поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.11.2010 Шоу-бизнес

Мәликә: “Ярдәмчеләр ялларга телим”

Мәликәне мин Казан үзәгендә очраттым. Кремлевский урамы буенча каядыр ашыга-ашыга барган җиреннән, дәшеп алдым. Гадәттә, Мәликә урамда очраган кешеләр белән сөйләшми икән. Ләкин бу юлы ул искәрмә ясады. Тиз генә менә нәрсәләр турында сөйләшеп алдык.

Казанда нишләп йөрисең, Мәликә?

– Шәхси эшләр буенча кайттым. Минем монда өем, рәхәтләнеп ял итәм.

– Казан һәм Мәскәү. Кайсысы күңелеңә якынрак?

– Казан якынрактыр. Монда мин җаным, рухым белән ял итәм. Тормышымның зур өлеше шушында узды. Ә Мәскәү минем өчен ул эш урыны. Андагы тиз ритмга, ыгы-зыгыга күнегү авыр булды. Ләкин хәзер бар да яхшы. Дусларым да барлыкка килгәч, бу шәһәрдә үземне “үз кеше” итеп тоям. 

1 ноябрьдә туган көнең иде. Аны ничек уздырдың?

– Соңгы ике елда туган көн үткәрергә кәеф юк. Бәлки, бу олыгаю билгеседер. Бәләкәй чакта туган көн сихри, изге бер бәйрәм кебек иде... Ә хәзер башымда бүтән уйлар: эш, эш, уку... Аннары көне буе котлыйлар, язалар, шуларга җавап биреп көн үтә дә китә. Ә 1 ноябрьдә шалтыраттылар, шалтыраттылар да, якын кешеләр барыбер байтак җыелды.

Мәскәүдә кайда яшисең? Кем белән?

– Бер ел берүзем яшәгән идем. Аннары яныма әнием күченде. Ул хәзер эшкә урнашты. Иҗат эше. Ул эшләгәч, мин күп әйберләрне үзем башкарам: үзем барам, кирәк кешеләр белән сөйләшәм, документ эшләрен дә ерып чыгам... Ләкин әле тиздән үземә ярдәмчеләр ялламакчымын. Ничә кеше икәнен әле уйлап бетермәдем: берсе администратор, берсе агент һ.б. булыр. Иҗат кешеләрен оештыру эшләре боза дип уйлыйм. Ул иҗат итәргә тиеш.

Мәскәүдә үз фатирыгызмы?

– Әлегә “снимать” итәргә туры килә. Казанда да озак еллар кеше фатирларында торып арылган. Ләкин андый гына авырлыклар һәр кеше тормышында була. Әлеге юлны, Мәскәүне үзем сайладым бит.

Шәхси тормышыңда үзгәрешләр юкмы?

– Әлегә юк. Мин ирекле кыз. Кияүгә чыгарга уйламыйм, чыгарга теләгем дә юк. Ләкин башыма төрле уйлар керә башлады инде: яшем шундый. Мин балаларны бик яратам. Урамда бала күрсәм елмая башлыйм, сөйләшәм. Бала карыйсым килә. Кайчан кияүгә чыгуны Алла гына белә. Никах күкләрдә була диләр. Шуңа аны планлаштырмыйлар. Вакыты җитү белән бу минем белән дә булыр, иншалла. Һәрбер хатын-кыз буларак мин дә яхшы хатын, яхшы ана булырга хыялланам.

Син укыган ГИТИСта танылган йолдызлар күптер?

– ГИТИС ул бик “ябык” җир. Анда йолдызлар, артистлар күп. Ләкин алар йолдыз чире белән авырмый, үзләрен бик тыныч хис итә, кыланып, аерылырга тырышмыйлар. Аларга игътибар бирүче кеше дә юк. Бер-берсенә карап, күзәтеп торырга артык вакыт юк анда. Без тәнәфес вакытында буфетта тамак ялгап алырга гына өлгерәбез.

Якташлар да очрыймы?

– Минем бик яхшы дустым Гадел режиссерлыкка укый. Ул Казан егете. Бик талантлы егет, режиссерлык факультетында ике генә бюджет урыны иде - берсенә аны алдылар. Тагын Татарстаннан бер егет эстрада бүлегендә укый. Гомумән, республикабыз егетләре бик итәгатьле, сәләтле һәм аралашучан.

– Казанда планнарың нинди?

– Мин клубларда йөри торган “тусовщик” түгел. Өй корты мин. Өй эшләре белән шөгылләнермен, дуслар белән ял итәрмен, журналистлар белән аралашырмын, дип уйлыйм. 


Лилия ВӘЛИШ
Матбугат.ру
№ --- | 09.11.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»