поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.11.2010 Җәмгыять

Бәләкәй Разил

Манарадан Ходай якынрак

 

Башлангыч мәктәптә без үзебезнең авылда элеккеге мәчет бинасында укыдык. Бу агач мәчет 1921 елда ук салынган булса да, бер якка да кыйшаймаган, таушалмаган, бары тик манарасы гына җил-давыл искән көннәрне, үз язмышыннан сыкранган кебек, ыңгырашып-ыңгырашып куя. Казан өчен, Татарстан, бөтен татар халкы өчен Сөембикә манарасы нинди мәгънәгә ия булса, безнең манаралы мәчет бинасы авылыбыз халкы өчен шул дәрәҗәдә кадерле, изге иде. Егерме беренче ачлык елында авылдашларыбыз аны ничек торгыза алганнардыр, бу могҗиза миңа бүгенге көнгә кадәр ачылмаган сер булып кала бирә. Ә инде аның ыспайлыгына, төзелеш мөкәммәллегенә, архитектура камиллегенә сокланмаган кеше булмагандыр. Каян килгән гап-гади авыл агайларына, мәдрәсә белемле балта осталарына андый маһирлык! Хәзер дә авыл саен мәчет салалар, Татарстанда аларның саны бер мең өч йөздән артып китте бугай инде. Әмма аларның күбесе, Аллаһ йортыннан битәр, түбәсенә торба торгызган сыер абзарыннан әлләни аерылып тормый. Манаралары да бинасына ятышсыз, йә ул иләмсез юан һәм тәбәнәк-тупыйк була, йә завод торбасы сыман чамасыз биек һәм нәзек итеп эшләнә. Төзүчеләргә архитектураның асыл кагыйдәсе –пропорция саклый белү сәләте, гармония камиллеге җитмәү аркасында халыктан тиенләп җыелган акчалар шундый зәвыксыз мәчетләр төзүгә сарыф ителә. Әйткәнемчә, безнең авыл мәчете агач архитектурасының гүзәл үрнәкләреннән саналып, дәүләт тарафыннан саклана торган тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелгән иде.

 

Мәктәптә укыганда минем иң зур хыялларымның берсе – мәчет манарасының иң очына менеп, тирә-юньне күзәтү иде. Манара ике балконлы булып, өстәге балконга кадәр бормалы баскычтан менеп була. Әмма бу әле манараның өчтән ике өлеше генә, очлаеп килеп, түбәсенә көмеш төстәге ай кунаклаган конуссыман өлешендә баскыч-мазар юк, анда күгәрченнәр патшалык итә. Күгәрченнәргә кереп-чыгып йөрү өчен иң югарыда кеше башы сыярлык кына тәрәзә дә бар. Минем хыял ничек тә шул ай янына кадәр менеп, әлеге тәрәзәдән дөньяга күз салу иде. Аның үзенә күрә сәбәбе дә бар. Берчакны мин әнкәйдән: «Мәчеткә манара нигә кирәк?» – дип сораган идем. Ул миңа: «Манарага менеп мөәзин азан әйтсен өченгә, улым. Аннары... манарага менгәч, бөтен авыл күренә, тавыш та ераккарак ишетелә. Манарага менгән кеше Аллаһы Тәгаләгә якыная», – дип җавап бирде. Бу сүзләр минем күңелемә гомерлеккә уелып калды. Манарага менеп әлеге күгәрчен тәрәзәсеннән башны тыгып карасам, миңа күрше авыллар гына түгел, Казан һәм Мәскәү калалары, бөтен дөнья, хәтта Ходай Тәгалә үзе дә күренер сыман иде.

 

Дүртенчедә укыганда барыбер мендем мин ул манара очына. Калай астындагы черек такталарны сындыра-сындыра, кул-аякларны каната-каната булса да, иң өскә үрмәләдем. Күгәрчен тәрәзәсеннән башны тыгып карагач, әллә инде алдымда беренче мәртәбә шундый иркен манзара ачылудан, әллә инде манара чайкалудан, күз алларым томаланып, башым әйләнеп китте, күңелгә шом керде. Әйтерсең Ходай Тәгалә рөхсәтсез-нисез үз биләмәләренә кергән өчен шулай акылымны томалый иде. Билгеле инде, мондый нәтиҗәләрне мин соңрак, бераз үскәчрәк ясадым, ә ул чакта кабалана-кабалана манарадан төшкәнем генә истә калган.

 

Үзебезнең авылда – башлангыч, күрше Шәңгәлчедә – сигезьеллык, Түбән Камада урта мәктәп тәмамлаганнан соң мин башта – Казанга, аннары Мәскәүгә укырга китеп бардым. Авылга кайткан саен әллә кайдан ук иң беренче булып мине мәчет манарасы каршылый торган иде. Әмма ул елдан-ел таушалып, әкренләп бер якка янтаеп бара. Бер кайтуымда аның инде калайларын җил каерып аткан, ае да менә-менә егылып төшәм дип кыйшайган иде. Минем яңа китабым чыгып, ярыйсы гына гонорар алган чак, Казаннан реставратор егетләр алып кайтып, 1979 елның көзендә мәчет манарасын сипләргә тотындык. Ул вакытта район мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгән яшьлек дустым Рифкат Муллин да ярдәм кулы сузды, авылдашлар да хәлдән килгәнчә булыштылар. Шулай итеп бергәләп манараны торгызып та куйдык. Ай күтәргән көнне бөтен тирә-юнь авыллар җыелышып көч-куәт биреп торганны күрү – минем өчен әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек иде. Дөрес, Казанга кайтуга башта ВЛКСМ Өлкә комитетына, аннары партия Өлкә комитетына чакырып, утлы табада кыздырдылар, идеологик яктан җитлекмәгән кеше икәнлегемне, балаларны коммунистик рухта тәрбияләргә тиешле «Ялкын» журналында эшләргә әзер булмавымны искәрттеләр.

