поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.11.2010 Дин

Рухи яктылык иңде

4 ноябрьдә Казан шәһәренең Левченко бистәсендә урнашкан яшүсмерләр һәм тәртибендә тайпылышлар булган балалар өчен махсус мәктәптә гыйбадәтханә бүлмәсе ачылды.

Тантанада «Сөләйман» мәчете имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, «Кол Шәриф» мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс, шәһәр имамнары, укытучылар, журналистлар һәм башка кунаклар катнашты. Рамил хәзрәт Юныс балаларга гыйбрәтле вәгазь сөйләде һәм сүрәләр укытып карады. «Сез әле яшь. Бу дөньяда һәрбер кеше ялгыша. Иманга кайтыгыз. Иманга кайтсагыз, киләчәгегез өметле, якты булачак», – диде ул үз чыгышында.

 

Бу тантана Бердәмлек көненә туры килде. Әлегә мәктәптә барлыгы 78 бала тәрбияләнә, аларның 15-17 се даими рәвештә «Сөләйман» мәчетенә йөри. Аларны апалары Римма Агишева алып килә. Ирекләре чикләнгән булу сәбәпле, балалар үз теләкләре белән мәктәптән чыга алмыйлар. Шунлыктан, намаз уку бүлмәсе ачарга булганнар. Мәктәптә исә төрле дин тоткан балалар өчен дә бөтен шартлар булдырылган. Христиан һәм мөселман диннәрен тоткан тәрбияләнүчеләр узара дус яши.

 

Мәктәпнең җитәкчесе Нәфис Галләмов сүзләренә караганда, дини тәрбиягә өйрәтү эш барышында зур урын алып тора. Нәфис Галләмов өчен бүгенге көн бигрәк тә дулкынландыргыч булды,чөнки ул һәр бала өчен борчылып, аларның уңышларына куанып, ялгышларына көенеп яши.

 

«Без дини белем бирүгә зур игътибар күрсәтәбез. Безнең балалар мәчет һәм чиркәүләргә даими рәвештә йөри һәм без алар тәртибенең бары тик уңай якка үзгәргәннәрен сизеп торабыз. Намаз уку бүлмәсе балаларның рухи сафлыгын һәм әхлагын тагын да ныгыта, – ди мәктәп директоры. – Мин Илдар хәзрәткә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Без «Сөләйман» мәчете белән 5 ел инде тыгыз бәйләнештә торабыз. Балалар даими рәвештә җәй көннәрендә мөселман лагерьләренә йөри, ифтар һәм башка дини бәйрәмнәрне калдырмый.

 

Хәзер безнең күпләре дин юлына басты, намаз укый һәм начар гадәтләреннән арына баралар. Мин моңа бик шат. Безнең бу гыйбадәт кылу бүлмәсен булдыру белән ара өзелү дигән сүз түгел, киресенчә, без тагын да якынаю юлында, чөнки намазларны, дин дәресләрен «Сөләйман» мәчетенең икенче имам хатибы Дамир хәзрәт Сәйфулла алып барачак», – ди, хисләнеп, Нәфис әфәнде. Сүз уңаеннан, Нәфис Әсхәт улына 26 ноябрь көнне 55 яшь тула. Намуслы хезмәте өчен аңа «Елның иң яхшы җитәкчесе», «Татарстанның атказан укытучысы» дигән мактаулы исемнәр бирелде.

 

Мөселманнар исә махсус мәктәп балалары да рухи яктылык нурына тиенделәр, дип куаныштылар.


Рузилә ГӘРӘЕВА
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»