поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.06.2008 Ир белән хатын

МЕТРОСЕКСУАЛ ИЛНАЗ КАДЫЙРОВ

Илназ белән телефоннан сөйләшкәндә ул: “Ике-өч сәгатьтән килеп җитәм, әле бизәнәсем бар”, – диде. Башка берәр егет бу сүзләрне әйтсә, шаярта дип уйлар идем, ә Илназ шаяртмый. Аңа чынлап та бизәнеп-ясанырга ике-өч сәгать вакыт кирәк.

Без аның белән университетта бер группада укыдык. (Ул ашыкмыйча, һәр җөмләсенә басым ясап, йомшак кына сөйләшә иде). Соңрак бу бөдрә чәчле, озын буйлы егет белән дуслашып киттек. Дус кызлар шикелле, хәтта минем егетләр турында да сөйләшә идек. Бишенче курста укыганда, Илназны үзебезнең авылга концерт куярга алып кайттым. Шулвакыт группадашымның озын бөдрә чәчләрен күпләр тотып-тотып караган иде. Укып бетергәч, юллар аерылды. Һәм менә беркөнне редакциягә  Илназ үзе килеп керде. Шаккаттым! Чәчләренә гель сөртеп, ободок таккан. Ә тырнаклары... озын һәм буялган. “Нәрсә, бик сәермени? – диде Илназ. – Мин хәзер метросексуал бит, гаҗәпләнмә!”  

 

МЕТРОСЕКСУАЛ КЕМ УЛ?

 

– Илназ, монысы тагын ни дигән сүз? Кем ул метросексуал?

 

– Гүзәллекне яратучы, косметик салоннарга йөрүче, зәвык белән киенүче ир-ат. Метросексуаллар төрле ориентациядә булырга мөмкин. Шәхсән мине хатын-кызлар гына кызыксындыра.  Бу сүз яңа әле. 2002 елда гына кулланылышка кергән. “Метро”- шәһәр, башкала,  “секс” –  җенес  дигән сүз. Метросексуаллар нигездә шәһәр җирендә яши, чөнки затлы кибетләр, клублар, чәчтарашлар нәкъ менә шәһәрдә урнашкан. Андый ир-атлар тәннәренең матурлыгын кайгыртудан оялмый,  моның өчен акчасын да, вакытын да кызганмый. Кырынганнан соң гына түгел, ә даими рәвештә махсус ир-ат косметикасы куллана. 

 

– Тышкы кыяфәтең яшәргә комачауламыймы соң? Бая баскычтан күтәрелгәндә  дә бөтенесе сиңа сәер итеп карап калды...

 

– Мине бик күпләр кабул итә алмый. Яшьтәшләрнең, хәтта өлкәннәрнең дә: “Ул зәңгәр булса кирәк”, – дигәннәрен ишеткәнем бар. Ләкин моңа борчылмыйм. Һәрбер кеше үзе теләгәнчә яшәргә, киенергә хокуклы. Иң мөһиме - хатыным  аңлый. 

 

– Син авыл баласы ләбаса? (Илназ Теләче районының Шәдке авылында туып үскән) 

 

– Университетны тәмамлагач, затлы бер кибеткә эшкә кердем. Бу кибеттә бай эшмәкәрләр, түрәләр генә киенә. Биредәге сатучы-консультантларның клиентларына карата  ягымлы мөнәсәбәте, гомумән, шул мохит миңа зур тәэсир ясады, дөньяга карашымны да үзгәртте. Шул вакытларда “Ильдан-Лик” мода театрында алты айлык курсларны тәмамладым. Бервакыт  эшкә тырнакларымны буяп килдем. Барысы да шаккатты, бигрәк тә хатын-кызлар. Бу миңа ошап китте. Хәзер мин аяк тырнакларымны да буйым. 

 

– Буш вакытларыңда ниләр белән шөгыльләнәсең?

 

– Музыка тыңлыйм. Мода журналларын актарам. Язам. Телефоннан сөйләшәм – монысы минем иң яраткан шөгыль. 