 

Мәчетебез никадәр матур булса да, рәхимсез еллар барыбер үзенекен итте, агач бина әкренләп тузып, берзаман ярымҗимерек хәлгә килде. Аны сүтүдән башка чара калмаган иде. Әмма сүткәнче авыл осталары аның барлык үлчәмнәрен алып, бизәкләрен фотога төшереп, нәкъ шундый ук кыяфәттәге таш мәчет салырга вәгъдә бирделәр. Озак еллар төзелештә прораб булып эшләгән энекәшем бу эштә башлап йөрүче булды, финанс мәсьәләләре күбрәк минем өскә төште, авылыбыз эшмәкәрләре дә кулдан килгән ярдәмне күрсәттеләр.

 

Бүгенге көндә авылыбыз мәчете, элеккесеннән дә матуррак, мәһабәтрәк булып, дистәләгән чакрымнан балкып тора. Балчыклы урманын чыгуга минем күз карашым иң беренче булып шул мәчет манарасын эзли башлый. Әгәр манара булмаса, авылымның бөтен яме китәр, хәтта авыл үзе дә бетәр, юкка чыгар кебек тоела миңа. Гомумән, мәчетсез, манарасыз мөселман авылын, татар авылын камил авылга санамыйм мин.

 

Шушы мәчет манарасы аша иң беренче мәртәбә дөньяның зурлыгын, матурлыгын күрүем, тәүге тапкыр хыялый күккә ашуым бүгенгедәй хәтеремдә, күз алдымда. Ул чакта мин күккә генә ашып калмадым, тәүге кат Аллаһы Тәгаләнең үзе белән очрашкандай булдым. Әле бүген дә колагымда әнкәемнең: «Манарага менгән кеше Аллаһы Тәгаләгә якыная», дигән сүзләре яңгырап тора сыман.

 

Минем беренче эшмәкәрлегем

 

Безнең әткәй озак еллар агроном һәм колхоз рәисе булып эшләде. «Уңыш» колхозының уңышы мул булганга, эшләре яхшы баргангадыр инде, көннәрдән бер көнне аны «Хезмәт Кызыл байрагы» ордены белән бүләкләделәр. Билгеле, безнең гаилә, безнең авыл өчен генә түгел, бөтен район өчен дә заманында зур вакыйга иде бу. Миңа ул чакта нибары җиде-сигез яшь кенә булгангадыр инде, әлеге орденның кыйммәтен аңлап бетермәгәнмендер, аны пионер, октябрят значогы кебегрәк бер нәрсә дип уйладым. Әткәйнең дә аны күкрәгенә тагып, кукыраеп йөргәнен хәтерләмим. Өйдә апалар, сеңелләр белән без аны уенчык итеп уйный идек. Шулай сигез бала чиратлап уйный торгач, ул каядыр юкка чыкты, күпме эзләп, әлегә кадәр таба алганыбыз юк. Документы калды калуын, шуны күрсәтеп, киләчәктә, бәлки, дубликатын алырбыз дип уйлыйм. Еллар үткән саен әткәй-әнкәй белән бәйле һәр нәрсәнең кыйммәте арта бара икән...

 

Ул елларда орденга ияртеп бүләк бирү гадәте дә булган, ахрысы. Көннәрдән бер көнне безнең ишегалдында ялык-йолык килеп торган чып-чын велосипед пәйда булды. Билгеле, минем сөенечнең чиге-чамасы юк, бүген «Мерседес» бүләк итсәләр дә ул кадәр үк шатлана алмас идем кебек. Авылыбызда моңа кадәр бер-ике генә велосипед булганга күрә, әлеге бүләкне берничек тә бәяләп бетерерлек түгел иде. Шуңа күрә минем үземә бу велосипедны орден өчен түгел, ә орденны велосипедка ияртеп биргәннәрдер кебек тоелды.

