поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.03.2008 Аш-су

ДИЛБӘР: «БЕР ПИЦЦА МИҢА КӨНЕ БУЕ ЙӨРЕРГӘ ҖИТӘ»

Дилбәр — “Яңа гасыр”ның иң тугры хезмәткәре. Көндез аның ягымлы тавышын радиодан, кичке якта телевизордан татарча сериал караганда ишетәбез. Ашарга әзерләү турында сорагач, көлеп, Дилбәр бомжатник ашый дип яз, диде. Тиз әзерләнә торган вермишель турында әйтүе икән. Тәүлегенә 14-15 сәгать эшләп, ашарга пешерергә вакыты калмый аның.

— Эштән кай­тышлый берәр ях­шы супермаркетка керәм дә, күңелемә хуш кил­гән ризыкларны сатып алып, машинама төйим. Аеруча салат, күзикмәк ошый, — дип сөйләде Дил­бәр.

— Тагын нинди ризыкларны үз итәсең?

— Яшелчә салаты, кәбестәле аш, тозлы кәбестә бик яратам. Элек кабып та карамаган кызыл чөгендер, кабак, борчак ашын ашый башладым. Кефир эчәм.

— Дилбәр, ашарга пешерергә кем өйрәтте?

— Абый. Без гаиләдә өч бала. Мин — төпчек. Уртанчы абыем пешеренергә бик оста. Ит шуның кадәр кайный, аш шул вакыт эчендә пешеп чыга, дип әйтә иде. Башта гел сәгатькә карап пешердем. Газ плитәсендәге кәстрүлне ачып карарга буем җитмәгәч, урындыкка баса идем.

Без, авыл балалары, токмачлы аш, бәрәңге ашап үстек. Хәзер, Аллага шөкер, кибеттә бөтен нәрсә бар, эх, шул ризыкны татып карыйсы иде дигән теләк юк.

— Вакытың булганда өйдә нәрсәләр әзерлисең?

— Файдалы дип, духовкада чикмәнле бәрәңге пешерәм. Бөтен витамины кабыгында бит. Соңыннан аны әрчеп, шуңа бераз тоз сибеп, майга манып ашыйбыз.

Мин пешергән өчпочмак, каз бәлешен, каймаклы пирог, бишбармакны бик тәм­ле диләр. Тагын телеңне йотарлык итеп балык кыздыра беләм. Аеруча корбан  тәмле була. Горбушаны чистартам да, эре кисәкләп турыйм. Аның эченә эре угычтан уылган кишер һәм суган турап салам. Өстенә майонез сылыйм.

Бервакыт бавыр сатып алдым. Аны үзенчәлекле итеп пешерәсем килде. Табага бераз май, су, бәрәңге, кишер, болгар борычы, суган, сарымсак ваклап салдым. Лавр яфрагы өстәдем, ахырдан бавырны турап салып, берничә минут пешереп алдым. Өйдә чакта гына ләззәтләнеп ашый алам.

— Кызың Акйолдыз нинди рецептлар белә?

— Аның фантазиясе бай. Мин эштән кайтуга әллә нинди үзенчәлекле ризыклар пешереп куя.

— Аңа ничә яшь?

— 17. Театр училищесының III курсында укый. “Курай” радиосында эшли.

— Эшкә үзең белән ашарга алып килмисеңме?

— Банкир (банка белән эшкә ашарга ташучы) буласым килми (көлә). Гадәттә, эфирдан чыккач, иртәнге сә­­гать унберенче яртыларда хезмәттәшем Фаил Гыймадов белән пиццериягә барабыз. Бер пицца миңа көне буе йөрергә җитә.

— Менә сиңа диета диген.

— Кайчак инглиз диетасын тотам.

— Ул нинди диета?

— Беренче ике көндә көн дәвамында 1 литр сөт яки ке­фир, 1 стакан томат согы һәм ике сынык кара ипи ашыйсың. Бу ач тору көн­нә­­­ре дип атала.

Аксымлы ике көндә иртәнге ашка 1 стакан кофе, бер сынык ка­ра ипи, 1-2 чәй кашыгы атланмай, бал кабарга кирәк. Төш вакытында 1 стакан ит яки балык шул­пасы, 100 г ит яисә балык, аның янына пешкән яшел борчак куярга мөм­кин. Бер сынык кара ипи ашарга кирәк. Төштән соң 1 стакан сөт яки бал бе­лән чәй эчәр­гә рөхсәт ителә. Кичке ашка (сәгать җиде­дән дә соң табын артына утыр­маска) бер кисәк пеш­кән балык яисә ит, майсыз ветчина, 2 йомырка, 50 г сыр, 1 стакан кефир белән бер сынык кара ипи каралган.  

Яшелчәле ике көндә ир­тән 2 алма, төш вакытында итсез, каймаксыз яшелчә ашы (ашка үсемлек мае салырга ярый), бер сынык кара ипи, берәр төрле салат яки винегрет (винегретка бәрәңге кушылырга тиеш түгел), парда пешкән кәбес­тә, фарш тутырылган болгар борычы яки пешкән кишер ашарга кирәк. Төштән соң җиләк-җимеш, кичке ашка салат, бер сынык кара ипи һәм бал белән 1 стакан чәй эчәргә мөмкин. Ач тору көннәре кабатланмый. Аксымлы һәм яшелчәле көн­нәрне чиратлаштырырга. Бу диетаны тиешенчь тотсаң (барлыгы 20 көн), 12-15 кг га кадәр ябыгырга мөмкин. 

— Түзеп буламы?

— Ураза тотып өй­рәнгәч, ач тору авыр түгел. Ураза вакытында ябыгып булмый, чөнки син аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен тотасың. Көн дәвамында ач торсаң да, үзеңне рәхәт хис итәсең. Диетада утыру күпкә авыррак. Шунысы бар: соңыннан җиңеләеп каласың. Үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләр өчен дә диета тоту ях­шы нәрсә.  

— Спортзалга йөрисеңме?

— Йөрергә тырышам, бигрәк тә диета тотканда. Чөнки андый вакытта тагын да тизрәк ябыгасың.

— Кышкылыкка нәрсә­ләр әзерләдең?

— Элек кыяр тозлый, салат ясый идем. Хәзер чия­дән компот кына ясап куям.   

— Җәй көне дару үлән­нәре җыясыңмы?

— Элек карлыган, җиләк яфрагы, мәтрүшкә киптерә идем, хәзер зәңгәр мәтрүш­кәне базарда әбиләрдән сатып алам. Бер стаканга 1 чәй кашыгы бал, бераз зәңгәр мәтрүшкә салам, шуңа кайнаган сөт өстим. Ул тавыш ярылары өчен бик яхшы. Быел Кара диңгез буена барып салкын тидердем, шуны эчеп терелдем. Табибларга йөрергә яратмыйм. Кеше елга бер тапкыр авырырга тиеш дип, бер китаптан укыган идем. 

— Дилбәр, 24 ноябрьдә туган көнең. Үткәрәсеңме?

— Яшьрәк вакытта ел саен гомер бәйрәмемне билгели идек. Хәзер аңа исем китми. Быел, бәлки, дуслар белән берәр ресторанга барып утырырбыз. Ай дәвамында туган көн белән тәбрик итәләр. Тамашачылар да шалтыратып котлый. 

— Бүләк көтәсеңме?

— Юк. Минем өчен иң зур бүләк — кызым.


Эльмира СӘЛАХОВА
Тәмлетамак
№ 11 | ноябрь 2007
Тәмлетамак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»