! Ходай тәгаләгә тугры коллар булып, пәйгамбәребезгә лаеклы өммәт булып, әлеге хауз-Кәүсәрдән су эчәргә теләсәгез, –  5 вакыт намаз укыгыз, корбан чалыгыз.

 

Әгәр берәү намазын укымаса һәм корбан чалмаса – югарыда зекер ителгән әҗер-саваплардан мәхрүм булыр. Әгәр кеше намаз укымас – аның һичбер гыйбадәтенә һәм игелекле эшенә әҗәр-сәвап бирелмәс.

 

И мөселман кардәшләр! Бу намаз дигән олы гыйбадәтне калдырырга һичбер лаеклы сәбәп юктыр һәм аны һичнәрсә дә алыштыра алмас! Һәрбер бәла-каза, фетнә – намаз укымау сәбәпледер.

 

Кайбер китапларда шундый хәбәр зекер ителә ки, әгәр берәү намазларын вакытында укыса – 5 файдага ирешер: беренчедән, ул бәндәгә ризык ансат килер; икенчедән, кабер газабыннан котылыр; өченчедән, кыямәт көнендә гамәл дәфтәре уң кулына бирелер, дүртенчедән, Сыйрат күпереннән яшен тизлеге белән үтер; бишенчедән, кыямәт көнендә хисапсыз оҗмахка керер. Әгәр берәү намазын казага калдыруда даимчелек кылса, 15 төрле зарарга дучар булыр,– бишесен дөньяда күрер, калганнарын – ахирәттә.

 

Шул зарарның беренчесе – тормыш эшләрендә бәрәкәт булмас; икенчесе – йөзендә нур булмас; өченчесе – башка гыйбадәтләренә әҗәр-сәвап бирелмәс – кирәк садака булсын, кирәк ураза булсын, кирәк хаҗ булсын, кирәк корбан чалу булсын; дүртенчесе – догасы кабул булмас, Ходай тәгалә теләкләрен үтәмәс; бишенчесе – бу кеше өчен башка кешеләр дога кылса – ул дога да шул кеше өчен кабул булмас.

 

Өч зарар – үлгән вакытта булыр: беренчесе – ач үләр, хәтта, әгәр авызына дөньядагы бөтен ризыкларны салсалар да; икенчесе – сусыз үләр, хәтта, әгәр дөньядагы диңгез суларын авызына салсалар да; өченчесе – хурлыклы хәлдә булып, зарланып үләр.

 

Янә өч зарар – аларны үлгәннән соң күрер: беренчедән, каберендә ләхете кысар – хәтта кабыргалары бер-берсенә кереп бетәрләр; икенчесе – кабере ут кебек кайнар булыр; өченчесе – Аллаһы тәгалә аның каберенә Шәҗҗәгъ Әкъраг исемле бер аҗдаһа җибәрер. Ул аҗдаһаның зур камчысы булыр,  ул камчы белән бер сукса – ул адәм 7 кат җир астына китәр. Авызында бер теше булыр; ул тешнең озынлыгы – бер көнлек юлдыр. Ул теше белән әлеге җир астына киткән адәмне казып чыгарыр, һәм камчысы белән янә орыр – шул рәвешчә Кыямәт көненә кадәр газаплар. Янә дүрт зарар – кыямәт көнендә, кабердән чыккач күрер: беренчедән – ул кешенең хисабы каты булыр; икенчесе – Ходай тәгалә Үзенең каһәренә дучар итәр; өченчесе – тәмугка кереп, һәр казага калдырылган намазы өчен 6400 ел газапка дучар ителер; дүртенчесе – маңгаена өч сүз язылыр:

 

- бу бәндә Ходай хакына һөҗүм ясады;

 

- бу адәм – Ходай тәгаләнең дошманыдыр;

 

- син дөньяда Ходайның хакына хыянәт иткәнсең, бүген исә син Ходай рәхмәтеннән ерак торучысың

 