 

Велосипед утыргычына буй җитмәгәнгә күрә, борын каната-каната ике-өч көндә рам астыннан йөрергә өйрәндем. Җыен бәйрәме көннәрендә бөтен авылны шаккатырып авыл башындагы мәйданга велосипедта барырга иде исәп. Бәйрәм җитәргә берничә көн кала күрше Мәликә апаларга Пермь шәһәреннән кунаклар кайтып төште. Араларында миннән ике-өч яшькә генә өлкәнрәк бер малай да бар иде. Аның белән тиз арада танышып, дуслашып та киттек. Миннән өлкәнрәк булгач, билгеле инде, аның аягы педальгә җитә, рәхәтләнеп утыргычка утырып йөри ала. Әмма әнкәй: «Велосипедны беркемгә дә бирмә», – дип колакка киртләп куйган иде. Әнкәй дигәннән, әткәй колхоз рәисе, коеп куйган коммунист булса да, әнкәй авылның заманында «кулак» дип аталган хәлле кешеләр нәселеннән иде. Шушы нәсел каны уйнагандырмы, белмим, кинәт кенә миндә алыш-биреш итү теләге уянгандай булды. Ә моның өчен бик кулай сәбәбе дә бар иде. Кайткан көнне үк теге малай (исемен онытканмын инде) кесәсеннән пистолетка охшатып ясалган зажигалка чыгарып күрсәтте. Пистолетын безгә төбәп «черт» итүгә, көпшәсендә ут кабынды. Велосипед шәп нәрсә булса да, мондый хикмәтне исә без – авыл малайларының моңа кадәр төшендә дә күргәне булмагандыр әле. Малай пистолетын чертләткән саен минем күңелдә дә ут кабына, ул ялкын көннән-көн көчәеп, бөтен төнемә йөгерә иде. Рам астыннан йөрү шактый җайсыз булгангамы, мин инде бераз ялыктыра башлаган велосипедны әлеге пистолет-зажигалкага алыштырырга ният иттем. Ниятемне кунак малайга әйткәч, ул артык сатулашып тормады, зажигалкасын кулыма тоттырды да үзе велосипедка атланып урам буйлап китеп барды.

 

Билгеле, бу «бик тә отышлы» алыш-биреш хакында мин өйдәгеләргә әйтмәдем. Велосипедны әткәй миңа бирде бит, димәк, мин аның белән теләсә-нәрсә эшли алам дип уйладым. Пистолетны чертләтеп малайларны да куркыткан булдым, чыпчыкларга да төбәп атып карадым. Шулай көне буе туйганчы уйнадым мин аның белән, кич арып-талып пистолетны кочаклап йокыга талдым.

 

Иртә таңнан торган әнкәй, минем кочактагы пистолетны күргәч, башта куркып калган. Әткәйне чакырып күрсәткәч кенә аның чын пистолет булмаганын аңлаганнар. Билгеле инде, моның өчен миңа әткәйдән шактый ук эләкте. Зажигалканы кире биреп, велосипедны үзебезгә алып кайтырга туры килде. Шулай итеп, минем тәүге эшмәкәрлегем, алыш-бирешем уңышсыз тәмамланды. Әмма моңа һич кенә дә үкенмим, әгәр әткәй-әнкәй ул чакта мине хуплаган булса, бәлки, кемнәрдер кебек гомер буе шулай алтыга алып, бишкә сатып сәүдә кылып йөрер идем әле.

 

Туктатыгыз мине

 

Авылда велосипедта йөрмәгән малай булмый торгандыр. Берничә ел велосипед тәгәрмәче тәгәрәткәч, инде мотоциклга атланасым килә башлады. Мин алтынчы сыйныфта укыган чакта әнкәйнең олы энесе Раиф абый кайдандыр мотоцикл сатып алып кайтты. Бер генә урынлы, артында тимер утыргычлы бу матайга авыл халкы нигәдер «Кәҗә тәкәсе» дигән исем кушты. Элекке хуҗасы шактый туздырып өлгергәндерме, матайның башы ремонттан чыкмый иде. Ярый әле Раиф абый – алтын куллы кеше, сәгать тә төзәтә, чана да ясый, тәгәрмәч тә бөгә, пыяла да кисә, йорт та сала, тимерчелектә дә эшли, хәтта гармун да ясый, – кыскасы, белмәгән һөнәре юк. Мин күбрәк аның тирәсендә кайнарга тырышам, мотоцикл төзәткәндә ачкыч-мазар биреп торам. Моның өчен ул мине соңыннан арттагы тимер утыргычка яисә бак өстенә утыртып урам әйләнә. Ә минем хыял тагын да зурракта, Раиф абыйдан рөхсәт алып үземә рульгә утыруда. Ә андый рөхсәт һаман юк та юк. Велосипедта җил кебек очып йөргән малайга мотоцикл йөртү ни тора инде югыйсә!

 

Көннәрдән бер көнне Раиф абый матаен ишегалдында калдырып, күрше авылга шабашкага –йорт салырга китте. Бер киләм бабайларга, ике киләм, ә мотоцикл мине кызыктырып, ымсындырып, үзенә чакырып һаман шул килеш ишегалдында басып тора. Шулай кызыгып йөри торгач, түземем чиктән ашып, матайга утырып карарга булдым. Аяк белән әллә ничә тибеп тә кабынмагач, бакча артындагы юлга чыгып этә башладым. Бер-ике төчкергәннән соң кабынып киткәч, сикереп менеп атландым да тузан туздырып урманга таба юл тоттым. Басу юлларын урап туйгач, матай белән авыл урамына керергә булдым. Күрсеннәр әле авылның кызлары-малайлары минем кем икәнлегемне, имеш. Авыл уртасындагы буа аша салынган тар гына агач күпергә җитәрәк каршыма килүче атлы арбаны күреп югалып калдым. Инде нишләргә? Каушаудан тормозга басарга онытып пырылдап күпер башына килеп җиттем дә, атка бәрелүдән куркып, рульне уңга бордым да матаем-нием белән буага очып төштем.