 

“ИР-АТЛАР БӘЙЛӘНӘ”

 

– Илназ, күп ир-атлар синең ишеләрне яратмыйлар...

 

–  Шулай  шул. Үзебезнең подъезда да артымнан гел ямьсез сүзләр кычкырып калалар иде. Сукканнары да булды. Дусларымны чакыргач, курыктылар, хәзер  дәшмиләр.

 

– Дуслар дигәннән, кемнәр белән аралашасың?

 

– Төрлесе бар. Элек күбрәк хатын-кызлар булса, өйләнгәч, ир-атлар белән сөйләшә башладым. Дуслар арасында зәңгәрләр, бисексуаллар да (хатын-кызлар, ир-атлар белән дә җенси мөнәсәбәткә керүчеләр) бар.

 

– Ә зәңгәр ир-атлар сиңа ничек карый? 

 

– Берсендә шулай кайтып барам. Чит ил машинасында бер ир туктады: “Утыр, алып кайтам”, - ди.  Утырдым. Сораштыра башлады: “Син зәңгәрме? Активмы?  Пассивмы? Әйдә, миңа киттек...” Ир-атлар мине андый планда кызыксындырмый...  Якын кешең метросексуал булса...

 

– Үзеңне карарга көнгә ничә сәгать вакыт кирәк?

 

– Ким дигәндә, өч-дүрт сәгать.  Кайвакыт хатыным Альбина  инде йоклап киткән була, ә мин һаман тырнакларымны буйыйм, каш ясыйм...

 

– Хатының ачуланмыймы?

 

– Ачуланмый. Өйләнешкәндә үк минем нинди икәнемне күрде бит. Аңа   үз-үзен караган ир-атлар ошый. Без бик тату яшибез. Бер-беребезне аңлыйбыз. Мин дә аңа гел булышам - ашарга да пешерәм, кер, идән юам. Бездә бу хатын-кыз, бу – ир-ат эше дигән нәрсә юк.

 

– Ә Альбина үзен шулай карыймы соң?

 

– Юк. Һәрхәлдә, минем тырнаклар аныкына караганда матуррак (көлә).

 

– Илназ, синең бит әле әниең, абыең бар. Алар бу кыяфәтеңне ничек кабул итте? 

 

– Һай, дөресен генә әйткәндә авылга кайту минем өчен бер проблема. Барысы да сәерсенеп карый. Әни дә һәрвакыт тирги: “Син бит ир-ат! Болай кеше көлдермә!” – ди.  Абыйга да ошамый. Тик безнең аның белән бу турыда ачыктан-ачык сөйләшкән юк. Мин үз-үземә хуҗа. Үзем теләгәнчә яшәргә хокуклымын дип саныйм.

 

– Метросексуал булуыңнан бик канәгать ахры син?

 

– Миңа ошый. Бу бит начар әйбер түгел. Дөньяга танылган актер Бред Питт, стилист Сергей Зверев, җырчы Джастин Темберлейк, футболчы Дэвид Бекхэм да метросексуал.  Әгәр мөмкинлегем булса, мин берәр зур мегаполиска күченеп китәр идем. Мондагы кешеләр яңалыкны кабул итә алмый. Шуңа безнең җәмгыять минем кебекләргә сәерсенеп карый. Хәер, соңгы вакытта метросексуалларга караш уңай якка үзгәрде дип сизәм. Бармак белән төртеп  көлми  башладылар.

 

* * *

Илназның үзен карарга вакытын кызганмавы бәлки яхшы сыйфаттыр. Монда әле кыз башың бьелән дә өч сәгать чәч ясау түгел, иренне дә буйыйсы килми. Ләкин... Миңа андый ир кирәк түгел! Йокыдан торганда иремнең тырнак буяп, каш йолкып утырганын күз алдыма китердем дә, эсселе-суыклы булып киттем...

 

Рәсемдә: метросексуал Илназ Кадыйров.


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 76 | 24.06.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»