Бу 15 зарар – «Зәвәҗире нам» китабында китерелә. Гөнаһлы бәндәне җәһәннәмдәге бер чокырга салырлар. Ул чокырда бер елан булыр, гаять зәһәрле булыр. Ул елан әлеге гөнаһлы бәндәне чолгап алып, агуын йөрәгенә кертер. 70 ел газаплар – ул бәндәгә һичбер чара-котылу булмас. И мөселманнар! Бу гает көнендә гөнаһларыбыздан тәүбә кылып, туры юлга басып, тәкъва тормыш башларга тиешбез. Һәм ни аяныч, ни хәсрәт булыр үзен тыштан мөэмин итеп күрсәтеп, эченнән монафыйк һәм тәкәббер булган кешегә!

 

Ул бәндәләр хәрам һәм шикле нәрсәләрдән чирканмыйча, золым һәм хыянәт кылырлар, алдау белән кеше малын алырлар. И мөселманнар! Аңлы һәм абай булыгыз! Бу – уен түгел. Кыямәттә кыен булыр!

 

«Әшбәһен-нәзаир» («Охшашлык һәм бәрабәрлек») китабында әйтелгәнчә берәүнең башка бер адәмдә хакы булса, ул хак иясенә Кыямәт көнендә теге адәмнең намазы сәвабыннан алынып түләнер: бер кечкенә әйбер өчен 700 намазның савабын алып бирерләр; ул намазның һәрберсе җәмәгать белән укылган булыр. Янә «Тәргыйбессалят» («намазга өндәү») китабында шундый хәбәр китерелә ки, берәүнең хаксыз хыянәт белән, я алдап, я куркытып, я урлап бер тиен акчасын рәнҗетеп алган булсалар, Кыямәт көнендә ул кеше үзенә золым кылган кешене табып, аннан үзенең хакын таләп итәр. Ул кеше шул хакны каян алып түләргә икәнен дә белмичә гаҗиз булыр. Шул вакытта аңа әйтерләр: «Син бу кешедән алган тиен – җәһәннәм төбендә ятадыр, аны шуннан чыгарып, алып бир – шуннан соң бу бурычыңнан азат булырсың», – диелер. Бәс, ул залим, әлеге акчаны табыр өчен җәһәннәмгә төшәр һәм, 1000 ел үткәч, ул 1 тиенлек акчаны эзләп табар да җәһәннәмнән чыгып, кечкенә генә күренгән гөнаһ өчен күпме намаз әҗерен бирергә туры килер, яисә күпме вакыт җәһәннәмдә үткәрергә түры килер! Ә Ахирәтнең 1 елы исә бу дөньяның 1000 елына бәрабәрдер. Шуңа күрә, мөселман кардәшләр, гафил булмагыз, аңлы булыгыз, бу тиз үтүче аз вакытлы гомергә алданып, һичбер файдасыз дөнья артыннан йөреп, Аллаһы тәгалә боерыкларын онытмагыз! Күпме кеше: «Иртәгә үк фәлән эшне үтиячәкмен, фәлән эшне башлаячакмын!» – диеп, әйтеп йокларга ятар, ә иртәгесен исә җан биргән булыр. И мөселман кардәшләр! Күршеләрегез белән рәнҗешмәгез – Кыямәт көнендә кул-аякларыгыз киселгән хәлдә кубарылырсыз. Гайбәтне, ялганны яла ягуны ташлагыз – Кыямәт көнендә телләрегез шешеп, авызларыгыздан асылынып чыгып, җирдә сөйрәлгән хәлдә кубарсыз! Риба малын ашап яшәүдән ерак булыгыз – Кыямәт көнендә карыныгыз шешеп, исерек һәм акылыннан язган кешегә охшаган хәлдә Мәхшәргә килерсез! Ятимнәр малын ашап, карыннарыгызга ут тутырмагыз! Бай була торып та, зәкятның сезгә фарыз икәнен белеп тә, аны үтәмичә калмагыз – Кыямәт көнендә йөзтүбән сөрелеп йөрерсез! ТӘМӘКЕ Һ.Б НӘРСӘЛӘР ТАРТЫП, ХӘМЕР ЭЧЕП, ТӘМУГКА БАРУЧЫЛАР САНЫНА ЭЛӘКМӘГЕЗ! Боларны эшләп, тәнегездән сәламәтлегегезне, гомерегездән бәрәкәтне качырмагыз! Нәмәхрәм хатын-кызларга күз салмагыз – Кыямәт көнендә күзләрегезгә кургашын эретелеп агызылыр! Зинадан ерак булыгыз! Кыямәт көнендә җәһәннәмгә кереп, андагы гаять яман сулы, «Гыйнәтел хыйвәл» коесыннан эчәрсез! Ул суның нинди газаплар китерүен әйтеп бетереп булмыйдыр. Бәс, и мөэмин мөселман кардәшләр, бу эшләрдән сакланыйк! Галимнәр сүзенә колак салмыйча, нәфесләребез омтылышларына ияреп, тәкәбберлектә булып, җәһәннәмдә «либәсе кыйтран» дигән газап күлмәкләрен кидертелүгә мөбтәла булмыйк! Ул «либәсе кыйтран» дигән газап күлмәге – бер кара сумаладан булыр: аңа ут кагылу белән гаять каты, эссе янар ки, аңа чыдарга һич тә мөмкин булмас, һәм бу газап – хак сүзләрне ишетеп тә, аңына алмаган кешеләр өчендер. И Рабби, Үзең сакла! Безне хак сүзләрне күңелебезгә алмыйча, ялган юллар һәм хәйләләр белән нәфескә иярү сәбәпләрен табудан, дөнья – ахирәттә йөзнең каралуыннан, хур-рисвай булудан сакла!