 

Авыл халкы, җыелышып, мотоциклны багорлар белән буадан күтәреп алдылар.

 

Шул вакыйгадан соң Раиф абый берничә ел буе мине матае янына якын китермәде. Ә унынчыны бетергән елны (ул чакта без унбер ел укый идек) Раиф абый белән бергә шабашкада йорт салып йөреп, кеше кулыннан тотылган «Иж-Планета» мотоциклы сатып алдым. Анысы да шактый хикмәтле матай булды аның.

 

Матай һәрчак ишегалдында яисә лапаста тора, миннән башка аңа утыручы юк. Әткәйнең матайга исе китми, ул ат җигеп йөри, энекәшем Рәмзил әле бәләкәй, матайда йөрерлек түгел, аңа әле ун яшь чамасы гына. Әмма, гөнаһ шомлыгына каршы, ул да миңа охшаган булып чыкты. Шулай бер көнне ул иптәш малайлары белән матайны урамга тәгәрәтеп чыгарган да рульгә утырган. Малайлар арттан бераз этеп баруга, минем «Иж-Планета» ярсып алга ыргылган. Велосипед йөртә белгән Рәмзил югалып калмаган, рульне туры тотып, авыл башына таба киткән. Басуны урап яңадан авыл урамына килеп кергән бу. Безнең өй янына җитүгә матайны туктатырга маташа, әмма газга басудан, рульне борудан башка моның җаен, рәтен белми. Шулай итеп авыл урамнарын бер урый, ике урый, өч урый бу, әмма һаман туктый алмый. Урамдагы шау-шуны ишетеп, мин өйдән чыгып килгәндә, ул артыннан куе төтен чыгарып, җан-фәрманга матайда чабып килә, үзе бертуктаусыз: «Туктый алмыйм! Туктатыгыз мине!» – дип кычкыра иде. Без барыбыз да аптырашта, нишләргә белмичә, авыз ачып тик торабыз. Әгәр шунда бензины бетеп матай үзе туктамаса, бу хәл ничек тәмамланган булыр иде, белмим. Балачакта үземнең дә шундыйрак маҗарага юлыкканым булганга күрә, моның өчен энекәшкә артык каты кагылмадым. Бераз үсә төшкәч, ул мотоциклда миннән дә шәбрәк йөрергә өйрәнде, эшли башлагач, иң беренче итеп үзенә матай сатып алды.

 

Аучы булдым

 

Әткәй ягыннан безнең бабайларны элек заманда аучы булган дип сөйлиләр иде. Шуны ишетеп, бер заманны мин дә ауга чыгарга хыялланып йөри башладым. Ләкин иң әүвәл аучыга мылтык яисә тозак ише кораллар кирәк бит. Аларны каян табарга? Тозакка әлләни исем китмәде, булгач-булгач мылтык булсын дип, шуны табу чарасын эзли башладым. Кибеттән сатып алу хакында уйларга да мөмкин түгел, моның өчен, беренчедән, акча юк, икенчедән, рөхсәтсез сиңа аны кем сатсын ди әле. «Бирәм» дигән колына чыгарып куяр юлына» дигәндәй, көннәрдән бер көнне бабайларның мунча түбәсендә актарынып маташканда иске-москы арасыннан күгәреп беткән бер мылтык килеп чыкты. «Ватык берданка ул, бернигә дә яраклы түгел», – дип бабай аңа кул гына селтәде. Ә мин үҗәтләнеп эшкә тотындым. Башта мылтыкны сүттем дә, озынча ләгәндә керосинга батырып берничә көн тоттым. Аннары ком белән ышкып күгәреген чистарттым. Сынган пружина урынына яңасын табып куйдым. Шулай маташа торгач, күгәргән берданка, ниһаять, мылтык төсенә керде. Яхшымы-яманмы, инде мылтыгым бар, ә патронын каян табарга? Бабайның эш кораллары әрҗәсеннән буш патрон табып, аңа шырпы күкерте төяп тутырдым, ядрә урынына вак кадак кискәләп салдым. Әмма күпме генә тырышсам да, мылтыгым барыбер атмады. Әмма шушы хәлләрдән соң әче телле авыл малайлары миңа «Аучы Разил» дигән кушамат тактылар. Гомеремдә бер чыпчык та атып карамаганга күрәдерме, бу кушамат мине бик тә гарьләндерә, шул мыскыллы сүзне ишетмәс өчен җир тишегенә керердәй була идем. Тора-бара бу кушамат бердәнбер исемемә әверелде, аннан «Разил» сүзен төшереп калдырып, берзаман авылда мине «Аучы» дип кенә йөртә башладылар. Бу кушаматтан котылу чарасын уйлап, төннәр буе йоклый алмый ята башладым.

