поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.11.2010 Милләт

Менә сиңа мәсьәлә...

Урыслашкан татар - адым

                                        саен,

Еларгамы, белмим көләргә.

Хыялланып яшим, бер чор

                                         килеп,

Татарлашкан урыс күрергә...

 

                                      (Илдус Гыйлаҗи)

 

Көтеп алынган зур вакыйга - халык санын исәпкә алу көннәре башланыр алдыннан, теле-радиокомпанияләрдә бу турыда реклама күбәеп китте. Җан исәбен алу барлык милләт халыклары өчен дә бик мөһим булуын барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Шушы уңайдан күп сораулар туа, тагын милли мәсьәлә күтәрелә. Россия күләмендә икенче урынны алып торырдай татар халкының теле югалып бара түгелме? Узган гасырның 80 нче еллар азагыннан бирле татар теле дәресләре кыскартыла-кыскартыла, бөтенләй юкка чыкты, дисәң дә була. Без укыганда 1нче сыйныфтан алып 8нче сыйныфка кадәр барлык фәннәр дә татар телендә өйрәтелә иде. Тик менә без, үткән гасырның җитмешенче еллар башында татар мәктәпләрен тәмамлаучылар, соңгы чыгарылыш булдык бугай. Татар телендә укыган балалар институтка керә алмый дип, әдәбият, ана теленнән башка фәннәрне рус телендә укыта башладылар. Бәлки, анысы дөрес тә булгандыр. Чөнки бер авыз сүз русча белмәгән балалар өчен зур уку йортларының ишеге ябык иде. Без, шул заман балалары, ярты гасыр гомер эчендә үз кулыбыз белән телебезне юкка чыгардык. Янәсе, үзебез зур уку йортларында укый алмадык, балаларыбыз укысын, дидек. Аларга хәтта рус исемнәрен куша башладык, әти-әниләребезнең исемнәрен дә русчага әйләндереп Ивановна белән Михайловна булдык. “Татар телен югалтмыйк”- дип Фәүзия Бәйрәмова кебек авыз ачучыларны милләтчелектә гаепләп, зинданга салганда, “Моя хата с краю” - дип, дәшми генә карап тордык.

 

Алдагы халык санын исәпкә алу вакытында безне 70тән артык төркемгә бүлгәндә “Без нинди күптөрле халык”- дип шатлана-шатлана үз кулыбыз белән әлифбабызны яндырып, мишәр, типтәр, керәшен, Кырым татары, Нижгар татары, Мәскәү, Себер татарлары һәм башкалар һәм башкаларга әйләнеп, тамырларыбызны оныттырырга ярдәм иттек....

 

Бүген аңга килеп, югалган энәне эзләгәндәй, әлифбабызны эзлибез. Соңгы елларда, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты эшли башлаганнан бирле, бераз алга китеш бар дисәң дә була. Чит ил татарлары белән дә элемтә күперләре ачылды. Һәм ис китәрлек!!! Кытайдан, Финляндиядән, Австралиядән, Америкадан килгән кунаклар саф татар телендә сөйлиләр, укый-яза беләләр. Зур уку йортларында укыганнар, ә менә татар халык көйләрен, әдәбиятын, мирасын менә дигән иттереп саклаганнар. Безгә алардан үрнәк алырга кирәк икән, ләбаса! Монда кемне гаепләргә? Россиянең нәкъ уртасында татарлар “укмашып” яшәгән төбәкләрдә татар телен белмиләр дә, аңламыйлар да.