 

И мөселман кардәшләр! Үз–үзегезгә җәбер-золым, зарар-зыян китермәгез! Үткән гомерләрегездә кылынган гөнаһларыгыз өчен Аллаһы тәгаләгә тәүбә кылып, Аның ризалыгын казанып, Аның рәхмәте күләгәсе астына керергә омтылыгыз! Хак юлдан барып, шәригатьне мөмкин булган кадәр ригая кылырга җан-тәнегез белән ашкыныгыз! Яшьләр олылар сүзен тотарга, олылар яшьләргә мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга тиеш; һәркемгә үзенең йорт әһленә, гаиләсенә, туганнарына шәригатьне өйрәтү тиештер. И мөселман кардәшләр! Горурлыкка, тәкәбберлеккә бирелмик. Мөселман кардәшләр бер-берсенә догада булып, бер-берсен изгелеккә өндәп, һәрбер яманлыктан тыеп торырга тиешләр. Пәйгамбәребез (с.) әйтте: «Яхшылыкка өндәп, яманлыктан тыеп торучылар булганда өммәтем өстеннән бәрәкәт (һәм рәхмәт) күләгәсе китмәс»,– диде. Һәркемгә һәртөрле игелек кылырга өндәп, һәртөрле яманлыктан тыеп тору фарыздыр. Тыштан галим булып, эчләреннән – Иблис юлына бастыручы азгын бәндәләрдән сак булыгыз! Пәйгамбәребез (с.), мигъраж вакытында җәһәннәмдә ул галим кешеләрне күрде: аларның иреннәре утлы кайчылар белән туракланып беткән иде. Моннан Аллаһы тәгалә Үзе сакласын! Бүген гает намазын укыр өчен бергә җыелганыбыз кебек, Аллаһы тәгалә кыямәт көнендә олыларыбызны һәм кече яшьтәгеләребезне, бай-фәкыйрьләребезне, ир-хатыннарыбызны, картларыбызны һәм яшьләребезне бергә җыеп, һәркайсыбызның кылынган игелекне һәм яман эшләре турында сораячак. Һәм һәрберебез бу турыда Аңа җавап бирәчәк. Әгәр ихлас күңел белән игелек кылган булсак – безгә бик олы шатлык булыр; әгәр исә игелек кылмасак, яисә ихлас белән кылмаган булсак, һәм күбрәк явыз, бозык эшләр кылып йөргән булсак – берәүнең, нахаклык белән рәнҗетеп, малын алган булсак, яисә нахаклык белән берәүгә суккан булсак, хәтта, хайваннарны урынсыз суккан булсак, яисә ятимнәр малын ашаган булсак, бәс, ошбу эшләребез сәбәпле игелекле гамәлләребезнең савабы мизанда моның белән бетерелер, яки изге гамәлләребезнең савабы  үлчәүдә бик җиңел булса, ә бозык эшләребез авырга килсә – бәс, ни үкенеч, ни олы хәсрәт-кайгы булыр безгә ул тәкъдирдә. Елый-елый  күзебездән яшь агып беткәч, дәрья кадәр кан тамызып еласак та?– тузан кыйпылчыгы кадәр дә файда бирмәс. Моннан соң Аллаһы тәгаләнең каһәрле боерыгы белән Зобани фәрештәләр безне аякларыбыздан, сакалларыбыздан өстерәп, җәһәннәмгә кертерләр һәм тәннәребезне чылбырлар белән чылгарлар. Аннан исә качү һич мөмкин булмас. Ул җәһәннәм дигәнебез шундый бер каты газап кылу урыныдыр ки, анда эләгүчеләр үлмәсләр дә, тереклек тә итмәсләр. Һәрчак, әгәр тәнебез янып бетсә – сөякләрдә яңа ит үсеп чыгар; газап исә һаман арта барыр. Яхшы әгәр дөньядан иман белән киткән булсак; бу тәкъдирдә гөнаһларының санына карап тәмугъта кайберебез бер сәгать, кайберебез – бер көн, кайберебез – бер атна, бер ай, бер ел, 10000 ел, ә кайберәвебез моннан да артык вакытны үткәрер. Ләкин ахырда, һәрхәлдә, иншәэ Аллаһу тәгалә, җәннәткә керер. Әгәр дә инде дөньядан имансыз китсәк, бәс, бу тәкъдирдә (әлгаязү билләһи тәгалә мин зәликә!) тәмугта мәңгелеккә калачакбыз. Йә Раббым! Барчабызга да дөньядан иман белән китәргә насыйп ит! Амин!