 

Әткәй айга берничә мәртәбә ул вакыттагы район үзәге Ширәмәткә райком җыелышларына бара торган иде. Бер баруында ул Ширәмәт базарыннан алагаем олы йорт куяны алып кайтты. Без ул куянга лапас эчендә тактадан бәләкәй генә өй сымак нәрсә әтмәлләп куйдык. Иртән-кичен-көндезен алдына ризык салып, сабый бала караган сыман карасак та, ул яңа җиргә, яңа хуҗаларга ияләшә алмадымы, әллә берәр чире булдымы, көннән-көн боега барды, тора-бара бөтенләй тамактан калды. Ә көннәрдән бер көнне иртән хәлен белергә дип чыксам, ул кышкы суыктан тораташ булып, хәрәкәтсез ята иде.

 

Инде нишләргә? «Куянны авыл зиратына кешечә җирләп булмый бит инде, һич югы басуга яисә урман читенә илтеп күмәргә кирәк», – диде әнкәй. Көн буранлап торса да, җан иясен көнендә җирләргә кирәк дигәнне истә тотып, куянны җилкәгә астым да авыл читендәге урман ягына таба атладым. Ни әйтсәң дә, унике яшьлек малайны урман ягы шомландыра. Куркуны басар өчен, атмый торган мылтыкны да җилкәгә асып куйган булдым. Ул елларны урманда бүреләр шактый күп очрый торган иде. «Ахмак бүре атмаган мылтыктан да курка», – диләр бит безнең авылда. Басу капкасын чыгып бераз баргач, каршыма күрше Галиулла абый очрады. Урманнан утын әзерләп кайтуы икән. Минем җилкәдә мылтык белән куянны күргәч, ул: «Ай-һай, зурысын чәкегәнсең, юкка гына «Аучы» дип йөрмиләр икән үзеңне!» – дип тел шартлатты. Мин, нәрсә әйтергә дә белмичә, моңсу гына елмаеп куйдым. Урманга җитәрәк чанасына коры чыбык-чабык төягән тагын бер кеше күренде. Аръякның күкәй җыючы, әнкәй әйтмешли, теленә шайтан төкергән Ялтер Хәсәне икән монысы. Ул да алагаем олы куян түшкәсен күреп аһ-уһ итте.

 

Икенче көнне иртән мин авылның чып-чын аучысына әверелеп уянган идем инде. Минем куян атып кайтуым хакындагы хәбәр көне-сәгате белән бөтен авылга таралган, очрашканда инде хәзер миңа мыскыллап түгел, ә ниндидер бер хөрмәт белән «Аучы Разил» дип әйтә башладылар. Тора-бара мин бу куян маҗарасын бөтенләй оныттым, бабайның иске мылтыгын да яңадан мунча түбәсенә менгереп ыргыттым, аучы булу хыялы да әкренләп юкка чыкты. Мыскыллы сүз дип кабул итмәгәнгә, бөтенләй исем китмәгәнгәме, озакламый авыл халкы да «Аучы» сүзен онытып, мине яңадан мулла кушкан исемем белән Разил дип кенә йөртә башлады.

 

Ат урлау

 

Чит кеше белән очрашырга-танышырга туры килгәндә мин гадәттә үземнең кемлегем хакында сөйләп тормыйм, «Алмаз Хәмзин белән бер авылдан», – дип кенә җибәрәм. Алмаз гаҗәеп талантлы һәм йөремсәк кеше. Үзе музыкант, җырчы, шагыйрь, сүз остасы, – кыскасы, татарда аны белмәгән кеше бик сирәк. Аннары унбер ел буена аның белән бер партада утыруыбыз, бергәләп җырлап, концертлар куеп йөрүебез, ярыша-ярыша шигырьләр язуыбыз хакында сөйлим. Шушындый кешенең дусты һәм авылдашы булгач, мине дә төшеп калганнардан түгелдер диюләренә өметләнәм.

 

Алмаз белән безнең михнәтле һәм маҗаралы балачагыбыз, яшьлек елларыбыз турында бик тә кызыклы һәм гыйбрәтле кыйсса язып булыр иде. Анысын киләчәккә калдырып, бу юлы үсмерчак елларының бер вакыйгасын гына бәян итәргә уйлыйм...

 

Минем әткәй, инде әйткәнемчә, колхоз рәисе, Алмазныкы – партком секретаре, алар гомер буе шулай бер-берсенә терәк булып, аралашып яшәделәр. Алмазның әтисе Наил абый сугышта аягын калдырып кайткан, урам буйлап килгәндә әллә каян ук аның протезы шыгырдаган тавыш ишетелә иде. Мин гомумән сугыштан кайткан кешеләрдән, бигрәк тә аяксыз яисә кулсыз фронтовиклардан бераз шөлли идем. Бәлки, бу курку түгел, ә үземчә хөрмәт итү хисе булгандыр. Аннары, нишләптер, миңа сугыштан кайткан һәр кешенең өендә автоматы яисә пистолеты бардыр кебек тоела иде.

 

Мин әле бүген дә үземне Наил абыйга бурычлы кеше дип саныйм, аңа рәхмәтләр әйтеп яшим. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, без укуны Зәй елгасы аръягындагы Кызыл Чапчак урта мәктәбендә дәвам итәргә ниятләп, документларыбызны шунда илтеп тапшырган идек. Әле яңа төзелә башлаган Түбән Кама шәһәрендә 1нче урта мәктәп ачыласын ишетеп, Наил абый безнең документларны аннан кире алып, шул яңа мәктәпкә илтеп биргән. Ә Түбән Каманың беренче мәктәбе Алмаз белән безнең язмышта хәлиткеч роль уйнады дисәм, арттыру булмастыр кебек.

