поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.11.2010 Дин

«Таян Аллага» конкурсы уңаеннан

Безне гади сорау борчый: рухилык, әхлаклылыкка кагылышлы мәсьәләләр хәзерге татар әдәбиятында нинди урын билиләр? Бүгенге татар кешесенең игътибарын фәкать сәясәт, икътисад һәм кәеф кору гына җәлеп итә аламы? Заманыбызның әхлакый-рухи үлчәменә аңыбызда урын бармы? Яки шушы дин, рухилыкка кагылышлы тематика ул экзотика дәрәҗәсендә генә кала бирсен микән?

Без яшьрәк булган вакытта Ислам әдәбиятнең мәгәр сатира-юмор сегментында гына урын алырга хөкемләнгән иде. Хәзер ул күбрәк сәясәт яки икътисад белән бәйле рәвештә татар матбугатында урын ала – исламичылык, террор, исламофобия, яки һичьюгында ислами финанслар булсын, хәләл индустрия кебек нәрсәләр сыйфатында. Ләкин Ислам беренче нәүбәттә рухилыкның, әхлакның тантанасы, үрнәге ич ул. Шушы рухи-әхлакый үлчәмдә әлегә безнең татар әдәбиятында-матбугатында динебезгә аның лаеклы урынын күрсәткәнебез юк кебек. Исламның рухи асылын әдәбиятның көн тәртибенең актуальрәк матдәләренә кертү мәсьәләсен хәл итү тора алдыбызда. Шөкер, берникадәр күркәм омтылышлар булмады түгел. Исламга кагылышлы әсәрләр дә күренә, ләкин тулаем алганда, әле бу бик аз.

 

Соңгы вакытта дини даирәләр татар теленә, татар әдәбиятына, матбугатына игътибарны көчәйтергә тырышалар. Ниһаять, татар телле ислами интернет ресурслары хасил булды. Дини журналларыбыз «Дин вә әдәб» һәм «Иман нуры» әдәбият белеменә кагылышлы мәкаләләргә шактый урын сарыф итәләр, җөмһүриятебездә берничә дини газета татарча чыга.

 

Хәзер бәлкем исламча фикерли торган һәм исламча күзаллауны үзләренең миләренә сеңдергән язучылар хасил булмас микән? Сүз, әлбәттә, әсәрләрне муллалар һәм мәчет-мәдрәсәләр турында язуы турында бармый, безгә кыйммәтләр мөһим. Ул әсәрләр Ислам кыйммәтләреннән чыгып язылуы гына кирәк. Шундый Коръән рухына тартым әсәрләр булсын иде. Безнең максатыбыз бер – кешене дөнья-ахирәттә дә бәхетле итү, гөнаһ белән көрәшү һәм яхшылыкка чакыру. Шушы зур максатка якынаю чарасы, инструменты буларак Диния нәзарәте «Таян Аллага» әдәби конкурсны игълан иткән иде дә. Беренче конкурска әсәрләр тупланды, җыентык чыгарылды. Шулай ук tayanallaga.ru исемле интернет-сайт та булдырылды, анда динебезгә кагылышлы әсәрләр куелыр дип ниятләнелә. Хәзер исә ТҖМДН инде икенче конкурсны игълан итә, ул Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышлана. Биредә шушы конкурсның нигезләмәсен китерәбез.

 

«ТАЯН АЛЛАГА» ИКЕНЧЕ ӘДӘБИ КОНКУРСЫНЫҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ

 

2010 елның 2 ноябреннән башлап Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәте (ТҖМДН) Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган «Таян Аллага» икенче әдәби конкурсын игълан итә.

 

1. Конкурсның максаты.

 

Татар иҗади яшьләр арасында сәләтлеләрне барлау һәм аларны берләштерү.

 

2. Бурычлары:

 

– сәләтле яшьләргә иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;

– татар әдәбиятын һәм мәдәниятен пропагандалау.

 

3. Оештыручысы:

 

ТҖМДН.

 

4. Вакыты һәм үткәрү тәртибе. Конкурс өч этапта үтә:

 

1 этап – әсәрләрне җыю (2 ноябрь 2010 – 1 март 2011 ел)

2 этап – әсәрләрне жюри тарафыннан бәяләү.

3 этап – җиңүчеләрне бүләкләү.

 

5. Конкурста катнашу шартлары.

 

Конкурста 30 яшькә хәтлеләр катнаша ала. Конкурска әсәрләр татар телендә электрон вариантта кабул ителә. Конкурс өч номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәрләр, драматургия. Аз күләмле әсәрләр (шигырьләр, кыска хикәяләр һ.б.) өчтән ким булмаска тиеш. Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш.

 

6. Нәтиҗә ясау һәм бүләкләү.

 

Конкурста катнашучыларның әсәрләрен жюри әгъзалары бәяли. Һәр номинациядә беренче, икенче, өченче урыннар һәм гран-при билгеләнә. Моннан тыш махсус бүләкләр булуы мөмкин. Жюри гран-при һәм призлы урыннарны бирмәү хокукына да ия.

 

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Таян Аллага» исемле җыентык чыгарыла. Ул конкурска килгән иң яхшы әсәрләрдән туплана.

 

7. Жюри составы.

 

Жюри оештыру комитеты тарафыннан билгеләнә.

 

8. Оештыру комитеты.

 

ТҖМДН. Адресы: Казан ш., Лобачевский ур., 6. Телефон: (843)238-35-18.

E-mail: tayanallaga@yandex.ru


Вәлиулла ЯГЪКУБ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»