 

Пәйгамбәребез (с.) әйтте: «Хатынын ят ирләргә күренеп йөрүдән тыймаган, моңа битараф булган, ят ирләр белән очрашканда хатынын үзе белән йөрткән ир җәннәткә кермәс!» – дигән.

 

Янә пәйгамбәребез (с.) Галигә (р.) әйтте: «И Гали! Күзеңне һәрбер гаурәткә караудан сакла һәм хәләл хатыныңнан башка һичбер хатынга күзеңне салма! Бу – хәрам эштер. Гаурәт ачу – хәрамдыр. Ә хәрамны кылучы кеше Ходай тәгаләнең каһәренә лаеклы булыр. Ни хәсрәттер бер-берсенең гаурәтенә карарга чирканмаган ирләргә һәм хатыннарга. Ходай тәгалә аларга, югарыда зекер ителгән газаплар бирүдән чирканмас! Хушбуйлар сөртенеп ирләр алдыннан йөрүче хатыннарны Пәйгамбәр (с.) зиначы хатыннар санына кертә иде. Моннан Аллаһы тәгалә Үзе сакласын! И мөселман кардәшләр! Бер-беребезгә дога кылуда булыйк, «Амин!» – диешик, шәять, Аллаһы  тәбарәкә вә тәгалә барча Ислам һәм иман әһлен киң рәхмәте белән ярлыкар, көндез-кичләрне җиңел кылып, гамәлләребезне изге, хәлләребезне төзек, кылыр. Аллаһы тәгалә, Үзенең чиксез фазылы белән безне барчабызны изге бәндәләр юлына салып, явызлар, бозыклар юлыннан ерак кылса иде! Барчабызга шәригать белән гамәл кылуны насыйп итеп, үзебезне, малыбызны бәла-казалардан сакласа иде! Гомеребезне игелекле итеп, Газраил (г.с) җаныбызны алганда «Лә иләһә илләлләһу, Мөхәм¬мәдүн расү¬лүлләһ», – диеп вафат булырга насыйп итсә иде! Үлгәч, каберебезне киң, якты, нурлы кылса иде! Кабергә Мөнкир белән Нәкир фәрештәләре иңеп, «Яратучың кем? Динең нинди дин? Пәйгамбәрең кем?» – диеп сораганда җавап бирүне җиңел әйләсә иде! Кыямәт көнендә кабердән кубып, кояш бәндәләрнең өстендә ике аршин биеклектә генә булган чакта Ходай безне барчабызны да Үзенең әләме һәм гарше күләгәсе астына алса иде! Хисап көнендә яман бәндәләрнең гамәл дәфтәрләре сул кулларына, яхшы бәндәләрнең гамәл дәфтәрләре уң кулларына бирелгәндә, Аллаһы тәгалә барчабызга да гамәл дәфтәрләребезне уң кулларыбыз белән алырга насыйп итсә иде! Тәмуг өстенә корылган, кылдан нечкә, кылычтан үткен булган Сыйрат күпереннән яшен тизлеге белән барчабызга да үтәргә насыйп итсәң иде, и Раббым!