 

Туктале, ниятем бер вакыйга хакында сөйләү иде бит әле... Шулай без Алмаз белән Түбән Камада укып йөрибез, шәһәргә терәлеп торган Актүбә авылында интернатта яшибез, һәр шимбә авылга кайтып, дүшәмбе иртән китәбез. Безнең егет булып килгән, борынга ис керә башлаган чак. «Күрше тавыгы күркә булып күренә» дигәндәй, авыл кызларына күз салу юк, җай чыккан саен күрше авылга йөрергә тырышабыз. Безнең авылга бер иңсәсе белән терәлеп торган Шәңгәлчене күрше авылга санау юк, якшәмбе җиттисә, урман артындагы Иштерәккә юл тотабыз. Җитмәсә, якын дустыбыз Рифкать тә, Алмазның әнисе – безнең беренче укытучыбыз Разия апа да тумышы белән шул авылдан. Ә кызларының чибәрлеге турында әйтәсе дә юк инде! Шулаен шулай, әмма Иштерәккә карурман аша сигез чакрым барасы, аннары төн уртасында сигез чакрым кире кайтасы. Бу араны берничә мәртәбә тәпи-тәпи узгач, моның никадәр михнәтле сәяхәт икәнен чынлап аңладык. Аңлавын аңладык, ә күңел һаман шул авылга тарта бит, каһәр! Чираттагы якшәмбегә авылга кайткач, без, ниһаять, моның чарасын таптык. Әткәй иртә таңнан «Җүләр» исемле үзен-үзе белештерми чаба торган юртак айгырны җигеп эшкә китә, кич арып-талып өйгә кайта. Гадәттә, кичләрен мин Җүләрне аръяктагы ат абзарына илтеп, тугарып кайта идем. Бу юлы да әткәй кашовкадан төшүгә, аның урынына менеп утырдым да... Түбән очка, Алмазларга таба элдердем. Ул мине, сөйләшенгәнчә, баянын күтәреп, капка төбендә көтеп тора иде. Кичке эңгер-меңгердә безне абайлаучы булмады, Җүләр, бер чөңгерүгә үк канатлы атка әверелеп, безне хыялдагы Иштерәк авылына таба очыртып алып китте. Шулай һәрчак җан ярсуы белән ак күбеккә батканчы чапканга «Җүләр» исеме кушканнардыр инде аңа.

 

Иштерәктә Алмазларның туганнарында атыбызны тугарып калдырдык та үзебез клубка юл тоттык. Барышлый Рифкатьләргә дә кереп чыктык, клубта халык таралганчы, хәлдән тайганчы биедек, җырладык. Аннары кызлар озаткан булып, кышкы авыл урамын кат-кат урадык. Эчләргә суык төшеп, аяклар бозлана башласа да, сер бирү юк. Чөнки без бит андый-мондый малай-шалай түгел, ә колхозның иң атаклы айгырын җигеп, затлы кашовкада утырып килгән Ташлык егетләре! Билгеле, ул атны әтиләргә әйтмичә, урлап киткәнне кешегә сиздерү юк инде...

 

Төн уртасы җиткәч, безнең күңелләргә дә шом керә башлады. Әле урман аша кайтып, атны тугарасы да бар бит. Әткәй сәгать биштә аны җигеп эшкә китәчәк. Аңа кадәр Җүләргә бераз хәл алып, тамак ялгап, тирен киптереп өлгерергә кирәк. Шундый уйлар белән ишегалдына керсәк, Җүләребездән җилләр искән. Кашовкасы урынында, ә атыбыз юк. Шунда гына без аның баганага бәйләгән йөгәнне өзеп, ачык капкадан чыгып качканын аңлап алдык. Инде нишләргә? Төн уртасында җәяүләп өйгә кайтсаң, кара тавыш чыгасы көн кебек ачык. Атны сорамыйча алып китү, дөресрәге, урлау үзе бер җинаять булса, югалган ат өчен җавап бирүне күз алдына да китерерлек түгел. Мондый чакта авылга әти-әни янына кайту безнең өчен тәмугка барып керү белән бер иде. Кара кайгыга батып, Иштерәк урамын әллә ничә кат урасак та, атыбыз табылмады. Алмаз белән бүрекләрне батырып кидек тә төн уртасында урман аша унике чакрым ераклыктагы Түбән Камага таба җәяүләп юл тоттык. Мең төрле уйлар уйлап, юл буе сөйләшми бардык. Урман читендәге төрмә биналары янына җиткәч, Алмаз ишетелер-ишетелмәс кенә: «Җүләр югалса, безне судка бирерләр микән?» – дип куйды. Мин җавап кайтармадым.

