|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2010 Җәмгыять
Яшәсен!Бу сүзне ничә мең тапкыр кычкырып әйттем икән. Бәйрәм саен «Яшәсен!» дип кычкыра идек. «Яшәсен Бөек Октябрь социалистик революциясе!» дигәндә тавыш аеруча көр чыга иде. Чөнки ел дәвамында ул иң бай бәйрәм иде шул. Бигрәк тә сугыштан соңгы ачлы-туклы елларда. Өйдән тамак туйганчы ашап чыгам. 7 ноябрь көнне иртүк мәктәпкә җыела идек, аннан тезелешеп урам буйлап «Яшәсен!.. Яшәсен!..» дип ур-ра кычкыра-кычкыра атлый идек. Күңелле иде. Аннан яңадан мәктәпкә кайта идек, анда безне бәйрәм ашы көтә иде. Октябрь бәйрәменең «яшәсен»е аңлашылса да, нигә ноябрьдәге бәйрәмне октябрьнеке дип атау аңлашылып бетми иде. Укытучыбыз, иске стиль, яңа стиль дип, аңлатырга тырышса да, баш казаным аны пешерә алмагандыр инде. Монысын үсә төшкәч аңладым. Әмма соңрак тагын бер аңлашылмаган нәрсә килеп чыкты. Бездән кечерәк малай-шалайлар, кызый-мызыйлар «Без Октябрьның йолдызчыклары, Ленин бабайның шат оныклары» дип җырлый башладылар. Ишетүемчә, Ленин бабайның малае да, кызы да булмаган. Оныклары каян килде икән?
«Яшәсен»не без кайсы елга хәтле кычкырдык икән? Ил белән кычкырсак та, ни өчендер, Октябрь революциясе лозунгысы яшәмәде, аны хакимлек итәргә омтылучы бер төркем большевиклар оештырган түнтәрелеш дип кенә атый башладылар. Ләкин ул түнтәрелеш кенә түгел иде шул. Түнтәрелеш кенә булса, изелгәннәр аны яклап көрәшмәгәннәр булыр иде. Ул хаклык өчен, ирек өчен чын сыйнфый көрәш иде. Тик соңыннан көрәшчеләрне алдадылар. Ярый, хәерле булсын – чын көрәшчеләргә җиңү җимеше беркайчан да тәтеми инде ул.
Октябрь бәйрәмендә Бөек Октябрь революциясе яшәсеннән башка да яшәсеннәр еш әйтелә иде. Мәсәлән, «Яшәсен СССР халыкларының какшамас дуслыгы!» Анысы да төшеп калып онытылды. Югыйсә, бик тә кирәкле лозунг иде. СССР дигәне ярамаса, Россия дигәненә алыштырырга була иде. СССРның варисы Россия дип белдерсәләр дә, какшамас дуслык мирас булып күчә алмады. Күрәсең, Россиядә халыклар юк, бер халык кына бар дип уйлаганнардыр. Хәер, лозунгысыз да халыклар бердәнбер җир шарында ничек яшәргә икәнлеген бик яхшы үзләштергәннәр. Аларны бер-берсенә өстереп тормаска гына кирәк.
Янә дә тагын без коммунист чакта «Да здравствует нерушимый блок коммунистов и беспартийных» дигән лозунг бар иде. Мин аның татарча әйтелешен һәм язылышын хәтерләмим. Булгандыр тәрҗемәсе. Бүтән сүзләр тәрҗемә ителмәсә дә, лозунглар тәрҗемә ителә иде шикелле. Бүген үзем тәрҗемә итәр идем дә, урысча гаҗәеп көчле әйтелгән сүзләрне бозармын дип куркам (элеккедән калган гадәт). Шулай да «Да здравствует»ның «Яшәсен» икәнен төгәл беләм.
Яшәсен, әлбәттә, коммунистлар да яшәсен, беспартийныйлар да яшәсен. Хәер, бүген ул лозунгны әйтмәсәк тә беспартийныйлар һәрвакыт һәр җәмгыятьтә яшәячәкләр. Коммунистлар нишләр икән? Минемчә, алар да яшәячәк. Коммунизм идеясен утопия диләр, күңелгә якын оҗмахны да бит күргән кеше юк, әмма җанга якын сүз.
«Яшәсен» сүзе булмаса да, Октябрь бәйрәме белән бәйле тагын бер лозунгны искә төшерми ярамас: «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» Пролетарийны «юксыллар» дип кемдер безнең телгә күчерде дә шикелле, ләкин пролетарий сүзе миңа күбрәк ошый. Ярамый аны тәрҗемә итәргә. Югыйсә ул хәерчеләр дигәнне аңлата. «Хәерчеләр, берләшегез» - дип әйтү әллә ничек. Хәерчеләр берләшеп, күбәеп китсә, аларга бирәсе хәерне ничек җиткермәк кирәк. Бигрәк тә бездә бүгенге капитализм хәерчеләрне миллионлап тудырып тора. Юк, яшәмәсен бу лозунг. Калсын элеккеге китапларда үткәннәрнең истәлеге булып.
Бәйрәм уңаеннан демонстрациягә чыгып, лозунглар әйтелгән саен ур-ра тавышы яңгырамаса да, «яшәсен!» дип кычкырасы килә кайвакыт. Нәрсә яшәсен дип тәмамлыйм икән сүземне? Яшәсен театр! Менә бу инде беркайчан да үзгәрми һәм искерми торган «яшәсен».
Туфан МИҢНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|