 

Мизаныңда гамәлләребез үлчәнгәндә изгелегебезне явызлыгыбыздан авыррак кылсаң иде, барчабызга да хисапсыз, газапсыз оҗмахка керүне, Раббым, насыйп итсәң иде! Ошбу гает көнебез хөрмәтенә, и Раббым, элекке гөнаһларыбызны ярлыкап, безне гафу кылып, гыйбадәтләребезне, садәкаларыбызны, игелекле гамәлләребезне, корбаннарыбызны кабул кылсаң иде! Барчабызга тәүфыйк-һидаять биреп, туры юлыңнан чыгарга ирек бирмәсәң иде! Сырхауларыбызга саулык бирсәң иде! Бурычларга батканнарыбызга бурычтан җиңел арынырга ярдәм итсәң иде! Нахакка төрмәләрдә ятканнарыбызны азат итсәң иде! Сәүдәгәрләребезгә уңышлы сәүдә насыйп итсәң иде! Игеннәребезгә яңгырлар насыйп итсәң иде! Үстергән җиләк җимешләребезгә, хайваннарыбызга бәрәкәт бирсәң иде. Тол хатыннар, ак сакаллы картлар, сабыйлар, ятим балалар, шәһит булган бәндәләр, өметсезлеккә һәм күңел төшенкелегенә бирелгән, кайгы-хәсрәттә булучыларыбыз, гарип-горабалар, хаҗиларыбыз, мәзлумнар, галимнәр, хакы өчен! И Раббым! Барчаларыбызның гөнаһларыбызны Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу итеп, дөньяда һәм ахирәттә халык арасында безне хур-рисвай йөзләребезне кара итмәсәң иде, и догаларга җавап Бирүче Ходай тәгаләбез! Амин!

 

И Раббым! Түрәләрбезгә күңел инсафлыгы, намус һәм тугрылык бир – алар үз куллары астындагы халыкның, безнең тормыш мәнфәгатьләребезне кайгыртып, тыныч һәм бәхетле тормыш булдырсыннар өчен. Галимнәребезгә хак сүзләрне белдерсәң иде, барча юмартларыбызны шат кылсаң иде!  Мәдрәсәдә укучы шәкертләребезгә аң-белем, зиһен-сәләтләр файдалы гыйлемнәр бирсәң иде! Илаһи! Ошбу кылынган догаларыбызның барчасын кабул итеп, иманыбыздан аермасаң иде! Дөньяда һәм ахирәттә төрле бәла-казалардан иминлек бирсәң иде һәм безне Үзеңнең дидарыңны күрү белән хөрмәтләсәң иде! Амин!

 

Жэмигуль-хутаб.



Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»