 

Шушы хәлдән соң без алдагы якшәмбедә авылга кайтмадык. Әти-әни шелтәсеннән, кеше күзенә күренүдән шулай нык курыкканбыздыр инде. Тагын бер атнадан Наил абый интернаттан безне үзе килеп алды. Аннары ниләр булганын сөйләп тормыйм, анысы болай да аңлашыла торгандыр. Ә Җүләргә бернәрсә дә булмаган, Иштерәккә беренче тапкыр гына килүе булса да, ул, адашмыйча, үз аягы белән Ташлыкка кайтып җиткән. Безнең моңа кадәр Иштерәккә йөрүебезне шәйләгән Наил абый икенче көнне үк ат караучы Газиз абыйны кашовка алырга җибәргән.

 

Шул вакыйгадан соң Җүләргә хөрмәтем бермә-бер артты, тора-бара ул минем якын дустыма әверелде. Бары тик еллар узгач кына мин аның гаҗәеп тә акыллы икәнен, ә үзебезнең ул вакытта никадәр башсыз, дөресрәге, «җүләр» булуыбызны аңладым.

 

Затлы баян

 

Алмаз белән без һәр елны үзебезнең авыл сабан туена кайтырга тырышабыз. Кайткач, ел буе күрешмәгән яшьтәшләр белән очрашырга-аралашырга да җай чыга, өйдән өйгә йөреп бәйрәм итәргә дә туры килә. Сабантуйда (элегрәк безнең якта аны «Җыен» дип йөртәләр иде) Алмаз бигрәк тә көтеп алынган кунак. Чөнки ул җырчы, баянчы, сүз остасы, аннан башка теләсә-кайсы бәйрәмне күз алдына да китереп булмастыр кебек.

 

Бер елны чираттагы сабантуйга кайтуына әтисе Наил абый Алмазга өр-яңа бик тә шәп баян алып куйган иде. Германиядә эшләнгән бу затлы баянның бәясе дә машина хакы тора дип сөйләделәр. Бүләкне биргәндә Наил абый Алмазның колагына киртләп куйды: «Бу баянда өйдә һәм клубта гына уйныйсың! Сабан туенда яисә урамда шыңгырдатырга иске баяның да бик яраган. Алай-болай ялгыш яңгыр тамчысы төшсә дә, яңа баянның күреге җебеп, рәттән чыгарга мөмкин.»

 

Шулай да үзләренең капкасы төбендәге утыргычта уйнарга каршы килмәде Наил абый.

 

Сабантуй көнне иртәнге якта шулай капка төбендә яңа баянын сайратып утырганда без өчәүләп: мин, Рәмзил энекәш һәм Рифкат дустыбыз машина белән Алмаз янына килеп туктадык. Тавышыбызны ишетеп әтисе дә урамга чыкты. Яңа баянны, баянга кушып үзен дә мактый торгач, Наил абыйның күңеле йомшарды бугай, яңа баянны сабантуйга алып чыгарга рөхсәт бирде. Җитмәсә, Рифкат: «Сабантуйда да уйнарга ярамагач, нинди баян инде ул»,—диюгә, бөтенләй таралып китте. Без дүртәүләшеп машинага төялдек тә баян уйный-уйный Югары очка, Җыен мәйданына менеп киттек.

 

Алмаз, һәрвакыттагыча, көне буе мәйдан уртасында, игътибар үзәгендә булды. Ул көнне, әллә кулында өр-яңа немец баяны булганга инде, бигрәк тә илһамланып уйнады, дәртләнеп җырлады, ак күлмәге манма су булганчы биеде ул. Соңыннан агач күләгәсендә авыл җитәкчеләре корган палаткада тамак ялгап, тамак чылатып чыккач, ул тагын баянын кулына алды. Аннары кайсы кайдагы агач төбенә табын корган яшьтәшләр, классташлар, авылдашлар безне берәм-берәм үзләре янына чакыра башлады. Һәммәсенең дә күзенә иң элек затлы баян ташлана, Алмазны тагын уйнарга, җырларга кыстыйлар. Шулай бер-бер артлы дус-ишләрне йөреп чыга торгач, йөрәк хисләребез читлектән чыгып, безгә яшь арыслан холкы керә башлаган иде инде. Ә Алмаз ялындырып тормый, яңа баянны бертуктаусыз тарта да тарта. Малай чакларны искә төшерә-төшерә, кочаклашып җырлый-җырлый безнең йорт турына килеп җиткәч, минем энекәш, Алмазның ай-ваена карамыйча, аны ишегалдына култыклап алып кереп китте. Башта өйгә кереп, әнкәйнең тел йотарлык бәлешен мактый-мактый баянда уйнады Алмаз. Аннары мәҗлес әкренләп мунчаның ял бүлмәсенә күчте. Мин мунча түбәсеннән имән себеркесе алып төшеп, ташка пар җибәргәндә Алмаз ләүкәдә затлы баян тартып утыра иде инде. Рәмзил белән Рифкат ләүкәне сәхнәгә әйләндереп, бөтен дөньяларын онытып, «Ай гармун, гармун» җырын суза... Татар мунчасындагы эсселеккә чыдый алмаган өр-яңа немец баянының күреге бер яктан кубып, үлем авазы чыгаргандай уфылдый, аһылдый иде.