 

Җитәкчебез, Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җәмил Рәхимҗан улы Вәлиуллин: ”Зөлфия ханым, Тольятти татарларын барлап, милләтебезне исләренә төшереп, халык санын исәпкә алу кәгазенең 7нче пунктына “татар” дип язарга икәнлеген телефоннан булса да аңлатыгыз әле” - дип йөкләмә биргәч, күп кешеләр белән танышырга, очрашырга туры килде. Тольяттида төрле төбәк халкы яшәгәнгә күрә, кай яклардан килеп урнашулары турында да белешмәләр алдым. Араларында катнаш гаиләләр дә байтак икән. Катнаш гаиләдә хатын- кыз татар милләтеннән булганда гадирәк мәсьәлә. Андый гаиләдә балалары татар телен ихтирам итеп, кайберләре сөйләмәсәләр дә, татарчаны аңлап торалар. Кайберәүләренең балалары арасында “мин татар” дип горурланучылар да бар икән бит әле.

 

Ә бер хатын. “Мин Татарстаннан, ләкин татар телендә сөйләшә белмим” - дигәч бик гаҗәпләндем.

 

Син татармы, син

                       башкортмы-

Анда түгел мәсьәлә,

Башкорттан да, татардан

                                       да

Урыс туа - вәт бәла!

Менә кайда мәсьәлә!

 

Шагыйрь Әнгәм Атнабаев шундый юллар язып калдырган бит безгә.

 

Халык санын исәпкә алу турында мәкаләләр бик күп булгач, мин бу турыда кәгазъ әрәм итеп, язып та тормам инде дип уйлап утырганда, милли мохтарият йортына Айрат Хөббәк улы Мортазин килеп керде: “Сез ни эшләп ятасыз монда, күрәләтә безне урыс итеп язып куйган чакта” - дип ачыргаланып, үзе белән булган хәлне сөйләргә тотынды.Үз колагым белән ишетмәсәм, бәлки, ышанмаган да булыр идем. Бу абзыйның өендә урта яшьләрдәге кызы берүзе булган чакта “Бөтенроссия күләмендә җан исәбен алу” дигән сүзләр язылган шарф таккан, сумкалы бер егет килеп кергән дә, тиз генә сораулар биреп, бер ак кәгазъгә яза башлаган. “Милләтне күрсәтә торган пункт бармы соң?”, - дигән сорауга: “Юк, монда гражданство гына бар”, - дип нәрсәдер теркәп куйган.

 

Әтисе-әнисе кайтып кергәч, кызлары бу хәлне сөйләп биргән. Ә абзый әрсез. Ул карчыгын җитәкләгән дә, Комсомольский районындагы үзләре бөркетелгән 54 нче мәктәп бинасына сан алучылар үзәгенә киткән. Язуларны күтәртеп карасалар, Мортазиннарны “урыс” итеп язып куйганнар икән. Тавыш-гауга күтәртмичә генә “Ошибка вышла” - дип, тиз арада яңа баштан “татар” дип яңа бланклар тутырганнар.

 

Инде шушы хәл турында бер танышыма сөйләгән идем, ”Безне дә “бланкларым бетте” дип бер кәгазьгә генә язып алдылар” - дип күңелемә шом салды. Димәк, мондый тәртип бозулар очраклы хәл генә түгел! Авыл җирлекләрендә дә кайбер өйләрендә авырап яткан әби-чәбиләрне оныткалаганннар, дип сөйләделәр. Закон буенча бланкларны чит кеше тикшерә алмый, дөреслекне исбатлап, бер җиргә дә имзалар куелмый. Кайдан беләсең, синнән чыгып киткәч, ул бланкларның нинди юлда йөргәнен. Менә сиңа мәсьәлә!..

 

....Милләтем дип әйтсә

                                  берәү,

Милләтче дип чыга сүзе,

Татар өчен кем көрәшсен,

Көрәшмәсә татар үзе!...

 

Бу шигъри юлларны икенче күренекле шагыйребез Рәфис Корбан язган. Әйе, милләтебез өчен, татарлыгыбызны саклап калу өчен, татар үзе көрәшмәсә, кем көрәшсен соң? Менә бит кайда мәсьәлә!

 

Тольятти шәһәре.


Зөлфия ГАЛИХАНОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»