поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.11.2010 Дин

Таян Аллага!

2 ноябрьдә “Мәрҗани” мәчетенең конференц-залында беренче мәртәбә узган “Таян Аллага” әдәби әсәрләр конкурсына йомгак-нәтиҗәләр ясалып, шул исемдәге “беренче карлыгач” – җыентык та тәкъдим ителде. Дәүләт органнары, вуз, әдәби берлек җитәкчеләре, галимнәр, яшь иҗат әһелләре катнашында узган симпозиум максатка бик тә ярашлы булды.

Гомумән, безнең мең елдан артык тарихы булган бай язма әдәбиятыбыз бар. Ул үзенең чишмә башын борынгы төрки әдәбияттан ала. Бабаларыбыз ислам динен рәсми төстә кабул иткәннән соң, ул үскәннән үсә, байый. Кол Галидән алып XIX гасырга кадәр бездә тулысынча суфыйчылык әдәбияты була, ул 1917 елга кадәр дә, аннан соң да яши, хәзер дә бар суфый шагыйрьләр. Суфыйчылык әдәбияты – ул синкретик характерда, анда дин белән дөньявилык бергә шулкадәр нык укмашкан ки, әгәр дә “Кыйссаи Йосыф”ны укыр алдыннан Коръәни-Кәримнең “Йосыф” сүрәсе тәфсире белән таныш булмасаң, биредә дини-әхлакый кыйммәтләр салынган булуын булуын белмичә дә калуың бар. Ә менә бүгенге әдәбиятыбыз кешеләрдә дини үзаң булдыруда, үзбилгеләнү формалаштыруда катнашамы? Яшь иҗатчыларыбыз бу олы йөкне үз җилкәләренә сала аламы?

 

“Таян Аллага”ның башыннан алып ахырына чаклы оештыру эшләре белән кайнаган Вәлиулла хәзрәт Якупов конкурс узганнан соң “бәлкем исламча фикерли торган һәм исламча күзаллауны үзләренең миләренә сеңдергән язучылар хасил булмас микән?” дип, шушы өметтә калуын җиткерде. Шулчак ирексездән сорау туа. Бүгенге татар әдәбияты – ул мөселман әдәбиятымы? Галимнәрдә бу зур кызыксыну уятты. Дөрес аңларга кирәк, җитмеш елдан артык динебез кысылган чор – исламча фикерләүне тар кысаларга күчерде. Хәнәфи мәзһәбендә дәгъват әхлак аша бара, дин югалып торган чорда да язучыларыбыз әсәр тукымасын тукыганда әдәплелекне сурәтләү юлыннан тайпылмады. Ф. Галимуллин исә совет чоры әдипләренә атеизм кысаларында иҗат эше алып баруның никадәр кыен булуын искәртеп узды. Галим бүгенге әдәбиятның да Шәрык белән Көнбатыш арасында күпер вазифасын үтәргә тиешлеген инкарь итми. Совет чорында төрки дөнья белән багланышлар кору бөтенләй тыелуга да карамастан, әдәбият бер урында таптанып тормады, үсешкә омтылды. Хәзер мөмкинлекләр чикләнмәгән. Каләм тибрәтүчеләр иҗатка дөньяви уку йортлары аша килгәнлектән, аларның соңгы дистә елда халкыбызга кайткан бай мирас белән яхшы таныш булулары таләп ителә. Соңгы елларда Р. Фәхреддин, Г. Исхакыйлар “яңадан туды”. Моңа галим Х. Миңнегулов басым ясап узды. 

 

“Таян Аллага” конкурсына килгәндә исә, ул өч номинациядә барды – шигърият, проза, драматургия жанрлары буенча. Әдипләр В. Нуриев, Р. Зәйдулла, галим З. Гыйләҗев һәм журналист Р. Мөхәммәтовадан торган жюри составы урыннар билгеләгән. “Шигърият” номинациясендә Гран-прины Рүзәл Мөхәммәтшин алды. Беренче урында – Ләйсән Фәтхетдинова, икенчедә – Рифат Сәлах, өченчедә – Йолдыз Миңнуллина. “Проза” юнәлешендә беренче урынга куярлык әсәр табылмаган, шулай да жюри икенче урынны Гөлнирә Хөсәеновага, өченчене Ләйсән Фәтхетдиновага бирергә карар кылган. Барлык җиңүчеләр дә акчалата бүләк белән бүләкләнде. Моннан тыш, Рүзәл Әхмәдиев белән Гөлнирә Хөсәеновага Болгар шәһәрендә узган мөселман яшьләре фестивалендә катнашу мөмкинлегенә ия булганнар. Ә Рифат Сәлах хаҗга юллама белән бүләкләнгән.


Нияз САБИРҖАНОВ
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»