 

Өйгә кайткач, Алмаз әтисеннән нинди сүзләр ишеткәндер, белмим, әмма бу баянны безнең беренче һәм соңгы күрүебез булды. Наил абый, бәлки, аны ремонтлап саткандыр, йә берәр нәрсәгә алышкандыр, анысы безгә мәгълүм түгел. Үзен бүтән күрмәсәк тә, безнең күңелләрдә ул «немец баяны», «мунча баяны», «затлы баян» булып, кызыклы хатирә булып уелып калды.

 

Учитель Сәхби

 

Безнең авылда берничә атаклы кеше бар иде. Шуларның берсе «Учитель Сәхби» исеме белән даны таралган Сәхбетдин абый. (Бу затлы кушамат аңа утызынчы елларда мәктәптә укытканда ябышып калган булган.) Ул – авылның атаклы балта остасы, әмма бүрәнә күтәреп кара эш эшләп йөри торган «оста» түгел, йорт-җирнең бизәкләрен ясаучы сәнгать дәрәҗәсендәге чын оста иде. Тирә-юнь авыллардагы иң матур тәрәзә кашагаларын агачтан уеп ул ясаган, иң мәһабәт урыс капкалар да—аның эше, мәчет манарасын торгызганда да Сәхбетдин абыйга ярдәм сорап барырга туры килде. Җитмәсә, әле ул иң нәзберек уен коралы—скрипканы да үзе ясый һәм һәр елны Җыен башланган көнне халыкны үзе артыннан ияртеп, скрипка уйнап урам буйлап уза.

 

Кызык та, сәер дә кеше иде «Учитель Сәхби». Сугыш вакытында әсирлектә булганга күрә, ул авыл-колхоз тормышына артык катнашмыйча (дөресрәге, аны катнаштырмыйлар), ялгыз гына яши, үз гомерен күбрәк үзе белән генә узгара иде. Хәләл җефете белән нигәдер сүзгә килешкәннән соң, ул өеннән чыгып китеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр озак еллар берьялгызы үз ишегалдындагы остаханәсендә яшәде. Бу остаханә утын яга торган акшарланган мичтән, кечкенә сәке, аш өстәле һәм төп эш урыны—агач верстактан гыйбарәт иде. Хатыны белән бергә тормаса да, аңа авыз ачып сүз катмаса да, киемнәре каралгач, ул аларны ишегалдындагы ләгәнгә чыгарып сала, ә тегесе керләрне юып, үтүкләп болдырга өеп куя торган иде. Нигә ачуланышканнардыр, белмим, әмма үпкәләре никадәр зур булса да, алар чынлап аерылышмадылар. Сәхбетдин абый туксан дүрт яшенә кадәр үзе лапас ышыгында яшәсә дә, йорт-җирен, каралты-курасын һәрчак карап, йортына күз-колак булып торды.

 

Әнкәйнең энесе Раиф абый да немецләрдә әсирлектә иза чиккәнгә күрәдерме, әллә инде икесе дә балта остасы булгангамы, алар бик еш очрашалар, очрашканда сөйләшеп сүзләре бетми торган иде. Әгәр бераз төшереп тә алсалар, әңгәмә башта татарчадан русчага, аннары әкренләп немецчәгә күчә. Күрәсең, алар үзләре генә белгән серләрне кеше аңламасын дип шулай сөйләшә торган булганнардыр.

 

Авылга кайткан чакта мин гадәттә Яңа урамда юл өстендә яшәгән Сәхбетдин бабай янына сугылып чыгарга тырыша идем. Чөнки аның белән сөйләшүе кызык: ул күпне күргән, күпне белә, аның һәр нәрсәгә үз карашы, дөньяга үз мөнәсәбәте бар. Мин алып кайткан кала күчтәнәчләре белән чәй эчәбез, кайчакта ул дару өчен генә бераз мәен дә йотып куя. Яше туксанны узса да, җөмләсе төзек, фикере төгәл һәм ачык. Аның остаханә-сараенда түр стенага татар кыяфәтле Ленин портреты элеп куелган. Еллар тузаны сеңеп, ул инде шактый саргайган, төсе китә башлаган. Бер кайтуымда мин аннан: «Сәхбетдин абый, без бит инде башка заманда яшибез. Ленин модадан чыкты, мәктәп балалары хәзер аның кем икәнен дә белмиләр. Нигә бу иске портретны алыштырмыйсың?» – дип, ярым җитди, ярым шаяртып сорап куйдым. Ул, миңа бераз сынап карап торды да, авыз чите белән генә елмайды һәм: «Әлегә бу стенага эләрлек кешегез юк бит. Булгач, эләрмен», – диде.

 

Саубуллашып китәр алдыннан мин аннан берәр көй уйнавын сорадым. Ул ашыкмый гына үзе ясаган скрипканы кулларына алды да иң яраткан көен – Сәйдәшнең «Хуш, авылым»ын сузып җибәрде. Гүяки бу мизгелдә ул безнең белән түгел, ә үзенең туган авылы, узган михнәтле гомере белән саубуллаша иде.

 

Икенче кайтуымда Сәхбетдин абый инде мине, кабер ташы кыяфәтенә кереп, авыл башындагы зиратта көтеп тора иде.

 

 

         


Разил ВӘЛИЕВ
Казан утлары
№ 11 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»