|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.11.2010 Аш-су
Тутырган кабакны ничек әзерлиләр?Әйе, әйе сүз нәкъ менә тутырган кабак турында бара, тутырган үрдәк тә, каз да, хәтта тавык та түгел, ә тутырган кабак. Дөресен генә әйткәндә, мондый ризык турында беркайчан да ишеткәнем юк иде. Баксаң, әлеге ризыкны элек-электән үк инде безнең әби-апаларыбыз бик яратып пешергәннәр. Әмма дә ләкин бүгенге заман хуҗабикәләре арасында бу борынгы һәм шул ук вакытта бик тә тәмле ризыкны әзерләүчеләр юк диярлек. Аксубай җирлегендә яшәүче Алсу апа исә, әлеге сирәк ашны бүгенге көндә дә бик теләп пешерә. Безгә ул татарның милли азыгы булган тутырган кабакны пешерү серләре турында сөйләде.
"Татар халкы элек-электән кабак белән дус-тату яшәгән, – дип башлады ул сүзен, – Әле күчмә тормыш рәвешен алып барганда да борынгы бабаларыбыз – төркиләрнең төп ашау ризыгы – ит булган. Билгеле ки, ит ашказаны өчен шактый майлы, авыр ризык. Ә кабак майны сеңдерә алуы белән билгеле. Моннан тыш кабак бик тиз һәм җиңел эшкәртелә. аны үстерүе һәм саклавы да авыр түгел. Ул бик каты салкыннарда да туңмыйча язга кадәр саклана", – тарихи сәхифәләрне барлаган арада Алсу апа зур гына бер кабакның өстенә "капкач" ясап, аның эчендәге барлык төшләрен алды: «Кабакның бер генә әйбере дә әрәм булмый, төшләрен кыздырып ашау тәмле генә түгел. Файдалы да», – дип өстәде Алсу апа.
Кабакны шул рәвешле әзерләп куйгач, аңа эчлек әзерләргә кирәк. Моның өчен сарык, үрдәк яки каз итен сайлыйлар. Итне эрерәк кисәкләргә турап аерым савытка салып куялар. Кош итен сөякләреннән аерып тормыйлар икән. Икенче бер савытка яхшылап юылган һәм бераз гына бүрттерелгән дөге, яки карабодай салына. «Икесен бергә салсаң да ярый», - ди хуҗабикәбез. Тагын туралган суган, тоз, уылган борыч, лавр яфрагы һәм кара җимеш тә әзерләп куярга кирәк.
Кабакның капкачын ачып, эченә башта ит, соңыннан ярма, өстенә суган, тәмләткечләр һәм җимеш салалар. Барысын бергә тутыргач, өстенә кайнаган су да салына. Тутырган кабак әзер! Хәзер аны кайнар духовкага тыгып пешерәсе генә кала. Ризыкның әзер булу-булмавын тикшерү өчен аның капкачын ачып, эчендәге әйберләрен кабып карарга мөмкин. Нигездә. Уртача зурлыктагы тутырган кабак 2-2,5 сәгать дигәндә пешеп тә чыга.
Пешкән кабакны өстәлгә алып куйгач, аның капкачын ачалар да, зур кашык белән эчендәге әйберләрен болгаталар. Бу вакытта алдан салынган дөге, ит һәм суган белән бергә кабак үзе дә кушылып бетә. Тутырган кабакны өстәлгә бөтен килеш куялар да, табында утыручылар үзләренә күпме кирәк, шуңын кадәр салып ашыйлар.
Уртача зурлыктагы бер кабакка: 500-600 грамм туралган ит, 150-200 грамм тирәсе бүрттерелгән ярма, 2-3 кечерәк кенә суган, унлап кара җимеш, бер стакан кайнаган су, тоз, борыч, 3-4 лавр яфрагы.
Йолдыз НУРИЕВА |
Иң күп укылган
|